7


  • Учителю
  • «Аксубаем - ак төбәк» Авторская программа 4 класс

«Аксубаем - ак төбәк» Авторская программа 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Элективныйкурс по изучению родного края «Аксубаем – ак төбәк” (34ч.) является дополнительным к базовому курсу “Татарскийязык” общеобразовательного уровня и ориентирован на совершенствовние языковойподготовки, формирование чувство национального достоинство и уваже
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Яңа Үзи төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Аксубаем - ак төбәк

(башлангыч 4 нче сыйныфлар өчен бер елга каралган туган якны өйрәнү түгәрәге өчен авторлык программасы)




Башлангыч сыйныф укытучысы

Әфләтунова Әлфинур Рафик кызы

I квалификацион категория

Яңа Үзи 2013 ел.


Эчтәлек


I. Аңлатма язуы .................................................................................................


II. Программа эчтәлеге.......................................................................................


III. Программаның тематик бүленеше...............................................................


IV. Көтелгән нәтиҗәләр......................................................................................


V. Куллану өчен әдәбият.................................................. ..............................


Кушымта .......................................................................................................... ..


Аңлатма язуы


Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү - иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. "Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире" дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриот - Ватанын , туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Ватанпәрвәрлек - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең дә газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслы чишмә буйлары, балыклы елга-күлләре, киң басулары туган яка мәхәббәт тәрбияли. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, күңелгә якын. Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән республика, район, авыл, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк",-, диләр. Шуңа күрә, төбәгебездә яшәүче һәм яшәгән күренекле шәхесләребез, мәдәният, сәнгать кешеләре турында белешмәләр бирү, мәгълүматлар җыю укучыларда иҗади эзләнү омтылышы тудыра, Милли әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынучанлык уята, милли горурлык, туган телгә, туган якка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, аның фәнни танып-белү сәләтен үстерә. Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыруны күз алдында тотып, мин "Аксубаем -ак төбәк" дигән темага төп дәүләт программасына нигезләнеп үз шәхси программамны төзедем. Ул укучыларның яшь үзенчәлекләрен, дәвамчанлык принцибын истә тотып төзелде. Программа түбәндәге юнәлешләр өстендә эшләргә мөмкинчелекләр тудыра:

- укучыларга туган як турында мәгълүмат бирү;

- төбәгебезнең күренекле язучылары, алдынгы кешеләре турында белешмәләр җыю;

- төбәк язучыларының әсәрләрен укып өйрәнү;

- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;

- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

- халкыбызның күңел бизәкләре - милли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру;

- укучыларны халкыбызның әхлакый сыйфатлары үрнәгендә тәрбияләү.

Укучыларга түбәндәге белем һәм күнекмәләрне бирү күздә тотыла:

1. Әдәби әсәрләрне сәнгатьле уку.

2. Бәйләнешле сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Ана телендә фикерли алуларын үстерү.

4. Әдәби әсәрләрне мөстәкыйль укып, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләрен булдыру.

5. Туган як, аның күренекле шәхесләре, милли мәдәнияты турында күзаллау булдыру.

6. Туган телен яхшы белгән, милли яшәү рәвешен тойган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай шәхес формалаштыру

Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр. Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү. Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез . Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала. Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә. Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Сугыш һәм тыл ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар. Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга . Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр, туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә ватанпәрвәрлек орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы. Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә. Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.

Туган якны өйрәнү түгәрәге түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:

-үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;

-укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;

-туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

-укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;

-туган як тарихына бәйле шәхесләрне, авыл, мәктәп тарихын эзлекле өйрәнү;

Авторлык программасының актуальлеге:


1. Баланың аз укуы. Бүгенге заман баласы күбрәк үз вакытын телевизор алдында, интернет челтәрендә, планшет тотып үткәрергә ярата. Ә бу исә үз чиратында танып - белү активлыгын сүндерә, алга таба омтылу эшчәнлеген куып чыгара.

2. Бала үз иптәшләре белән аз аралаша. Укучыларның күзгә - күз аралашуының бик түбән дәрәҗәдә булуы. Алар буш вакытлары булды исә, кулларына кәрәзле телефон алып, бөтен игътибарын шунда юнәлтә, шулай ук смс, интернетта утыру һәм язу, аралашуны нык киметә.

3. Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларның язган иншаларында тел байлыгының ярлы булуы.


Әлеге авторлык программасы әдәбият укытуда милли-төбәк компоненты кулланып 4 нче сыйныфларга 34 сәгатькә исәпләп төзелде.


Программаның эчтәлеге:

"Аксубаем - ак төбәк" түгәрәге кереш дәрестән башлана. Туган як турында гомуми төшенчәләр бирелә. Түгәрәкнең эш планы белән таныштырыла. Укучылар эшләргә уңайлырак булсын өчен, төркемнәргә бүленәләр. һәр төркем үзенә эзләнер, өйрәнер өчен бер тема сайлый.

Курс ахырында һәр төркем проект эше тапшыра. Моның өчен укучылар үзләре сайлаган тема буенча презентация әзерлиләр.

1 тема: Туган як, туган туфрак, туган нигез.

Туган як, туган туфрак, туган нигез турында тулырак төшенчәләр бирү. Үз Туган ягын яратучы, аның үткәне белән кызыксынучы, бүгенгесе белән горурланучы, киләчәккә зур өметләр баглаучы шәхес тәрбияләү.

2 тема: Аксубай районының туган якны өйрәнү музеена бару.

Туган як турында күзаллауны киңәйтү. Аксубай районының барлыкка килү тарихын аңлату. Туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

3 тема: Аксубаем-ак төбәк" темасына сочинение язу.

Күргәннәрне туплап, эзлекле фикер йөртергә, язарга, сөйләргә өйрәтү.

4 тема: Үзием-Үзикәем. Яңа Үзи авылының тарихы

Яңа Үзи авылының тарихы белән танышу. Авыл музеенда булу. Авылның үткәне, киләчәге белән танышу

5 тема: Хуҗалар тавы тарихы.

Яңа Үзи авылы янындагы Хуҗалар тавында булу. Борынгы бабаларыбыз тарихы белән таныштыру.

6 тема: Туган ягым чишмәләре

Макар чишмәсе, Ике каен чишмәләренең тарихы белән таныштыру. Табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәтү. Табигатькә сак караш тәрбияләү. Эзлекле сөйләм телен үстерү

7 тема: Авылымның елгалары һәм күлләре.

Сөлчә, Мулла, Коры, Бикчабар елгалары, Кәрәкә, Мүкле, Трофим, Амбар күлләре турында сөйләү. Сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

8 тема: Сочинение. "Нинди матур минем туган ягым."

Күргәннәрне туплап, эзлекле фикер йөртергә, язарга, сөйләргә өйрәтү

9 тема: Шәҗәрәм - нәсел җебем.

Кеше исемнәренең килеп чыгышы, нәсел тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклеген өйрәтү. Шәҗәрә төзергә өйрәтү.

10 тема: Г. Гафуров-Чыгтай

Иске Ибрай (Чәтрән) авылында туып үскән язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү

11 тема: Нәҗип Думави шигырләре.

Күренекле якташыбызның иҗаты белән танышу. Иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү

12 тема: Хәсән Туфан

Күренекле якташыбызның тормыш юлы белән танышу. Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музеенда булу.

13 тема: Хәсән Туфан шигырләре

Күренекле якташыбызның иҗаты белән танышу. Иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Сөйләм телен баету.

14 тема: Нәбирә Гыйматдинова

Күренекле якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү. Язучының иҗат стиле белән танышу.

15 тема: Газиз Кашапов. Музейда булу.

Күренекле авылдашыбыз язучы Газиз Кашаповның тормыш юлы белән танышу.

16 тема: Газиз Кашапов әсәрләре

Күренекле авылдашыбызның иҗаты белән танышу. Иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү

17 тема: Газиз Кашапов шигырләре

Шагыйрьнең лирик шигырьләре белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Сөйләм телен баету.

18 тема: Кичә " Сәмум җилен җиңгән Үзиле"

Авылдашыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

19 тема: Рушания Низамова

Тормышы һәм иҗаты белән танышу. Әсәрләре турында фикер алышу. Шигырләре аша балаларны матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Якташлар иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

20 тема: Миннеруй Гайфуллина-Хабибуллина"Кешеләргә әле мин кирәк!"

Миннеруй Гайфуллина-Хабибуллинаның туган як, туган тел, милләт, сөекле әти-әни, туганнар, дуслар турындагы шигырләре белән танышу. Якташлар иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

21 тема: Журналистлар Роза Туфитулова, Хөсәен Әхмәт-Вәли

Авылдашыбыз язучы, журналист Роза Туфитулова һәм язучы, психология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Хөсәен Әхмәт-Вәлиләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

22 тема: Әнвәр Хәйри - Шәрбән егете

Тел белгече, галим Әнвәр Хәйринең галимлек эшчәнлеге белән танышу.

23 тема: Якташларыбыз - театр сәхнәсендә

Театр сәнгате турында белемнәрне киңәйтү. Театр үсешенә өлеш керткән якташларыбыз (Рамил Тухватуллин- Дума егете , Алсу Кыямова - Иске Ибрай кызы) турында сөйләшү. Сөйләм телен үстерү.

24 тема: Илгиз Зәйниев - драматург

Драматург Илгиз Зәйниевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Әсәрләреннән өзекләрне рольләргә бүлеп уку.

25 тема: Үзи укымышлылары

Борынгы мулла, галимнәр белән таныштыру. Үзи авылының мәгърифәте, укымышлылары белән танышу. Алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

26 тема: Мәчет - изге урын

Мәчетләр тарихы белән таныштыру. Яңа Үзинең 100 яшьлек мәчете белән танышу.

27 тема: Батырларны ил онытмый. Сугыш ветераны, 90 яшен тутырган Галимҗан Закирҗанович Хайретдинов белән очрашу

Сугышта батырлыклар күрсәткән якташларыбыз турында мәгълүмат бирү. Сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү. Сугыш ветераны, 90 яшен тутырган Галимҗан Закирҗанович Хайретдиновның сугышчан юлы белән танышу

28 тема: Әфган җилләре

Авылыбызда әфган сугышында катнашып исән-сау кайткан 4 егет турында мәгълүмат бирү. Районыбыздан шул сугышта башларын салган 7 егет турында мәгълүмат бирү.

29 тема: "Минем Казаным" Виртуаль сәяхәт.

Казанның истәлекле урыннарына виртуаль сәяхәт. Кремль, Сөембикә манарасы, Спас башнясы. Кремльнең төзелеше, андагы капкалар, аларның исемнәре турында мәгълүмат бирү.

30 тема: Милли һәм дини бәйрәмнәребез.

Милли һәм дини бәйрәмнәребез белән танышу. "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Сабантуй", Корбан гаете, Ураза бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү.

31 тема: Авылым йолалары һәм гореф -гадәтләре.

Авылның халык җәүһәрләре (хәзинәләре) турында укучыларга белешмә бирү. Милли үзаң тәрбияләү.

32 тема: Халкымның җырлы-биюле уеннары кичәсе.

Уеннарның эчтәлекләре белән танышу.

33 тема: Презентация.

Укучылар үзләренең проектларын төгәллиләр. Проектлары белән танышу. Проектлары буенча презентация ясау.

34 тема: Дәрес-йомгаклау. "Туган ил кайдан башлана" Сочинение

Ел буе алган белемнәрне кабатлау, ныгыту. Сөйләм телен баету, үстерү. Туган җир, аның рухи байлыгы белән горурлану хисләре тәрбияләү.


"Аксубаем-ак төбәк" авторлык программасын тематик планлаштыру


Тема

Үткәрү формасы

Сәг. саны

Теоритик сәг.

Практик сәг.

1

Туган як, туган туфрак, туган нигез.

Катнаш

1


1сәг.


2


Аксубай районының туган якны өйрәнү музеена бару

Дәрес-экскурсия.

1


1сәг.



3

"Аксубаем-ак төбәк" темасына сочинение язу.

Сөйләм үстерү дәресе

1


1сәг.

4

Үзием-Үзикәем. Яңа Үзи авылының тарихы белән танышу.

Дәрес-экскурсия.

1


1сәг.

5

Хуҗалар тавы тарихы.


Дәрес-экскурсия.

1


1сәг.

6

Туган ягым чишмәләре.

Сөйләм үстерү дәресе

1


1сәг.

7

Авылымның елгалары һәм күлләре.

Сөйләм үстерү дәресе

1


1сәг.

8

Сочинение. "Нинди матур минем туган ягым."

Сөйләм үстерү дәресе

1


1сәг.

9

Шәҗәрәм - нәсел җебем.

Катнаш


1

1сәг.


10

Галиасгар Гафуров-Чыгтай


Катнаш

1

1сәг.


11

Нәҗип Думави шигырләре.


Сөйләм үстерү дәресе

1

1сәг.


12

Хәсән Туфан.


Катнаш

1

1сәг.


13

Хәсән Туфан шигырләре


Сөйләм үстерү дәресе

1

1сәг.


14

Нәбирә Гыйматдинова


Катнаш

1

1сәг.


15

Газиз Кашапов. Музейда булу.


Дәрес-презентация.

1


1сәг.

16

Газиз Кашапов әсәрләре

Катнаш


1

1сәг.


17

Газиз Кашапов шигырләре


Сөйләм үстерү дәресе

1

1сәг.


18

Кичә " Сәмум җилне җиңгән Үзиле"

Сөйләм үстерү дәресе

1


1сәг.

19

Рушания Низамова

Катнаш

1

1сәг.

20

Миннеруй Гайфуллина-Хабибуллина

"Кешеләргә әле мин кирәк!"

Катнаш

1

1сәг.


21

Журналистлар Роза Туфитулова, Хөсәен Әхмәт-Вәли.

Катнаш

1

1сәг.


222

Тел белгече, дин белгече, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, галим Әнвәр Хәйри - Шәрбән егете.

Катнаш


1

1сәг.


23

Якташларыбыз - театр сәхнәсендә.

Катнаш

1

1сәг.


24

Илгиз Зәйниев - драматург

Катнаш


1

1сәг.


25

Үзи укымышлылары.

Дәрес-экскурсия

1


1сәг.

26

Мәчет - изге урын.

Дәрес-экскурсия.


1


1сәг.

27

Батырларны ил онытмый. Сугышта ветераны, 90 яшен тутырган Галимҗан Закирҗанович Хайретдинов белән очрашу

Дәрес-очрашу

1


1сәг.

28

Әфган җилләре

Дәрес-презентация.

1


1сәг.

29

"Минем Казаным" Виртуаль сәяхәт.

Дәрес-презентация.

1


1сәг.

30

Милли һәм дини бәйрәмнәребез

Дәрес-презентация.

1

1сәг.


31

Авылым йолалары һәм гореф -гадәтләре.

Катнаш

1

1сәг.


32

Халкымның җырлы-биюле уеннары кичәсе.

Уен - дәрес

1


1сәг.

33

Презентация.

Дәрес-презентация.

1


1сәг.

34

Дәрес-йомгаклау. "Туган ил кайдан башлана" Сочинение

Сөйләм телен үстерү

1

1сәг.


Барлыгы:

34

18

16


Туган як тарихын өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнгән укучының белем дәрәҗәләрендә көтелгән нәтиҗәләр:


-үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,

-материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

-туган як тарихы буенча белемнәрен арттыра;

-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

-үзендә ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;

Файдаланылган әдәбият

  1. Ак чәчәк атар иде: Хәсән Туфан турында истәлекләр.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1989

  2. Балалар фольклоры. - Казан: Хәтер нәшр., 2009

  3. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010

  4. Гайфуллина М. Күңел чишмәм.- Казан: Печатный двор, 2003

  5. Гайфуллина М. Кешеләргә әле кирәк мин.- Казан: Сүз, 2007

  6. Гайфуллина М. Зөһрә: Шигъри әкият.- Казан: Мәгариф. 2009

  7. Ганиева Р. Нәҗип Думавиның иҗат сәхифәләре.- Казан: Отечество, 2002

  8. Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан. Казан: Матбугат йорты нәшр., 2001

  9. Гарипова Ф. Исемнәрдә ил тарихы.- Казан:Тат.кит.нәшр., 1994

  10. Гыйматдинова Н. Повестьлар. Беренче китап.- Казан: Идел-Пресс, 2010

  11. Гыйматдинова Н. Повестьлар. Икенче китап.- Казан: Идел-Пресс, 2010

  12. Гыйматдинова Н. Повестьлар. Өченче китап.- Казан: Идел-Пресс, 2010

  13. Думави Н. Агач аяк.- Казан:Тат.кит.нәшр., 2003

  14. Җәләлиев Ш. Милли тәрбия нигезләре. -Казан: Мәгарив" нәшр., 2003

  15. Казанның 1000 еллыгына методик материаллар җвентыгы.- Казан:РИЦ "Школа" , 2005

  16. Кашапов Г. Вөҗдан хәтере. - Казан:Тат.кит.нәшр., 1989

  17. Кашапов Г.Мәхәббәт сүрәләре. - Казан:Тат.кит.нәшр., 1989

  18. Леонтьева Т. Сугыш хәтирәләре // Мәгариф.- 2005.-№1

  19. Леонтьева Т. Музейларыбыз - белем һәм тәрбия үзәге // Фән һәм мәктәп.- 2004.- №9

  20. Минхәерова Г. Чыгтай бабай турында истәлекләр // Авыл таңнары. 2008.-№152

  21. Мәйдан журналы 2002, №8 Газиз Кашапов турында истәлекләр

  22. Низамова Р. Илем күңеле сизә // Авыл таңнары. -2000.-№145

  23. Низамова Р. Әти җыры.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1984

  24. Сабиров Р. Шинелен салган әдип. Газиз Кашапов: шәхес һәм иҗат.- Казан: Ихлас, 2012

  25. Сабиров Р. Барган саен еллар җылырак... Хәсән Туфанның тууына 110 ел.- Казан, Ихлас, 2010

  26. Салихов Р., Хайретдинов Р. Татарстан Җөмһүрияте: Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре. - Казан "Фест" 1995

  27. Туфан Х. Лирик шигырьләр.- Казан:Тат.кит.нәшр., 1985

  28. Туфан Х. Сайланма әсәрләр.- Казан: Хәтер, 2004

  29. Туфан: истәлекләр, шигырьләр // Төз. Р.Батулла.- Казан:Тат.кит.нәшр., 2000

  30. Туфитулова Р. Бәйлисе бар йөрәкне. Казан: Татар.кит.нәшр., 2011

Кушымта.

  1. Батырларны ил онытмый. Сугыш ветераны Хәйретдинов Галимҗан Закирҗановичның сугышчан тормыш юлы турында истәлекләр.

  2. Газиз Кашапов. "Гомер безгә бик аз билгеләнгән". Кичә.

  3. Презентация. Газиз Кашапов 70 еллык юбилей уңаеннан.

  4. Әфганстан турында презкнтация.

  5. Презентация. Кремль буйлап сәяхәт



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал