7


  • Учителю
  • ӘЙләнә-тирә дәресенә дәрес конспекты: 'Кошлар безнең дусларыбыз' (3 класс)

ӘЙләнә-тирә дәресенә дәрес конспекты: 'Кошлар безнең дусларыбыз' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Кошлар безнең дусларыбыз!

Максат:

  • Вакытны дөрес бүләргә өйрәтү;

  • Укучыларның күзаллауларын киңәйтү;

  • Укучыларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор,кайчы,пластик шешәләр, "Кошлар"турында китап

Дәресбарышы:

  1. Оештыру.

  • ХАЙ ФАЙВ

(укучыларны тынычландыру,игътибарны укытучыга юнәлдерү)


1. Уңай психологик халәт тудыру.

(түгәрәкләнеп кулга-кул тотыну)


Балалар бергә укыйлар: ( 1 слайд )


Без - акыллы,

Без - тату!

Игътибарлы, тырышлар!

Бик тырышып укысак,

Барсы да барып чыгар!


2. Актуальләштерү:

- Хәзер бер-берегез белән елмаеп исәнләшегез.

(Ян-яктагы һәм кара-каршы күршеләр белән исәнләшү)


- Без ни өчен "Исәнмесез! Хәерле көн!" дип дәшәбез?

-.......

- Барыбыз да, елмаеп, яхшы кәеф белән эшебезне башлыйбыз.


II. Габдулла Тукайның " Бу кайчак була?" шигыре


Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,-
Бу кайчак, туган?
(-Кыш көне.) (3 слайд)


-Әйе, кыш көне. Кыш көне нинди үзгәрешләр була соң?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.


  • ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

(лидер билгеләнә,музыка җибәрелә,лидер артыннан кабатлап калганнар төрле хәрәкәтләр ясыйлар,музыка туктагач икенче кеше лидер була.)

-Бүген мин мәктәпкә килгәндә, хат ташучы миңа телеграмма бирде.Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:


"Кадерле, дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик

авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен безгә ярдәм итегез әле." (4 слайд)


-Бу хатны түбәндәге кошлар җибәргән.Аны белү өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.


1. Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар (5 слайд)


Чыпчык, чыпчык-чык-чырык!
Җим сиптем, кил тиз очып! (6 слайд)
2. Үзе аклы-каралы
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын- калада.(7 слайд)


Саескан- ала канат,
Җим сибәм кабат-кабат! (8 слайд)
3. Кара жилет, сары күлмәк,

Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: "Сип, сип",-дия
Нәрсә сибик, кем белә? (9 слайд)


Песнәк,песнәк, кил тизрәк-
Җим сибәм сиңа әзрәк! (10 слайд)


4. Гөлдерү-гү, гөлдерү-гү,
Кызыл тәпи- кемдер бу?(11 слайд)


Күгәрченем гөр-гөр-гөр -
Җим сиптем, менә күр, күр! (12 слайд)
-Бу кошлар турында сез нәрсә әйтә аласыз?,шул турыда сөйләгез(..............)
-Бездә кышлаучы кошлар.


-Тагын нинди кошлар бездә кышлый?
-....
-Аларны без кайларда очратабыз?
-Өй тирәләрендә, ферма яннарында...
-Ни өчен?
-Алар ашарга эзләп йөриләр.
-Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?
-Җимлекләр ясап куеп.
-Әйе, ә сез кошларга җимлек куйдыгызмы соң?
-...
-Анда нинди кошлар килде?
-...

-МИКС ФРИЗ ГРУП

(укучылар музыкага төрле хәрәкәтләр ясап йөриләр,катып калалар,музыка туктый,укытучы сорау бирә,укчылар группага сорауның җавабы кадәр җыелалар)


1. Ике кошның башы кадәр басыгыз.

2. Бер коштагы аяклар санынча басыгыз.

3. Биш кошта ничә баш? Шуның кадәр басыгыз.

4. 10 кешедә ничә баш? Шулай басыгыз


Укучылар чыгышы."Кошлар"китабы буенча эш.

Шигырьләр уку.
Карга, карга,син кара,
Кабып кал,азык барда! (13 слайд)
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз! (14 слайд)
V.Укучылар белән пластик шешәдән җимлек ясау.
V.Йомгаклау өлешендә татар халкының "Очты-очты",

" Әйе, юк" уеннары оештырыла.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН

(балалар җавап дөрес булса торып басалар,җавап дөрес булмаса утырып торалар)


Уеннар өчен сораулар:

Сыерчык телен тешли аламы? ( Юк. Теше юк.)
- Песнәк түбәгә оялый аламы? (Әйе)

- Кара карга койрыгын өшетә аламы?(Юк. Ул көньякта

яши.)
-Саескан яз көне безгә кайтамы? (Юк, ул бездә

кышлый) (13 слайд)






ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

« Көрәш Даны» Ордены тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге

Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе»

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ


Тема: Кошлар безнең дусларыбыз!




Дәрес планын төзеде:

Озайтылган көн группасы тәрбиячесе

Сабирова Н.Т.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал