7


  • Учителю
  • 4 Нче сыйныф өчен дәрес эшкәрмәсе

4 Нче сыйныф өчен дәрес эшкәрмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Морфология бүлеген кабатлау.

(4 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча үткәрелгән дәрес)

Дәрес тибы: Кабатлау

Дәрес төре: Катнаш

Максат:

  1. Сүз төркемнәре турында белемнәрне тикшерү, ныгыту, гомумиләштерү;

  2. Сөйләм һәм язу күнекмәләрен ныгыту;

  3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, дәреслек, биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

  • Исәнләшү.

  • Дежур укучы белән әңгәмә. (Тактага кояш рәсемен элеп кую)

  • Уңай психологик халәт тудыру.

Челтер, челтер кыңгырау,

Безне дәрескә чакыра.

Без аны ишетәбез

Һәм эшкә керешәбез.

  1. Актуальләштерү.

Кроссвордны чишегез.

  1. Исемне алыштыра.

  2. Фигыльнең 1 төре.

  3. Исемнәр аның белән төрләнә.

  4. Нинди? соравына җавап бирә.

  5. Сүзләрнең охшаш мәгънәсе.

  6. Сорау куеп булмый.

  7. Сүзнең капма-каршы мәгънәсе.

  8. Нишли? соравына җавап бирә.

  9. Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә.

  10. Хәзерге ел фасылы.


  • Нинди сүз килеп чыкты?

  • Морфология!

  • Нәрсә соң ул - Морфология! Сингапур системасы буенча Таймд-Пэа-Шэа структурасын кулланып тактада бирелгән җөмләне дәвам итегез. Җавапларыгызны кәгазь битләренә язып куегыз. Моңа 1 минут вакыт бирелә. Эшне башлыйбыз!

  • Вакыт чыкты! Җавапларны тыңлап үтәбез. ( 2 нче сан астында утыручылар җавап бирә)

Дөрес җавап: Морфология - сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән.

Укучылар дәреснең темасын әйтә:

  • Безнең дәреснең темасы: Морфологияне кабатлау.

Максат: Сүз төркемнәре турында белемнәрне тикшерү.

  1. Белемнәрне системалаштыру.

  • Укучылар, сез әкият яратасызмы?

  • Әйе.

  • Без сезнең белән әкият иленә сәяхәткә чыгабыз. Бу илнең исеме дә бик кызыклы: "Сүз төркеме" дип атала.

  • Ә сез сәяхәткә нәрсәләрдә йөрисез?

  • Самолет, машина, поезд һ.б.

  • Без бүген сезнең белән поездда барачакбыз. Ә поедыбызның исеме "Морфология"

(Поезд тавышы тыңлатыла, рәсем тактага эленә)

  • Менә беренче тукталышка килеп җиттек. Исеме генә бик кызык, бәлки монда ниндидер ялгышлык киткәндер, әйдәгез бергә чишик.

(Укучылар ребусны чишеп, исемне табалар "Исем", вагонга исемен эләктереп куялар)

  • Исемен таптык, ләкин вагонны эләктереп китеп булмый. Вагонны эләктерү өчен биремнәрне үтәргә кирәк. (1 нче сан астындагы укучылар чыгып 1әр конверт алып урыннарына утыралар)

  • Сингапур системасы буенча Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кулланып биремнәрне үтәгез ( 1 минут вакыт эчендә укучылар фикер алышалар, үзләренең җавапларын язып куялар һәм 4 нче сан астында утыручы укучылар басып җавапларын әйтәләр).

1 нче төркем өчен бирем:

Сүзләрне ике төркемгә (уртаклык һәм ялгызлык) бүлегез: Әби, кош, Казан, эт, Әлмәт, Роза, кеше, Идел, уенчык, Татарстан.

2 нче төркем өчен бирем:

Урман сүзен килешләр белән төрләндерегез.

3 нче төркем өчен бирем:

Дәфтәр сүзен тартым белән төрләндерегез.

  • Молодцы! Булдырдыгыз. Без вагонны поезга эләктереп куябыз. Юлны дәвам итәбез. (Поезд тавышы)

  • Алдагы тукталышка килеп җиткәнбез икән! Бу тукталышның исеме "Ял итик!" дип атала. Димәк ял итәбез. (Хәрәкәтләр белән физкультминутка)

  • Өченче тукталышка да якынлаштык. Исемен билгеләп алыйк. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз. (...ый...а....т - сыйфат)

  • Вагонны эләктереп китү өчен биремнәр үтәргә кирәк. (2 нче сан астындагы укучылар чыгып 1әр конверт алып урыннарына утыралар). Сингапур системасы буенча Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кулланып биремнәрне үтәгез ( 1 минут вакыт эчендә укучылар фикер алышалар, үзләренең җавапларын язып куялар һәм 3 нче сан астында утыручы укучылар басып җавапларын әйтәләр).

Биремнәр: Билгеләмәне билгеләгез, мисаллар китерегез.

1 нче төркем:

Бу сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә (гади дәрәҗә: ак яулык, кызыл чәчәк)

2 нче төркем:

Бу сыйфатлар 1 предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, чагыштырмача артыграк булуын белдерә (чагыштыру дәрәҗәсе: баллырак, әчерәк)

3 нче төркем:

Бу сыйфатлар 1 предметтагы билгенең башка шундый ук предметлардагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерәләр (артыклык дәрәҗәсе: ямь-яшел, иң матур)

  • Менә без дүртенче тукталышка да килеп җиттек. Ребусны чишеп, аның исемен билгеләргә кирәк.

, ,,, , ,, М=Н

Җавап: САН

  • Вагонны эләктереп китү өчен биремнәр үтәргә кирәк. (4 нче сан астындагы укучылар чыгып 1әр конверт алып урыннарына утыралар). Сингапур системасы буенча Финк-Райт-Раунд Робин структурасын кулланып биремнәрне үтәгез ( 1 минут вакыт эчендә укучылар фикер алышалар, үзләренең җавапларын язып куялар һәм 1 нче сан астында утыручы укучылар басып җавапларын әйтәләр).

Биремнәр: Билгеләмәнең кагыйдәсен табыгыз.

1 нче төркем : Сан

2 нче төркем: Микъдар саны

3 нче төркем: Тәртип саны

  1. Өй эше бирү.

1 нче дәрәҗә: Бүген кабатлаган сүз төркемнәрен кулланып сүзтезмәләр төзегез.

2 нче дәрәҗә: Сүз төркемнәрен кулланып хикәя төзегез.

  1. Йомгаклау.

  1. Үткән тема буенча әңгәмә.

  • Безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Кояш та йокларга ятты, ай калыкты. Һәр төркемнең 3 нче сан астында утыручы укучылар 1 сүз төркеме турында кабатлаганнарны сөйләп үтә.

  • Без тагын нинди сүз төркемнәрен беләбез? (Алмашлык, фигыль һ.б.)

  • Без бүген аларны кулландыкмы? (Физкультминутка һәм биремнәр үтәгәндә кулландык)

  1. Билгеләр кую.

  2. Саубуллашу.

  • Укучылар безнең дәресебез ахырына якынлашты. Алдагы дәрестә без башка сүз төркемнәрен кабатларбыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал