7


  • Учителю
  • Татар теленнән үрнәк диктант текстлары (4 сыйныф)

Татар теленнән үрнәк диктант текстлары (4 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

КУШЫМТА 4 нче сыйныф.

Күрмә - ишетмәле диктантлар.

1. Кулларым, йөгерек сүзләрен иҗекләргә бүлергә.

Йомшак су, йөгерек су.

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын …

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю! (29 сүз.)

2. Бирем.

1)Кушма сүзнең астына сызарга.

2)Авызымда сүзен иҗекләргә бүлергә. Анда нинди хәрефләр һәм авазлар бар?

Әнием юган кебек.

Бирделәр безгә бакчада

Карабодай боткасы.

Авызымда бал кебек

Эреде ул йотканчы.

«Нинди уңган кыз!» - диеп,

Тәлинкәм тора көлеп -

Мин юган кебек түгел,

Әнием юган кебек. (25 сүз.)

Сайланма диктантлар.



Баш кисәкләрне сайлап язарга. Җөмләдә ияне белдерүче исемнәргә нинди кушымчалар ялганган?

Җәйге кояш астында.

Эссе җәй көне. Кояш әле күкнең уртасына менеп җитмәгән булса да, иртә белән бакчада үләннәргә, агач яфракларына төшкән чык тамчылары инде күптән кибеп беткәннәр. Үләннәр берсе астына берсе капланып, агач яфраклары кызулыктан әсерәшеп салынышканнар. Бары түтәл өстен тутырып үскән аклы-кызыллы, зәңгәрле чәчәкләр генә кызудан ул хәтле аптырашмыйлар. Иртә белән бакчачы, бакчага кереп, аларның төпләренә су сибеп чыккан. Шуңар күрә алар рәхәтләнеп башларын зәңгәр күккә таба сузалар.

Менә бер түтәлнең нәкъ уртасында яңа гына ачылган ак Ләлә чәчәге утыра. Ул башын бүтән чәчәкләрдән югарырак күтәргән. Ул әле кичә кич белән генә ачылган. Дөньяны әле аның беренче тапкыр гына күрүе. Шуңар күрә ул исе китеп тирә-ягына карана. Тирә-ягы төрле чәчәкләр, төрле үләннәр белән тулы. Үлән араларында төрле матур кортлар, үрмәкүчләр сикерешеп йөриләр. Чикерткәләрнең чырылдавыннан колаклар тонарлык.

Чәчәкләрнең әйләнә-тирәсендә юка гына канатларын селкеп төрле матур күбәләкләр очалар. Аларның ак төслеләре бар, сарылары бар, кызыллары бар. Алар үзләре очып йөри торган чәчәкләр шикелле булып күренәләр. Күбәләкләр арасында умарта кортлары белән юллы-юллы соры шөпшәләр, юан-юан төклетуралар да пыжылдап очалар.

Ләлә чәчәге бу күбәләкләрнең, умарта кортланының, шөпшәләрнең кайнашып очуларын карап тора да аларның тик кенә, шаярып кына очмаганлыкларын күрә. Алар һәммәсе бертуктаусыз, бер чәчәктән бер чәчәккә кунып, чәчәк эчләреннән әллә нәрсә эзлиләр.

Текстны игътибар белән укырга, андагы парлы сүзләрне күчереп язарга.

Агыйдел.

Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.

Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.

Сүз төркемнәре.

Сентябрь.

Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

Бик сәер вакыт ул. Үзе тын, үзендә, яз көнендәге кебек ук, җыр ишетелә…

Серкә үләннәре ерактан күзгә ташлана. Алар яз уртасында чәчәк аттылар. Нәни һәм ялгыз сабаклы иделәр. Хәзер, ак чәчәкләрен балкытып, кечкенә куак булып алдылар. Сабаклары вак җимешчекләр белән капланып, меңләгән орлыкларын сибәргә-үрчергә әзерләнәләр.

Ала миләүшәләр кар китүгә чәчәк аткан иделәр. Хәзер, көз килеп кырлар бушауга, ак чәчәкле, шунда ук өлгергән җимешле дә булдылар. Җимешләре бик кызык: өч якка ачылмалы. Капкачлары сай көймәләргә охшаган. Көймәләргә вак орлыклар тулган.

Алар янында кыр кыналары матурланып утыра. Пешергеч нурлардан, өшеткеч яңгырлардан сакланып, чәчәкләре яфрак асларына кача. Җимешләре бигрәк тә иркә: тар яшькелт шешә шикелле, үтә күренмәле. Ул җимешләр, кагылуга, бер яшькелт йомычкачык кына калдырып, шартлашып, орлыкларын коя. Шунлыктан аларны икенче төрле «тидермәс» дип тә йөртәләр.

Ирекле яки сайланма диктантлар

Бирем.Күплек сандагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

Март.

Яз-матурның якты йөзле кызы Март-матур… Күңелләрдә куаныч уты кабызып, күзләрдән шатлык яше тамызып, ничек үз вакытында килеп җиттең син! Күге дисәң, йөз чыту белми нурланып, кыр һәм болыннарны дисәң, якты чаткыланып, күзне камаштыра. Бүген Кыш бабай сине күпсенде, ахры. «Мин әлегә китәргә уйламыйм да!» - дип, иртәдән үк ян тәрәзәгә җил-җил сугылды, агач ботакларын чайкатты. Елгаларда - бозны, урманда - агачны, өйләрдә - бүрәнәне шартлатты, нәкъ мылтык аткан кебек булды. Яз-матур чигенә, Кыш бабай кире килә кебек тоелды. «Марта яуган кар - бакча җимешенә ярар,» - картлар шулай дип мыек кына сыпырдылар. Яуган бере файдага - бусы да артык булмас, янәсе.

Кич булгач, Кыш бабай тагын күзен ачты. Якты тамчыларга карады. Аларны туңдырып, түбә буйлап тезә башлады.

Искәрмә. Туры сөйләм искәртелә.

Җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.

Апрель.

Ак каеннар язны тоеп алды: зифа кәүсәләреннән татлы су агызды. Аллы-гөлле күбәләкләр килеп җитте. Кырмыскалар да кузгалды. Туйганчы сыйланып, бер-бер артлы ак кәүсә буйлап югары үрмәли, түбәнгә йөгерә, шулай үз юлларында юкка чыга башладылар.

Алар ник озакка калмадылар соң? Ял итеп, тагын эчә башламадылар? Чөнки эш көтә үзләрен. Алар болай да кышын йоклап яттылар. Апрель-матур җир асты ояларын җылыткач, уянышып, кыймылдап алдылар. Аннары, җир астыннан чыгып, ял итеп яттылар. Ә инде икенче көнне бар хаста оядашларын кояш җылысына өскә ташырга тотындылар һәм чыгарган берен биек оялары тирәсенә ташыдылар. Ләкин ач килеш эшләп булмый бит! Үзара эш бүлешеп, кайберәүләре ризык табарга билгеләнде.

Аларның шулай бердәм булуларын күреп таң калам, ярдәмчел булуларын күреп сокланам мин.

Әй, ничек начар күрә үзләре! Исне мыеклары белән сизәләр. Исеннән юлны табалар, үз оя кырмыскаларын исләре буенча беләләр.

Ана кырмыскалар ни тикле эшчәннәр! Зарарлы бөҗәкләрне, һәртөрле кортларны дистәләп, йөзләп кыра торганга, искеткеч зур файда бирәләр.

Исем һәм сыйфатларның астына сызарга.

Көз килде.

Әле кайчан гына ямь-яшел җәй иде. Кошлар җыры белән гөрли иде урманнар. Безнең тәрәзә каршында да зифа буйлы, бөдрә чәчле каен кызы җилфердәп тора иде. Җәй көннәрендә аңа нинди генә кош кунмады да ничек кенә сайрамады!

Ә хәзер дөнья тынып калды. Көз килде дә каен яфракларын асп-сары буяуга манып китте. Ә җил минем мескен дустымны кочаплап алды да дер селкетте. Сары яфраклары шыбырдап җиргә коелды. Бу көннәрдә кошлар да ерак-ерак илләргә китеп бардылар. Каен кызы яп-ялангач торып калды. Аңа бик салкын булыр инде.

Әмма борчылмыйм. Менә атна-ун көн узар да, ак тунын кигән кыш бабай килеп җитәр. Ул җирне ап-ак юрган белән каплап китәр. (119 сүз.)

Исем һәм сыйфат кергән сүзтезмәләрнең астына сызарга.

Җәйге иртә.

Җәйге җылы көннәрнең берсе иде. Иртәнге кояш табигать белән исәнләште, җир өстенә көләч нурларын сипте. Җәйге табигать матурланып, җанланып китте.

Акрын искән җил тын су өстен җинелчә генә дулкынландырды. Иртәнге җил тавышын тыңлап торган вак камышлар күңелле генә кыштырдашып куйдылар. Җемелдек чык тамчылары белән дымланган куе үләннәр кояш нурлары астында тагын да яктыра төштеләр.

Кояшлы иртә меңләгән кошларны татлы йокыларыннан уятты. Алар киң һавада иркенләп канат җилпенделәр, азык эзләп очып киттеләр. Нурлы кояш һаман югары күтәрелде. Кичтән тынып калган иркен басуларда тормыш кайный башлады.

Тузанланган киң юллардан автомашиналар үтте. Басуларда көчле тракторлар гөрләште. Утлауга чыккан зур-зур көтүләр томанланган тау итәкләренә таралдылар. Җәйге аяз көннең гүзәл иртәсе менә шулай башланды. (110 сүз.)







Контроль диктант.

Актаныш кешеләре.

Бу тирәләрдә табигать гаҗәп матур. Сөзәк тау тезмәләрен каплап алган катнаш урманнар, җиләкле аланнар, боргаланып аккан Сөн елгасы җәелеп ята. Боларның һәммәсе бер күрүдә үк күңелдә тирән эз калдыра. Җәй көне генә түгел, кыш көне дә Сөн буйлары бик ямьле була.

Байсар якларының кешеләре дә табигате кебек үк матур. Матурлык тышкы күренештә генә түгел бит. Кешеләрне барыннан да элек хезмәт бизи. Мактаулы хезмәте өчен исемен җырларга кушып җырларлык, романнарга, хикәяләргә герой итеп кертерлек кешеләр бар монда. (76 сүз.)

Аңлатмалы диктантлар.

Май.

Май-матур аяк басты туган ягыма!

Майсыз кар бетми, дигән сүзне дөресләгәндәй, урмандагы коры елга төбендә дә карның эзе калмады. Җирне сусыл яшь үлән, агачларны озын һәм кызгылт песиләр, яшел яфраклар каплады. Хәзер кая карама шунда чәчәк… Табигать нинди иркен сулый! Хәтта сылу каеннар да чынлап торып җылы көннәр җитүенә ышанды, җилемле һәм хуш исле яфрагын ача башлады. Яңгыр һәм якты чыклар белән юынып, озын саргылт алкаларында энҗе-тамчылар асылындырып, күз чагылдырырлык балкуын, яшь ара елмаюын күрүе нинди күңелле!

Тирә-яктагы күркәм үзгәрешләрне җимеш бакчасында үсеп утырган алмагачлар да шәйләде. Барын күреп, барына сокланып, ә бигрәк, чыннан да җылы көннәр килүенә ышанып, зур кызгылт бөреләрен ача башлады. (100 сүз.)

Зәңгәр чишмә авылы.

Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур матур күл буена утырган бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар.

Зәңгәр чишмәнең бакчаларында төрле төстәге чәчәкләр үсә. Җәй көне болыннарында елның елында яшел печән өлгерә. Анда кышкы суыкта солыдан кадерле хуш исле коры печән күп була. Таулары зәңгәр болытларга кадәрсузыла. Меңәр еллык карт наратлар, яшел чыршылар җәен - кышын яшәреп, шаулашып утыралар. Елгалар, күлләр буйлап уңдырышлы киң басулар җәелеп ята.

Вакытында яңгырлар яуса, бу яланнарның мамык кебек йомшак кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәт бирә. (81 сүз.)

Сайланма диктант.

Яңгыр турында җөмләләрне генә айлап язарга.

Май - матур аяк басты туган ягыма!

Актыккы язгы үзгәрешне күрим дә күңелле җәйне каршы алыйм мин дип, өйгә дә кайты керү юк. Гел юлда буласың. Яңгыр яуганда гына өйдән чыкмый торасың. Кайвакыт, аны Алдан сизсәң дә, өйдән чыгып, чыланып йөрисең, тәмам суга төшкән тавык кебек буласың.

Яңгырны ничек Алдан сизәм дигәндә, яңгыр теләнчесен әйттем ич. Әнә шул, мәчедәй ачы кычкырып, яңгырдан алдан әр килде. Мин андыйларны күп беләм. Ишетеп һәм сынап беләм. сынаганнар - күкнең ни төстә булуына да, чыкка һәм томанга, йолдызлар яктылыгына, һәртөрле кошлар авазына бәйләгән.

Кайчакта, әйтик, яңгыр булмый торгалый. Бигрәк тә җәен бар да яңгыр сорый. Кояш баш түбәсеннән төшми кыздыра. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Менә юл буйлап тузан уйный бер заман. Күк тулы болытлар да, каралып, түбәнтен агыла. Бу - яңгыр килү билгесе. Менә шыбырдый да башлый. Җил басылса, ул озакка сузыла, басылмаса, тиз туктый.

Әйтик, болытның әсәре дә юк ди. Күк йөзе чеп-чиста. Ә шулай да бөркүлек сизелә, эсселектән хәл бетә. Маңгайга бөртек- бөртек тир чыга. Димәк, тиздән яңгыр коячак. Иртән башланса, бик тиз бетәчәк, төштән соң башланса, кичкә хәтле туктамачак.

Күк тулы сәләмә болытлар, ашыкмыйча, түбәнтен агылалар ди. Гел куера, гел авырая баралар, кич җиткәндә бар сәләмәләре бергә тоташып, җиргә үк салыналар ди. Озакламый, димәк. яңгыр булачак. Җил чыкмаса, иртәнгә тикле явып торчак.

Я булмаса, явачак яңгыр кичтән, кояш батуыннан беленә. Ул үзе уттай кыздыра. Үзе, шул матур килеш батмыйча, күк читендә бер зәңгәр тасма артына - болытларга кача. Шуннан инде иртәгесен яңгыр булачагын көт тә тор.

Яңгыр явам дисә, иртәгесен төштән ак томан, түбәнтен агыласы урынга. Акрынлап өскә күтәрелә. Карга һәм чәүкәләр берөзлексез каркылдап кычкыра, биектә чебен-черки тапмыйча, карлыгачлар түбәнтен оча.

Яңгыр яуганда, кинәт бытбылдыклар сызгырса, сабан тургайлары, яңгырлы күккә күтәрелеп, җыр яңгыратып торса, аның озакламый басылачагын, нурлатып кояш чыгачагын белдерә.

Искәртмәле-сайланма диктант.

Парлы сүзләр кергән җөмләләр генә яздырыла. Бу сүзләрнең язылышы искәртелә.

Зәңгәр күлдә Ай коена.

Төннәре барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән. Чөнки ул чисталыкны бик яраткан. Бөтен тәнен исле сабын белән ышкый-ышкый икән дә күлнең иң тирән җиренә чума-чума рәхәтләнә икән. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң Ай үзенең болыттан ишеп ясалган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икене якка ыргытып уйнарга тотына. Ул чагында төн көндезге кебек яп-якты була, чөнки яңа гына Зәңгәр күлдә коенып чыккан айның тәне чип-чиста, җилләр йоклагач, болытлар да тыныч кына ята бирәләр. Ә Айга рәхәт, ашыкмый гына дөнья гизә, йолдызлар бер-берләренә зөбәрҗәт ташлар ыргытышып уйный башласалар йолдызларны тыеп тора икән.

Бер төнне гадәттәгечә Ай күлдә чума-чума коенып ятканда кинәт кенә җил уянган, чөнки җирнең җилдәге койрыгында ялгышып бер сукыр тычкан китереп баскан. Җил койрыгы авыртуга түзә алмыйча үрле-кырлы сикергән. Җил койрыгына өргән һәм дулкыннарны уяткан. Усал дулкыннар күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып эчкәрәк, Ай коенып ята торган төшкәрәк китергән. Айның тыны бетә башлаган.

Суга батудан Айны Айсылу исемле кыз коткарган. Менә бермәлне Айның түп-тәгәрәк, яп-якты йөзе күренгән. Ай кызның йөзенә үзен коткарган өчен якты нурларын ягып калдыра икән. Ә Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын.

Дүртенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.

  1. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.



Урман … . … җәй уртасы булганга, кошлар да җаңфәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан … җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә чишмә тавышына … урман күнеккәндер 7ург. Туктаусыз челтери бит ул, гүя … җыр суза. Беләсе 7ург: бу … җырын кемгә багышлый икән? Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән үзенә чакыра микән урман кизләве? … суда, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Чишмә ерганагында, … суга канатлары белән бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде.

Сыйфатлар: кисәк, карт, моңлы, дәртле, көмеш, йөгерек, тын, ямьле.

Тын, карт, йөгерек сыйфатларын дәрәҗәләр белән төрләндерегез.



2. Нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз.



1)Мин мәктәпкә … йөрим. 2) Безнең Әлфия … биюче. 3) … безнең колхоз арыш, бодай, карабодай чәчте. 4) Менә … чәчү тәмамланды. 5) … җәйге каникуллар башланачак. 6) Күк йөзе … караңгыланып китте. 7) Камил ишектән … генә кереп китте. 8) Безнең сыйныф балалары … Кремльгә экскурсиягә барачак. 9) … яңгыр яуды.



Рәвешләр: көнозын, җәяү, иртәгә, оста, быел, җитез, язгы, тиздән, бервакыт.

Текстны укыгыз һәм күчереп языгыз.

Урман тургае.

Санап бетергесез канатлы җырчылар яши безнең якларда. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Сайрар баркылдыкны гына тыңлап кара. Күпле тыңласаң да, туйдырмый. Аңа бүтән кошлар кушыла. Әйтерсең җыр ярышы ачканнар, баркылдык әйтерсең бу хорда башлап җырлаучы. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын. Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.

Урман турае бик иртә кайта, сабан тургаеннан бер дә калышмый. Кыш әле калын тунын салмаган, ә 7ургае, яз киләсен сизеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман 7ургае хәтта сайрар баркылдыкны да уздыра.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың.Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатькә мәдхия җырлар.

Урман тургае көзге салкында да сайраудан туктамый. Болытлы көзге күктә урман тургаеның моңлы җырын ишетсәң, гүзәл җырчының туган ил белән хушлашуы дип кабул ит.

Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.

5. Түбәндәге фигыльләрне, үрнәктә күрсәтелгәнчә, төркемләп языгыз.

Уйлау, яту, язу, сикерү, бару, җырлау, йөзү, көлү, шаулау, чәчү, йөгерү, шатлану, йөрү, бию, уку, тырмау, казу, сөйләү, елау, ачулану, чабу, утыру, борчылу, сөенү, туктау, уру, сөрү, пешерү.

Үрнәк:

Физик хезмәтне белдергән фигыльләр: сөрү, …

Акыл хезмәтенә караган фигыльләр: уку, …

Хәрәкәт белдерә торган фигыльләр: бию, …

Хис һәм тойгы белдергән фигыльләр: сөенү, …







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал