7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныфларда 'Эзтабарның баскычлары'

Башлангыч сыйныфларда 'Эзтабарның баскычлары'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Эзтабар кагыйдәләре :1.Эзтабар- кыю кеше.2.Эзтабар -намуслы кеше.3.Эзтабар- кешелекле кеше.БЕРЕНЧЕ БАСКЫЧ –«АДЫМНАР», ИКЕНЧЕ БАСКЫЧ -«БАШЛАНГЫЧ»ӨЧЕНЧЕ БАСКЫЧ -«СУКМАКЛАР»Бу баскычка басу hәм кызыл тамга тагу өчен ике ел эзтабар булып яшәргә hәм түбәндәге hөнәр hәм белемнәрне
предварительный просмотр материала

Эзтабар кагыйдәләре :


1. Эзтабар- кыю кеше.


2. Эзтабар -намуслы кеше.


3. Эзтабар- кешелекле кеше.

БЕРЕНЧЕ БАСКЫЧ - «АДЫМНАР»


Шушы баскычка басу hәм зәңгәр тамга алу өчен эзтабар чылбырда алты айдан да ким булмаган вакыт яшәргә, түбәндәге белем hәм hөнәрләрен үзләштерергә бурычлы.

1.Эзтабар кагыйдәләрен, девизны hәм шигарьне белү hәм аңлата алу.

2."Үз чылбырын, отрядын, флагың турында сөйли белү, үзара сәламләшү билгесен күрсәтү .Әйдәүче оешманың исемен hәм адресын әйтергә дә була.

3.Йөгереп уйный торган өч уен, туплы өч уен уйный белү, өч бию hәм өч җыр өйрәнү.

4.Үзеңнең спорт күрсәткечләреңне белү(баскан урыннан озынлыкка сикерү, чүгәләү-тору, 60 метрга йөгерү).

5.Киселгәндә яки сыдырылганда, бөҗәкләр тешләгәндә, борыннан кан киткәндә беренче ярдәм күрсәтә белү.

6.Аптечканың кайда торганын белү. Кирәк булганда градусник кую, баш яки эч авыртканда дарулар бирү.

7.Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү, адашкан очракта нәрсә эшләргә кирәклекне белү.

8.Икедән дә ким булмаган санда яңа hөнәр үзләштерү.

9.Җыеннарны калдырмау, соңарып килмәү. Пөхтә киенеп килү.

10.Әти-әнигә булышырга тырышу. Торган җир турында ниндидер кызык яки гыйбрәт белү.

11.Сынауларны узу, кыюлыкны сынау(мәсәлән, учак аша сикерү) hәм җитезлекне сынау (агачка менү).






Эзтабар кагыйдәләре :


1. Эзтабар- кыю кеше.


2. Эзтабар -намуслы кеше.


3. Эзтабар- кешелекле кеше.


ИКЕНЧЕ БАСКЫЧ - «БАШЛАНГЫЧ»


Бер елдан да ким булмаган вакыт буе мәктәптә, җыеннарда активлык күрсәткән, әти-әнисенә теләп булышкан, зәңгәр тамгага ия булган һәм түбәндәгеләрне эшли белгән эзтабар яңа баскычка күтәрелә hәм яшел тамга ала:

1.Үз чылбыры hәм отрядының традицияләрен белә, алар турында сөйли ала. Күкрәккә тагыла торган эзтабар тамгасының мәгънәсен белә hәм аңлата ала.Аңа бер эшне ике мәртәбә куелуның кирәге юк.

2.Сикереп уйный торган - биш, йөгереп уйный торган биш уен белә, атып мишеньгә тидерә ала яки сикергеч бау белән оста сикерә.

3.Биш җыр hәм биш бию белә.

4.Спорт күрсәткечләрен яхшырта. Идәнгә ятып кулларында ун мәртәбә күтәрелә ала, йөзә белә, сыңар аягында 20метрны сикереп уза. Үзенең 60,100 метрга йөгерүдәге, урыннан озынлыкка сикерүдәге, чүгәләү - торудагы күрсәткечләрен исендә тота.

5.Үзе торган җирнең уннан да ким булмаган төр кыргый хайванын (кош, бөҗәк, балык) атап бирә ала.

6.Үзе торган җирдә үсә торган агулы үсемлекләрне аера.

7.Урманда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белә. Сәяхәтләр яки экскурсияләр оештыруның үзе уйлап тапкан төрләрен тәкъдим итә.

8.Үзе торган җирнең истәлекле урыннарын белә, үз шәhәре яки авылының кызыклы кешеләре турында чылбырдагы иптәшләренә аңлата.

9.Кан киткәндә, кул яки аякка сөял чыкканда, җиңелчә пешкән чакта беренче ярдәм күрсәтә ала. Авыру кеше янына врач чакырта белә.

10.Республика флагының нинди икәнен, кайсы төснең нәрсә аңлатканын, флагны нинди очракларда күтәрәләр икәнен белә.

11.Бик тиз киенә hәм чишенә, өс һәм аяк киемнәрен hәрвакыт чиста тота, чәчен пөхтә йөртә.

12.Тәкъдим ителгән өч hөнәрнең берсен, аңа өстәп тагын ике һөнәр өйрәнә.

13.Сынаулар уза:

а) эзләүче (мәсәлән, яшерелгән әйберне таба);

б) энә тоту остасы (мәсәлән, төймә тага, ямау сала);

в) оста кул (мәсәлән, ниндидер модель яки уенчык ясый).

Эзтабар кагыйдәләре :


1. Эзтабар- кыю кеше.


2. Эзтабар -намуслы кеше.


3. Эзтабар- кешелекле кеше.


ӨЧЕНЧЕ БАСКЫЧ - «СУКМАКЛАР»


Бу баскычка басу hәм кызыл тамга тагу өчен ике ел эзтабар булып яшәргә hәм түбәндәге hөнәр hәм белемнәрне үзләштерергә кирәк:

1."Өзелгән чылбырлар", "Дус тап", "Читән", "Өченче кеше артык", "Көтүче", "Челән аяк"та йөрү уеннарының өчесен белү.

2.Үз чылбыры hәм отрядының җырларын, халык җырларын, аеруча үз төбәгендә туган җырларны белү.

3.Төн кунулы сәяхәткә чыгу өчен ниләр кирәген белү, әйберләрне дөрес итеп тутыру.

4.Гади төен төйнәү, биштәр тутырганда шул төенне куллану.

5.Сәяхәт өчен зарур булган куркынычсызлык кагыйдәләрен белү.

6.Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, 25метр араны йөзеп узу.

7.Жәяүле сәяхәт өчен шәхси аптечка тутыру.

8.Күзгә чүп кергәндә, урман бете (талпан) кадалганда, елан чакканда, очлы әйбердән яра алганда, пешкәндә беренче ярдәм күрсәтә белү.

9.Компасның төзелешен белү, аның нәрсәгә хезмәт итүен аңлата алу.

10.15төрле йорт хайванын яки кыргый хайванны (кош) тану, яки эзләрен аера белү.

11.Агулы үсемлекләрне (чәчәк, гөмбә, җиләк) тану,шуларны ашап агуланганда беренче ярдәм күрсәтә белү.

12.Авыл яки шәһәр, республика турында кызыклы итеп сөйләү.

13.Үз чылбырындагы балалар белән нәниләргә бүләкләр әзерләү яки ниндидер уен өйрәтү.

14.Тәкъдим ителгән hөнәрләрнең берсен, аңа өстәп тагын ике hөнәр сайлап өйрәнү.

15.Сынаулар узу:

а) "Беренче ярдәм"(мәсәлән, борыннан кан килүне туктату);

б) "Учак хужасы"(мәсәлән, учак өчен урын табу, учакны сүндерү);

в) Коллекционер"(мәсәлән, үзе җыйган коллекцияне күрсәтеп, шул турыда сөйли ).





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал