7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку 'Ашханәдә' (3 класс)

Конспект урока по татарскому языку 'Ашханәдә' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белем учреждениясе

«144 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче гомуми белем мәктәбе"













3 нче сыйныфның рус төркемендә Сингапур методикасы кулланылган ачык дәрес эшкәртмәсе

"Ашханәдә"







Төзүчесе: беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Макарова Ирина Александр кызы









Казан - 2014


Предмет: уку Сыйныф 3б (рус төркеме)

Дәреслек Р.З.Хайдарова.

Бүлек темасы "Ашханәдә" ("В столовой")

Дәрес темасы "Ашханәдә" темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту

Дәреснең максаты:

1) өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану

осталыгын формалаштыруны дәвам итү;

2) укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү;

3) чагыштырып нәтиҗә ясарга өйрәтү, хәтер үстерү;

4)өйрәнелгән җөмлә калыпларын урынлы

файдаланырга күнектерү;

5) табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә

төшерү.

Дәрес төре: лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Методлар һәм алымнар: сөйләү, әңгәмә, проблема кую, тәрҗемә, тест карточкалары белән эшләү, техник чаралар һәм иллюстратив материал куллану һ. б.

Күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: мультимедияле интерактив презентация, аш-су җиһазлары, «Ашханәдә» уены өчен материаллар (ашамлыклар, бәяләр...), коммуникатив биремле карточкалар.

Предметара бәйләнеш: рус теле, этика

Кулланылган структуралар:

МЭНЭДЖ МЭТ, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, СИНГЛ РАУНД РОБИН, МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, КОНЭРС, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД, РАУНД ТЭЙБЛ

1. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү.

2. Бүген сыйныфта кем юк?.

3. Әңгәмә үткәрү.

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның нинди көне?

- Бүген көн салкынмы, җылымы?

- Кар явамы?

- Яңгыр яумыймы?

4. Аня, спроси у класса, они готовы к уроку?

Маша, спроси у Вовы, сейчас какой урок?

2. Аудирование:

1) А сейчас прослушайте и укажите хлопком слова, в которых есть звук [о]:

дөге, ботка, карабодай, токмач, солы, пешекче, ашханә, аш

2. Логик күнегү ( слайд)

Монда карагыз. Дөге боткасы, токмачлы аш, карабодай боткасы, ашыйм, кәбестә ашы. -Тәрҗемә итегез. Кайсы сүз артык? Ни өчен?


Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Лексик материалны кабатлау (диалогны ятларга иде, 57 бит).

МЭНЭДЖ МЭТ кулланып эшләү.

Йөзгә-йөз партнерлар диалогларны сөйлиләр.


2. Уку мәсьәләсен кую

-Хәзер проекторда бирелгән, җөмләләрне укыгыз һәм бүгенге

дәрес темасын әйтегез: нәрсә турында сөйләшәбез?

"Континиус раунд робин" структурасы.

-Ашларыгыз тәмле булсын!

-Ашханә китапханә янына урнашкан.

-Пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

-Ашханәдә бик тәмле пешерәләр.

-Пешекче тәмле пешерә.

-Сәгать уникедә без ашханәгә барабыз.


Укучылар командада чиратлашып үз фикерләрен әйтәләр.

- Җавапны икенче өстәлдән, 4 партнер әйтә.


3. Уку мәсьәләсен чишү:

1 ) -Димәк бүгенге дәреснең темасы "АШХАНӘДӘ"(проекторда күрсәтелә)

-Ашханә темасына бергәләп җөмләләр төзегез,

1 нче номерлы партнерлар укый. СИНГЛ РАУНД РОБИН


4. Белем-күнекмәләрне ныгыту:


1. -Тиздән бәйрәмнәр, сегә кунаклар киләме?

-Ә сез кунакка барасызмы?

-Кунакларны ничек каршы алалар,ничек сыйлыйлар?

МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН структуралары

(Музыка башлангач, биеп йөриләр, аннан иң якын укучы белән парлашып сорауга җаваплар бирәләр, рәхмәт әйтәләр)

Утыргач, тикшерү:

-Әйдәгез карыйк әле, без өйрәнгән барлык сүзләр дә әйтелде микән? (проекторда күрсәтелә). Укыйлар.

-Түрдән узыгыз, кунаклар!

-Сыйланыгыз, кунаклар!

-Ашагыз, кунаклар!

-Җитешегез, кунаклар!

-Кыстатмагыз, кунаклар!

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН Кем 2 җөмлә әйтте?

Кем 3 җөмлә әйтте? Ә кем 4 не? Кем 5 не?

2. Ашаганда үз үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

-Менә табынга утырдылар, ә ашаганда үз-үзен тоту кагыйдәләрен без беләбезме?

Группада эшләү "Сималтиниус раунд тейбл"

-Укучылар файл эченнән менә шундый битне алыгыз һәм һәрберегез үз номеры астына 1кагыйдә языгыз. Көтәм.

-Әйдәгез тикшерик әле: 3нче номерлар сөйли.

-Әйдәгез экраннан карыйк әле, кайсыларын әйтми калдырдыгыз икән.

(проекторда күрсәтелә).Тәрҗемә итү.

-Ашар алдыннан кулыңны юарга онытма!

-Терсәгеңне өстәл өстенә куйма!

-Һәрвакытта да аш җиһазларыннан куллан !

-Ашаганда сөйләшмә!

- Ашаганда чапылдама!

-Савыттан иң яхшы кисәкне генә сайлама!

- Пычактан ризык ашама!

-Кулларыңны киемеңә сөртмә, салфеткадан файдалан.

3. Коммуникатив күнегү. КОНЭРС

Һәр бала чыгып үзенә ошаган ризыкны (ПОЧМАКНЫ) сайлый. Үз почмак укучысы белән парга бас!

Сора:

(Кемнең чәче аксыл, шул башлый) - какой суп ваш партнер любит;

(икенче партнер сорый) - вкусная ли каша в столовой;


Рәхмәт әйтәбез, икенче почмактан пар тап:

(Кемнең буе кыскарак, шул башлый) - что он ел вчера;

(Икенче партнер сорый) - мама вчера что сварила;

Рәхмәт әйтәбез дә утырабыз.


4. Ризыклар турында белемнәрне ныгыту:(баллы,итле,чәй ризыклары,эчемлекләр)

-Ашханәдә, өйдә нинди ашамлыклар пешерәләр.

-Хәзер файл эченнән чиста битләрне алыгыз да 1 номерлылар ашларны, 2 нче номерлылар итле ризыкларны һәм боткаларны, 3нче номерлылар чәй ризыкларын, 4нче номерлылар эчемлекләрне языгыз. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ

Җавап бирә:

2 нче өстәлнең, 4 нче партнер җавап бирә

1 нче өстәлнең, 1 нче номерлы укучысы

3 нче өстәлнең, 2 нче номерлы укучысы

4 нче өстәлнең , 3 нче номерлы укучысы


5. Ситуатив уен "Ашханәдә" ( 7 слайд)

(блюда с наценками: чәй, кесәл;

Кәбестә ашы, токмачлы аш, борчак ашы, пилмән;

Дөге, карабодай, борчак, солы боткасы;

Кыяр, кишер, чөгендер салаты;

Пәрәмәч, гөбәдия, чәкчәк, бәлеш)

-Балалар, хәзер ашханәгә барабыз. (балалар һәм пешекчеләр сөйләшүен оештыру). А партнерлар пешекче, Б партнерлар укучы була.

4 өстәл, 1 нче һәм 4 нче укучыларны тыңлыйбыз..

2 нче өстәл, 2 нче һәм 3 нче укучыларны тыңлыйбыз.

Рәхмәт.

Ял итү

Кайда уң кул?

Менә ул,

Кайда сул кул?

Менә ул,

Уң як, сул як,уң як, сул як,

Истә калсын ныграк!


6. Тест. -Һәр укучы файл эченнән язылган тест кәгазьләрен алыгыз!

-Хәзер урыннардан торып үзегезгә пар табыгыз һәм бер-берегезнең белемен

тикшерегез,дөрес җавап бирсә, мактагыз!

КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД СТРУКТУРАСЫ

Яңа пар эзлибез. Тикшерәбез. Белмәгәнне әйтәбез.

7. -Укучылар, ә хәзер "паровоз" уены уйныйбыз. Тактада җөмлә язылган. Шул җөмләне чиратлашып киңәйтеп язасыз (слайд 18)

РАУНД ТЭЙБЛ СТРУКТУРАСЫ

Ашхәнәдә ашыйм.

(Мин ашханәдә ашыйм.

Бүген мин ашханәдә ашыйм. Бүген мин ашханәдә аш ашыйм. Бүген мин ашханәдә токмачлы аш ашыйм. Бүген мин ашханәдә тәмле токмачлы аш ашыйм)

3 нче өстәл укый.

1 нче өстәл укый.

2 нче өстәл укый.

4 нче өстәл укый.


Имитация "Табын янында" уены. (приборы) Такта янында өстәл, өстәл өстендә аш җиһазлары.

2 укучы чыгып, табын янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен күрсәтәләр (Укучылар алдында өстәл. Укытучы 2 укучыга табын әзерләү киңәшләре бирә).

-Аня, өстәлгә башта өлеш тәлинкәсен куй; (Аня нишли? Аня нишләде? Аня, син нишләдең?

- Марсель, аның өстенә аш тәлинкәсен куй. (Марсель нишли? Марсель нишләде? Марсель, син нишлисең?

- Аня, тәлинкәләрнең уң ягына пычак һәм аш кашыгы куй; (Аня нишли? Аня нишләде? Аня, син нишләдең?

- Марсель, тәлинкәләрнең сул ягына чәнечке куй. (Марсель нишли? Марсель нишләде? Марсель, син нишлисең?

- Аня, тәлинкә каршысына ипи тәлинкәсен куй.

- Марсель, тәлинкә астына салфетка куй. (Марсель нишли? Марсель нишләде? Марсель, син нишлисең? (Аня нишли? Аня нишләде? Аня, син нишләдең?

Рәхмәт, Афәрин, булдырдыгыз.


Йомгаклау Нәтиҗә ясау.

  • Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үзенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.


Өйгә эш:

I төркемгә: Татар милли аш рецептын язып алып кил.


-Укучылар, сезгә дәрес ошаса, тактага смайлик куегыз. Смайлик өстәлегездә.

-Дәрес бетте, сау булыгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал