7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

















Тема: Коррупция турында мин ниләр беләм













2016 ел











Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Коррупция турында мин ниләр беләм

Максат: коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән таныштыру; укучыларда коррупциягә каршы дөньяви тискәре карашны пропагандалау һәм формалаштыру; коррупцияне тормыш шартларында таный һәм ул китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү, намуслылык, тәртиплелек күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау, материал : 2 төрле тартма, компьютер, проектр, төрле ситуацияләр язылган карточкалар, презентация, ак, кара кәгазьләр.

Тәрбия сәгате барышы

-Исәнмесез, кадерле укучылар. Мин сезне бүген җитди сөйләшүгә чакырам. Сез әзерме?

- Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда язылганны укып менә шушы тартмаларга салырга кирәк. Әгәр яхшы дип уйласагыз, килешсәгез "ак тартмага", начар дип уйласагыз яки килешмәсәгез "кара тартмага" салырсыз (карточкаларны тарата, укучылар берәм- берәм тактага язуларны ике төркемгә бүлеп куялар.

Карточкаларда түбәндәгеләр язылырга мөмкин:

  1. Мин әниемә һәркөнне булышам, чөнки ул минем өчен иң кадерле кеше.

  2. Беркөнне күрше әбигә кибеттән сумкасын күтәрешеп кайттым. Алып кайткан өчен акча сорадым. Ул миңа бер сүз дә әйтмичә бирде.

  3. Булышкан өчен нәрсә дә булса сорау гаеп түгел.

  4. Мәктәптә синең урынга такта сөртсеннәр өчен икенче берәүгә конфет бирү җитә.

  5. Мин әти-әнигә һәрвакыт дөресен сөйлим.

  6. Ярышта беренчелекне алу өчен күп тырышырга кирәк.

  7. Ярышта беренчелекне алу өчен алдан ук жюрига акча бирү дә җитә.





  1. Көндәлектәге начар билгене әти-әни күрмәсен өчен төзәтеп була.

  2. Алдашырга ярый.

  3. Әнием хастаханәдә табибка чиратсыз керү өчен медсестрага шоколад бирде.

  4. Алсу апа эшендәге җитәкчесенә кыйммәтле телефон бүләк итте һәм аңа 1 атна ял бирделәр.

  5. Имтиханны тырышып укып, әзерләнеп биреп була.

  6. Алдашырга ярамый. Һ.б

  • Әйдәгез хәзер тикшереп карыйк. Кайсы "тартмада" нәрсәләр бар икән.

Укучылар түбәндәгечә бүләргә тиеш

Ак тартма (4 слайд)

  1. Мин әниемә һәркөнне булышам, чөнки ул минем өчен иң кадерле кеше.

  2. Мин әти-әнигә һәрвакыт дөресен сөйлим.

  3. Ярышта беренчелекне алу өчен күп тырышырга кирәк.

  4. Алдашырга ярамый.

  5. Имтиханны тырышып укып, әзерләнеп биреп була

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?



Кара тартма (5 слайд)

1. Беркөнне күрше әбигә кибеттән сумкасын күтәрешеп кайттым. Алып кайткан өчен акча сорадым. Ул миңа бер сүз дә әйтмичә бирде.

2. Булышкан өчен нәрсә дә булса сорау гаеп түгел.

3. Мәктәптә синең урынга такта сөртсеннәр өчен икенче берәүгә конфет бирү җитә.

4. Ярышта беренчелекне алу өчен алдан ук жюрига акча бирү дә җитә.

5. Көндәлектәге начар билгене әти-әни күрмәсен өчен төзәтеп була.

  1. Әнием хастаханәдә табибка чиратсыз керү өчен медсестрага шоколад бирде.

  2. Алдашырга ярый.

  3. Алсу апа эшендәге җитәкчесенә кыйммәтле телефон бүләк итте һәм аңа 1 атна ял бирделәр.

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?



- Балалар, ә нигә сез (тартмаларга күрсәтеп) нәкъ мнә шулай бүлдегез. Әйдәгез, хәзер җавапларыгызны исбатлап күрсәтегез. ( укучылар белән һәр карточка тикшерелә)

-Укучылар "Кара тартмадагы " сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Башкача нәрсә дип әйтеп була? ( укучылар коррупция дип җавап әйткәнче укытучы өстәмә сораулар бирә)

-

Димәк бүген, коррупция турында сөйләшәбез.

-Нәрсә соң ул коррупция? Кем ничек аңлый коррупция дигән сүзне? (җаваплар) (6 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

-Элекке вакытларда коррупция сүзе бозыклыкны, әхлакый түбәнлекне аңлаткан. Ә хәзер, коррупция сүзе шәхси файда алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак тасвирлана. (Сүзлек эше коррупция - ришвәт дигәнне аңлата)

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, коррупциянең сәбәбе нидә ? (җаваплар)

  • Әйе, коррупциянең төп сәбәбе кешенең комсызлыгына бәйле. Кайсыбер кешеләр бик тиз генә акча эшләүгә кызыга. Үзләренең проблемаларын җайлы хәл итмәкчеләр. Коррупция җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә икътисадка, сәясәткә, социаль өлкәгә җимергеч йогынты ясый. Бу күренеш аркасында барлыкка килгән тискәре нәтиҗәләр җәмгыяткә генә түгел, ә илнең милли иминлек мәнфәгатьләренә дә зыян китерәләр.

  • Коррупциянең зыяны турында кем нәрсә әйтә ала? (җаваплар )

- Укучылар барыбызда экранга карыйбыз. (7 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

Коррупция сәбәпләре

- Дәүләт хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы

-Законнарны белмәү

-Җиңел юл белән керем алу теләге

-Вазифаи затларның еш алмашынуы ( вазифаи сүзлек эше)

-Илдәге тотрыксызлык ( тотрыксызлык сүзлек эше)

-Коррупциянең гадәткә әверелүе

-Халыкның яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы

-Эшсезлек

(Укытучы һәрберсен кычкырып укый, укучылардан ничек аңлауларын сорый. Тулы итеп аңлатып нәтиҗә ясала, рәсемнәр күрсәтелә) (8 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?



  • Ничек уйлыйсыз, коррупцияне бетереп буламы? (җаваплар)

  • Укучылар, дәүләтебез коррупциягә каршы төрле законнар кабул итә. Бу законнар белән үсә төшкәч ныклап танышырсыз. (Укытучы 9 слайдта күрсәтә)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

РФ нең коррупциягә каршы законы:

2008 ел - "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль закон

Татарстан Республикасы сы буенча:

2005ел 8 апрель - ТРсы Президенты Указы белән коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе

2006 ел 4 май - "ТР сында коррупциягә каршы тору турында"

2006 ел 18 август - " Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча совет»

- Шулай итеп укучылар, коррупция гаҗәеп зур зыян китерә, кешеләрне дәүләтне эчтән җимерә. Коррупциягә каршы бөтен кеше бергә көрәшергә тиеш. Илебездә закон бозучыларга кырыс законнар кабул ителсә, коррупциянең нигезе җимереләчәк. Илебез киләчәге - Сезнең кулларда кадерле балалар! Ф.Яруллин түбәндәге шигырь юлларын язган:

Җан җылысы - назлы яз җылысын

Өләшәсе иде күбрәк.

Алтын - көмешләрсез яшәп була,

Җан җылысы кирәк кешегә. (10 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

- Менә бу АК, Кара кәгазьләргә бүгенге сөйләшүебезгә кагылышлы сүзләр язып тактага куегыз. ( Укучылар яза, беркетә)

- Укучылар, бүгенге сөйләшүебезне "Коррупция белән көрәшне үз-үзеңнән башларга кирәк һәм шуны ук башкалардан да таләп итәргә" сүзләр белән тәмамлыйбыз.

Катнашуыгыз өчен рәхмәт.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал