7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку в русской группе на тему 'Кошлар - безнең дусларыбыз' (4 класс)

Конспект урока по татарскому языку в русской группе на тему 'Кошлар - безнең дусларыбыз' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Предмет: әдәби уку.

Сыйныф: 4 а.

Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын Сингапур структураларын кулланып һәм коммуникатив технология нигезендә укыту.

Укытучы: Хатыпова Гөлнур Равил кызы.


Тема: Кошлар - безнең дусларыбыз.

Максат.1. Укучыларның темага караган лексикасын тулыландыру, ныгыту.

2. Лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, укучыларда аралашу ихтыяҗы тудыру өстендә эшне дәвам итү.

3. Актив укыту методлары аша укучыларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итү.

Бурычлар:

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

- төрле кошларны тану күнекмәләре булдыру;

- кошларга булышу омтылышы тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ныгыту.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, дәреслек "Татар теле", кош макеты, менеджмет, презентация "Кошлар"

Дәрес барышы.

  1. Уку эшчәнлегенә мотивация (2 минут)

  • Исәнмесез, укучылар?!

  • Саумысез?!

  • Хәерле иртә, балалар!

  • Имин үтсен көнебез!

  • Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы иртә кебек,

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

  • Рәхмәт, укучылар. Инде кара-каршы булган һәм янәшә партнёрларыгызны да сәламләгез. (сәламлиләр)

  • Килгән кунаклар белән дә исәнләшик.

  • Исәнмесез?!

  • Барыгызга да хәерле көн теләп дәресебезне башлыйбыз.

  1. Терәк белемнәрне ныгыту.

  • Укучылар, дәресебезгә тагын бер кунак килгән. Аның нәрсә икәнен белү өчен мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:

Канаты бар, күктә оча,

Аягы бар, җирдә йөри,

Бөҗәк ашый, җим чүпли,

Бу нәрсә икән?

  • Бу - кош.

  • Әйе, укучылар, бу - кош. Әле ул сайрый да (сайрап күрсәтә).

  • Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләшәбез?

  • Кошлар турында.

  • Дөрес, укучылар, дәресебезнең темасы - "Кошлар - безнең дусларыбыз".

  • Сезгә өй эше яраткан кошларыгыз турында сөйләргә өйрәнеп килергә бирелгән иде. Хәзер КЛОК БАДДИС структурасын кулланып, яраткан кошыгыз турында сөйләрсез. Урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз, сәгать өчкә билгеләнгән дустыгызны табыгыз, сәламлибез. 30 секунд сөйлибез. Кемнең буе озынрак, шул сөйли башлый. (Яраткан кошлары турында сөйлиләр). Ә хәзер икенче укучы 30 секунд сөйли.

  • Дусларыбызга рәхмәт әйтеп, урыннарыбызга утырабыз.


Дәреслекләрнең 55 битен ачабыз, 3 нче күнегүне укыйбыз. Схемага карап кошлар турында җөмләләр төзибез. (Һәр өстәлдән бер укучы укый)

  • Песнәк хәрәкәтчән кош.

  • Карлыгач - җитез кош.

  • Песнәк - матур кош.

  • Карлыгач - тырыш кош.


  • 4 нче күнегүне карагыз. Нокталар урынына нинди сүзләр куеп укырсыз?


  • Песнәк ... белән туклана. (бөҗәк ) Карлыгач ... белән туклана. (чебен-черки)


  • 6 күнегү. Кошлар турында схема буенча диалог төзе.


ТАЙМД ПЕА ШЕА структурасын кулланып, янәшә күршегез белән диалог төзегез. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (Укучылар диалог төзиләр.) Ә хәзер һәр өстәлдән бер пар безгә сөйләп күрсәтсен. 2 өстәлдән 3, 4 укучы җавап бирә. 1 өстәлдән, 3 өстәлдән....

(- Артур, тукран җылы якка китәме?

- Юк, тукран җылы якка китми, бездә кала.

- Тукран нәрсә эшли?

- Агачтан бөҗәк чупли.)

(- Максим, син кошларны яратасыңмы?

- Әйе, яратам.

- Ә җимлек ясадыңмы?

- Әйе, ясадым.)

(- Кристина, аккош нинди кош?

- Ул бик матур кош.

- Аккош җылы якка китәме?

- Әйе, аккош җылы якка китә.)


  • Рәхмәт, укучылар.Хәзер без кошлар турында презентация карарбыз. Кошлар булмаса, нәрсә булыр иде икән дөньяда? Соңыннан шул сорауга җавап бирерсез. (Презентация карау).

  • Кошлар булмаса, нәрсә булыр иде икән дөньяда?

  • (Кош сайравын ишетмәс идек. Бөҗәкләр күп булыр иде. Алар агачларны ашарлар иде. Агачлар булмаса, һава булмас иде һ.б.)

  • Димәк, укучылар, безгә кошларны сакларга кирәк икән. Моның өчен сез нәрсәләр эшли аласыз?

  • Җимлекләр ясый алабыз.

  • Рәхмәт, укучылар. Ә Марат ничә кош исеме белә икән? 7 күнегүне укып, сез бу сорауга җавап эзләрсез. (Укучылар 7 күнегүне укыйлар, һәр җөмләне төрҗемә итәләр, сорауга җавап бирәләр)

  • Марат ничә кош исеме белә ?

  • 10 кош исеме белә.

  • Ни өчен шулай дип уйлыйсың?

  • Чөнки ул ун чеби дип әйтә.

  1. Физкультминут. (Чебиләр зарядкасы көенә уртага чыгып басалар, зарядка ясыйлар)

  • "Очты очты уены"н уйнап алырбыз. Бер укучы хәрәкәтләр күрсәтә, башкалар кабатлыйлар. Кем ялгыша, урынына утыра.


  • Ә сез ничә кош исеме беләсез икән? ДЖОТ ТОТС структурасын кулланып, һәр укучы карточкаларга кош исемнәре яза. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Башладык.


  • Дәфтәр битен алабыз. СОРТ КАРДОС структурасын кулланып, карточкаларны 2 төркемгә бүләбез һәм дәфтәр битенә ябыштырабыз. 2 минут вакыт бирелә. (Укучылар ябыштыралар)


  • Кем нинди төркемнәргә бүлде? 3 өстәлдән 2 нче укучы җавап бирә. (Җылы якка китүче кошлар, бездә калучы кошлар)


  • Аларны күчмә кошлар һәм утрак кошлар дип атыйлар. (Укытучы тактага яза бара)


  • Рәхмәт. Җылы якка китүче кошларга нинди кошларны керттегез? 1 өстәлдән 1 нче укучы җавап бирә.

  • Кемдә тагын җылы якка китүче кошлар бар?

  • Бездә калучы утрак кошлар нинди? 2 өстәлдән 2 укучы җавап бирә.

  • Тагын кошлар калдымы?

  • Рәхмәт, укучылар. Һәр өстәлдән 3 нче укучы үзегезнең эшләрегезне парковкага беркетегез.


  1. Рефлекция. Укучылар, сез кошлар турында шигырьләр ятлаган идегез. Кем сөйләргә тели? ( 2 укучы шигырь сөйли)

  • Рәхмәт, сезгә дәрес ошадымы?

Ошаса, барыбыз да басып сыр кырабыз.

  • Кырабыз, кырабыз, кырабыз, без булдырабыз!

  1. Йомгаклау. Өй эше: 56 биттәге 7 күнегүне укырга, сөйләргә яки 8 күнегү буенча кошлар турында диалог төзергә.

  • Дәрестә барыгыз да бик актив булды, барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал