7


  • Учителю
  • Грамотога өйрәнү + Әдәби укудан 1 нче сыйныф КТП

Грамотога өйрәнү + Әдәби укудан 1 нче сыйныф КТП

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево 3 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен "Әдәби уку"дан укыту курсы буенча эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

-Россия федерациясенең "РФ дә белем бирү турында" гы законы. 29.12.2012.№273-ФЗ;

-06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгына (Приказ №373);

-РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган башлангыч гомум белем бирү, урта гомум белем бирү, төп гомум белем бирү программаларын оештыру һәм башкару тәртибе турында боерыгы 30.08.2013.№1015;

-РФ нең "РФдәге телләр турында"гы законы 25.10.1991. №1807-1;

- Дәүләт аккредитациясе һәм төп белем бирү программалары булган оешмалар өчен тәкъдим ителгән Федераль дәреслекләр исемлеге;

- СанПиН 2.4.2.2821-10 "Белем бирү учрежденияләрендә укытуны оештыру буенча санитар-эпидимиологик таләпләр"

-РФ баш табибы карары 04.07.2014 № 41 СанПиН 2.4.4.3172-14;

-Башлангыч гомум белем бирү программасы (протокол 08.04.2015 №1/15);

-ТРның "Белем бирү турында"гы законы 22.07.2013 №68-ЗРТ;

ТРның "ТР дагы Дәүләт телләре һәм башка телләр турында"гы законы 08.07.1992 №1560-ХII.

- үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә ;

-мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елының эш планына (педсоветның 28 .08 2015 елы карары нигезендә 29.08.15 ел 56 ОД номерлы приказына) һәм1 нче сыйныф өчен И.Х. Миясарова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2012), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Программаның исеме: Әдәби уку

Тематик план, программа материалын әлифбага 21 сәгатькә бүлеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту планында бирелгәнчә, 1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе өчен атнага 1 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 12 сәгать.

Дәреслек: И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова, Әлифба. 1 сыйныф: дәреслек. - К: Мәгариф - Вакыт. 2012.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән бастырыла.

Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. - К, Мәгариф/Вакыт 2012 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

Пограмма дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 1нче класс балалары өчен 7-8 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, тарих фәннәре белән һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Программаның характерлы яклары (аерым яклары): "Перспектив башлангыч мәктәп"

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР, район мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик

Курсның максаты - әлифба укыганда укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлары: Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, суз -аңлау берәмлеге, җөмлэ - мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

* балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш)

* алты - җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән үк, балалар бакчасында йөрсә бигрәк тә таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята,рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә)

* әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле,чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре һәм кыска хикәяләр белән танышалар);

* алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң актуаль булып тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияли.)


Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һэм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес эйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Укучы әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белергә, текст эчтәлеген аңларга, проза һәм шигъри әсәрләрне аера белергә, фольклор әсәрләрен аерырга (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.), тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табарга, сорау һәм өндәү җөмләләрне танырга, "Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыкларга, бирелгән текстка карата сорауларга җавап табрга.

Практик юнәлеш: Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү. Практик эшчәнлек булып уку күнекмәләрен камилләштерү тора.

Төрле эшләрне бәяләү критериесе: : укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: "Яхшы!", "Бик яхшы!", "Искиткеч!", "Дөп-дөрес!", "Яхшы эш!", "Мактыйм", "Син бик тырышкансың" һ.бТехнология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру.

Төп методлар: Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һэм хәрефләр, иҗекләр һэм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, журнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә, парларда

Программа эчтәлеге

Тематик план атнага 1 сәг. исәбеннән, барлыгы 33сәг.кә төзелде.

Әзерлек чоры - 2 сәгать

Әлифба чоры - 19 сәгать

Әлифбадан соңгы чор (әдәби уку) - 12 сәгать

Әзерлек чоры (2 сәгать)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчедән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 - 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 - 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Әлифба чоры ( 19 сәгать)

Сузык авазлар (4 сәг)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар (3 сәг)

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү.

Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге - уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү. Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү. Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (2 сәг)

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (7 сәг)

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү. Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру

Парсыз тартык авазлар (2 сәг)

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку. Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. (Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.) Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

Әлифба чорының ахырына укучылар белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;


Әдәби уку

  1. нче бүлек. Аңлатма язуы

Программаның тәэмин ителеше:

Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. - К, Мәгариф/Вакыт 2012.

Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. - . К, Мәгариф/Вакыт 2012

Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, - К, Мәгариф/Вакыт 2012.

Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да - дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:

1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);

2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;

3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.

Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була. Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм итә.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак. Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип, шулай ук шигырь үлчәме турында да кузаллау булдырыла.

Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

2 нче бүлек : 1нче сыйныф өчен программа таләпләре:

  • балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);

  • алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән - балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);

  • әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );

  • алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).

  1. нче бүлек: 1 нче сыйныф программасы эчтәлеге.


Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.

Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында). Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, "автор", "әсәрнең исеме" төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар. Беренче сыйныфтагы төп бурыч - укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру - икенче сыйныф өчен дә актуаль булып кала. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.


Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.

Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү. Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: "Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү

Укыту процессының төп характеристикасы

Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль; дәрес- экскурсия, дәрес - конкурс, дәрес - уен, дәрес - фантазия.

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.


Предметның укыту планындагы урыны

Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.

Программа 2015 - 2016 нчы уку елына атнага 1 сәгать исәбеннән барысы 33 сәгатькә төзелә.


Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре:

Патриотизм, гражданлык кыйммәте - Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү.

Табигать кыйммәте - туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе.

Матурлык кыйммәте - матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш.

Яхшылык кыйммәте - кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе.

Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт; максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.


Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре


Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр


Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

- сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

- сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

- сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес эйтү;

- сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү;

- җөмләләрне сүзләргә таркату; - әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

- текст эчтәлеген аңлау;

- проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

- фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр);

- тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану;

- "Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

- бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.


Укучылар белергә тиеш:

- туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллана;

- төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан;

- укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белергә тиеш.


Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр


Шәхси нәтиҗәләр:

  • кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән чыгып бәяләү; яхшы һәм начарны аера белү;

  • текст эчендә "яшәү", үзеңнең хис - тойгыларыңны белдерү;

  • башкаларның хис - тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы - шатлыгын уртаклашу;

  • үз - үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.


Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;

  • иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;

  • укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;

  • дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;

  • шигырьне сәнгатьле уку һәм хикәяне эзлекле сөйли алуга ирешү;

  • үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.


Предметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;

  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;

  • укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;

  • текстны тулы итеп сөйләү;

  • картина буенча телдән хикәя төзи алу;

  • зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;

  • автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;

  • хикәя һәм шигырьне аера белү.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую).


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү

Укыту предметының эчтәлеге


1.Әлифбагача чор (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү. Укытучы укыган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән танышу.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, рәсем, график модель кулланып, 2-4 сүздән торган җөмләләр төзи белергә тиешләр.

Милли төбәк компоненты: Татар халык әкиятләре белән танышу.

2.Әлифба чоры (19 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле.сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, ә тартыкларны квадрат, соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни "киеме" буларак образлы күзаллау булдыру. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар татар теле авазларының сузык һәм тартык авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау булуын, сүзнең иҗекләргә бүленүен, сүзләрнең предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтен белдерүләрен, ярдәмче сүзләрне белергә тиешләр. Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

3.Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау. Авторларның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү. Аптыраткыч әкиятләр сере. "Саескан" әкияте.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикерләре(әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе)

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, бишек җыры, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләрнең берничәсен яттан, әкиятләрнең кыскача эчтәлеген белергә тиеш.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.


4.Әсәрнең эмоциональ тоны(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне телдән кычкырып, ятлап укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.Тавыш төсмерләре- интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнар.

М. Галиев «Кайтаваз». Ш.Галиев «Чагу», «Таяк». Л.Лерон "Буталмышлар илендә". Х.Халиков "Бии белмәгән аю ". Татар халык әкияте "Аю белән өч кыз". "Песәй " әкияте. Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр "Бал корты", "Авазлар". Э.Шәрифуллина "Бәйрәм ашы-кара каршы". Шаян шигырьләр. Р.Корбан "Көчек","Яӊгыр яуганда". "Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый".

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне укыганда яки сөйләгәндә тавыш төсмерләрен күрсәтә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу.


5.Әдәби сәнгатьлелек чаралары(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Х.Халиков "Әллә ул да белә микән?". Р. Вәлиева "Урман әкияте". Әдәбиятта фантазия. Р.Кутуй "Төнге әкият". З.Хөснияр "Шүрәле". Р.Миңнуллин "Шүрәлесез урман", Х.Халиков "Әгәр күрә белсәгез", "Тартар белән сөйләшү", "Аксак кәҗә". Р.Вәлиева "Кыңгырау чәчәк".

Эш формалары: иҗади эш, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга, ритм, рифма төшенчәләрен аңларга тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.


6.Әдәби жанрлар(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру: хикәя, шигырь. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Х.Халиков "Көймәче мәче". М.Әгләмов "Килсен безгә әкият". Р.Харис "Сине көтә тыныч таң". Х.Туфан "Юкмыш бабай малае".

Эш формалары: иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әдәби жанрларны (шигырь, хикәя) аера, әсәрдәге геройлар турында үз фикерен әйтергә, матурлыкны күрә һәм аңлата белергә тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу.

Дәреслекләр:

  1. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова "Әлифба". Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла. Төзәтелгән икенче басма..Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012 нче ел.

2 Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова."Әдәби уку" Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012 нче ел.

3. Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова "Әдәби уку". Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012 нче ел.

4 И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан. "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты. 2011

5.Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. - . К, Мәгариф-Вакыт 2012.

6.Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, - К, Мәгариф-Вакыт 2012.

Өстәмә.

1. Вагыйзов С. Г. "Кызыклы грамматика" Казан: "Мәгариф" - 2002.

2. Минһаҗева Л. И. "Балалар фольклоры" Казан: "Хәтер" - 2009.

3. Нәкый Исәнбәт "Татар халык мәкальләре" Яр Чаллы: "Идел-йорт" - 2003.

Мәгълүмати-электрон ресурслар

1. "Әлифба", "АКСУ" ҖЧҖ, 2012. Мультимедияле ярдәмлек.

2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.

Тематик планлаштыру


Дәрес темасы

Сәг саны

Материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

План

дата

Үтел дата


Әзерлек чоры

2


1

Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә. "Өч кыз", "Куян кызы" әкиятләре

1

Парта артында дөрес утыру күнекмәләрен алу, китапның төзелешен өйрәнү, сөйләм төшенчәсе белән танышу. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми кү-заллый белергә, матур итеп сөйләшә , укый һәм яза белү кирәклеген аңлый белергә , сөйләмне җөмләләргә аера белергә тиешләр.

1.09


2

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр .

1

Эшли белергә тиеш:дөрес итеп рәсем буенча сөйләм төзергә

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белергә.

Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү

8.09

Әлифба чоры

19


3

А,ә авазлары һәм хәрефләре.


1

Эшли белергә тиеш:җөмлә схемасын төзи, а ,ә авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белергә тиешләр.


15.09


4

И, ы авазлары һәм хәрефләре.


1

Авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр укый белү.

22.09


5

У, ү авазлары һәм хәрефләре


Эшли белергә тиеш:

у, ү авазларын дөрес ишетә, таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр укый белү.

29.09


6

Э, ө, о авазлары һәм хәрефләре

1

Эшли белергә тиеш:

э, ө, о авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр укый белү. Сузык авазларга басым ясап, сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтүне һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгели белергә тиеш

6.10


7

[н], [л] авазлары һәм Н, н, Л, л хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[н], [л] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

Схема ярдәмендә кушылмалар төзү.Сүзләрне иҗеккә бүлә белергә тиешләр.

13.10


8

[м], [р] авазлары һәм М, м, Р, р хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[м], [р] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

20.10


9

[й], [ң] авазлары һәм Й, й, ң хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[й], [ң] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

27.10


10

[йа], [йә] авазлары һәм Я, я хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[йа], [йә] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.


10.11


11

[йу], [йү],[йы], [йэ] авазлары һәм Ю, ю, Е, е хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш: [йу], [йү], [йы], [йэ] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. Я, ю, е хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерергә, бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм текстларны укырга, хәрефләрдән сүзләр төзергә, укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирәбелергә тиешләр.


17.11


12

[д], [т] авазлары һәм Д, д, Т, т хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[д], [т] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.


24.11


13

[з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[з], [с] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

1.12


14

[г], [к] авазлары һәм

Г, г, К, к хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[г], [к] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

8.12


15

[в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[в], [ф], [w] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

15.12


16

[б], [п] авазлары һәм

Б, б, Ф, ф хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[б], [п] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

22.12


17

[ж], [ш] авазлары һәм Ж, ж, Ш, ш хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[ж], [ш] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.


12.01


18

[җ], [ч] авазлары һәм Җ, җ, Ч, ч хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[җ], [ч] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның калын һәм нечкә яңгырашын билгели, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера, чагыштыра, аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аера, иҗекләр, сүзләр, текстлар укый, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен укый, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйли белергә тиешләр

19.01


19

[х], [һ] авазлары һәм Х, х, Һ, һ хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[х], [һ] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. Парсыз тартыкларның артикуляциясен, аларга характеристика бирә белергә, парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр, сүзләр, текстларны укый, басма хәрефләрнең формаларын үзләштерә белергә тиешләр.

26.01


20

[йо], [щ], [ц] авазлары һәм Ё,ё, Щ, щ, Ц, ц хәрефләре.

1

Эшли белергә тиеш:

[йо], [щ], [ц] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

2.02


21

[къ], [гъ] авазлары һәм

ь, ъ хәрефләре.

Үткәннәрне ныгыту.

1

Эшли белергә тиеш:

[къ], [гъ] авазларын дөрес ишетә,

ъ, ь хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

Авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү. Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлый,ул хәрефләр булган сүзләрне башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп укый белергә, калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын аңларга тиешләр.


9.02


Әдәби уку(12сәг)

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият 3 сәг

22

Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере

( 3-8 б.)

1

Белә:"Әдәби уку"ның нинди фән икәнен белергә;.

Эшли белә:Китап белән эшли , китапның "Эчтәлек" битен таба, сәнгатьле итеп укый һәм аптыраткыч әкиятләр сөйли белә

23.02


23

Санамыш һәм табышмак серләре

(9-15 б.)

1


Белә: санамышларның төзелешен

Эшли белә: санамыш әйтеп уен оештыра, табышмакларның җавапларын таба, предметларны чагыштырып табышмак төзи.

1.03

24

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү, тизәйткечләр (16-20 б.)

1


Белә: "эндәшләр" жанры , аның үзенчәлекләрен

Эшли белә:Фольклорның кече жанрларын аера белә: табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч әкиятләр.


8.03

Әсәрнең эмоциональ тоны 3 сәг.

25

Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе . М. Галиев "Кайтаваз".

Ш.Галиев."Чагу" "Таяк"

(21-29 б.)

1


Белергә тиеш:"кайтаваз", "мәгарә" сүзенең мәгънәсен; "рифма" сүзенең мәгънәсен, шигырь барлыкка килүен.Әсәрнең эчтәлеген

Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли .Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера

15.03


26

Чылбыр әкиятләр "Бии белмәгән аю". "Аю белән өч кыз" әкияте.

(30-35 б.)

1

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә, әкиятне аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, рәсем-нәрдән файдаланып, "Бияләй" әкиятен сөйләргә. Түгәрәк буенча әйләнеп кабатланган, туры сызык буенча барган әкиятләр-не табарга.

5.04


27

Яңгыравык шигырьләр Р.Бәшәр.Бал корты. Авазлар. Ф.Яруллин. черкиләр җыры. Бөҗәкләр турында табышмаклар.

(36-42 б.)

1

Белә: Әсәрнең эчтәлеген, яңгыравык шигырь үзенчәлеген

Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллый, яңгыравык сүзләрне таба.


12.04


Әдәби сәнгатьлелек чаралары 3сәг.

28

Урман мәктәбендә (43-51 б.) Х.Халиков "Әллә ул да белә микән?" Дару үләннәре


1

Белә: Әсәрнең эчтәлеген, юмор хисен

Эшли белә:Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, шигырьләрне анализлый. әсәрнең төрен билгеләргә, шигырьләрне чылбыр буенча укырга, сорауларга тулы җавап бирергә, шигырьне башкача укырга нәтиҗә ясарга, дәлилләргә.

19.04

29

Әдәбиятта фантазия Р.Миңнуллин " Шүрәлесез урман" Р.Хисмәтуллин " "Хәерле иртә".

(52-56 б.)

1

Белә: Фантазтик әсәрләрнең үзенчәлекләрен

Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Фантазтик әсәрләрне анализлый.


26.04


30

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә? Х.Халиков

" Әгәр күрә белсәгез...."

(57-60 б.)

1

Белә: Әсәрнең эчтәлеген

Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын атарга, тулы сүзләр белән укырга.


3.05


Әдәби жанрлар

3


31

Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр

(61-65 б.)

1

Белергә тиеш:халык авыз иҗаты жанрлары турында. "иллюстрация" сүзенең мәгънәсен, укылган әдәби әсәрләрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын

Башкара алырга тиеш:

3-4 такмаза һәм үртәвечне яттан сөйләргә, бишек җыры башкарырга. 1 бишек җырына рәсем ясарга, , үз фикерләрен дәлилли, күргәзмәдән әсәрләргә туры килгән рәсемнәрне табарга.

10.05


32

Рәссам нәрсә күрә?

(66-74 б.)

1

Белә: Текстның жанр үзенчәлекләрен

Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Фольклорның кече жанрларын аера белә.

17.05


33

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу. (75 б.)

1

Белә: Укымышлы Ябалак биремнәрен үти

Эшли белә: Тулы җавап бирә. Анкета тутыра, хат адресын яза, биремнәрне үти.

24.05



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал