7


  • Учителю
  • Мероприятие по татарскому (1класс)

Мероприятие по татарскому (1класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



</

Әлифба бәйрәме.



Әлифба бәйрәме - кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул.



Максат: 1. Хәреф танырга, шул хәрефләрдән сүзләр ясап укырга өйрәтүче тәүге



дәреслекне хәтердә саклау.



2. Белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү.



3. Әти-әниләр алдында зур сынаулар үтеп, осталыкны күрсәтү.



4. Ирекле уен эшчәнлегеннән ихтыяр көченә нигезләнгән уку хезмәте



эшчәнлегенә күчү, аңа ияләшү гадәтләнүгә ярдәм итүче дәреслек белән



саубуллашу.



Актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Стеналарга "Әлифба, без сине яратабыз","Рәхмәт сиңа, Әлифба".



Кадерле укучылар,әти-әниләр һәм хөрмәтле кунаклар! Сезне әлифба бәйрәме белән котлыйбыз! Катнашалар: әти-әниләр, татар теле укытучылары,укучылар .



Класста Г.Тукайның " И туган тел" җыры яңгырый класска 1 сыйныф укучылары керә.



Кадерле ата-аналар һәм кунаклар! Бүген зур бәйрәм.1 класс укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды.Әлифба бәйрәме-кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, җырлар,ә йтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.





Бер укучы Әлифба китабын тотып алга чыга һәм "Әлифба" шигырен сөйли.



Әлифба алды әтием миңа.



Бик-бик сөендем



Бүген мин шуңа.



Белдем, әлифба-



Телнең ачкычы.



Белем иленең Тәүге баскычы.



Баскычка басып,



Югары менәм,Фән нигезенең



Серләрен беләм.





Укытучы:Әйе, без Әлифбаны өйрәнүне тәмамладык һәм бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз... Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. Әлифба китабы сезне 39 хәреф белән таныштырды, хәрефләрдән-иҗекләр, иҗекләрдән -сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте. Илебезнең барлык мәктәпләрендә "Әлифба бәйрәме" үткәрелә. Ул көнне 1 класс укучылары һәм ата -аналар укытучыга үзләре рәхмәт хисләрен белдерәләр.



2 нче укучы. әлифба китабын укырга өйрәткән өчен беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт !



Укытучы: Ә хәзер, укучылар, кадерле әти -әниләребезгә хөрмәтле кунакларыбызга нәрсәләргә өйрәнүебез турында сөйлик.



Укучылар( барысы бергә).



Без укырга, язарга, сөйләргә, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.

Укытучы: укучылар, сез нинди табышмаклар беләсез. Я, әйтеп карагыз әле.







3 нче укучы .



Кем зирәк, кем тапкыр икән?



Сынап карыйк әйдәгез!



Сез җавапларны табыгыз,



Без табышмак әйтәбез.



Укытучы:



(Тактага кроссворд элә.)



Табышмаклар:



Акылсыз керәсең,



Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)



Сөяге юк, теле юк. (Тел).



Әрекмәндәй зур колак,



Аякары бер колач,



Борыны җиргә тигән



Килгән ул ерак илдән.( Фил).



Язын дөньяга килә,



Көзен саргаеп үлә. (Яфрак).



Йомры йомшак, сары йомгак,



Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).



Агач түгел-яфраклы,



Тун түгел -тегелгән,



Кеше түгел сөйли.( Китап).





Укучылар: Афәрин, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Уйлыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?



Укучылар: Әлифба.



Шеф. укучы: Бик тырыш бик белемле икәнсез. Мин бик шат .



Укытычы : Ни соң ул Әлифба?



Укучы: Менә ул Әлифба! Ул безне хәреф танырга,шул хәрефләрдән сүзләр ясап укырга өйрәтүче тәүге дәреслек.



4нче укучы .



Хәрефләр төрле-төрле,



Хәрефләр тере -тере...



Үзләре сөйлән-сөйлән,



Бииләр бәйлән.



Тезелгән әнә бергә



Сүзләргә әйләнергә



Рәхим ит, дустым, әйдә,



Хәрефләр бәйрәменә!



(Укучылар хәрефләрне күрсәтеп, М.Фәйзуллинның хәрефләргә багышланган шигырьләрен сөйлиләр).



Барысы бергә:



Һәммәбезнең үз урыны



Барыбызда кирәкле.



Безне Әлифба китабы



Дус булырга өйрәтте.



"Әлифба"(Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре) җыры башкарыла.



5 укучы: Әлифбада утыз тугыз



Хәрефне дә өйрәндек,



Җырлар итеп җырладык та,



Шигырь итеп сөйләдек,



6 укучы: Хәреф безгә юлны ачты



Әкиятләр иленә.



Шигырьләр һәм хикәяләр



Өйрәндек без тиз генә.



7 укучы: Өйрәтте Әлифба безне



Табигатьне сөяргә.



Кечкенә дусларыбызга



Бул син,дустым,дияргә.



8нче укучы: Курыкмаска салкыннан,



Яңгыр, яшен, карыннан.



Дус булсагыз, яратсагыз,



Файда тияр барыннан.



9нчы укучы: Өйрәтте чиста булырга,



Пөхтәлекне сакларга,



Усал, ямьсезләрдән безгә



Кечеләрне якларга



10нчы укучы: Әлифбабыз тәмам булды ,



Без җыелдык бәйрәмгә.



Шатлыгыбыз эчкә сыймый,



Ничек сезгә сөйләргә.



11нче укучы:Нигә бүген куанмаска,



Без бит инде зур үстек.



Әлифбаны тәмамлап,



"Туган телгә дә күчтек".



Укытучы: Дөрес, укучылар, сез Әлифбаны өйрәнүне тәмамладыгыз. Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.





Укучылар бергәләп: "Кадерле Әлифба"! Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!"-диләр. (ишектән Әлифба булып киенгән укучы керә.)



Әлифба: исәнмесез минем дусларым һәм хөрмәтле кунакларым!



Барысы бергә: Исәнме,Әлифба!



Әлифба: Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм.



12 нче укучы: Әлифба,син барлык фәннең



Тәүге баскычы.



Син кадерле туган телнең



Алтын ачкычы.



13 нче укучы:Иң якын дусларың



Булдык гел без синең.



Һәр хәреф елмаеп



Әйтте үз исемен.



14 нче укучы: Һәм алар бик матур



Сүзләргә әйләнде.



Сүз тезеп укуы



Кызык һәм күңелле.



15 нче укучы:Кызык әкиятне



Укуы рәхәт.



Рәхмәт, Әлифба,



Сиңа зур рәхмәт !



16 нче укучы: Әлифба тормышта



Беренче баскычым.



Син белем дөньясын



Ачучы ачкычым.



Әлифба синдә бит



Чыныкты канатлар.



Чакыра әкиятләр,



Канатлы ак атлар.



Өйрәттең син миңа



Ватанны сөяргә.



Рөхсәт ит зур рәхмәт



Мең рәхмәт!-ияргә.



Укучылар бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба, бик зур рәхмәт!





ӘЛИФБА.



Нәни дусларым, ФәкатьӘлифба-



Рәмәт сезгә дә, Белемгә нигез.



Әлифбаны нык



Үзләштергәнгә. Зур доктормы ул,



Укытучымы,



Белем сараен Яки төзелештә



Керергә ачып, Бер инженермы ,



Сезнең кулларда Космонавтмы ул,



Хәзер бар ачкыч. Әллә галимме,



Һәрбер укучы Агроном,яисә



Бик күп укысын! Гади эшчеме,



Китап иң якын Үтәргә эшнең



Дустыгыз булсын! Кечесен,зурын



Нәни дусларым, Әлифбадан ул



Шуны белегез: Башлаган юлын.



17 нче укучы: Әлифба,Әлифба, Җыр итеп җырлыйбыз

Китәсең бит инде. Иң соңгы битеңне.

Укучылар "Беренче дәрес " җырын ( М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) җырлыйлар

Әлифба:

кайсы хәрефне бигрәк ошатты

Я, әйтеп бирегез

Ачмыйча китапны.



18 нче укучы : А тора Әлифбаның Ансыз әйтеп булмый



Иң мактаулы җирендә " Ата-ана сүзен дә.



А -алтын ачкыч ул Ал белем,аңлы бул,



Күп сүзне ачарга. Юлыңда һич арма!



19 нчы укучы : А ны бик мактыйсыз "Укы".-ди ул безгә,



Әллә У ямьсезме? "Уйла",-ди һәр сүзне.(у хәрефен күрсәтә.)



Әлифба.



Уңган бул,улым,дип У кирәк һәрвакыт



Әйткәнне хәтерлә! Дус сүзен әйтергә.



20 нче укучы: Э белән башлаган Күп сүз эчендә



Сүзләр дә нинди күп. Балкый ул энҗе күк.



21 нче укучы:Э белән Ш не кушып,



Эш белән дус булсаң,



Укыйсың син" эш"не.



Мул бирер җимешне.



22 нче укучы: Т белән Я әйтәләр:



" Тынычлык яшәсен!".



23 нче укучы: Ә белән әти дип



Әни дип дәшәсең.



24 нче укучы: Кем әйтә М белән



Нинди сүз башлана!



25 нче укучы: М белән мәктәбем



М белән Мәскәвем-



Сөекле башкалам.



Әлифба.



Инде сез беләсез



Һәр хәреф кирәкле.



Барысы бергә:



Әлифйба, аларны Килмәссең моннан соң,



Безгә син өйрәттең. Әмма син гомергә



Әлифба,китәсең, Күңелдә каласың.





(Кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзәләр.)



Барысы бергә



Укучы:Өйрәттең син безне



Ватанны сөяргә,



Рөхсәт ит,зур рәхмәт,



Мең рәхмәт дияргә.



(укучылар бергәләп әйтә).



Рәхмәт, сиңа Әлифбам.



Хәзер без укый Беләбез.



Шеф.укучылар: Нәни дусларым рәхмәт сезгә дә.



әлифбаны нык үзләштергәнгә.



Белем сараен



Керергә ачып



Сезнең кулларда



Хәзер бар ачкыч.



Нәни дусларым,



Шуны белегез:



Фәкать әлифба



Белемгә нигез.



Бергәләп:Әлифба ,әлифба ,



Китәсең бит инде.



Җыр итеп җырлыйбыз



Иң соңгы битеңне.



Алып баручы :Кадерле, балалар,Мин китәм, хушыгыз!!



Акыллы булыгыз,гел "5"кә укыгыз.



Җыр : Өйрәтәләр мәктәпләрдә.





Шеф .укучы: Китап- киңәшчең синең,



Дустың, ярдәмчең синең.



Ул хөрмәткә бик хаклы,



Кадерлә син китапны.



Укы.дустым, син аны



Китапның син дусты бул.



Бик күп сорауларыңа



Җавап биреп торыр ул.



Почмакларын бөкләмә,



Битләрен дә дә ертма син.



Керле кул белән аны



Беркайчан да тотма син



Барысы бергә



Туган тел, Туган тел өйрәндек күп нәрсә



Боларны беләбез. Әлифба белән без.





Туган тел.



Сез Тукай абыйны Ул язган бер җырны



Беләсез үәммәгез. Ңырлыйбыз әйдәгез.





" Туган тел" җыры г.Тукай сүзләре.



Туган тел Дусларым,мин сезгә бүләккә китаплар алып килдем.(Математика, Әлифба, Русский язык укучыларга Туган тел китапларын һәм бүләкләрне бирергә булышырлар.)



Ишек шакыган тавыш ишетелә,Хат ташучы телеграмма кертә.



Бер укучы аны кычкырып укый: "Кадерле 1 сыйныф укучылары! Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәбез! Туган тел китабын тырышып укыгыз.Бары тик "4"ле "5" ле билгеләренә генә укуыгызны телибез!



Алып баручы: Безнең бәйрәмебездә катнашкан кадерле әти-әниләргә һәм хөрмәтле кунакларга бик зур рәхмәт!



Ата-аналар комитетының пред. Укучыларга бүләк тапшыра.



Әти-әниләр : Сезнең алда вәгъдә бирәбез

Ялкауланмаска,

Икеле алмаска,

Тырыш булырга,

5 кә укырга.



Шуның белән Әлифба бәйрәмебез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал