7


  • Учителю
  • Разработка вне классного мероприятия в 3 классе по теме: “Кошкайларыбыз – нәни дусларыбыз”

Разработка вне классного мероприятия в 3 классе по теме: “Кошкайларыбыз – нәни дусларыбыз”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:   Тукран- урман кошы. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр  Ул үзенең көчле томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары б
предварительный просмотр материала

Класстан тыш чара. (3 нче сыйныф)

Тема: "Кошкайларыбыз - нәни дусларыбыз"

Максат: 1."Кошлар" лексик темасы буенча сөйләм күнекмәләрен актив сөйләмгә кертү;

2. Кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру; өйрәнелгән грамматик күнекмәләрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Кошларга карата кайгыртучанлык, мәрһәмәтлелек тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: мультимедиа проекторы аша күрсәтү өчен презентацион материал, кышлаучы кошлар рәсемнәре, маскалары, биремле карточкалар,


Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.


1)Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнләшү;

- Укучыларның бер-берсенә хәерле көн теләп, комплиментлар әйтүе.

2) Һава торышын күзәтү. (Укучалар белән әңгәмә)

- Кыш көне нинди үзгәрешләр була?

- Көннәр кыскара. Төннәр озыная. Һава температурасы төшә. Җирне кар каплый, елга-суларда боз ката.

- Табигатьтәге бу үзгәрешләр кешеләр, үсемлекләр, җәнлекләр һәм кошлар тормышында ничек чагыла?

- Кешеләр җылы киенәләр. Кайбер җәнлекләр кышын йоклыйлар, ә кайбер кошлар җылы якка китәләр.


II. Уку максатын кую.


1.Дәреснең темасын, максатын ачыклау.

- Укучылар, бүген иртән мин телеграмма алдым. Тик телеграмманың авторы язылмаган. Тыңлагыз, әле:

"Кадерле, дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен безгә ярдәм кирәк!"

Бу телеграмманы нинди җан иясе җибәргән соң?

  • Кошлар.

  • Аларга ни өчен ярдәм кирәк, нинди ярдәм кирәк?

  • Кышын җим табу авыр, чөнки җирне кар каплый. Кошларга җимлекләр ясарга кирәк.

  • Димәк, безнең бүгенге әңгәмәбез нәрсә турында булыр?

  • Кошлар турында.

- Әйе, без бүген дәресебездә балта да кулланмыйча өйләр салучы уңган кошларыбыз турында сөйләшербез. Безгә алар кирәкме, ни өчен кирәк, алар яклауга мохтаҗмы, дигән сорауларга җавап эзләрбез.

2. Кошларны төркемнәргә бүлү.

- Кошларны нинди 2 төркемгә бүлеп була?

- Кышлаучы һәм күчмә кошлар.

- Ни өчен аларны шул төркемгә бүлдегез?

- Кайбер кошлар көз көне җылы якларга очып китәләр. Аларны "күчмә кошлар" дип атыйлар. Мәсәлән: сыерчык, сандугач, күке, кыр казлары, үрдәкләре, аккошлар һ.б.

- Ә кайберләре безнең якларда кышлыйлар, шуңа күрә аларны "кышлаучы кошлар" дип атыйлар. Болар: ала карга, күгәрчен, чыпчык, чәүкә, песнәк, тукран, саескан.


3. Уен "Бу нинди кош?"

Укучыларга кошлар фотосүрәтләре күрсәтелә. Балалар кошларның исемнәрен татарча әйтәләр


4. Физминутка.

Без - карлар - очабыз, (кулларны як- якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Түбәнгә төшәбез ( ярым чүгәлиләр)

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез(аяк очларында йөрү),

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш, гәүдәне як- якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез (чүгәлиләр).


III. Яңа белемнәрне ачу.


1) Балалар чыгышы.

- Укучылар, өйдә сез билгеле бер кош турында табышмак табып, аның турында мәгълүмәт әзерләдегез. Әйдәгез, чыгышларыгызны тыңлыйк. (Укучылар билгеле бер кош турында табышмак әйтеп, башкалар белән бергә җавабын табалар, ул кош турында сөйлиләр)


1 нче бала.

Кыш һәм җәй буе

Кызыл читек кигәне,

Күк ефәктән күлмәге,

Ул һәр кемнең сөйгәне. (Күгәрчен).


Күгәрчен ( голубь) - күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Без күбрәк күк күгәрченнәрне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Тәпиләре кып-кызыл.Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри. Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек хатларны күгәрченнәр ташыган. Күгәрченнәрнең бу төре почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символына әйләнде. Төрле бөҗәкләр, орлыклар, җиләк-җимеш, кешеләр биргән ашамлыклар белән туклана.


2 нче бала.

Кигән киеме чуар,

-Чык-чырыйк, дип чырылдар,

Борчак җыяр, кырда кунар. (Чыпчык)


Чыпчыклар да кешеләргә якынрак булырга тырышалар. Алар ел буе безнең яныбызда, тик суыкка бик сизгер. Көнбагыш яки башка орлыклар, бөҗәкләр белән тукланалар.

3 нче бала.

Үзе аклы-каралы

Озын һәм җиз койрыклы.

Җәен-далада,

Кышын-калада.(Саескан)


Саесканнар сирәк агачлы ландшафта ояларга яраталар. Кышкы салкыннарда авылларга, шәһәрләргә якынрак киләләр. Вак җәнлекләр, бөҗәкләр, башка кошлар йомыркалары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Урманнарда, кырларда зарарлы бөҗәкләрне һәм тычканнарны тотып зур файда китерәләр.


4нче бала.

Кара жилет, сары күлмәк,

Кара бүрек кигән

Бертуктаусыз: "Сип, сип",-дия

Нәрсә сибик, кем белә? (Песнәк)


Песнәк - бик хәрәкәтчән, кечкенә кош. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Песнәк үлән орлыгы, төрле җиләкләр белән туклана. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше яши торган урыннарга якынаялар. Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була.


5нче бала.

Җәй такылдый бу чүкеч

Кыш такылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)


Тукран- урман кошы. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны "урман докторы" дип йөртәләр Ул үзенең көчле томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый. Алар бер-берләрен тукылдаган тавышларыннан таныйлар.


6 нчы бала.

Кара бүрек кигән, кызыл кафтан элгән. (Кара бүрек)


Карабүрек (снегирь) - безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул язын, җәен ылыслы урманнарда яши,ә кышын бакчаларга, паркларга очып килә, агач орлыклары, җиләк-җимеш калдыклары белән туена.


7 нче бала.

Кара яулык бәйләгән,

Сры күлмәк кигән,

Ялт - ялт карана,

Бер туктамый кычкыра. (Ала карга)

Кеше торагына якынрак яшәргә ярата. Кышын кайбер төрләре җылы якларга очалар. Үсемлекләр, орлыклар, вак кошлар, җәнлекләр белән тукланалар. Басу-кырларда зарарлы бөҗәкләрне, кимерүче җәнлекләрне тотып, зур файда китерәләр.


8 нче бала. Озын кышкы төннәрне кошкайлар төрлечә уздыралар. Каргалар һәм чәүкәләр бергә, бер -берсенә якын килеп, каурыйларын кабартып, агач башларында куналар. Чыпчыклар, песнәкләр өй кыеклары астында, агач куышларынада, чормаларда куналар. Кайбер кошлар төнне сыерчык ояларында уздыралар.


9 нчы бала. Кошлар өчен кыш - бик кырыс вакыт. Кышкы салкыннарда кошлар гәүдә авырлыкларын бик тиз югалталар. Кошларга иртәдән үк җим кирәк. Җирне кар каплый. Алар бөҗәкләрне дә, вак җәнлекләрне дә таба алмыйлар. Аларга кешеләр генә ярдәм итә ала. Кошларга җимлекләр ясарга кирәк. Җимлекләргә ипи, ит кисәкләре, кипкән җиләк-җимеш, орлыклар салырга була.


10 нчы бала. Тик җимлекләрне кардан һәм пычрактан чистартып торырга кирәк. Ул уңайлы булырга тиеш. Өстән кар төшмәскә, җилләр җимне туздырмаска тиеш. Кошларга кара ипи, тозлы ит, май кисәкләре бирергә ярамый.


2) Проблемалы сорау кую.

- Ни өчен кышлаучы кошлар безнең ярдәмебезгә мохтаҗ?


IV. Яңа белемнәрне ныгыту.


1) Балаларны чыгышлары өчен мактау. Сораулар бирү.

- Димәк, кошлар безгә нинди файда китерәләр?

- Кошлар төннәрне ничек үткәрәләр?

- Кышкы суыкларда кошларга ничек булышырга була

- Җимлекләрне ничек ясарга?

- Анда нәрсә салырга ярый, ә нәрсә ярамый?


2) Физминутка. "Артык кош"

Укытучы кош исемнәрен әйтә. Балалар, артык кош исемен ишеткәч, очу хәрәкәтләре ясыйлар.

1. Сыерчык, күгәрчен, тукран, чәүкә.

2. Ала карга, саескан, фламинго, сандугач.

3. Песнәк, чыпчык, карабүрек, күке.

4. Үрдәк, тавык, аккош, ала карга.

5. Торна, акчарлак, челән, чыпчык.


V. Практик эш.

1. Тест эшләү.


1. Кышлаучы кошны табыгыз.

а) песнәк

б) сыерчык

в) торна

г) сандугач

2. Күчмә кошны табыгыз.

а) тукран

б) сыерчык

в) саескан

г) күгәрчен

3. Кайсы кош кара галстук кия?

а) күгәрчен

б) сыерчык

в) песнәк

г) торна

4. Кайсы кош кара бүрек белән кызыл жилет кия?

а) тукран;

б) песнәк;

в) кызылтүш;

г) карабүрек.

5. Кайсы кошны "урман табибы" диләр?

а) карга

б) чыпчык

в)тукран

г)күке

6. Җимлеккә нәрсә салырга ярый, ә нәрсә ярамый? Ике баганага языгыз.


2) Тест биремнәрен тикшерү.


VI. Рефлексия.


- Укучылар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:

- кошлар безгә кирәкме?

- алар ярдәмгә мохтаҗмы?

- без аларга ничек ярдәм итәрбез?


VII. Йомгаклау.


Дәрес "Нәни дусларым" җырыннан бер өлеш белән тәмамлана. В. Агапов көе, М. Разов сүзләре.

Төрле-төрле төсләре,

Җем-җем килә өсләре.

Матур да соң кошларым,

Минем нәни дусларым.

Кушымта:

Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,

Уңган бала икәнсең!

Җырыбыз бүләк булсын,

Рәхмәт, җимнәр сибәсең


  • Балалар, дәресебез ахырына якынлашты. Без кошлар турында бик күп яхшы мәгълүмат алдыгык, аларга ярдәм кирәклеген аңладык, җимлекләр ясарга өйрәндек. Аларга ярдәм итәр өчен, өйдә әти-әниләрегез ярдәмендә җимлекләр ясасагыз бигрәк тә яхшы булыр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал