7


  • Учителю
  • 23 Февраль - Ватанны саклаучылар көненә сыйныфтан тыш чара 'Әти кебек булырмын'

23 Февраль - Ватанны саклаучылар көненә сыйныфтан тыш чара 'Әти кебек булырмын'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Бүген зур бәйрәм –“Ватанны саклаучылар” көне. Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз да мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора.Хөрмәтле ир –егетләребез! Сез
предварительный просмотр материала

Әти кебек булырмын

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген зур бәйрәм -"Ватанны саклаучылар" көне. Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз да мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора.

Хөрмәтле ир -егетләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

Исәнмесез, минем өчен кадерле булган балаларымның иң кадерле кешеләре - әтиләр! Сезнең кайберләрегезнең әллә никадәр кичектергесез эше дә булгандыр, бәлки.Әмма сез бүгенге көнегезне балаларыгызга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! Яраткан улларыгыздан, кызларыгыздан кайнар котлау кабул итегез.

Бу бәйрәм концертыбызны илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмаган Ватан сакчыларына да багышлыйбыз.

Кызыл байрак эленгән

Бүген барлык урамга

Әтиләрнең, бабайларның,

Абыйларның, малайларның

Зур бәйрәме булганга.(Алмаз)


Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек,

Һәммәгезгә телибез.(Рузия)

Җыр: "Әтинең туган көне"

Байрак элдек без бүген урамга,

Кыю солдатлар көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил,

Сине каршылый бөтен туган ил.

Ватаныбызның чикләрен саклап,

Батыр абыйлар торалар сакта.(Данил)


Энем зур-зур атлап йөри,

Биленә каеш буган.

Мин солдатка ошамыйммы, дип,

Йолдыз да кадап куйган.

Мин кечкенә түгел инде,

Тиздән алты тула, ди.

Минем кебек малайлар да

Үскәч солдат була, ди.(Айдар)


Солдатлар булып уйныйбыз,

Йөрибез походларга.

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда.

Әгәр кирәк икән, без дә

Курыкмабыз үлемнән,

Ялкын эченә керербез

Газинурлар эзеннән.

Һәм аларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар.

Без - аларның оныклары,

Без - булачак солдатлар. (Айнур)

Җыр: "Солдатлар"

Укытучы:

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге -ир, дигән.

Илемне саклар өчен.

Мәктәбебезне тәмамлап, хәзергесе вакытта Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбыз белән без бик горурланабыз. Шакиров Фәнүс, Хөснетдинов Илфат, Вәлиев Рамисларларның хезмәт вакытларын тутырып туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Зәңгәр күктә таң атты,

Самолёт канат какты.

Минем пилот абыем,

Йөртә, дуслар, корабны.

Ул саклый илебезне,

Сөекле җиребезне.

Буран уйнаган чакта,

Җилләр дулаган чакта.

Абыем тора сакта,

Кояш чыгышы якта.

Саклый ул шулай безне

Сөекле илебезне.

Мәктәпне, өебезне

Без тыныч йокласын дип.(Камилә)

Туган җирдән аерылып еракларда-

Көнне - төнгә, төнне - көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап,

Изге эштә - хезмәттә син, солдат.(Рузия)


Бөркет кебек уяу тора

Илебезнең һәр ягында.

Тора солдат көн дә, төн дә

Горур басып ил сагында.

Чик сакчысы постта тора,

Яшь балалар уйнасын, дип.

Кайгы-хәсрәт, күз яшьләре

Безнең илдә булмасын, дип.

Зур корабта диңгезче ул,

Саклый илебез бакчасын.

Уйната җил, тибрәтә җил

Бескозырка тасмасын.


Мин дә укып зур булырмын,

Саклармын ил бакчасын.

Уйнатыр җил, тибрәтер җил,

Бескозырка тасмасын.(Әнисә)


Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы,

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.(Тимур)

Укытучы:

Илгә биргән изге антын үтәп,

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми,

Тыныч кына булсын дөньялар.

Хөрмәтле укытучы абыйлар, мәктәбебез егетләре, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезнең өчен җыр- "Солдатта булган диләр."

Укытучы:

Без катлаулы тормышта яшибез. Дөньяның әле бер, әле икенче почмагында сугыш ялкыны кабынып тора. Әфганистан...,Чечня... Бу ут аша үткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Шушы утны кичкән авылдашларыбыз, Гөлфинәнең әтисе - Салаватов Ринат абыегыз, Рузилнең әтисе - Сабиров Фәнил абыегыз, Айгөлнең әтисе - Мотыгуллин Җәмил абыегыз, Миннебаев Рамис һәм Хайдаров Ринат абыйларыгыз хөрмәтенә бию тапшырабыз.

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли,

Курку белмәс батыр улларын.(Рияз)

Бөек Ватан сугышы кешеләргә күпме кайгы, хәсрәт алып килгән. Күпме кеше сугыш кырында ятып калган, күпмесе имгәнеп кайткан. Без тыныч укысын, матур яшәсен, илебез күге һәрвакыт аяз булсын өчен бабаларыбызның гомерләре өзелгән.

Җыр: "Кирәкми сугыш".

Минем дәү әти сугышта булган,

Фашист гаскәрен Берлинда кырган.

Мин дә үсәрмен, солдат булырмын,

Дәү әти кебек сакта торырмын.(Рәсил)

Бүгенге бәйрәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, сугышта үлгән батырларны искә алу көне дә. Бу аяусыз көрәштә 20 миллионнан артык кеше һәлак була. Безнең авылдан да күп кеше сугышка китә һәм күбесе әйләнеп кайта алмый. Без өлкән буын батырлыгын йөрәкләребездә мәңгегә саклыйбыз. Үзебез дә илебезне саклаучылар булырбыз.

Җыр:"Күрәсем килә".

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

Ачлык та - артта, сугыш та - артта,

Ил батырлары туган ул чакта.

Алда - тынычлык, алда - гел кояш,

Алда - гел көлү, һич тә юк елаш.(Айнур)

Укытучы:

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез.(бер минут тынлык)

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап

Башын салды япь-яшь солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Югалтмас аны, юа алмас.

Укытучы:

Бүген әтиләр бәйрәме. Җир йөзендә һәрбер бала әти диеп әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге - әти икәнлеген сизеп яшәсен иде.

3нче укучы. Минем әти- умартачы,

Бал кортлары ярата.

Кәрәзләрдән бал алып,

Балаларга тарата.

Эшләмәгән эше юк.

Ул башкарган эшләргә

Сокланмаган кеше юк.

Кыш- җәй маллар туйдыра,

Терлекләр фермасында.

Мөгрәп, рәхмәт әйтәләр

Сыерлары барысы да.

Җәен- көзен басуда

Комбайнда эшли ул.

Авырлыклар туса да,

Беркайчан бирешми ул.

Өйдә миңа өйрәтә

Чүкеч, балта тотарга.

Басудагы комбайнны

Үземә йөртеп карарга.

Әтием - горурлыгым,

Аннан мин үрнәк алам.

Эшчәнлегем ягыннан

Әтигә охшап барам.(Данил)

Җыр: "Без әтине яратабыз"


Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.(Рияз)

Әтиемнең гадел киңәшләре

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.(Айдар)

Әтиемә

(Зөфәр Мәрданов сүзләре. )

Мин әтиемнең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам,

Әйтерсеңлә кояш җылысында

Нурларында аның коенам.

Синең белән әти горурланам,

Син бит минем иң зур терәгем.

Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп

Озак яшә, шушы теләгем.

Өйнең яктылыгы, җылылыгы

Күзләреңнән синең бөркелә.

Газиз әтиләрдән - әниләрдән

Аерылмасын иде беркем дә.(Камилә)

Минем әти кебек кеше

Җир йөзендә бер генә.

Дөньяда иң яхшы әти

Ул минеке шул менә.

Әтием - өйнең терәге,

Безнең өчен тырыша.

Безгә шатлык китерә

Аның һәрбер уңышы.

Без - әтинең балалары,

Аны бик яратабыз.

Һәр яктан да без әтигә

Охшарга тырышабыз.(Илзирә)

Әтиләрнең олы йөрәкләре

Һәммәбезне тигез кайгырта.

Бөтен матур эшләре

Юлыбызны яктырта.

Әтиләрнең иң әйбәте,

Иң назлысы, яхшысы,

Иң шаяны, эшчәне,

Минем әти, ахрысы.(Тимур)

Әтиемнең тракторы

Авылымда бер генә.

Аны кабызып җибәрсә,

Бөтен авыл селкенә.

Тракторына утыргач,

Ул бәләкәй кхренә.

Урамнан үтә башласа,

Тузанга да күмдерә.

Әти янына утыргач,

Күзәтәм авылымны.

Сез дә кызыкмыйсызмы,

Утыртыйм кайсыгызны? (Алмаз)

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез, -

Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.

Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез,

Иминлеге илнең, гаилә куанычы.(Тимур)

Әти булса, хәвеф - хәтәр дә юк,

Бәлалардан калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Ир -ат сезнең исемегез,

Атларга тиң үзегез.

Без, нәфис зат сокланырлык,

Эшләгән һәр эшегез.(Илзирә)

Кадерле әтиләр!

Тормышыбызның сез - терәге,

Ару белмәс йөрәге,

Урап узсын кайгы- хәсрәт,

Иминлек - җан терәге!

Җыр: "Әткәмә"

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөньялар.

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын

Имин булсын иде дөньялар.


Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Елмайсыннар Җирдә сабыйлар.(Әнисә)

Чын күңелебездән сезгә

Зур теләкләр телибез.

Сез, ир-егетләребез белән

Көчле безнең илебез.

Шуның белән "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган концертыбыз тәмам. Тагын бер кат сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, бәхет- шатлыклар теләп калабыз.

7



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал