7


  • Учителю
  • 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1."Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

2. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты (башлангыч гомуми белем бирү - № 373, 06.10.2009 ел расланды).

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Татар теле" фәнен укыту башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары (Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 нче елның 9 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12 санлы, 2012 нче елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары) һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 нче санлы (13.08.2012 ел), 9127/13 нче санлы (09.07.2013 ел) хатлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында федераль дәүләт белем стандарты 2011/2012 нче уку елыннан гамәлгә кертелде.

Федераль дәүләт белем стандарты - алдагы елларга мәгариф үсеше стратегиясен билгеләүче норматив хокукый документ.

3. Программа: «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар" ("Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы. (татар балалары өчен) Авторлары: Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, В. А. Гарипова.) нигезендә төзелде. 1 - 11нче сыйныфлар. Ч. М. Харисова, К. С. Фәтхуллова, З. Н. Хәбибуллина. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

4. ТР "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" БМГББУнең 2014- 2015 нче уку елына 28.08.2014 елның 187 нче номерлы боерыгы белән гамәлгә кертелгән укыту планы һәм еллык календарь графигы.

5. Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К. Хисмәтова Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013.

Үрнәк программада 102 сәгать каралган: теоретик материал - 62 сәгать, кабатлау -14 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү - 26 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре: сүзлек диктанты-4, контроль диктант-8 (шул исәптән кереш диктант-1, контроль диктантлар-4, сайланма диктант-1, иҗади диктант-1, йомгаклау контроль диктант-1) изложение-1, сочинение1, контроль күчереп язу 3 сәгать. 34 уку атнасы исәбеннән 102 сәгать булырга тиеш(атнага 3 сәг.) Мәктәпнең 2014-2015 елына укыту планы нигезендә татар телен укытуга атнасына 3 сәгать исәбеннән 102 сәгать бирелә.Шунлыктан эш программасына үзгәрешләр кертелмәде.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

3 нче сыйныфта татар теле укытуның максаты:

-татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

-тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

-тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;

-сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

-укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Төп бурычлар:

-татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

-татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

-программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән монологик сөйләм булдыруга ирешү;

-карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

-татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү;

-халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Программа тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгели һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тота.

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы. Программаның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Гомуми программа 2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 373 нче боерыгы нигезендә расланган «Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты»ның гомуми нигезләмәләрен истә тотып төзелде. Анда дәүләт аккредитациясендәге мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган башлангыч белемгә карата гомуми таләпләр бәян ителә.

Беренчедән, таләпләр башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

Икенчедән, башлангыч белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

Өченчедән, таләпләр башлангыч белем бирү программасын тормышка ашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, башлангыч белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Башлангыч белем алуга дүрт ел вакыт билгеләнгән. Программа Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Программа буенча 2 нче сыйныфта үтелгән авазлар һәм хәрефләр, сузык һзм тартык авазлар, ъ һәм ь хәрефләре, сүзләрне иҗекләргә бүлү, басым, исем, фигыль, сыйфат, җөмләнең баш кисәкләре, фонетик анализ ясау кабатлауга корылган, ләкин тулыландырылган.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе, берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнүе, синоним, антоним сыйфатлар, сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле, татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләре, сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре, алмашлыклар, зат алмашлыклары, килешләр белән төрләнеше, сорау алмашлыклары, фигыльнең заманнары, хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше яңа тема буларак кертелгән.

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

-татар графикасы үзенчәлекләрен белү;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;

-сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели белү;

-җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;

-авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән күләмдә кыскача характеристика бирә белү;

-сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

-авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;

-өйрәнелгән җөмлә төрләрен тиешле интонация белән әйтә белү;

-өйләнелгән сүз төркемнәреннән исем һәм фигыльләрне дөрес итеп төрләндерү күнекмәләренә ия булу;

-35-40 сүздән торган, 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;

-өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләргә 12-16 сүздән торган сүзлек диктанты, 45-50 сүздән торган контроль диктант язу;

-төрле төрдәге диктант, изложение, сочинениеләр язу;

-тормыш-көнкүрешкә бәйле диалог һәм монологлардан файдалану;

-аваз, сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес әйтү нормаларын саклау;

-укучыларның сүз байлыгын укуга һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле сүзләр хисабына арттыру;

-төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;

-өйрәнелгән орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне катлаулы булмаган язма сөйләмдә дөрес куллану;

-көндәлек аралашуга бәйле рәвештә татарча сөйләм этикеиы формаларын дөрес куллану.

Сәгатьләр бүленеше:

1 чирек - 27

2 чирек - 21

3 чирек - 30

4 чирек - 24

Программа эчтәлеге.

Төп темалар

Эш программасы буенча

Белем һәм күнекмәләр

Практик Һәм контроль эшләр саны

диктант

контролькүчереп язу

изложение

сочинение

БСҮ

сүз-

лек

дикт.

1


1-2 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

14

Авазлар һәм хәрефләр; сузык һзм тартык авазлар; ъ һәм ь хәрефләре; сүзләрне иҗекләргә бүлү, басым; исем; фигыль; сыйфат; җөмләнең баш кисәкләре; фонетик анализ. Дөрес һәм матур язу күнегүләре, аңлатмалы , сүзлек диктантлары язу Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли белү. Бирелгән тема буенча монологик сөйләм оештыру. Башланган монологны дәвам итү. Матур язу күнекмәләре үстерү.

1

1

4

1

2



Сүз


13

сүз турында гомуми төшенчә; сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре; бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр; синонимнар, антонимнар, омонимнар; аларны текстан табу, сөйләмдә дөрес куллана белү, сүзлекләр турында мәгълүмат бирү һәм алар белән эшләргә өйрәнү; сүзлек диктантлары язу; кабатлау. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли белү. Бирелгән тема буенча монологик сөйләм оештыру. Башланган монологны дәвам итү. Матур язу күнекмәләре үстерү

1


4


3


Сүз төзелеше һәм ясалышы


14

Тамыр һәм кушымча. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Тамырдаш сүзләр. Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Кушма һәм парлы сүзләр. Төрле типтагы диктантлар язу. Кабатлау Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли, яза белү. Бирелгән тема буенча диалогик, монологик сөйләм оештыру.

1

1


4

1

4


Морфология

35

Исем турында өйрәнелгәннәрне искә төшерү.Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәглүмат бирү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә куллану. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

Сан Аның мәгнәсе, сораулары. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

Алмашлыклар. Зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе, килешләр белән төрәнеше. Сорау алмашлыклары турында мәглүмат бирү.

Фигыль. Фигыльнең заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, аларның сөйләмдә кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат- сан белән төрләнешендәге үзенчәлекләре. Кабатлау. Бирелгән тема буенча диалогик, монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологны дәвам итү. Матур язу күнекмәләре үстерү

3

1

1

8

1

5


Синтаксис.


23

Синтаксис. Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмәләрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Җөмләнең коммуникатив төрләре: раслау, сорау, өндәү һәм инкяр җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкяр итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану. Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү. Аергыч турында мәглүмат бирү, аларны сөйләмдә куллану. Русча җөмләләрне тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе ( ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары)

1

1

6

1

6


Кабатлаулар

4

Ел буена үткән материалны ныгытып кабатлау. Бирелгән тема буенча диалогик, монологик сөйләм оештыру. Матур язу күнекмәләре үстерү.

1


7


Барлыгы

102



8

3

1


1

26

4

Белемнәрне тикшерү һәм бәяләү формалары

"Татар теле"курсы буенча укыту программасын үзләштерү өлгерешне агымдагы тикшерү эшләре (төрле типтагы диктантлар, сочинение, изложение, контроль күчереп язу) һәм йомгаклау контроль диктант формасындагы арадаш аттестация белән бергә алып барыла.

Диктант, изложение, сочинениеләрдәге сүзләр саны түбәндәгечә була.

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктанты

изложение

сочинение

1

2

3

4

5-7

7-10

10-12

12-16

10-15

20-25

25-30

30-35

-

15-20

20-25

25-35

-

10-15

15-20

20-25


Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1-2нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3-нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә "5"ле куела.

3тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә "4"ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә "3"ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып барылгач уздырыла.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.

Изложение һәм сочинение бәяләү.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, "5"ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, "4"ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзәгәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, "3"ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, "2"ле куела.

Хаталарны классификацияләү (тупас, тупас булмаган хаталар) милли мәктәпләр өчен эшләнгән нормаларга туры килә

Грамматик күнекмәләрне бәяләү.

Грамматик форма һәм җөмләләрне гамәлдә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала. Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.

Грамматик белемнәрне бәяләү

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, "5"ле куела.

Төп таләпләрне үтеп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3тән артмаса, "4"ле куела.

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, "3"ле куела

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә, "2"ле куела

Контроль - тикшерү материалларның графигы.


Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Дәреслекнең авторы, елы

Диктант

БСҮ

Соч.

Изл

Контр.күчерү

Сүз.

дикт

Татар теле

3Б һәм 3В (татар төркем-нәре)

102

3

1+1

8

-

-

1

1

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К. Хисмәтова Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013.

2

6

1

-

1

1

1

7

-

1

-

1

2+1

5

-

-

1

1

Барлыгы


8

26

1

1


3


4


Контроль төре

Тема

Программа буенча

Фактик үтәлеш

1

Сүзлек диктанты №1


09.09


2

Кереш диктант

«Урманның дусты»

18.09


3

Контроль күчереп язу№1

«Күңелле экскурсия»

02.10


4

Контроль диктант №1

«Октябрь ае»

28.10


5

Сүзлек диктанты №2


02.12


6

Сочинение

"Туган җирем-Татарстан"

09.12


7

Иҗади диктант

«Кошлар туйдырам"

11.12


8

Контроль күчереп язу№2

«Абдулла Алиш»

13.12


9

Контроль диктант№2

"Балалар"

23.12


10

Изложение

«Кошларны саклагыз!»

10.02


11

Сүзлек диктанты №3


07.03


12

Контроль диктант№3

«Туган телем-татар теле»

14.03


13

Сайланма диктант

«Март»

21.04


14

Сүзлек диктанты№4


28.04


15

Контроль күчереп язу№3

«Җәйге ял вакыты»

05.05


16

Контроль диктант№4

«Зәһәр елан»

12.05


17

Еллык контроль диктант


19.05

Укыту чаралары һәм әдәбият

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа (1-11) Казан, Татарстан Китап Нәшрияты, 2011

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К. Хисмәтова Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүрть-еллык башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013.

1.Уку китабы Р.Х.Ягъфәрова, 3 сыйныф Казан "Мәгариф" 2013

2. "Балачак илендә" М.А.Вәлиуллин, Казан, 2009

3. "Казаным, минем Казаным" Казан, 2003.

4. Ганиева Ф.А.Татарча-русча сүзлек. -Казан:Тат.кит.нәшр., 2009

5. Нурмухаметова Р.С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся / Р.С.Нурмухаметова. - Казань: Гыйлем, 2008.

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары.

7. Гыймадиева Н.Г. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.- Казан, 06

10.Шакирова И.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Методик кулланма.- Яр Чаллы, 2005.

11..Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы.- Казан: Татар.кит.нәшр., 05

http://www.edu.tatar.ru5.


1. Уку китабы Р.Х.Ягъфәрова 3 сыйныф Казан

"Мәгариф", 2013

2. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

3.Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар.- Казан, Мәгариф", 2008.

4.Сәлим Х. Татар теленнән 222 тест. Казан, "Яңалиф", 05

5.Сафиуллина Ф.С. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.-Казан, "Мәгариф", 2005.

6.Татар теленнән күнегүләр җыентыгы -Казан , "Яңалиф", 2005.

7.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан, "Яңалиф", 2006.

8. Интернет челтәрендәге электрон сайтлар:

http://www.tatmedia.com

http://www.kltaphane.tatar.ryu

http://www.edu.tatar.ru



Календарь-тематик план (3 нче сыйныфта татар теле дәресләре)


Дәреснең темасы

Сәгать

саны

Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗәләр

Дата


Искәрмә

Предмет УУГ

Метапредмет УУГ

план

факт



1 бүлек. 2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать) + БСҮ (4 сәгать)




1


БСҮ.№1"Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт!" темасы буенча әңгәмә

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш:Шигырьнең эчтәлегенә төшенү. Башкара ала белергә тиеш: әңгәмәдә катнашу, җөмлә төзи

Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру,сүз төркемнәре турында төшенчәне үйтеп бирә белү; сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибен үзләштерү; җөмләдә баш кисәкләрне таба белү.

Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү,шәхси эшли белү.


2.09

2



Авазлар һәм хәрефләр.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Аваз һәм хәрефләрне аеру Башкара ала белергә тиеш: Сүзләрне транс-крипция ярдәмендә дөрес әйтү, кагыйдәләрне аңлап, сүзләрне дөрес язу

4.09


3



Сузык һәм тартык авазлар.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын Башкара ала белергә тиеш: Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү

6.09


4


Калынлык һәм нечкәлек билгеләре.

Сүзлек диктанты №1

1


Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Сорауны форма-лаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү

Башкара ала белергә тиеш: ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу

9.09


5

Сүзләрне иҗекләргә аеру.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: сүздәге иҗек саны сузык авазлар санына бәйләнгән Башкара ала белергә тиеш: сүзне иҗекләргә бүлү


11.09


6

БСҮ №2 "Көзге табигать".Сүз басымы.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Татар телендә ба-сымның соңгы иҗеккә төшүен

Башкара ала белергә тиеш: Сүзләрнең басымын кую, сүзне иҗекләргә бүлү


13.09


7

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Фонетик анализ ясау тәртибен

Башкара ала белергә тиеш: сүзләргә фонетик анализ ясау

16.09

8


Кереш диктант"Урманның дусты"

1


Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш: барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: үз-үзенә әйтеп, укытучы әйткәнне ишетеп грамоталы язу, үзконтроль

18.09


9

Хаталар өстендә эш.БСҮ №3 "Туган тел"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү, эзлекле сөйли белү күнекмәсе

20.09


10

Сүз төркемнәре.Исем.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Исемнең мәгънәсен аңлау,сораулар кую.

Башкара ала белергә тиеш: Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү

23.09

11

БСҮ №4 "Көзге урманда".Фигыль.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Фигыль эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә һәм нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? сорауларына җавап бирә.

Башкара ала белергә тиеш: Фигыльнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү

25.09


12

Сыйфат.

1

Яңа мате-риалны аңлату

Белергә тиеш: Сыйфат предметның билгесен белдерә һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә

Башкара ала белергә тиеш: Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү Сораулар буенча исем, сыйфат, фигыльне билгеләү

27.09


13

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Яңа мате-риалны аңлату

Белергә тиеш: Җөмләнең баш кисәк-ләре турында

Башкара ала белергә тиеш: Җөмлә кисәкләрен билгеләү

30.09


14

Контроль күчереп язу №1

Җөмлә кисәкләре.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Җөмләнең баш кисәкләре турында

Башкара ала белергә тиеш: Үзконтроль булдырып бирелгән текстны хатасыз күчереп язу

2.10

2 бүлек. Сүз (9 сәгать) + БСҮ (4 сәгать)


15

БСҮ №5 "Зоопаркта" Сүз турында гомуми мәгълүмат

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Сүз турында мәгълүмат . Сүз, аның лексик мәгънәсе.

Башкара ала белергә тиеш: Сүзлекләр белән эшләү.


Регулятив уку гамәлләре : тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сүзнең мәгънәсенә төшенү; синоним ,антоним ,омоним сүзләрне дөрес куллана белү; иҗади эшли белү.

Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең


аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

4.10


16

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Кайбер сүзләр әйбернең мәгънәсен турыдан-туры белдерә: алтын (алка).Ә кайберләре әйберләрнең охшаган билгеләреннән килеп чыккан күчерелмә мәгънәне белдерә: алтын (кул)

Башкара ала белергә тиеш: Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аеру


7.10


17

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш:Бер мәгънәле, күп мәгънәле сүзләр була. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы Башкара ала белергә тиеш: Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү һәм алар белән эшләү

9.10


18

БСҮ № 6 " Яшелчә кибетендә"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Башкара ала белергә тиеш: Фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча сочинение язу

11.10

19

Синонимнар.


1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуы. .

Башкара ала белергә тиеш: Аларны текстан табу. Сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулллана белү

14.10


20

Омонимнар.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Омоним сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булмый.

Башкара ала белергә тиеш: Омонимнар турында төшенчә бирү, аларны аера белү. Аларны текстан табу. Сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулллана белү. Омонимнар уйлап әйтү.


16.10


21

Антонимнар.

1


Яңа белемне ачу дәресе


Белергә тиеш:Антонимнар дип капма-каршы мәгънәле сүзләрне атыйлар

Башкара ала белергә тиеш: Антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес 12куллана белү.

Антонимнар уйлап әйтү.


18.10


22

БСҮ №7 "Көзге матурлык".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Башкара ала белергә тиеш: Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү

21.10


23

Синоним, омоним, антонимнарны ныгыту. Сүзлек диктанты.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Синоним, омоним, антонимнарның мәгънәсен аңлау Башкара ала белергә тиеш: Аларны тексттан табу. Сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулллана белү.


23.10

24

Сүзлекләр турында мәгълүмат.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сүзлекләрнең төрләрен

Башкара ала белергә тиеш: Сүзлекләрне куллана белү, алар белән эшләү

25.10


25

Контроль диктант №1 "Октябрь ае".

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш:өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: укытучы әйтүе буенча грамоталы язарга

28.10


26

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне ныгыту

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш:. өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш:үз эшенә анализ ясап, хаталарны төзәтә

30.10


27

БСҮ №8 "Туган як чишмәләре"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: авылыбыздагы чишмәләр тарихын

Башкара ала белергә тиеш: Монологик сөйлибелү

Эзлекле сөйли белү

01.11

3 бүлек. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (10 сәгать) + БСҮ(4 сәгать)


28


Тамыр һәм кушымча.

1



Яңа белемне ачу дәресе




Белергә тиеш: Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Кушымча тамырга ялганып килә торган кисәк.

Башкара ала белергә тиеш: Сүзләрнең тамырын таба белү Кушымчаларны тамырдан аера белү Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе


Регулятив уку гамәлләре: билгеләнгән критерийләргә таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: татар телендә сүзләргә кушымча ялгау үзенчәлекләрен исбатлый белү; кушма ,парлы сүзләрне дөрес яза белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

11.11


29

Тамыр сүзләр.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Башкара ала белергә тиеш: Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү

13.11


30

Ясалма сүзләр..

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сүз ясагыч кушым-чалар ярдәмендә яңа сүзләр ясала. Алар сүзләрнең төп мәгънәсен үзгәртә.

Башкара ала белергә тиеш: тамырга ясагыч кушымча ялгап яңа сүз ясый белү

15.11


31

БСҮ №9 "Әдәп төбе- матур гадәт"

1

Диалогик сөйләм үстерү дәресе

Белергә тиеш: әдәпле булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк, әдәпле кеше нинди була

Башкара ала белергә тиеш: Д / сөйләм эзлекле сөйли белү

18.11


32

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Татар телеңдә та-мырга башта ясагыч кушымча, ан-нары мөнәсәбәт белдерүче кушым-чаларның ялгануын

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе Сүзләрнең кушымчаларын аңлату


20.11

33

БСҮ №10

"Урманда".

1

Монологик сөйләм үстерү дәресе

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

22.11


34

Тамырдаш сүзләр

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушым-чалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары. Аларның мәгънәләре арасында бәйләнеш саклану

Башкара ала белергә тиеш:тамыр сүгә кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясау

25.11


35

Татар һәм рус телләрендә кушымчалар ялгану үзенчәлекләре.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Татар телендә ку-шымча - тамырга ялганып килә торган кисәк: Рус телендә кушымча сүзнең үзгәрә торган кисәге

Башкара ала белергә тиеш: Татар теленнән аермалы буларак, рус те-лендә приставка һәм суффикс дигән төшенчәләр дә бар

Татар - рус телләрен чагыштыру


27.11


36

БСҮ №11 "Мәктәп музеенда" ("Безнең төбәкнең истәлекле урыннары" темасы буенча

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш:Туган төбәкнең истәлекле урыннарын

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

29.11


37

Кушма сүзләр

Сүзлек диктанты №2

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш:кушма сүзләрнең ясалышын

Башкара ала белергә тиеш:кушма сүзләрне ясый һәм тексттан таба белү

02.12


38

Парлы сүзләр

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: парлы сүзләрнең ясалышын

Башкара ала белергә тиеш: парлы сүзләрне ясый һәм тексттан таба белү

04.12


39

БСҮ №12

"Татарстан елгалары"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш:Туган төбәкнең истәлекле урыннарын

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

06.12


40

Сочинение №1 " Туган җирем - Татарстан"

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш: туган ягыбызның елгалары турында

Башкара ала белергә тиеш: рәсем буенча бирелгән сораулар һәм план ярдәмендә сочинение төзеп язу

09.12


41

" Сүз төзелеше һәм ясалышы" темасы буенча өйрәнгән-нәрне ныгытуга кү-негүләр эшләү Иҗади диктант "Кошлар туйдырам"

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: Тестлар эшләү, мөстәкыйль эшли

белү.


11.12


4 бүлек. Морфология (26 сәгать) + БСҮ (8 сәгать)


42

Морфология.Исем.

Контроль күчереп язу №2 "Абдулла Алиш"

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Исем буенча белемнәрне искә төшерү.Исемнең лексик- семантик хзенчәлекләре.

Башкара ала белергә тиеш: Үзконтроль булдырып бирелгән текстны хатасыз күчереп язу.Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе.

Регулятив уку гамәлләре: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объектларны чагыштыру; исемнәрне килеш белән төләндерергә өйрәнү.

Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; аралашу күнекмәләрен формалаштыру,коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.


13.12

43

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Ялгызлык исем-нәренә төшенчә бирү Ялгызлык исемнәре баш хәреф белән языла. Уртаклык исемнәре һәм аларның язылышы

Башкара ала белергә тиеш: Ялгызлык исемнәрне яза белү Шәһәр, елга, авыл, кеше исемнәрен искә төшерү

16.12


44

БСҮ №13 "Кышкы бизәкләр"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Табигать күренешләрен тасвирлау

Башкара ала белергә тиеш: Җөмләләр төзү, эзлекле сөйли белү күнекмәсе

18.12


45


Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Ныгыту.

1


Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Ялгызлык исем-нәренә төшенчә бирү Ялгызлык исемнәре баш хәреф белән языла. Уртаклык исемнәре һәм аларның язылышы

Башкара ала белергә тиеш: Ялгызлык исемнәрне яза белү Шәһәр, елга, авыл, кеше исемнәрен искә төшерү

20.12


46

Контроль диктант №2 "Балалар"

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш:барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш:ишетү буенча грамоталы язу

23.12


47

Хаталар өстендә эш. БСҮ №14 "Яңа ел"


1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: бәйрәмнәрне

Башкара ала белергә тиеш: Сөйләмдә куллану. Җөмлә төзү күнегүләре

25.12

48

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Исемнәр килеш белән төрләнә. Килеш кушым-чалары сүзләрне үзара бәйләү өчен кулланыла

Башкара ала белергә тиеш: Исемнәрнең килешләрен билгеләү Таблица белән эшләү. Күнегүләр эшләү

27.12

49

БСҮ №15 Диалогик сөйләм үстерү "Минем сабакташым"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Башкара ала белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү күнекмәсе

13.01

50

Татар телендә килешләр.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Татар телендә ки-лешләр. Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше Башкара ала белергә тиеш: Исемнәрнең килешләрен билгеләү. Үрнәк буенча килешләр белән төрләндерү


15.01

51

Баш килеш.

Иялек килеше.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Баш килеш - ку-шымчасыз килеш. Иялек килешендә килгән исемнәргә -ның, -нең кушымчалары ялгана

Башкара ала белергә тиеш: Исемне баш, иялек килешендә кул-лануга күнегүләр


17.01

52

Юнәлеш килеше. Төшем килеше.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Юнәлеш килешендә килгән исемнәргә -га,/-гә, -ка,/- кә, төшем килешендә килгән исем-нәргә-ны,/-не кушымчалары ялгана Башкара ала белергә тиеш: Исемнәрнең килешләрен билгеләү күнегүләре Исемнәрнең килеш-ләрен билгеләү

20.01

53

БСҮ №16 "Кышкы уеннар"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча кулланылырга тиешле сүзләр

Башкара ала белергә тиеш: Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

22.01

54

Чыгыш

килеше. Урын-вакыт килеше.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Чыгыш киле-шендәге исемнәргә -дан/ -дән, -тан/ -тән, -нан/-нән , урын-вакыт килешендәге исемнәргә -да/-тә,

-та, -тә кушымчалары ялгана

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

24.01

55

."Исем" темасы буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Исемнәрне гомуми-ләштереп кабатлау

Башкара ала белергә тиеш: Исемнәрне сөйләмдә куллану Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

27.01

56

БСҮ №17 "Кышкы матур көндә".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча кулланылырга тиешле сүзләр

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

29.01

57

Сыйфат

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сыйфат турында белемнәрне барлау. Сыйфатларның лексик- семантик үзенчәлекләре.

Башкара ала белергә тиеш: Сыйфатларны башка сүз төркем-нәреннән аеру. Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе.


31.01

58

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Синоним сыйфатларның мәгънәләре охшаш була.Антоним сыйфатларның мәгънәләре капма-каршы була

Башкара ала белергә тиеш: Синоним һәм антоним сыйфат-ларны тексттан табу, сөйләмдә дө-рес һәм урынлы куллана белү. Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

03.02

59

БСҮ №18 "Безнең авылның истәлекле урыннары"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш:авылыбызның истәлекле урыннарын

Башкара ала белергә тиеш: Тема буенча сүзләр белән танышу, алар-ны сөйләмдә куллану Тема буенча хикәя төзү

05.02

60

Сыйфатның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле Сыйфатланмыш.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була. Рус телендә, сыйфатланмышка карап, сыйфатка төрле кушымчалар ялгана

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

07.02

61

Изложение №1 "Кошларны саклагыз!"

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш: җөмлә төзү тәрти-бен

Башкара ала белергә тиеш:терәк сүзләр һәм әзер план ярдәмендә изложение язу

.

10.02

62

Сан. Санның мәгънәсе, сораулары

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сан. Санның мәгънәсе, сораулары

Башкара ала белергә тиеш: Өйрәнгәнне практик эштә кулла-нырга: сүз төркемнәре арасыннан санны таба белергә

12.02

63

Саннарны сөйләмдә дөрес кулла-ну.Саналмыш

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Татар телендә сана-лмышның берлек санда кулланылу-ын белү

Башкара ала белергә тиеш:Татар телендә сан һәм саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләрен табу. Күнегүләр эшләү. Саннарны әйтү һәм язу.

14.02

64

БСҮ №19 "Язның бер көне ел туйдыра".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү күнекмәсе

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

17.02

65

Алмашлык. Зат алмашлыклары.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Алмашлыклар турында төшенчә. Зат алмашлыкла-ры сөйләшүдә катнашучы затларны - сөйләүчеләрне, тыңлаучыларны, алар турында сүз барган зат, пред-метларны белдерәләр

Башкара ала белергә тиеш: Алмашлыкларны таба белү. Кагый-дәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

19.02

66

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү

Башкара ала белергә тиеш: Зат алмашлыкларынын килеш белән төрләндерү Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

21.02

67

Күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төр-ләнеше

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Күплек сандагы зат алмашлыкларын килеш белән төр-ләндерү белән

Башкара ала белергә тиеш: Зат алмашлыкларынын килеш белән төрләндерү Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

24.02

68

Сорау алмашлыклары

1



Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Сорау алмаш-лыклары: кем? нәрсә? нинди? кайсы? нигә? ничәнче? ничек? Кая?

Башкара ала белергә тиеш: Сүзләргә сорулар кую Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану

.

26.02

69

БСҮ №20 "Минем дүрт аяклы дустым."

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү күнекмәсе

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

28.02

70

Фигыль. Фигыль-нең мәгънәсе һәм сораулары.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Фигыль турында белемнәрне барлау. Аларның лексик- семантик үзенчәлекләре.

Башкара ала белергә тиеш: Җөмләләрдә фигыльләрне табу

03.03

71

Фигыльнең заман белән төрләнүе

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Фигыльләр эшнең үтәлү вакытын белдерә. Бу - фи-гыльнең заман белән төрләнүе дип атала

Башкара ала белергә тиеш: Фигыль өч заманда килә: хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман. Фигыльләрнең заман кушым-чаларын билгеләү

05.03

72

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сүзлек диктанты №3

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләне-ше, аларның сөйләмдә дөрес кулла-нылышы. Фигыльләр зат-сан белән төрләнәләр. Алар беренче, икенче, өченче затта, берлектә һәм күплектә киләләр

Башкара ала белергә тиеш: Хәзерге заман хикәя фигыльләрен зат-сан белән төрләндерә белү, кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

07.03

73

Үткән заман хикәя фигыль.Барлык һәм юклык төре.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрлә-нешен белү. Рус телендәге фигыль-ләрнең заманнары һәм зат- сан белән төрләнешендәге үзенчәлекләр

Башкара ала белергәтиеш:барлык төреннән юклык төре ясый


10.03

74

Киләчәк заман хикәя фи-гыль.Аның төрләре.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш:киләчәк заман хикәя фигыленең төрләрен

Башкара ала белергә тиеш: Тел күнекмәләренә игътибарлы бу-лырга, нәтиҗә ясарга һәм фикерне ачык. төгәл итеп әйтергә

12.03

75

Контроль диктант №3 "Туган телем-татар теле"

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш:барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш:үз-үзенә әйтеп, укытучы әйткәнне ишетеп грамоталы язу, үзконтроль

14.03

5 нче бүлек. Синтаксис (17 сәгать) + БСҮ (6 сәгать)

76

Сүзтезмә

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сүзтезмә, җөмлә төшенчәләрен аеру. Сүзтезмә ияр-түче һәм иярүче сүздән төзелә. Көн - ияртүче сүз, яңгырлы - иярүче сүз

Башкара ала белергә тиеш: Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү күне-гүләре эшләү, сөйләмдә дөрес кул-лану

Регулятив уку гамәлләре: бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү .

Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру;чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;җөмлә төрләрен аерып әйтә белү; раслау һәм инкяр җөмләләр төзи белү; фикеләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объектларны чагыштыру.

Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

17.03

77

БСҮ №21 "Язгы авазлар".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

19.03

78

Җөмлә.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш:Җөмлә тәмамланган уйны белдерә

Башкара ала белергә тиеш: Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү күнегүләре эшләү, сөйләмдә дөрес куллану

21.03

79

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.Хикәя җөмлә.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Белергә тиеш: Әйтү максаты буен-ча хикәя, сорау, өндәү жөмләләр була.Алар янында тыныш билгеләре

Башкара ала белергә тиеш: Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аера белү. Әйтү максаты буенча хикәя, сорау, өндәү жөмлә-ләрне уйлап әйтү һәм язу

02.04

80

БСҮ №22 "Язгы эшләр"("Язгы көн ел туйдыра" темасы буенча)

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

04.04

81

Сорау җөмлә.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Сорау җөмлә сорау интонациясе белән әйтелүен белү.

Башкара ала белергә тиеш: Сорау җөмләне аерып тану


07.04

82

Боеру җөмлә.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Боеру җөмлә күтә-ренке тавыш белән әйтелә һәм эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерә

Башкара ала белергә тиеш: Боеру җөмләне аерып тану


09.04

83

БСҮ №23 "Табигать кочагында".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

11.04

84

Тойгылы җөмлә

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Тойгылы җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелә һәм соклануны, гаҗәпләнүне белдерә

Башкара ала белергә тиеш: Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аера белү. Әйтү максаты буенча хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы жөмләләрне уйлап әйтү һәм язу


14.09

85

Раслау, инкяр җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Раслау, инкарь жөмләләр яныңда тыныш билге-ләрен белү

Башкара ала белергә тиеш: Раслау, инкарь җөмләләрне тану

16.04

86

Инкяр итүнең төп формалары

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Инкяр итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын , түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.

Башкара ала белергә тиеш: Раслау, инкарь җөмләләрне аеру буенча күнегүләр эшләү

18.04

87

Сайланма диктант "Март"

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш:барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: Өйрәнгәнне практик эштә кулланырга,үзконтроль

21.04

88

БСҮ №24 "Сабантуйда" Хаталар өстендә эш.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш:халкыбызның милли бәйрәмнәрен

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

23.04

89

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләргә өйрәнү

Башкара ала белергә тиеш: Җөмләләрнең баш кисәкләрен табу-га күнегүләр эшләү

25.04

90

Җөмләләрдә ия белән хәбәрнең урнашуы. Сүзлек диктанты №4

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Иянең баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелүен, татар телендә җөмләдә иянең хәбәрдән алда килүен белү.Хәбәр фигыль һәм сыйфат белән белдерелә. Хәбәр җөмләнең ахырында килә.

Башкара ала белергә тиеш: Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү Җөмләләрне тикшерү

28.04

91

БСҮ №25 "Күренкле якташларым" ("Безнең төбәкнең истәлекле урыннары" темасы буенча

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе


30.04

92

Җөмләнең иярчен кисәге. Аергыч.

1

Яңа белемне ачу дәресе

Белергә тиеш: Аергыч - җөмләнең иярчен кисәге. Ул нинди? кайсы? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? Сорау-ларына жавап бирә. Гадәттә аергыч сыйфат белән белдерелә.

Башкара ала белергә тиеш: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели белү.Аергычны җөмләдә табу

02.05

93

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе. Контроль күчереп язу №3 "Җәйге ял вакыты"


1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш: Җөмләләрне аеру Җөмләләрне тиешле тыныш билге-ләре куеп күчереп язу.

Башкара ала белергә тиеш: Үзконтроль булдырып бирелгән текстны хатасыз күчереп язу

05.05

94

Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү.


Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Рус телендә ия белән хәбәр җөмләнең төрле урыннарында килә.

Башкара ала белергә тиеш: Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибен аеру Русча җөмләләрне тәрҗемә итү

07.05

95

"Җөмлә кисәк-ләре"темасын кабатлау

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Анализ ясау тәртибе Синтаксис анализ ясау

Башкара ала белергә тиеш:Өйрәнгәнне практик эштә кулланырга

09.05

96

3 нче сыйныф курсы өчен йомгаклау контроль дик-танты

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш: барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: үз-үзенә әйтеп, укытучы әйткәнне ишетеп грамоталы язу, үзконтроль

12.05

97

Хаталар өстендә эш. Кабатлау.

1

Гомуми методологик юнәлештәге дәрес

Башкара ала белергә тиеш:үз эшеңә анализ ясый белергә, өйрәнелгән кагыйдәләрне искә төшереп, хаталарны төзәтергә

14.05

98

БСҮ №26 "Казан Кремле". Ел буена үткәннәрне кабатлау

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белергә тиеш: Тема буенча сүзләр кулланып җөмләләр төзү ,эзлекле сөйли белү күнекмәсе

Башкара ала белергә тиеш: Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

16.05

6 нчы бүлек. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать)


99

Контроль диктант №4 "Зәһәр елан"

1

Үстерешле контроль дәрес

Белергә тиеш: барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне

Башкара ала белергә тиеш: Өйрәнгәнне практик эштә кулла-нырга; үз-үзенә әйтеп, укытучы әйткәнне ишетеп грамоталы язу, үзконтроль


Регулятив уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләнгән критерийләргә таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү

19.05

100

"Сүз.Сүз төзелеше һәм ясалышы" темасы буенча ел буена үткәннәрне кабатлау.

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча үтелгәннәрне

Башкара ала белергә тиеш: Өйрәнгәнне практик эштә кулланырга: сүзтезмә төзүгә күнегүләр, җөмләләр төзеп язу күнегүләре

21.05

101

"Морфология" темасы буенча ел буена үткәннәрне кабатлау.

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: Сүз төркемнәре буенча үтелгәннәрне

Башкара ала белергә тиеш: Өйрәнгәнне практик эштә кулланырга : сүз төркемнәрен аеруга күнегүләр, җөмләләргә төрле сүз төркемнәре кертеп язу

23.05

102

"Синтасис" темасы буенча ел буена үткәннәрне кабатлау.

1

Рефлексия дәресе

Белергә тиеш: барлык өйрәнелгән кагыйдәләрне.Татар телендә җөмләдә сүзләр тәртибе: уңай, кире

Башкара ала белергә тиеш: Өйрәнгәнне практик эштә кулла-нырга: җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү

26.05


Барлыгы

102


























































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал