7


  • Учителю
  • 1 Сыйныф ФГОС буенча әдәби укудан татар төркемнәренә эш программасы

1 Сыйныф ФГОС буенча әдәби укудан татар төркемнәренә эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф


Сыйныф: 1 нче сыйныф, татар төркеме.

Укытучы: Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы.

Предмет: Әдәби уку

Сәгатьләр саны: барлыгы 33 сәгать; атнага 1 сәгать.


Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы" (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. (авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова), укыту планы һәм эш программасы положениесенә нигезләнеп төзелде.


Дәреслек : Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2013.











Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" )


2. "РФның халык телләре турында" 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы" ( 24.07.1998).


3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август 2013 нче ел, №1015("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования").


4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 31 нче март, 2014 нче ел №253(«Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования).


5."Мәгариф турында" Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).


6. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан»)


7. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында " Дәүләт программасы.

8. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

9. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы.

10.СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

11. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

12.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, 03.07.2012г. № 8852/13 («О перечне профессий»)

13. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, №11005/14 от 8.07.2014 (« Об учебных планах в 2014-2015 учебном году»)

14.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

15. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары"на нигезләнеп төзелде.

17. 169 нчы мәктәпнең белем бирү программасы.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Татар теленең уку планында тоткан урыны.

ФДГББС күрсәтелгәнчә, төп белем бирү этабы гомуми урта(тулы) белем бирүнеӊ нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән аларныӊ уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала. Гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларныӊ фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Төп мәктәп курсында 1 нче сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнасына 1 сәгать вакыт бирелгән (елга 33 сәгать).Татар телен өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санын бүлү стандарт, программа һәм дәреслек эчтә нигезендә башкарыла.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:


Грамотага әзерлек чоры түбәндәге максатка ия:

- кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  • Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү.

  • Кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

  • Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку.

Әлифбадан соңгы чор максатлары:

  • нәниләр өчен басылган китаплар белән таныштыру, мөстәкыйль укуга омтылыш булдыру;

  • рәсемнәргә карап хикәянең эчтәлеген сөйләү;

  • дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү.


Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:


  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

  • коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында иҗади бәйләнеш булдыру;

  • укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.


Өйрәнелергә тиешле материал түбәндәгечә бүленә.


Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» да аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре - тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның - калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал - бала - балан - баланлы - баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн - төн, бала - балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.








ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР


Татар теле буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

1.Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру..

2.Яхшы укучы образын кабул итү, яхшы укучы булу теләге тудыру.

3.Үз фикереңне җиткерү.Үз фикереңне яклый, дәлилли белү. башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Кеше чыгышына игътибарлы булу.

4.Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.

4.Тәрбияле бала образын кабул итү.Әхлак нормаларын үзләштерү.Әхлакый сыйфатлр формалаштыру.

5. Туган якка мәхәббәт хисе формалашу. Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.Милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

6.Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

7. Үзбәяләү.Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

Предметара нәтиҗәләр булып универсаль уку гамәлләре формалашу санала. Грамотага өйрәтү курсын үзләштергәндә формалашучы универсаль уку гамәлләре: регулятив универсаль уку гамәлләре , танып-белү универсаль уку гамәлләре, коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Предметара нәтиҗәләр:

1.Дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү,аңлау һәм үтәү.Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү,үзэшчәнлекне планлаштыру. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.Уку эшчәнлеген оештыру.

2.Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу. Тиешле мәгълүматны таба белү.Тамга-символлик уку гамәлләрен үзләштерү.

3.Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү, иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Мәгълүмат белән эшләү культурасын формалаштыру.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләренформалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе; , танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат; коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру тора.

Предмет нәтиҗәләре:

1.Дәреслек белән дөрес эшләргә , укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү."Әйтмә" һәм "язма" сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү.

2.Сүз һәм җөмлә, аваз һәм хәреф аермасын аңларга өйрәнү.Авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү. Орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

3.Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

4.Предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.



Программаның тематик эчтәлеге


Тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Әзерлек чоры (3cәг)


Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.


Әлифба чоры(18 сәг)


Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге - уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья) ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тарлык авазлар Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.




Әлифбадан соңгы чор (12 сәг)


Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

1нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:


Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

  • Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

  • уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

  • китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

  • текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

  • картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

  • укылган җөмләләргә яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;

  • укыган текстның эчтәлеген сөйләргә; тыңланган текстка исем куша белергә.











Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар"1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан, 2011.

2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгариф" нәшрияты, Казан, 2008.


3. Дәреслек:

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

4. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Язу дәфтәре: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен язу дәфтәре( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) 2 киcәктә.. - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

1. Исмәгыйлева С. Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. - Казан: Мәгариф, 1993.

2. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. - Казан: Мәгариф, 1994.

3.Ягъфәров Р. Г. Татар балалар фольклоры. - Казан: Раннур, 1999.

4.Харисов Ф. Ф., Харисова Л. А. Уен - милли тәрбия чарасы. - Чаллы: КамАз, 1994.

5.Гөлбакча, балалар өчен хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990;

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

7. http://www.tatmedia.com

8.

9.

10. http://www.tatar.com.ru

11.Вәгыйзов С. Г., Вәлитова Р. Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2001.

12.Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. - Казан: Мәгариф, 998.

13.Багаева Җ. З. Татар теленнән грамматик биремнәр (башлангыч мәктәп өчен). - Яр Чаллы, 2002.

14.Татар теленнән диктантлар. - 1-4 сыйныфлар өчен. - Казан: Мәгариф, 2006.


1. Дәреслек

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Язу дәфтәре: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен язу дәфтәре( татар телендә сөйләшүче балалар өчен)2 кисәктә.. - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

3. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. - Казан: Мәгариф, 1994.

4."Көмеш кыңгырау","Сабантуй" газеталары

5. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. - Казан: Тат. кит. нәшр..

6.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

Әдәби укудан календарь-тематик план


Дәрес темасы

Сәгать саны

Уку эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

План

Факт

Әзерлек чоры - 3 сәгать

1

Исәнме, мәктәп! Сөйләм һәм җөм-лә.

1

Рәсем буенча җөмләләр төзү,җөмләнең схе-масын сызу, функцияләре уртак булган предметларны төркемләү.Көнлек режим белән танышу.Сөйләмнең нәрсәләрдән торуын, җөмләнең нәрсә белдерүен, схема буенча аңлау, җөмлә башын һәм ахырын билгеләү.

Рәсемнәр бу-енча сөйләм һәм җөмләләр төзетү

Сюжетлы рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү

Сөйләмнең җөм-ләләрдән тору-ын, җөмлә ба-шын һәм ахырын белү

3.09.

2015


2

Сүз һәм иҗек бе-лән таныштыру.


1

"Эт, песи, карга" мәзәген сөйләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, практик күнегүләр Сүзнең һәр кисәге иҗек дип аталуын, һәр иҗектәге сузыкны көчлерәк тавыш белән әйтергә, сузарга кирәклеген белергә.

Сүзләрне иҗекләргә бүлдертү

Белемнәрне үзара аралашуда куллану.

Җөмләнең сүз-ләрдән торуын, сүзләрнең иҗек-ләргә бүленүен үзләштерү

10.09.

2015


3

Сөйләм авазлары белән танышты-ру. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Һәр рәсемдәге эчтәлек ачыклау, сөйләү.Җөмлә, сүз, иҗекләр ныгыту. Сүзнең авазларга бүленешен күрсәткән схеманы укый һәм үзе аңлатып сыза яки төзи белергә күнектерү. Аваз схемасы төзү.Сузыкларны һәм тартыкларны аера белү.

Сузык, тартык авазларны ае-ру

Сөйләм культурасын үстерү

Сузык һәм тартык авазларны ише-теп аера алу

17.09.

2015


Әлифба чоры(18 сәг)


4

[а] авазы, А, а хә-рефләре.

[ә] авазы, Ә ә хә-рефләре.

1

Сөйләмнән җөмлә, җөмләдән кирәкле сүзне аеру; сузыклар санына карап сүзне иҗеккә бүлү, калын яки нечкә иҗекне билгеләү; авазны сүздә дөрес әйтү, сүз эчендә ишетеп таныту; басмача хәрефләр белән танышу;дәреслектән уку; рәсем буенча җөмләләр төзү.

Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү

Рәсем нигезендә эшләү күнекмәсен булдыру.

Дәреслектәге рәсемнән [а] авазы сүзнең башында, уртасында, ахырында килгән сүзләрне табу

24.09.

2015


5

[и] авазы, И и хә-рефләре.

[ы] авазы, Ы ы хәрефләре.

1

Рәсем буенча сөйләтү, схема буенча җөмлә төзетү.Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре белән танышу.Сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.


Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү

Авазны әйтергә,сүзгә аваз анализы ясарга,сүзне иҗекләргә бүлү

Башкаларны тыңлый белү

1.10.

2015


6

[у] авазы,

У, у хәрефләре.

[ү] авазы,

Ү, ү хәрефләре.


1

Калын, нечкә сузыкларны әйтү (а,у, ә, и);

дәреслек белән эшләү. Нечкә [ү] авазын, калын [у] авазын ишетеп тану, уен: "ү дән,у дан башланган сүзләр", "Сертотмас үрдәк" әкиятен сөйләү.

Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү

Рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү.

Текст буенча эш күнекмәләре

8.10.

2015


7

[э] авазы, Э, э хә-рефләре.

[о] авазы, О, о хә-рефләре.

[ө] авазы, Ө, ө хә-рефләре .

1

[э] авазы, Э, э (е) хәрефләрен тану, иҗекләр, сүзләр уку.

Калын сузык [о] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку.

Нечкә сузык [ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү.

Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү

Рәсемдәге сюжет буенча текст төзү, өйрәнелә торган авазларны табу,сүзгә аваз анализы ясау

Дәреслек белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру

15.10.

2015


8

[н] авазы,

Н, н хәрефләре.

[л] авазы,

Л, л хәрефләре.


1

Калын һәм нечкә сузыкларны ишетеп тану, "Тартык аваз-сузык аваз" уены, рәсем эчтәлеген сөйләтү, иҗекләрне уку. Яңгырау [л], [н] аваз-ларын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш.

Иҗекләр, сүз-ләр, җөмләләр укыту

Авазның сүз мәгънәсен үзгәртүгә мөнәсәбәтен аңлау.

Өйрәнгән хә-рефләр кергән сүзләрне, җөмлә-ләрне укый белү

22.10.

2015


9

[м] авазы,

М, м хәрефләре.

[р] авазы,

Р, р хәрефләре.

1

Мәк сүзен анализлау, [м] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, иген, икмәк, ашлык сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.Р, р хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, карга турында шигырь ятлау, агач исемнәрен өйрәнү.


Парларда һәм аерым укыту, сөйләтү

Кушылмалар таблицасы, иҗек калыпларын үзләштерү, җөмләләр уку.

Эчтәлек буенча сорауларга җа-вап бирә берү

29.10.

2015


10

[й] авазы,

Й, й хәрефләре.

[ң] авазы,

ң хәрефе.


1

Сузыктан соң килгән тартык [й] авазы, ы, й хә-рефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга өйрәнү, ң хәрефе белән сүзләр уку, кис-мә хәрефләр белән эш, рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку.

Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү

Текст өстендә эш, текст эчтәлеген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерү, милли үзаң формалаштыру.

Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес-лек материалын укый белүләре.

12.11.

2015


11

Я, я,Ю,ю хәреф-ләре, аларның аваз мәгънәләре.

[йы, йэ] авазы,

Е, е хәрефләре.

1

Схема буенча сүзләрне анализлау, Я, я,Ю,ю хә-рефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку.

[йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр

Парларда һәм аерым укыту, сөйләтү

Я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп аңлау, сүзләр, җөмләләр уку, текст эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү.

Хәрефләрне ае-рулары,укый, сөйли белүләре.

19.11.

2015


12

[д] авазы,

Д, д хәрефләре.

[т] авазы,

Т, т хәрефләре.


1

Яңгырау [д] авазы, Д, д хәрефләре белән таны-шу, [д] авазыннан башланган сүзләр уйлау,текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

Саңгырау [т] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү.

Парларда һәм аерым укыту

Предметны белдергән сүз белән аның билгесен белдергән сүзнең бәләнешен аңлау, яңа сүзләр ясау үзләштерү.

Сүзләрне үзгәртү алымнары үзләштерү

26.11.

2015


13

[з] авазы,

З, з хәрефләре.

[с] авазы,

С, с хәрефләре.


1

Яңгырау тартык [з] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [з] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү.

Саңгырау тартык [с] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, "Су анасы" әкиятен сөйләү.


Парларда һәм аерым укыту

Татар халык әкиятенең эчтәлеген үзләштерү, логик фикерләү булдыру.

Текстларны укый, эчтәлек буенча сорау-ларга җавап бирә белү

3.12.

2015


14

[г, гъ] авазлары,

Г, г хәрефләре.

[к, къ] авазлары, К, к хәрефләре.

1

[г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

[к,къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш.

Парларда һәм аерым укыту.

Казан турында мәгълүматлы булу, ике яктан да бертөрле укыла торган сүзләрне уку.

Өйрәнелә торган авазны әйтә, характеристика бирә белү

10.12.

2015


15

Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] аваз-лары, В, в хәреф-ләре.

[ф] авазы,

Ф, ф хәрефләре.

1

"Тавык" сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [в] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән таны-шу, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү, кисмә хәрефләр белән эш.

"Тау кемне-ке?" текстын укыту, төп фикерен бил-геләтү.

"Ватан" төшенчәсен үзләштерү. Сүз эченнән яңа сүзләр табу күнекмәсен ныгыту.

Текст укый һәм төп фикерен ачыклый белү

17.12.

2015


16

[б] авазы,

Б, б хәрефләре.

[п] авазы,

П, п хәрефләре.

1

[б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

Сүзләрне анализлау, [б-п] авазларын чагыш-тыру, [п] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Яттан шигырь сөйләтү.

Укучыларның башка милләт әкият геролары турында булган белемнәрен барлау, туган як табигате турындагы белемнәрне киңәтү.

Сорау куя белү

24.12.

2015


17

[ж], авазы,

Ж, ж хәрефләре. [ш] авазы,

Ш,ш хәрефләре.

1

[ж] ,[ш] авазларын дөрес әйтергә, Ж, ж ,Ш,ш хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рә-сем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.



Туган як турында мәгълүматлылык булдыру, җиләк төрләрен ачыклау.

Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес -лек материалын аңлау

14.01.

2016


18

[җ] авазы,

Җ, җ хәрефләре.

[ч] авазы,

Ч, ч хәрефләре.


1

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, сүзләрне анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку, кисмә хәрефләр белән эш.

Саңгырау тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре бе-лән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем

Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны ае-ра белүне тик-шерү.

Туган як турында мәгълүматлылык булдыру. Рус халык әкиятләре турында белемнәрне ныгыту.

Үз фикереңне аңлау.

21.01.

2016


19

[х] авазы,

Х, х хәрефләре.

[һ] авазы,

Һ, һ хәрефләре.

1

[х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу, кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү.

Казан шәһәрендәге һәкәлләр турында мәгълүмат булдыру.

Авазга характе-ристика бирә һәм укый белүләре.

28.01.

2016


20



[йо]авазы, ё хәре-фе.

[ц] авазы,

Ц, ц хәрефләре.

[щ] авазы,

Щ, щ хәрефләре.

1

[йо]авазы, ё хәрефе белән танышу, сүзләрне ана-лизлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку.

[ц] авазы, Ц, ц хәрефләре белән танышу, сүз-ләр уку, текст уку, җөмләләр уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. [щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, текст уку.

Укыту, сорау-ларга җавап бирдерү.

Казан вертолётлар һәм самолётлар төзү заводлары турында мәгълүмат булдыру.

Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү.

Башкаларны тыңлый белү

4.02.

2016


21

ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне уку.

1

ь һәм ъ хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү. Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү.

Шигырьләрне сәнгатьле укыту.

Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү.

Авазның сүз мәгънәсен үзгәртүгә мөнәсәбәтен аңлау

11.02.

2016


Әлифбадан соңгы чор - 12 сәгать

22

Уку күнекмәлә-рен тикшерү.

1

Алфавитның һәр хәрефенә карата чыгарылган шигырьләрне уку.

Контроль укыту.


Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес -лек материалын аңлау

18.02.

2016


23

Әкиятләр иленә сәяхәт.

1

Дисктан әкиятләр тыңлау, сорауларга җавап бирү, фикер алышу.


Сорауларга җаваплар алу. укыганны аң-лау.

Укылган әкият эчтәлеген сөләү күнекмәләрен булдыру.

Шигырьләрне аңлап, сәнгатьле укый белү

3.03.

2016


24

Санамышлар.

1

Санамышларны уку, логик басым куярга өйрәнү, әһәмиятен аңлау.


Сәнгатьле укыту, истә калдыру.

сөйләм культурасын үстерү

Әкиятләрне аң- лап ,сәнгатьле укый белүләре, үз фикерләрен әйтә алу

25

Табышмаклар.

1

Табышмаклар белән танышу, яхшы сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш, әһәмиятен аңлау.

Аңлап укыту, истә калдыру.

сөйләм культурасын үстерү

Санамышларны аңлап, сәнгатьле укый белүләре, истә калдыру

10.03.

2016


26

Эндәшләр. Тизәйткечләр.

1

Эндәшләр,тизәйткечләр уку, әлеге жанр-ларның әһәмиятен аңлау.

Сәнгатьле уку, истә кал-дыру.

сөйләм культурасын үстерү

Аңлап укый алу-лары,тормышта урынлы куллана белү

17.03.

2016


27

Нәрсә ул рифма.

1

Рифма турында аңлату, әһәмиятен аңлап калулары.

Рифмалашкан сүзләр уйлау, фикерли белү.


Дөрес интонация белән укый белү-ләре, тормышта куллана алу

31.03.

2016


28

Яраткан ша-гыйрьләребез.

1

Шигырьләрне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Шигырьләрне сәнгатьле укыту, укы-ганны аңлау-лары.

Татар халкының бөек язучылары тормышы һәм иҗаты турында белем туплау.

Дөрес интонация белән укый белү-ләре, логик яктан дөрес уйлый белъ

7.04.

2016


29

«Аю белән өч кыз» әкияте.

1

Рәсемгә карап әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйләү,әкият буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре булдыру.

Әкияттәге герой-ларны характер-лый белүләре, эчтәлеген сөйли алу

14.04.

2016


30

Әкиятләрне роль-ләргә бүлеп уку.

1

Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, укылган буенча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре булдыру.

Яхшы кеше булу телщге тудыру

21.04.

2016


31

Әсәр төрләрен билгеләү.

1

Әсәр төрләрен билгеләүне аңлату, сайлап уку күнегүләре, сәнгатьле уку.

Сәнгатьле укыту, сорау-ларга җавап. кыскача эчтә-лек сөйләү.

Әсәр төрләрен билгеләү күнекмәләрен булдыру.

Сорауларга төгәл җавап бирә белү-ләре, әкият эчтә-легенә карата үз фикерләрен әйтә алу

28.04.

2016


32



Язучылар язган әкиятләр.

1

Язучылар язган әкиятләр белән танышу, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтә-лек сөйләү.

Укылган әкият эчтәлеген сөләү күнекмәләрен булдыру.

Әкияттәге герой-ларны характер-лый белүләре, эчтәлеген сөйли алулары, үз фи-керләрен әйтә белү.

5.05.

2016


33

Такмазалар. Уку-чыларның аңлап укуларын тикше-рү. Йомгаклау.

1

Сәнгатьле уку күнегүләре, такмазалар белән танышу, уку. Укылган буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Сәнгатьле уку, истә кал-дыру,йомгак-лау.


Укыганнарны гомумиләштерү һәм нәтиҗә чы-гара белүләре, логик яктан дө-рес уйлый алу

12.05.

2016


20



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал