7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 7 класса «Табигать һәм кеше»

Урок по татарскому языку для 7 класса «Табигать һәм кеше»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Бу дәрес конспекты рус телендә сөйләшүче 7нче сыйныф укучылары белән «Табигать һәм кеше» темасын ныгыту өчен төзелгән. Дәрес үткәрү өчен төрле эш алымнарын сайладым. Алар уку-чыларның тема буенча алган белемнәрен сис-темалаштыра, үзләштерелгән тел һәм сөйләм материалла
предварительный просмотр материала

Тема: Табигать һәм кеше

(Ныгыту дәресе)


Максат: -укучыларның исемнәр, фигыльләр, теркәгечләр турында алган белем- нәрен системалаштыру;

-үзләштерелгән тел һәм сөйләм материалларыннан файдаланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү;

-табигатькә һәм үзебез яшәгән мохиткә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: 7 нче сыйныф өчен дәреслек. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,Казан,2007

Җиһазлау: табигать рәсемнәре (слайдларда),

таратма материал,

татар теленең аңлатмалы сүзлеге,

интерактив такта

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Дәресне башлау,исәнләшү.

Дежур укучы чыгышы.


2.Актуальләштерү.

-Укучылар,бүген көн нинди? (Бүген көн кояшлы,салкын,аяз,җилсез,...

табигать тыныч(мы?)

-Ә нәрсә ул-табигать? ( Табигать ул- кояш,таулар,елгалар,күлләр, ...)

-Әйе,балалар,табигать ул-кояш,таулар,елгалар,күлләр,саф һава, җир,хайваннар, урманнар,кошлар... (1нче слайд)

-Әйтегез әле, кеше кояштан нәрсә ала? (җылылык,яктылык,энергия) (2нче слайд)

-Кеше елгалардан, күлләрдән ничек файдалана? (балык тота,су ала,су коена ...)

-Ә җирдә нинди байлыклар бар? (файдалы казылмалар,..)

-Урман кешегә нәрсә бирә?(гөмбәләр,җиләкләр,...)

-Чынлап та, кеше табигатьтән бик күп нәрсә ала, шуңа күрә ул табигатьне сакларга тиеш.

Өй эшен тикшерү.(укучылар такта янына чыгып плакатларын күрсәтәләр, теләк фигыльне атыйлар, ни өчен? соравына җавап бирәләр) 5 укучы.

Димәк, табигатьне саклау-бу кешенең изге бурычы.

3.Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Ямь-яшел, куе булгач, (3 нче слайд)

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә,

Санап та бетереп булмый,-

Нәрсә соң ул, кем белә?

(урман)

-Дөрес,балалар,бу-урман. Бүген без дәрестә урман турында сөйләшербез,текст укырбыз,

үтелгән грамматик материалны кабатларбыз.

Сүзлек эше.

-Тактадагы сүзләргә игътибар итик

сәламәтлек [сәламәтлэк] -здоровье

үпкә [үпкә] - легкие

ягулык [йагъулыкъ] - топливо

дарулар дөньясы [дарулар дөнйасы] - мир лекарственных растений

зифа [зифа] - стройный

(укытучы артыннан кабатлыйлар, бер укучы укый,сүзлек дәфтәренә язалар)

Дәреслек белән эш.

-Ә хәзер дәреслекнең 114нче битен ачабыз, 1 нче биремне карыйбыз.

(сүзләрне дөрес укыйлар,тәрҗемә итәләр).


Текст белән эш.

-эчтән уку; гөҗләп уку;

-чылбырлап уку;

-Балалар,әйтегез әле,сезгә бу текст аңлашылдымы? Барыгыз да аңладымы? Сезгә

бу хикәя ошадымы? Ул нәрсә турында?

-Урманны ни өчен планетабызның үпкәсе дип атыйлар?

-Урман кешегә нәрсә бирә? Ә кошларга,җәнлекләргә нәрсә бирә?

-Урманда нәрсәләр матур? Бу текстка нинди исем (название) куяр идегез?


-Балалар, безнең Столбище янында урман бармы?

-Ә кемнең урманга барганы бар?

-Кем белән бардың?

-Син урманга нәрсәгә бардың?

-Урман белән нинди һөнәр бәйле?(урманчы)

(4нче слайд) (Столбище участок урманчылыгы күрсәтелә)

  • -Сез урманчыларны беләсезме?

(5нче слайд)(Өй эше язылган)

Игътибар!Өй эше. "Безнең урман"дигән хикәя язарга.

Көндәлекне ачып өй эшен языйк.

Физкультминут

Эшебезне дәвам итеп, дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны язабыз.

Тест биремнәре эшләү.

Экранда тест биремнәре.

Тест

1.Артык сүзне табыгыз.

а) әйләнә-тирә ә) җир-су б) савыт-саба в) кар-буран


2.Туры килгән тәрҗемәне табыгыз

буыннар

а) долг ә) век б) разводит в) поколения


3.Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

а)Агулы матдәләр табигатьне пычраталар.

ә)Без чишмә суын яратабыз.

б)Кайбер кешеләр табигатьнең зыян китерәләр.

в) Авыл һавасы чиста була.


4.Җөмләдән фигыльне табып заманын билгеләгез.

Бөтенесе бергә зур өй төзегәннәр.

а)хәзерге з. ә)билгеле үткән з. б)киләчәк з. в) билгесез үткән з.

Туры килгән кушымчаны табыгыз.


5.Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә урманнар... сакларга кирәк.

а) -ны ә)-н б) -га в) -да


6.Урман... кошлар сайрый, чишмәләр ага, җәнлекләр яши.

а)-га ә)-да б)-ны в)-нан


7.Иртәгә без сыйныф белән кышкы урман... экскурсиягә барабыз.

а)-ны ә)-га б)-нан в)-да

Җөмләләрдәге теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләгез.

8.Бүген көн салкын, шуңа күрә балалар мәктәпкә бармыйлар.

а)җыючы ә)бүлүче б)ияртүче в)каршы куючы


9.Табигать бай,ләкин аны сакларга кирәк

а)бүлүче ә)ияртүче б)каршы куючы в)җыючы


Җаваплар:1.б) 2.в) 3.б) 4.в) 5.а ) 6. ә) 7.ә) 8.б) 9.б)


Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны әйтегез.

(Һәр парта саен таратып чыгам)


1.Сообщите другу о том,что вы сегодня после уроков идёте в зимний лес.

2.Спросите у учителя,можно ли в лесу зажигать костёр.

3.Как скажешь маме о том,что тебе хочется идти в лес,потому что там свежий воздух.

4.Предложите одноклассникам посадить около школы деревья и цветы.

5.Спроси у друга, кто хозяин леса.

-Дустым, урманга кем хуҗа?

(Минемчә,урманга урманчы, аю, без, (урманчы исеме) хуҗа)

  • Ә табигатькә кем хуҗа? ( 6 слайд)

  • хуҗа)а урманчы, аю,без,лы деревья и цветы.

у что там свежий воздух ң аралашу күнекмәләрен үстерү(кеше,мин,син,без)

  • Димәк,табигатькә без хуҗа булгач,табигатьне кем сакларга тиеш.Табигатьне мин, син, ул,без-барыбыз да сакларга тиеш.Аның сихри матурлыгын саклап , киләчәк буынга тапшыру - безнең изге бурыч.

Күктә кояш балкып яктыртсын.

Җилләр шаулап иссен.

Чишмәләр челтерәп аксын.

Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен.


Д



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал