7


  • Учителю
  • 2 сыйныф Татар теленнән диктантлар

2 сыйныф Татар теленнән диктантлар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче сыйныф.


Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.


Калын һәм нечкә сузыклар.


Искәртмәле диктант.


Бакчада. Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу егласы янында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия агачлары үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерәм. (18 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Болыт. Кечкенә ак болыт зур бер болытка әйләнде. Ул үзенең бер канаты белән кояшны каплады. Идел болытны үзенә таба тартты.

Кайдандыр тонык тавыш белән күк күкрәде. Тагын кабатланды. Яшен ялтырады. Бик көчле яңгыр булачак. (33 сүз.)


(Д. Аппакова буенча.)



Сайланма диктант.

Калын сузыклар кергән сүзләрне бер баганага, нечкә сузыклар кергән сүзләрне икенче баганага сайлап язарга.


1) Безнең өй яныннан чишмә ага. 2) Без чишмәдән су алабыз. 3)


Балалар су коеналар. 4) Чишмә суы тәмле. 5) Без туган илебезне яратабыз. 6) Тиен чикләвек ашый.


Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.


Аңлатмалы диктант.


Чыпчыклар, купшы чыпчыклар, карабүрекләр төрле орлыкны теләп ашыйлар. Карабүрекләр һәм сызгырак чыпчыклар миләш, аю баланы, мүк җиләге җимешләрен яраталар. Чукыр кыш буена ылыслы агач орлыклары белән туклана.


Сүзлек: чукыр - кәкре томшыклы урман кошы, русчасы: клёст.


(«Салават күпере» журналыннын)


Грамматик биремле диктант.


Туган ягым кышы. Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була. (48 сүз.)


Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызырга.


Сүз төзелеше.


Искәртмәле диктант


Кыш. Менә декабрь ае җитте. Декабрь ае кышны башлап җибәрә диләр.

Бүген көн салкын. Күктә соры болытлар йөзә. Җиргә ап-ак кар ява. Урамнарны, агачларны ак шәл каплый. Елгаларны көмеш боз каплаган. Ап-ак кардан тирә-юньгә яктылык, матурлык тарала.

Без кыш килүгә шатланабыз. Биек кар таулары ясарбыз, чана, чаңгы шуарбыз.(47 сүз.)


Сайланма диктант


Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалры булган сүзләрне сайлап язарга.


1) Данлы Идел елгасы үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә. 2) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый. 3) Безнең авылдашлар быел бәрәңгедән зур уңыш алдылар.4) Марат белән Самат кошларга җимлек куйдылар. 5) Фәйзи бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 6) Гәрәй тавыкларны печәнлектән куып төшерде.


Иҗади диктант.


1.Ямьле, җылы, сулы, татлы сыйфатларына мәгънәдәш сыйфатлар табып, җөмләләр төзеп языгыз.

2.Түбәндәге төркемнәргә бишәр мисал өстәп языгыз.


1) Тамырдан гына торган сүзләр: эл, …

2) Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләр: эл-геч, …

3) Тамыр һәм төрләндергеч кушымчадан торган сүзләр: эл-де, …

4) Тамыр, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалы сүзләр: эл-геч-тә, …

3. Түбәндәге төркемнәргә бишәр мисал өстәп языгыз.

1) Бер иҗекле тамыр сүзләр: сак, …

2) Ике иҗекле тамыр сүзләр: а-гач, …

3) Өч иҗекле тамыр сүзләр: у-мар-та, …


Сузык аваз хәрефләре.


Э, е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Сүз башында э хәрефенең астына сызарга.


Энҗе, энем, экскурсия, элемтә, теш, бер, эссе, эт, эз, эш.(10 сүз.)


Күрмә диктант.


Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак карга киенгән;

Ләйлә, чанасын өстерәп,

Чыгып ките өеннән.


(Һади Такташтан.)


Е хәрефләренең астына сызарга.


Искәртмәле диктант.


Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шорт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик нык авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. (27 сүз.)


(Г. Лотфидан.)


Э-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Әнисе тапшырган эшләрне Галим тырышып эшли иде. Галимнең күзләре буш чиләккә төште. Ул көянтәгә ике бәләкәй чиләк элде дә чишмәгә китте. Су ташып бетергәч, ашка бәрәңге әрчеп куйды.

Кич белән эштән кайткач әнисе Галимне бу эшләре өчен мактап бетерә алмады. (40 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Контроль күчереп язу.


Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Яз исе аңкый. Гөрләвекләр ага. Ояларда сыерчыклар сайрый.

Ямьле яз килде, күңелле яз килде! (22 сүз.)


Сүзлек диктант.


Елга, ел, егет, елмаю, ерак, ефәк, еш, ерык, ерткыч, ертык.(10 сүз)

Эз, элеватор, экватор, электр, элек, эри, элемтә, эшче, энем, энә, эре, эссе, эч, эл, эт, эшләпә. (16 сүз.)


Хәтер диктанты.


Көз.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.


Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.(22 сүз.)


(Кави Нәҗми.)


Ө, е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Өлеш, өрек, өермә, пөхтәлек, төлке, бөре, төтен, бөтен, сөлге, дөрес. 10 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Яз җитте. Рөстәм белән Гөлсем гөлләр үстерергә уйладылар. Зөхрә туфрак алып килгән. Балалар туфракны савытларга салганнар. Алар гөлләрне шул савытларга утыртканнар. Җәй җитте. Гөлләр матур булып үстеләр. (27 сүз.)


Сайланма диктантлар.


ө-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Сүз ясарга өйрәнәбез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.


Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.


Энә алып кулга без

Киң келәмнәр чигәрбез,

Чыгып иркен кырга без

Бергә иген игәрбез.


(Зәки Нуридан.)


Контроль күчереп язу.


Туп.


Типтем - очты биеп-биеп,

Суга төште - батмады.

Әни әйтә: - Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма! - ди.


Урманда яз. Ак каеннар язга шатлана. Кәүсә буйлап татлы су агыза. Ул суны тукраннар татыды. Күк песнәкләр бал кебек тәмле суны эчтеләр. Алар кунак булды.

Яшел чирәм күренә башлады. (27 сүз.)


ө-е хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Өй, өн, төлке, көз, сөлге, өлге, өрәңге, өлеш, өзек, йөрәк, өстәл, мөгез, йөз, көчек, көн, чөгендер, көчле. (17 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Урманда яз. Әтәч уянды. Ул кунача өстенә менеп басты. Шуннан барлык көченә сузып кычкырып җибәрде. Көтмәгәндә әтәчнең аягы таеп китте. Ул кунача өстеннән егылып төште. (23 сүз )


(Мирсәй Әмир буенча.)


о, ы хәрефләре.


Сүзлек диктанты.


Солы, орлык, тормыш, помидор, йолдыз, орден, поезд, вагон, уңыш, музыка, посылка, чыршы, кош, кыш, очучы, азык, болыт, корт, кояш, борындык, орчык, торма, торна, болын, олы, ком. (26 сүз.)


Искәрмә: укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Сайланма диктант.


о-ы хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Кешеләр пошины кулга ияләштерергә күптән тырышалар. Кострома өлкәсендәге Сумароково авылында поши фермасы бар. Поши - чыдам, салкынга бирешми торган хайван. Пошилар калын карда да, язгы пычракта да җиңел йөриләр. Азыклары - агач кайрысы, нарат, чыршы һәм усак ботаклары. (34 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Табышмаклар.


Толыбы өйдә,

Җиңе урамда.

Саклый ул безне

Салкын буранда. (Мич.)


Алгы тәие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян.)


Искәртмәле диктантлар


Чыршы бәйрәме. Тиздән чыршы бәйрәме җитә. Без бик матур чыршы сатып алдык. Кич белән чыршыны бизи башладык. Чыршының югары очына йолдыз куйдык. Ботакларына конфетлар, уенчыклар элдек. Куян белән төлкене чыршы төбенә бастырдык. (30 сүз.)


Чыршы күркәсе. Чыршы күркәсе урмандагы җәнлекләргә азык булып тора. Көзге запасы беткән арада, тиен дә күркә чемченә башлый. Ул чыршы бөресен дә ашый. Көн бик салкын булса, йомшак койрыгын ябынып, өнендә тик ята. (29 сүз.)


Сүзлек: чыршы күркәсе - еловая шишка (русча)


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Я хәрефе.


Сүзлек диктанты.


Ял, октябрь, яз, яңгыр, куян, яфрак, кыяр, яшь, ярдәм, ямьле, яхшы, як, ялкын, якын, яңа, оя, якты, яулык, яшен, яшел, кояш, ябалак, Ильяс, Галия, Баян, Нурия.


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүз сайлап яздыра.


Сайланма диктант.


Калын әйтелә торган я(йа) сузыгы кергән сүзләрне - бер баганага, нечкә әйтелә торган я(йә) сузыгы кергән сүзләрне икенче баганага язарга.


1. Менә ямьле яз җитте. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр.2. Балалар хезмәт яраталар. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр. 3. Кояш нурлары якты һәм җылы. 4. Санияләргә буяучы килде. Ул стеналарны ак буяу белән буяды. Ишекләр ялтырады. Бүлмә яктырып китте.


Фонетик анализ.


Виктория, ябалак, куая, яз.


Контроль күчереп язу.


Юлда. Көн аяз. Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде. (29 сүз.)


Ю хәрефе.


Сүзлек диктанты.


Аю, юл, юа, юлчы, юкә, юлдаш, юеш, юка, юрган, юмарт, юаш, югары, кыю, июнь, июль, юан, юк, Каюм, Әюп, Юныс.(20 сүз)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Искәртмәле диктант.


1. Кырга ак юрган ябылган. 2. Юлчылар яңа юллар салалар. 3. Юлда яхшы юлдаш белән бик күңелле. 4. Юл буенда юкә агачлары үсеп утыра. 5. Аю бал ярата. 6. Юныс белән Әюп безнең сыйныфта укыйлар. (29 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Аю. Каюм белән Юлдаш урманга киттеләр. Урманда аю яши. Балалар юлның икенче ягында аю күрделәр. Аю юкә агачлары арасына кереп югалды. (20 сүз.)


Фонетик анализ.


Юл, Әюп, каюта, юрган, кыю.


Күрмә диктант.


Юкә. Җәй. Безнең бакчада юкә агачы үсә. Юкә агачы ак чәчәк ата. Чәчәкләр хуш ис тарата. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя. Юкә балы бик тәмле һәм файдалы. (26 сүз.)


Е хәрефе.


Сүзлек диктанты.

Ел, елга,елан, ефәк, ерак, егерме, егет, каен, уен, пенал, тиен, кое, аптека, көе, сыер, ферма, сыерчык, оек, кием, уенчык, нефть, куе, сыек, еш.(24 сүз)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Искәртмәле диктант.


Игелекле бала.


Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. Шулвакыт укучылар күренә. Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. Бу бала ярдәмчел булып үскән. Аңа бабай рәхмәт әйтә. (37 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Каен. Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аны җыеп аптекага тапшыралар. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар. (24 сүз.)


Контроль күчереп язу.


Сыерчык. Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)


Контроль диктант.


Көз. Әле генә ямьле җәй иде. Урманда кошлар җыры гөрли иде. Бөдрә чәчле каеннар җилфердәп тора иде.

Хәзер дөнья тынып калды. Көз килде. Ул каен яфракларын Сары буяуга манып китте. Җил сары яфракларны җиргә койды. Каен ялангач калды. Кошлар ерак илләргә китеп баралар. (42 сүз.)


Файдалы яшелчәләр. Яшелчәләр витаминнарга бай. Шуңа күрә яшелчә бик файдалы азык. Яшелчә ашаган кеше сәламәт була.

Безнең бакчада кишер, бәрәңге үсә. Яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк. (27 сүз.)


(«Салават күпере» журналынннан)


Тартык аваз хәрефләре.


Й хәрефе.


Сүзлек диктанты.


Йозак, йөзә, көймә, йокы, йолдыз, йөри, йомырка, йорт, йомры, төймә, йон, йөзек, укый, өй, сөйли, йөрәк, бәйрәм, коймак, каймак, йөгерә, ашый, йөз, уйный, йөзем, йөгән, йом, йомшак, йомгак, кайта. (30 сүз.)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Искәртмәле диктант.


Безнең гаилә. Без гаиләдә бик тату яшибез. Әткәй фермада атлар карый. Әни бозау карый. Бабай йорт хайваннарын ашата. Безнең әби өй эшләрен карый. Абый урман саклый. Апа алтынчы сыйныфта укый. Мин икенче сыйныфка йөрим. Без, мәтәптән кайткач, әби белән бабайга булышабыз. (39 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Сайланма диктант.


Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап язарга.


Әйбәт түгел мактану,

Кайчагында чак калам.

Ә бу юлы чын-чынлап

Мактанмыйча мактанам.


(Мөдәрис Әгъләмов.)


Табышмак.


Минем белән уйныйлар,

Кулларыннан куймыйлар,

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, балам, дияләр,

Үсә төшкәч балалар

Мине онытып калалар.


(Курчак.)


Күрмә диктант.


Төнлә йөри - ятмый,

Суга чума - батмый,

Акмый, йөзми, тик тормый,

Тик торса да тоттырмый.


(Суга төшкән ай шәүләсе).


Контроль диктантлар.


Җанварлар. Кыргый җанварлар кышны төрлечә уздыра. Аю кыш буе йоклый. Бүреләр аю өне янына якын да килеп карамыйлар. Алар аю уяныр дип курка. Тиен җәй көне азыкны күп итеп әзерли. Кышын ул шул азык белән туена. (35 сүз.)


Йомран. Йомран - кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (28 сүз.)


В хәрефе.


Сүзлек диктант.


Авыл, аваз, авыз, ванна, вышка, витамин, Вәли, Вәсимә, Вилдан, Сәвия, Вафа, ватан, вертолёт, трамвай, завод, велосипед, винт, виктория, виноград, тепловоз, вагон, кавын, тавык, вәгъдә, ваза, савыт, һава, гыйнвар, февраль, диван, квас, август, вокзал, тавыш, вафля, гөрләвек, звонок, конверт, повар, давыл. (45 сүз.)


Искәрмә. Укытучы үзе кирәк дип тапкан 6-8 сүзне яздыра.


Үз-үзеңне тикшерү диктанты.


Сәгать. Сәгать секунд саен тавыш бирә. Вакытны белү өчен, кешеләр сәгатькә карыйлар. Сәгать трамвай, автобус, тепловоз, автомобиль, велосипедларның нинди тизлек белән йөрүләрен күрсәтә. (22 сүз.)


Сайланма диктант.


В хәрефе кергән сүзләрне генә сайлап иҗекләргә бүлеп язарга.


Авылда. Җәйге каникуллар башланды. Равил белән Вәсимә авылга дәү әниләренә кунакка килде. Дәү әниләре аларны шатланып каршы алды. Балалар авылда Вилдан һәм Сәвия белән дуслаштылар. Вилдан белән Сәвия яңа дусларына авыллары турында сөйләделәр. Равил һәм Вәсимә аларның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (39 сүз.)


(«Салават күпере» журналыннан)


Контроль күчереп язу.


Башкала. Казан - Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)


К, г хәрефләре.


Сүзлек диктант.


Гөл, карлыган, елга, гөмбә, кыяр, суган, сарык, туган, күл, бәрәңге, чөгендер, күгәрчен, иген, газета, кул, яңгыр, аяк, егерме, герой, колак, каш, укучы, укытучы, каләм, төлке, кәҗә, саескан, кара, агач, карт, егет, керпе, кеше, кием, китап, кишер, кояш. кыш, сыерчык, кыз, көз, көймә. (42 сүз.)


Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.


Сайланма диктант.


Җилләр.


Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!


Алтын бодай кырларын

Тибрәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.


(Муса Җәлил.)


К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.


Аңлатмалы диктант.


1. Газизә гөлләргә су сибә. 2. Көчле яңгыр ява башлады. 3. Без бакчада кишер, чөгендер һәм бәрәңге утырттык. 4. Галия белән Илгизәр урманга гөмбәгә баралар. 5. Гомәр күгәрченнәргә җим салды. 6. Гаяз абый газетадан шигырь укый. 7. Гөлия өчпочмак пешерә.


Сайланма диктант.


К, г авазлары калын укыла торган сүзләрне - бер баганага, нечкә укыла торган сүзләрне икенче баганага сайлап язырга.


Куянкай.


Әй, куян,куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.


Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел -

Мамыккай гына.


Койрыгы тора

Өрпелеп кенә,

Мыегы тора

Бөркелеп кенә.


Борыны кечкенә,

Бөгелгән генә,

Ирене дә ярык,

Бүленгән генә.


Күзләре чалыш,

Түгәрәк кенә,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә.


(Нәкый Исәнбәт.)


Искәртмәле диктант.


Урман тургае.


Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. (32 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан.)


Икенче җөмләдәге өтер һәм кызыл юл искәртелә.


К, г хәрефләре кергән сүзләрнең астына сызарга.


М, н, ң хәрефләре.


Сүзлек диктант.


Бәрәңге, уңыш, мең, тун, сеңелем, энем, өрәңге, яңгыр, җиңел, күңелле, караңгы, таң, чаңгы, зәңгәр, шиңә, иң, уң, киң, туңа, яңа, аңа, җиңү.


Искәртмәле диктантлар.


Җәйге яңгыр. Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар. (24 сүз.)


1. Ул әнисенә һәрвакыт булыша. 2. Хәзер көннең иң кыска вакыты. 3. Тирә - юньгә сыек томан таралган. 4. Алар уңнан сулга таба борылдылар. 5. Ул аны тиз аңлап алды. 6. Нәсим белән Нәсимә бертуганнар. 7. Бу каләмне очы үткен.


Күрмә диктант.


Борын аваз хәрефләренең асларына сызарга.


Туган авыл.


Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (23 сүз.)


(Габдулла Тукай.)


Аңлатмалы диктант.


Куян.


Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара. (35 сүз.)


(Гарәфи .Хәсәновтан.)


Контроль диктант.


Кышкы урман.


Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. Ә ач бүрене урман кызганмый. Ул төн буе чаба. Үзенә азык эзли. (33 сүз.)

(Гарәфи Хәсәнов буенча.)


Сүзлек: көртлек - тетерев, тетёрка (русча)


Сүздә бертөрле ике тартыкның янәшә килүе.

Сүзлек диктант.


Группа, эссе, пассажир, ванна, класс, Чалы, аккош, Саттар, касса, Габбас. (10 сүз.)


Искәртмәле диктант.


Әбиләргә кунакка.


Безнең әбиләр Чаллыда яши. Мин Габбас белән әбиләргә кунакка барам. Мулланур абый безне озата бара. Менә касса. Мулланур абый кассадан билет алды. Самолётка утырыр вакыт җитте. Пассажирлар урыннарына кереп утырдылар.

Самолёт күккә күтәрелде һәм безне Чаллыга алып китте. (38 сүз.)


Сайланма диктант.


Бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне сайлап язарга.


Кырмыскалар илендә.


Ни булганын күреп кайттым,

Сөйләп бирим үзеңә:

Карт имәннең төбендә,

Кырмыскалар өндә.


Эшкә киткән эшчәннәр

Йөгерешеп кайттылар.

Этеш-төртеш булмасын дип,

Бер чиратка бастылар.


Берәм-берәм һәммәсе

Кереп китте ишектән.

Аһ, наян, берсе генә

Кереп китте тишектән.


(Бикә Рәхимова.)


Яз килә.


Яз җитте. Озын төннәр, салкыннар, бураннар үтте. Урманнар уянды. Яшел үләннәр күренде. Беренче сулар акты. Җылы яклардан кошлар кайтты. (19 сүз.)


Күрмә диктант.


Чәчәкләр ае.


Июнь - чәчәкләр ае. Яшел хәтфә үләннәр берсенән - берсе

матурырак чәчәкләргә төренә. Урман итәкләрендә, аланнарда энҗе чәчәк чәчәккә бөреләнгән. Аннан хуш ис аңкый. Бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән. Эссе көннәрдә яшенле яңгырлар явып үтә. (31 сүз.)


Искәрмә.Бөреләнгән сүзе тактага языла.


Нечкәлек (ь), калынлык (ъ) һәм аеру билгеләре.


Сүзлек диктанты.


Ямьле, Мәрьям, сәгать, дөнья, альбом, алъяпкыч, вәъдә, лагерь, шигырь, шагыйрь, Ильяс, ятьмә, сәнгать, Сәгъди, яшь, яшьлек, кәгазь.


Искәрмә. Укытучы сайлап 6-8 сүз яздыра.


Искәртмле диктант.


Көз.


Һава саф. Басуларда тынычлык урнашты. Табигатьнең матур чагы. Ямьле сентябрь ае җитте. Коры һәм җылы көннәр башланды. Алмагачлар мул уңыш вәгъдә итә. Тиздән сары яфраклар җирне алтынга маныр. (28 сүз.)


Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.


(Предмет исемнәре.)


Грамматик биремле диктант.


Бу кем? соравына җавап бирә торган сүзләр астына бер, бу нәрсә? соравына җавап бирә торган сүзләр астына ике сызык сызарга.

Эз.


Зөфәр белән Мөнир чаңгы шуарга чыктылар. Алар урман эченә керделәр. Кар өстенә алар куян эзе күрделәр. Эз бара-бара да куаклар арасына кереп югала. Аннан өрәңге агачы янына килеп чыга. (29 сүз.)


(Гариф Ахунов буенча.)


Сайланма диктант.


Кем? Нәрсә? Кемнәр? Нәрсәләр? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.

Песнәк.


Песнәкнең бик тә ашыйсы килде. Аның кунмаган ботагы калмады. Әммә бер генә ботактан да бөҗәк тапмады.

Әнә чыршыда тукран утыра. Ул чыршы күркәсенең орлыгын ашый. Орлыклар читкә чәчри. Чәчрәгән орлыкны чүпләргә песнәк килә. Ач песнәк орлыкны кабып кына йота. (38 сүз.)


(Гарәфи Хәсанов буенча)


Кышкы уеннар.


Туган якка кыш киде. Җирне йомшак кар каплады. Балалар мәктәптән кайты. Алар урамга чыктылар. Балалар кар тәгәрәтеләр. Алар бергәләп кар бабай ясарга хәзерләнәләр. (22 сүз.)


Иҗади биремле диктант.


Сорауларга җавап булып килә торган сүзләрне өстәп язарга.


1. Мин әнигә (нәрсә?) (бәрәңге, кәбестә кишер, алма, суган, ит) турарга булыштым. 2. Апа кибеттән (нәрсә?) (май, шикәр, он, тоз, казылык, конфет) алып кайтты. 3. Абый (нәрсәгә?) (мәчегә, сыерга, эткә, сарыкка, атка) ашарга бирде. 4. Миңа әти (нәрсә?) (курчак, барабан, туп, китап, дәфтәр) сатып алды.


Күрмә диктант.


Сорауларга җавап язарга.


Куян.


(Нәрсәнең?) туны бик җылы һәм ап-ак. Тун (нәрсәне?) салкыннан һәм аучыдан саклый. Кар да, (нәрсә?) ак . (Нәрсә?) агач ботакларын, ачы кайрыларны кимерә. (Нәрсә?) җыл җәйне ярата. Җәй көне рәхәт, азык күп була.


(куянның, куянны, куян)


Кеше исемнәрендә һәм фамилияләрендә, хайван кушаматларында, шәһәр, авыл, елга, исемнәрендә, баш хәреф.


Иҗади диктантлар.


1. Текста бирелгән исем-фамилияләрне укучылар үзләре белгән исем-фамилияләр белән алмаштырып язалар.


Дежур тору.


Без бүген дежур торабыз. Һәр укучыга эш бирелгән. Хәсәнов Исмагил белән Сөнгатуллина Резеда гөлләрне тәрбияли. Абдрахманов Дамир тактада язганны сөртә. Ибраһимов Данил тәнәфестә төрле уеннар оештыра. Вафина Әлинә ашханәдә дежур тора. Шәрипов Алмаз попугайларга җим сала. (39 сүз.)


2.Җөмләләрне тутырып язарга.


Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . безнең укытучыларның фамилияләре … .


Күрмә диктантлар.


Безнең шәһәр.


Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, Сәлих Сәйдәшев һәм Шәриф Камал музейлары бар. Алар барысы да Казанда яшәгән һәм иҗат иткәннәр. (26 сүз.)


Татарстан.


Татарстан республикасы зур һәм бай. Татарстанның баш шәһәре - Казан. Казан Казансу елгасы буена урнашкан. Казансу елгасы Иделгә кушыла. Кама елгасы буенда Түбән Кама шәһәре урнашкан. Түбән Кама шәһәрендә бик зур автомобиль заводы эшли. (31 сүз.)


Иҗади биремле диктант.


Минем исемем … . Мин … шәһәрендә яшим. Казан шәһәре яныннан … һәм … елгалары ага. Мин … урамында яшим.


Искәртмәле диктант.


Дуслар.


Без авылда яшибез. Якында гына урман. Җәйге каникуллар башланды. Мин дусларым белән урманга бардым. Ләйлә чәчәкләрдән тәкыя үрде. Гөлия чәчәк бәйләме җыя. Айдар белән Азат күбәләк тотарга тырышалар. Мин җиләк җыям. (31 сүз.)


Әтнә.


Әлфия Әтнә авылында яши. Аларның йортлары Татарстан урамында урнашкан. Җәй көннәре Әлфия белән Гөлия Каенсар урманына гөмбәгә баралар. Дус кызлар Ашыт елгасына су коенырга төшәләр. Аларга ияреп Актырнак кушаматлы эт йөри.

Әтнә авылы бик матур урында урнашкан. (37 сүз.)


Контроль диктант.


Безнең Татарстан.


Татарстан - бай һәм зур. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.

Татарстанны зур агым сулар бизи. Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел, Вятка елгалары ага. Безнең Ык, Зәй, Мишә, Чиремшән, Зөя, Казансу кебек елгалар үзләре генә ни тора. (36 сүз.)


(Гомәр Бәширов буенча.)


Контроль күчереп язу.


Дуслар.


Минем Мырауҗан кушаматлы мәчем бар. Көчегемнең кушаматы - Акмаңгай. Мырауҗан белән Акмаңгай - дуслар. Алар бергә ашыйлар һәм уйныйлар. Уйнап арыгач,ятып йоклыйлар. Мин дусларымны бик яратам. (25 сүз.)


Аңлатмалы диктант.


Без Кәче авылында яшибез. Савымчы Дания апа Сөтләч кушаматлы сыерны сава. Ат караучы Ислам абый Йолдыз кушаматлы атка печән ашата. Илдар Актүш кушаматлы эт белән бергә көтүдәге малларны саклый. (29 сүз.)


Күрмә диктантлар.


Шәһәр исемнәре.


Казан, Санкт-Петербург, Ташкент, Сочи, Киев, Мәскәү, Минск, Одесса, Яшел Үзән, Яр Чалы, Кинешма, Архангельск, Новороссийск. (13 сүз.)


Елга исемнәре.


Лена, Амур, Кама, Идел, Агыйдел, Мишә, Дон, Ока, Днепр, Дунай, Зәй, Двина, Енисей. (13 сүз.)


Хайван кушаматлары.


Актырнак, Караборын, Сөтләч, Сөтлебикә, Мияубикә, Мырауҗан, Муйнак, Сарбай, Алмачуар, Акбай, Акбаш, Актүш, Йолдыз, Акмаңгай. (14 сүз.)


Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр.


(Нишли? Нишләде?)


Искәртмәле диктантлар.


1. Тайга урманында. Тайга урманында бик күп җәнлекләр яши. Ботактан ботакка тиеннәр сикерә. Зур пошилар елгага су эчәргә бара. Аю җиләк чүпли, елгада су коена. Ул анда балык та эләктергәли. Аланлыкта урман кәҗәләре йөри. (31 сүз.)


(Нияз Хәкимуллин буенча.)


2. Үшнә елгасы тын гына ага. Су өстендә энә караклары утыра. Аргы яктан моңлы җыр тавышы ишетелә. Малайлар җыр килгән якка йөгерәләр. Володя белән коляны күрүгә, Баһави тагын җыр сузды. Ул үзенең дусларын һәрвакыт җыр белән каршы ала. (37 сүз.)


( Рафаил Төхватуллин буенча.)


Сайланма диктантлар.


Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.


1) Ипи булса …

Ипи басуда үсә.

Аннан амбарга күчә.


Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.


Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә!


Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!


(Роберт Миңнуллин)


2) Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар.

Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуарлар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанерадан эшләнгән - җиңел.


(Абдулла Әхмәт буенча.)


3)Эшне белдергән сүзләрне сайлап язарга.


Яшенле яңгыр.


Җәйге кояшлы көн. Наил дуслары белән урманга китте. Алар урманга килеп җиттетеләр. Шул арада кайдандыр кара болыт килеп чыкты. Күк йөзе караңгыланды. Коеп яңгыр ява башлады.

Яшен яшьнәде. Күк күкрәде. Җәйге яңгыр тиз үтеп китте. Тагын ялт итеп кояш чыкты.(40 сүз.)


Иҗади диктантлар.


1.Бу әйберләр белән нишлиләр? Сорау урынына мәгънә ягыннан туры килерлек сүзләр куеп язарга.


Кайчы белән (нишлиләр?) … .

Пычак белән (нишлиләр?) … .

Көрәк белән (нишлиләр?) … .

Иләк белән (нишлиләр?) … .

Клей белән (нишлиләр?) … .

Чиләк белән (нишлиләр?) … .

Сабын белән (нишлиләр?) … .


2. Җөмләләрне тутырып язарга.


Кызлар гөлләргә су … . Малайлар кошларга оя … . Алия тактага язганны … . Укучылар дәрес … . Укытучы дәфтәр … . Бакчада җимешләр … .


Белешмә өчен сүзләр: өлгергән, ясый, сибә, сөртә, тикшерә,

зерли.

Аңлатмалы диктант.


Кыш.


Кыш җитте. Салкын декабрь ае килде. Җир ак юрган ябынды. Елга өстен калын боз каплады. Шома боз балаларга бик ошады. Алар анда тимераякта шуалар.

Кар ява. Бөтен нәрсә ак карга төренде. Тәрәзәләрдә бизәкләр ясалды. (34 сүз.)


Контроль диктантлар.


Тиен.


Җәйге кояшлы көннәрне тиен бушка уздырмый. Ул кышка азык әзерли. Тиен гөмбәнең иң яхшысын гына сайлап җыя. Аларны агач ботагына элеп киптерә. Ул, әзерләгән азыкны ашап, үз өнендә тыныч кына кышны уздыра. (32 сүз.)


(Әхмәт Фәйзи буенча)

Өтерләр искәртелә.


Мәргән.


Мәргән елга янына килде. Ул елганың биек ярына утырды. Каршы якта куаклар кыштырдады. Мәргән шул якка карады. Куак арасында зур гына аю күренде. Аның артыннан анна аю килә. Ана аюга дүрт баласы ияргән. Аю балалары чабышалар. (36 сүз.)


(Әхмәт Фәйзи буенча.)


Предметның билгеләрен белдергән сүзләр.


(Нинди? Кайсы?)


Сүзлек диктанты.


Яңа, зур, яшь, яшел, көчле, биек, озын, җиңел, нурлы, сары, ак, ямьле, кызыл, көчле, олы, калын. (16 сүз.)


Искәртмәле диктантлар.


Нинди? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.


Карабүрек.


Кышның беренче көннәре. Агач ботакларында ап-ак кар җемелди. Кар өстендә нәни генә кошчык сикергәли. Аның күкрәге алсу төстә, койрык өстендә кар кебе как тап, аркасы күгелҗем, башы, канатлары һәм койрыгы кара төстә. Карабүрек бу. (34 сүз.)


(Гарәфи Хәсанов буенча)


Өтерләр искәртелә.


Кыш.


Салкын кыш килде. Кышкы көчле җил карларны очырта. Карлы, бозлы җилләр агач башларын селкетә. Урман шаулый.

Кызыл шарфлы эшчән тукраннар җилне сизмиләр. Алар агачларның җыерчыклы кәүсәләреннән зарарлы кортларны чүплиләр. (29 сүз.)


(Гәрафи Хәсанов буенча)


Сайланма диктантлар.


Предметның билгесен белдергән сүзләрне сайлап язарга.


Рәхәт чак.


Җып-җылы апрель көне,

Талларда песи-бөре,

Басулар әле кара.

Уң кулда - әни кулы,

Сулл кулда - әти кулы.

Марс уртадан бара.

Ачылган бакча юлы,

Әти кулы нык, олы,

Әни кулы йоп-йомшак,

Яннан гөрләвек ага,

Марс уртадан бара,

Әйбәт,

рәхәт, яхшы чак. (38 сүз.)

(Клара Булатова.)


Җәй.


Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Урманда сары, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә. Чуар күбәләкләр чәчәктән чәчәккә куналар. (29 сүз.)


Иҗади биремле диктантлар.


  1. Бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табып язарга.


Явыз - (усал) Югары - (биек)

Түбән - (тәбәнәк) Кайнар - (эссе)

Өлгер - (җитез) Зур - (олы)

Ямьле - (матур)


  1. Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәдәш сүзләр табып язарга.


Ак - (кара) Тар - (киң)

Юан - (нечкә) Куе - (сыек)

Эре - (вак) Калын - (юкка)

Яшь - (карт) Яхшы - (начар)

Юмарт - (саран) Эссе - (салкын)

Кыска - (озын) Карт - (яшь)


3.Җәяләр эчедә бирелгән сораулар урынына җавап язарга.


Суган ачы, ә җиләк (нинди?)

Кыш көне көн кыска, ә төн (нинди?)

Куян куркак, ә бүре (нинди?)

Боз каты, ә кар (нинди?)

Күмер кара, ә шикәр (нинди?)

Дәфтәр юкка, ә китап (нинди?)


Контроль диктантлар.


Урман.


Безнең авылга урман бик якын. Без урманга барабыз. Җәйге урман бик күңелле. Анда сайрар кошлар күп. Әнә салкын чишмә ага. Чишмәнең суы бик тәмле. Җиләкләр пешкән. Без кызыл җиләкләрне җыябыз. Аланда төрле төстәге чәчәкләр үсә. (35 сүз.)


Икмәк.


Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә.Аның өчен игенчеләр күп көч куялар. Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны карап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә.

Икмәкнең кадерен белегез! (32 сүз.)


Мәктәп бакчасы.


Безнең мәктәп бакчасы зур. Анда озын түтәлләр ясадык. Түтәлләрдә төрле яшелчәләр үсә. Җимеш агачлары кызыл алма, татлы чия җимешләре бирә. Бакчаны укучылар карыйлар. Алар аллы-гөлле матур чәчәкләр үстерәләр. Бакчада күңелле. Балалар көз көне мул уңыш җыялар. (36 сүз.)


Тамырдаш сүзләр.


Сүлек диктанты.


Урман, урманчы, урманчылык.

Эш, эшче, эшчән, эшчәнлек.

Балык, балыкчы, балыкчылык.

Кеше, кешелек, кешелекле.

Ау, аучы, аучылык.

Юл, юлдаш, юлчы.

Авыл, авылдаш.

Сүз, сүзлек, сүзчән.


Иҗади диктант.


Урманны кем карый? (Урман…)

Балыкны кем тота? (Балык…)

Бүрене кем аулый? (Ау…)

Укучыларны кем укыта? (Укыту…)

Сайланма диктантлар.


Күл.


Без җәй көне бакчада ял итәбез. Безнең бакча янында балыклы күл бар. Күлдә балык күп. Мин әти белән балык тотарга бардым. Без -балыкчылар. Әти балыкка ау салды. Без балыкны өйгә алып кайттык. Әни шатланды. (34 сүз.)


Бирем: тамырдаш сүзләне генә күчереп язарга.


Лилияләр.


Мин чәчәкләр бик яратам. Бакчабызда лилия чәчәкләре үстерәм. Лилияләрнең төсе кардай ак яки сипкелле була. Бакчаны җәй буе бизи алар. Кояшлы көндә лилияләр аеруча матур. Лилияләрне әнием дә ярата. (28 сүз.)


Бирем: лилия сүзен үзенә ялганган кушымчалары белән сайлап язарга, кушымчаларның астына сызарга.


Контроль диктант.


Тамыр астына - бер, кушымча астына ике сызык сызарга.


Әби сүзе искәртелә.


Өебезнең кояшы.

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне «әби» диеп

Әйтүе дә уңайсыз.


Минем әби япь-яшь әле,

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

«Кызлар кебек син», - диләр


Әбием гел көлеп тора,

Йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый -

Куллары биеп тора.


Түребездә балкып тора

Өебезнең кояшы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!


(Фирая Зиятдинова.)


Искәрмә. Шигырьне ике ваантка бүлеп яздыра.


Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Ия белән хәбәр.


Искәртмәле диктант.


Песи баласы.


Әни эштән песи баласы алып кайтты. Песи баласы бик кечкенә. Аның күзләре кара, үзе йомшак. Песинең мыеклары тырпаеп тора. Әни миңа шкафтан тәлинкә алып бирде. Мин тәлинкәгә сөт салдым. Песи сөт ялый башлады. (33 сүз.)


(Гомәр Бәшировтан.)


Иҗади диктант.


1. Җөмлә булсын өчен, күп нокта урынына тиешле сүзләрне куеп яз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап яз.


Салкын … килде. Ап-ак … яуды. … өненә кереп ятты. … оясына яшеренде. … агач куышында утыра. … кар астына чумды.


Белешмә сүзләр: кыш, кар, аю, төлке, тиен, көртлек.


2. Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелгәнне белдергәнән сүз астына сыз

.

Күрмә диктант.


1. Укы. Сөйләмдәге җөмләләрне тап.


Яңа ел җитте Кышкы каникуллар башланды Укучылар чыршы бәйрәменә әзерләнәләр Бәйрәм күңелле булачак (13 сүз.)


2. Тиешле урынга нокта куеп, күчереп яз. Җөмлә беткәнен күрсәткән нокта астына, җөмлә башланганын белдергән хәреф астына сыз


Хәтер диктанты.

Яз иртәсе.


Кояш чыга җирне балкытып,

Яз иртәсе килә дөньяга.

Сайрый кошлар, сайрый шул чакта,

Тәрәзәне язгы җил кага. (19 сүз.)


(Нәби Дәүли.)


Ия астына - бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.


Төзүчеләр.


Экскаватор җир казый.

Машиналар кош ташый,

Атлар бара кирпечкә,

Су да кирәк бер мичкә.


Бик тырыша балалар:

Алар зур йорт салалар,

Кирпечкә кирпеч куеп,

«Ташчы», «инженер» булып. (26 сүз.)


(Мөнир Мазунов.)


Искәрмә. Тыныш билгеләренә игътибар ителә.


Сайланма диктант.


1. Ия белән хәбәрне генә сайлап язарга. Ия астына - бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.


Шуабыз.


Шуабыз иң биек таудан,

Юк, шумыйбыз - очабыз.

Очкан чакта ак карларны,

Ал җилләрне кочабыз.


Без шуганда, бөтерелеп,

Бураннар чыгып кала.

Кайберебез ярты юлда

Көрткә дә чумып кала. (26 сүз.)


(Роберт Миңнуллин.)

Сүзлек: көрт - сугроб (русча)


2. Баш кисәкләрне сайлап язарга.


Бу кайчак була?


Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә -

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура -

Бу кайчак була? (17 сүз.)


(Габдулла Тукай.)


Иҗади диктант.


Иярчен кисәкләр өстәп язарга. Иярчен кисәкләр астына дулкынлы сызык сызарга һәм өсләренә сорауларын язып куярга.


Яңгыр.


Җәй җитте. Без болынга бардык. Анда ямь- яшел үлән биек булып үскән. Үлән өстен төрле чәчәкләр бизи. Чәчәкләр арасында күбәләкләр очып уйныйлар. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар.

Без болында уйнадык. Бик күңелле булды. (32 сүз.)


Куян.


Көз көне куян соры йонын коя. Ул ак тун кия. Салкын кыш җитә. Куян өчен иң авыр вакыт. Ачлык вакыты. Ерткычлар да тынычлык бирми. Аны йөгерек аяклары коткара.

Тиздән кояшлы яз җитәр. (31 сүз.)


Май.


Ямьле май җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Үлән өстендә балалар уйный. Агачлар яфрак ярды. Яшь яфраклардан хуш ис аңкый.Талгын гына җил исә.Акрын искән җил белән яшел яфраклар җилферди. Матур күлмәк кигән күбәләкләр оча. (36 сүз.)


(Гариф Ахунов буенча.)


Контроль диктантлар.


1. Балыкчылар.


Өч малай елгага балык тотарга китте. Алар кармакларын суга ташладылар. Балык чиртүен көтә башладылар. Менә Мансурның калкавычы су астына чумды. Ул чабакны тартып чыгарды. Сабир бер алабуганы яр читенә алып ташлады. Вәлигә генә балык капмады. (36 сүз.)

(Н. Фәттахтан.)


Биремнәр.


1 вариант.


Эшне белдергән сүзләрне табып, астына ике сызык сызарга.


2 вариант.


Предметны белдергән сүзләрне табып, астына бер сызык сызарга.


Искәрмә. Чиртүен, калкавычы сүзләре тактага языла.


2. Урманда.


Язгы җылы көн. Кояш кыздыра. Кояш кыздыра. Без урманга киттек. Урман бик зур. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Нарат агачы төбендә кырмыскалар үрмәли. Урманда без тиен күрдек. Ул агачка сикерде. Өйгә кич белән генә кайттык. (36 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Бирем. Ия астына бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.


Хикәя, сорау һәм өндәү җөмләләр.


Күрмә диктант.


Җилләр.


Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.


Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле

Тагын берәр ил бармы? (23 сүз.)


(Муса Җәлил.)

Искәртмәле диктант.


1. Бездә кышлаучы кошлар.


Кошлар күп төрле. Аларның кайберләре кышкы суыкка чыдам. Җылы якка китүчеләре дә бар. Кошларның мамыклары җылы була. Шуңа күрә алар суыктан курыкмыйлар. Син безнең якларда кошларны беләсеңме? Я, әйтеп кара әле!


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


2. Түбәндәге сорауларга тулы җавап язарга.


Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Сезнең сыйныфта ничә укучы бар? Сезнең сыйныфта ничә кыз һәм ничә малай укый? Бүген сезнең ничә дәрес була? Дәресләр ничәдә тәмамлана?


Сайланма диктант.


Сорау, өндәү җөмләләрне сайлап яз.


Сез поездга утырып сәяхәт итәргә яратасызмы? Вагонга утырасыз да поед кузгала. Тәрәзәдән агачлар, йортлар, басулар күренә.

Ишетәсезме? Гудок тавышы. Каршы яктан поезд килә икән. Ул шундый озын! Аңа бик күп вагоннар тагылган. Вагоннарны локомотив тарта. 32нны кемнәр йөртәме? Машинистлар йөртә. (38 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)


Хәтер диктантлары.


Яратам.


Яратам мин каланы,

Үзебезнең Казанны,

Чаллыны һәм Мәскәүне,

Яңа шәһәр үскәнне!


(Шәйхи Маннур.)


Көз.


Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җитткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

(Резеда Вәлиева.)


Ел ахырында уздыру өчен диктант текстлары.


Үзегез 1-3 җөмлә өстәп яязыгыз.


1. Җәй җиткәч.


Менә җылы җәй җитте. Кояш нык кыздыра башлады. Көньяктан кошлар кайтты. Вак яңгырлар явып үтте. Агачлар яшел яфракларга күмелде. Үләннәр яшәреп чыкты. Көннәр җылынды. Җәйге каникуллар башланды. (27 сз.)


Биремнәр


1. Текстагы янәшә килгән тартыкларны табып, астына сызарга.

2. Иҗекләргә бүлергә: үләннәр, көньяктан.


2. Сабан туе.


Сабан туе - матур бәйрәм. Ул җәй көне була. Сабантуйда көрәшәләр, чүлмәк ваталар. Иң күңеллесе - ат чабышы. Һәркайда җыр яңгырый. Малайлар капчык сугышы ярата.

Сабан туе - халыкның яраткан бәйрәме. (26 сүз.)


Искәрмә: сызыклар искәртелә.


Бирем. Соңгы җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына сызарга.


3. Бакчада.


Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка агачлар үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа роза, ромашка чәчәкләре ошый. Бакчада бик күңелле. Безнең гаилә бакчада бик яратып ял итә. (36 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Бирем. Соңгы җөмләдә тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.


4. Зөя елгасы.


Тәтеш - Идел буендагы шәһәр. Хафиз абый Зөядә туып-үскән, хәзер ул Тәтештә укый. Ул Идел буеннан Зөяне сагынып кайта.

Хафиз абыйның балалары Зөяне бик ярата. Җәй көне Рәдиф белән Ләйсән Зөя буена баралар. Алар елгада балык тоталар, су коеналар. (38 сүз.)


(Барлас Камал буенча.)


Бирем. Кеше исемнәрен, елга һәм шәһәр исемнәрен белдергән сүзләрнең астына сызарга.


5. Әбиләр йон эрли.


Көзге көн, җилле көн,

Тәрәзә дерелди.

Сәкедә утырган

Әбиләр йон эрли.


Әбиләр йон эрли,

Орчыкка җеп чорный.

Морҗага кергән дә

Тынгысыз җил җырлый.


Буранлы кыш кергәч

Башлана суыклар.

Суыкта кияләр

Бүрекләр, толыплар.


Әбиләр йон эрли

Бәйләргә оеклар.

Оекны көтәләр

Кечкенә оныклар. (43 сүз.)


(Мөнир Мазунов.)


Бирем. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга. Тамырдан гына торган сүзләр астына - бер, кушымчалар ялганган сүзләр астына ике сызык сызарга.


6. Җәй.


Ямьле җәй җитте. Кояш җир йөзен җылыта. Ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр елмаялар. Бал кортлары татлы ширбәт җыялар. Күбәләкләр очып йөри. Җиләкләр кызарып пеште. Балалар су коеналар. Алар урманда гөмбә җыялар. Каникуллар күңелле үтәр. (34 сүз.)


Бирем. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына сызарга.


7. Кызлар.


Җәмилә белән Энҗе җәй көне бакчада ял итәләр. Алар бакчада уйныйлар, елгада су коеналар. Җәмилә чәчәкләр үстерә. Энҗе су ташый. Җәмилә җиләкләргә су сибә. Эш беткәч, алар тәмле чәй эчәләр. (30 сүз.)


Искәрмә. Өтерләр искәртелә.


Бирем. Эшне белдергән сүзләрнең астына сызарга.


8. Кыш килә.


Көннәр кыскара башлады. Беренче кар яуды. Ләкин кар тиз юкка чыкты. Соры көннәр үтте. Яктылык кимеде. Төннәрен нык суытып җибәрде. Инешне боз каплады. Балалар тимераякта шуалар. Ноябрь узды. Тиздән кыш килер. (31 сүз.)


Бирем. Ия астына - бер, хәбәргә ике сызык сызарга.


Икенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.


  1. Җөмләләрне укыгыз һәм күчереп языгыз. Тиешле урында нокта куегыз. Һәр җөмләне баш хәрефтән башлагыз.


Җәй җитте балалар лагерьда ял итәләр алар су коеналар, уйныйлар яңа җырлар өйрәнәләр лагерьда ятү күңелле. (16 сүз.)


2. Хикәяне укыгыз һәм күчереп языгыз. Янәшә килгән тартыклар астына сызыгыз.


Урманның файдасы.


Урман кыйммәтле төзү материалы - бүрәнә, такта бирә. Бүрәнәдән, шахталарның җир асты корылмаларын ныгыту өчен, терәкләр ясыйлар.

Урманга бай җирләрдә агачны ягулык итеп тә файдаланалар.

Урман кешеләргә төрле ашамлык бирә. Анда күп төрле җәнлек яши. Урман үсемлекләреннән төрле дарулар ясыйлар. Ачыклык урынга караганда, куаклык һәм агачлыкларда дым яхшы саклана.


(«Салават күпере» журналыннан)


3. Җөмләләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамырга, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларга аерып языгыз.


1) Данлы Идел елгасы үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә.2) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый.

3) Безнең авылдашлар быел бәрәңгедән зур уңыш алганнар. 4) Мансур белән Илгизәр кошларга җимлек куйдылар. 5) Васил бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 6) Салават тавыкларны печәнлектән куып төшерде.


4. Нинди? соравына җавап булып килгән сүзләр ясап языгыз.


Кыш, тәртип, ай, көз, төн, эш, су, ямь.


  1. Өзекне укыгыз.


Бүген көн әйбәт. Бөгәлчәннәр, кигәвеннәр дә орчымый. Кояш та артыгын кыздырмый.

Көтүлек янында гына бер әкәмәт елга бар. Барып җитмичә, елга икәнен белмисең. Теге як ярына өрәңгеләр, таллар, өянкеләр үскән. Аларның ботаклары тар елганың өстен каплап торган төсле. Ботаклар, яшел яфраклар җилдә тирбәлеп су коеналар. Елганың киңлеге сикереп чыгарлык кына булса да, суы алай сай түгел. Киңәеп, ярга уелып кергән урыннарда балыклар сикерешә. Сыерлар агач күләгәсенә ял итәргә яткач, без шунда балык каптырырга ияләнеп киттек. Кайбер көннәрдә уха да пешерәбез.

Хәмит абый шул уемнарда балык үстерергә кызыга. Карп маймычлары алып кайтып җибәрергә дә исәбе юк түгел.

Хәмит абый сыерга нинди үлән кирәген дә, балыкның нәрсә яратканын да белә. Һәр үләннең үзлеген хикәя сөйләгән төсле итеп сөйли.

(Гарәфи Хәсанов буенча)


Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрне табыгыз да түбәндәгечә төркемләп языгыз.


Үрнәк:


Үсемлекләр:

Балыклар:

Хайваннар:

6. Өзекне укыгыз. Кош исемнәрен табыгыз.


Чыпчыклар, купшы чыпчыклар, карабүрекләр төрле орлыкларны теләп ашыйлар. Карабүрекләр һәм сызгырак чыпчыклар миләш, аю баланы, мүк җиләге җимешләрен яраталар. Чукыр кыш буена ылыслы агач орлыклары белән туклана.


(Гарәфи Хәсанов буенча)

Сүзлек: чукыр - клёст (русча)


Сез тагын нинди кошларны беләсез? Шуларның исемнәрен языгыз.


7. Үзеннең 5 сыйныфташынның исем-фамилиясен яз.


8. Укыгыз. Нәрсәләр? соравына җавап бирә торган сүзләрне табып. Күчереп языгыз.


Синеке - илнеке.


Бу таулар да синеке!

Елгалар да, талаларда,

Кышкы ап-ак бураннар да,

Җәйге алсу таңнар да …

Күргән, ишеткән, тойган

Һәммә нәрсә синеке!

Син үзең соң кемнеке?

Ә син - туган җирнеке.

Сөенечләр китерсәң дә,

Көенечләр китерсәң дә -

Барысы газиз Илнеке!


(Равил Фәйзуллин.)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал