7


  • Учителю
  • Правила дорожного движения во 2 классе

Правила дорожного движения во 2 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 2 класста Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту.Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә үтәргә өйрәтү. Юл хәрәкәтен көйләүчехезмәткәр, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксынутәрбияләү.Татар халкында борынгыдан ук килгәнкүркәм бер гадәт бар: б
предварительный просмотр материала

ТР Апас районы Иске Йомрал гомуми белем бирү мәктәбе


Юлга чыктык без бергә


Юл йөрү кагыйдәләренә

багышланган кичәнең план конспекты.

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы

Тимергалиева Фәридә Әхмәт кызы.


2012ел.

МАКСАТ.

Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту.

Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә үтәргә өйрәтү.

Юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ.

"Юллар, юллар", "Хәерле юл, сезгә""Са сәләмәт булыр өчен ,юл йөрү кагыйдәләрен үтә" дигән плакатлар, юл билгеләре.

КАТНАШУЧЫЛАР:

Балалар, ЮХИДИ хезмәткәре, Шапокляк һәм аның күсесе, светофор.

МАТЕРИАЛ:

"Ачык дәрес" газеталары № 3, 12 - 2007 - ел.

"Мәгариф" журналлары.

"Сабантуй" газетасының "Хәерле юл" кушымта

лары.



1 нче алып баручы.

Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар: бездә юл­чыларга юлга чыкканда: "Хәерле юл!"-дип озатып калу һәм: "Исән-сау кайттың­мы", -дип каршы алу гадәткә кергән.

2 нче алып баручы.

Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик куп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш.

1 нче алып баручы.

Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөру кагьйдәләрен белергә тиешбез.

Җыр: "Шофер буласым килә".

1 нче укучы.

Юл билгеләре безгә

Бик куп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар.

Кирәктә кисәтәләр.

2 нче укучы. Юлда булсаң, уяу бул.

3 нче укучы. Юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

4 нче укучы. Урау булса ,да юл яхшы.

5 нче укучы. Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.,

6 нчы укучы. Юлда дә акыл кирәк.

7 нче укучы.

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк.

Моны-белү һәркемгә дә, Кайда йөрсә дә кирәк!

8 нче укучы.

Юл чатында дуслаштым, мин

Горур светофор белән

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм.


ЮХИДИ хезмәткәре /боерык укый/

-Тыңлагыз! Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!

1. Юлның уң ягыннан гына йөр,

2. Бары тик тротуардан гына йөр.

3. Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда,сул яктан, каршы килүче траңсрпортка карап бар?

5. Урамны тиешле урыннарда гына аркылы чык.

6. Машина юлынан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон ниге­зеңдә тыела!

Барлык укучылар бергә.

Урамда йөрү күңелле бигрәк,
Урамда йөри белергә кирәк.
Көчле музыка астында Шапокляк керә. (күкрәгенә сугып):

Шапокляк.

Менә мин дә килеп җиттем. Велосипедта юл уртасыннан чын көчемә чаптым, бәйрәмегезгә тәки өлгердем.(Сөенә-сөенә, сикерә-чабып йөриләр).

1 нче алып баручы.

Ничек инде, сез бит үзегезне юлда, урамда ничек тотар­га икәнен дә белмисез икән. Безгә дә на­чар үрнәк күрсәтәсез, юлда торган билгеләргә дә игътибар итмисез, белмисездер әле.

Шапокляк:

Белмәгән ди. Минем сумкамда юл буеннан җыеп килгән билгеләр бик күп,күсем белән ул билгеләрнең берсен дә калдырмадык.

2 нче алып баручы.

Сез бик начар эшлә­гәнсез, әлбәттә, һич ярамый алай. Юлда бит һәлакәтләр булуы мөмкин.

Шапокляк:

Менә монда ни бу, яле күсе, күрсәт. (Бер кеше җир казый билгесе)

Күсе:

Берәрегез беләме,

Әллә монда байлыклар,

Акчалар күмелгәнме?

9 нчы укучы. Юк шул, юк шул, белмәдең,

Юл эшләрен күрмәдең.

Шапокляк:

Ә менә бу билгедә -

Уклар йөри әйләнеп.

Машиналар барысы да

Бер-берсенә бәйләнеп,

Йөриләр түгрәрәктә әйләнеп.

1 нче укучы:

Белмәсәң бел, бу мәйданда

Машиналар йөриләр
Әйләнә юл буенча.

Күсе.

И, әйбәт тә соң инде
Шушы өндәү билгесе. Әллә шушында гына Рәхәтләнеп биисе.

(И-их, дип биеп китә.)

2 нче укучы.

Юк, юк, зинһар дусларым,
Монда юл бик куркыныч

Бу билге сорый бездән

Үтәргә әкрен, тыныч.

Шапокляк:

Карале, син, карале,

Бу батарея ник монда

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда .

Гел шушында җылына? ,

3 нче укучы.

Бу билге шоферларга

Болай, дип әйтә бит ул:

Тукта! Әнә ерактан

Бер поезд килә тизләп,

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк.

1 нче алып баручы.

Шапокляк әби, инде күрдеңме без юл билгелә­рен бик әйбәт беләбез.

Шапокляк:

Мин дә беләм. Мәсәлән, менә бу юлдагы сызыкларның ни өчен ясалганын беләм.

Балалар: Йә, йә әйт.

Шапокляк:

Әһә, белмисезме? Шах­мат уйнарга ярый дигән сүз.

2 нче алып баручы.

Юк инде, син нәрсә әбекәй! Бу зебра дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны.

Шапокляк:

Ә монысы нәрсә инде

Басып тора багана.

Бер аяклы багана.

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага

Менә сезгә ба­гана?!

4 нче укучы. Багананың өч күзе,.

Өч күзендә өч сүзе!

Берсе аның-кызыл күз,

Икенчесе- сары күз,

Өченчесе- яшел күз.

Светофор:

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм. .

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз.

Җыр:"Светофор" Р.Миңнуллин шигыре

Шапокляк

Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.


ЮХИДИ хезмәткәре.

Юлда имин йөрү өчен юл билгеләрен дә белергә кирәк. Алар кешеләрне, шоферларны төрле хәвеф - хәтәрләрдән кисәтәләр.

5 нче укучы.

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.


6 нчы укучы.

-Тукта!- дип әйтә билге,

Хәвеф- хәтәрләр юкмы?

Әгәр инде булмаса,

Газга бас та бар алга!


7 нче укучы.

Әй, шофер, уйла ачык:

Синең өчен юл ябык.

"Юл хәрәкәте" җыры

8 нче укучы.

Көзге кебек ялтырый юл -

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч, шофер

Рулен ныграк тота.

Син дә саграк бул, зинһар,

Авызың "ачып" йөрмә,

Аяк тая, машина да,

Көпчәк астына кермә.


9 нчы укучы.

Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә.

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

1 нче укучы.

Алга барсаң да ярый,

Уңга барсаң да ярый.

Бу билге рөхсәт бирә

Алга, уңга барырга.

2 нче укучы.

Бу билге- шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә.

3 нче укучы.

Бу билгене күрүгә,

Барысы да шатлана.

Димәк, кирәк вакытта

Мөмкин тамак ялгарга.

Шапокляк

Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.

Юлларда машиналарның иге-чиге юк! Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәлә­рен үтәргә кирәк!"

"Өйрәтәләләр мәктәпләрдә" җыры (үзгәртелгән вариантта)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал