7


  • Учителю
  • Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән

Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"









































4 сыйныф әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән" темасы буенча дәрес конспекты.









































Автор: Гайнуллина Рузанна Сергей кызы

</ Башлангыч класс укытучысы









2015 ел





План

Тема: "Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән".

Максат:. "Укучыларны язуның барлыкка килүе, беренче китап язучыларның тарихы белән таныштыру".

Мәсәләләре:

Укыту: Укучыларны язуның килеп чыгышы, беренче славян әлифбасы, беренче славян китапларының килеп чыгышы белән таныштыру.

Үстерү: Укучыларның яңа белемнәр алуга мотивциясен үстерү.

Тәрбияви: коллектив белән һәм индивидуаль эшләргә өйрәтү, китапка сакчыл караш тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү.

Терәк белемнәр: князь, славяннар, византиялеләр.

Яңа белемнәр: Глаголица, Кириллица, Пергамен, Кулъязма (рукопись), Елъязма (летопись) .

Дәрес формасы: аңлатмалы-күрсәтмәле, комбинацияле

Дәрес методы: практик, үзлектән эшләү, стимуллаштыру, контроль, эзләнүле

Дәрес тибы:яжа белемнәрне үзләштерү.

Җиһазлау: ИКТ, дәреслек, эш дәфтәрләре, укучыларга таратма карточкалар.

Кулланылган әдәбият һәм интернет ресурслар:

  1. Дмитриева О.И., Мокрушина О.А. Поурочные разработки по курсу «Окружающий мир» (4 кл.). // М.: «ВАКО», 2006.

  2. Соловьёва Т.А., Рогалёва Е.И. Исторические темы курса «Окружающий мир» (4 кл.). Деятельностный развивающий подход. // М.: «ВАКО», 2006.

  3. Тихомирова Е.М. Тесты по предмету «Окружающий мир» (4 кл.). // М.: «Экзамен», 2007.













1. Телдән сорау-җавап (дәреслекнең 78 битендәге сорауларга җаваплар

2. Сүзлек белән эш. (Приложение №1)



Сорауларга җавап бирү, карточкалар белән эш.

3. Яңа тема, максатлары белән укучыларны таныштыру

Табышмакларга җавап табып, дәреснең темасын, максатын ачыклау:

Китап турында табышмаклар:



1. Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән кеше юк.



2. Кулдан-кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.



3.Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Теле юк − үзе аңлата. (Китап)

5.Анда бар да бар. (Китап)

6.Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап)

Табышмакларга җавап табу, дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

4. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Безгә китапны уку өчен нәрсәләрне белергә кирәк? (хәрефләрне)

Ә беренче хәрефләр безгә каян килеп керде икән? Бүген без БорынгыРусьта беренче хәрефләр каян барлыкка килгәнен, беренче китаплар ничек язылганын белербез.



Әңгәмәдә катнашып, сорауларга җавап бирү.

5. Укучыларның теманы беренчел кабул итүе.

Византиянең Салоники шәһәрендә сугышчы гаиләсендә абыйлы -энеле Кирилл һәм Мифодий яшәгән. Аларың әтиләре грек, ә әниләре славян булган.

  • Искә төшерик әле, ә кемнәр соң алар греклар?

  • Ә кемнәр алар славяннар?

Кирилл һәм Мифодий Византия дәүләтендә грек телендә белем алганнар, әмма өйдә әниләре алар белән славян телендә аралашкан. Шуңа алар грек телен дә, славян телен дә бик яхшы үзләштергән. Грек телендә укый-яза белсәләр дә, славян телендә алар бары тик сөйләшә генә алганнар, чөнки славян китаплары ул заманнарда әле булмаган, дөресрәге славяннарның китап язарга хәрефләре булмаган. Кирилл һәм Мифодий укуларын тәмалаганда бик гыйлемле монах титулына ия булганнар.

ΙХ гасырда БорынгыРусь халкы Христианлык динен кабул иткәннән соң, күп кешегә чит телдә язылган христиан китаплары бөтенләй аңлашылмаган, кешеләр үзләренә аңалашылмаган сүзләрне өйрәнүдән баш тартканнар. Шунда Борынгы Русь кенәзләренең берсе Византия хакименә христиан китапларын славян теленә тәрҗемә итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Византия хакиме бу эшне Кирилл һәм Мифодийга тапшырган.

Алар әлбәттә бу эшкә теләп алынганнар. Ләкин христиан китапларын славян теленә күчерү өчен, славян хәрефләре кирәк булган. Кирилл славян әлифбасын- глаголицаны төзи.

Соңрак Кирилл һәм Мифодийның шәкертләре бу әлифбаны гадиләштерләр һәм Кирилл хөрмәтенә аны Кириллица дип атый башлыйлар.



  • Укучылар, Борынгы Русьта нәрсәгә яздылар икән соң? Бар кеше дә яза белде микән? Беренче китаплар нинди формалы булан? Бу сорауларга җавапы сез үзегез табарсыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм, сез андагы текст ярдәмендә сорауларга җавап табарсыз.

(приложение №2)













-Византия кешеләре



-БорынгыРусьта яшәүчеләр







Укытучы сөйләмен тыңлау, презентация карау.































































Карточкалар белән эш











6. Алган белемнәрне ныгыту

Ә хәзер әйдәгез сүзлекчә белән эшләп алабыз: без бүген нинди яңа сүзләр белдек икән:

Дәфтәрләрдә эш:

Глаголица-

Кириллица -

Пергамен -

Кулъязма (рукопись) -

Елъязма (летопись) -



Дәфтәрләрдә дәреслек кулланып, сүзлекчә белән эшләү

7. Алган белемнәрне системалаштыру

- Әгәр китап сөйләшә белсә, ул узенең укучыларыннан нинди кагыйдәләрне үтәүне таләп итәр иде икән?

Якынча җавап вариантлары:

1.Зинһар өчен пычрак кул белән тотынмагыз!

2.Мине кара яисә карандаш белән сызгаламагыз!

3.Мине укыганда, минем өскә терсәкләрегезне куймагыз!

4.Һава дымлы булганда, мине кәгазьгә төрегез, чөнки андый һава миңа зарарлы!

5.Мине укып туктаган урында төсле ефәк җеп калдырыгыз, битләремне бөкләмәгез!

6.Миңа саф һәм чиста булып калырга булышыгыз, һәм мин сезгә бәхетле булырга ярдәм итәрмен.

Дәрес темасы буенча тест эшләү (приложение №3)



Парлап китап белән эшләү кагыйдәләрен язу



8. Рефлексия Дәресне йомгаклау.

Дәресне шундый сүзләр белән тәмамлыйсым килә:

"Китабына хөрмәте булмаган халыкның киләчәге өметле түгел. Китап - ул телнең дә сакчысы, китап язмышы халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Китап - халык хәтере дә. Шуңа күрә китапларыбызның кадерен белик, саклыйк, аларны күбрәк укыйк, күп белик".

Укучыларның белемнәрен бәяләү, билге кую









9. Өй эшләрен бирү

Өй эше:

55-58 битләр өйрәнергә, эш дәфтәрләрендәге биремнәрне башкарырга.









Приложение №1

Боярлар - _________________________________________________________

__________________________________________________________________

Купецлар - ________________________________________________________

__________________________________________________________________

Вече - ____________________________________________________________

__________________________________________________________________

Посадчылар - _____________________________________________________

_________________________________________________________________

Кремель - ________________________________________________________

Приложение №21 карточка.

ХΙV гасырга кадәр китапларны пергаменга язганнар. Пергамен бозау тиресеннән эшләнгән, һәм бик кыйммәт булган. Кирәкмәгән язуларны кырганнар һәм чистатылган биткә яңадан язганнар.

Пергамен һәркемдә дә булмаган, аның урынына каен тузы (берестяная грамота) кулланганнар, аңа очлы таяк белән кырып язганнар.

Сораулар:

Борынгы Русьта нәрсәгә язганнар?

Ни өчен кайбер очракта пергамен урынына каен тузы кулланылга?

2 карточка

Пергаменга язу өчен кош каурые (каләм) кулланганнар. Язу өчен көрән яки кара төстәге кара (буяу) ясаганнар.



Сорау:

Пергаменга язу өчен әрсә кулланганнар?



3 карточка

Борынгы Русьның кулъязма китапларын эшләүдә берничә оста:

  • Текст күчереп язучы,

  • Бизәүче рәссамнар

  • Төпләүчеләр

  • Махсус китап тышлаучы лар катнашкан. Китап тышлаучылар китапны тактадан эшләнгән, өсте тире яки тукыма белән тарттырылган тышлык белән тышлаганнар. Кыйммәтле китапларның тышы алтын, асылташлар белән бизәлгән.

Сораулар:

Борынгы Русьның кулъязма китапларын эшләүдә кемнәр катнашкан?

Китапның тышлыгын ничек ясаганнар?





4 карточка.

Борынгы Русьта мөһим вакыйгаларны елъязмаларга (летопись) теркәп барганнар. Алар еллап (елныкы елга) язылганнар. елъязмаларга лар кенәз сарайларында, монастырьларда алып барыла.

«Повесть временных лет» дигән елъязмаларны ХΙΙ гасырга караган. Аны Киев - Печора монастыре монахы Нестор язган дип исәплиләр. Елъязмада көнчыгыш славян кабиләләре, күчмә халыклар хөҗүме, беренче русь кенәзләре турында язылган.

Сорау:

Елъязма нәрсә ул?

«Повесть временных лет» Елъязмасын кем язган? Анда нәрсәләр турында сөйләнә?

5 карточка

Кулъязманы табигый буяулар - саргылт-кызыл төстәге киноварь, сары төстәге охра - белән бизәгәннәр. Китаплар орнаментлар һәм миниатюралар белән бизәлгән.

Һәр бүлекнең, һәр битнең башы-ахыры бизәкле рәсемнәр белән бизәлгән. Абзацның беренче хәрефе аеруча матур итеп ясалган.

Сорау:

Китапны бизәгәндә буяу өчен нинди буяулар кулланылган?







(приложение №3)





Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал