7


  • Учителю
  • Сценарий ПРАЗДНИКА Сөмбелә бәйрәме

Сценарий ПРАЗДНИКА Сөмбелә бәйрәме

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"СӨМБЕЛӘ " БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ

Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.



Хәерле көн, мөхтәрәм кардәшләр! Әти - әниләр, укытучылар, укучылар! "Сөмбелә" бәйрәмен башларга рөхсәт итегез!



Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.



Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? - Мин беләм :

бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!.



Сүз мәктәп директоры Фаткуллин Фирдюс Фидаи улына бирелә.





Җыр хисләрнең ургып агышы

Җыр канаты, дәрте кешенең

Җыр күңелле якта чагылышы

Илдә матур тормыш итүнең.



ҖЫР чайкала иген кырлары

Сөмбелә бәйрәме - Уңыш бәйрәме

Күңелләр сөенә, шатлана.

Миллионнар бирдең син, игенчем,

Илемә китердең тантана.

Күге киң канатлы хисләрнең,

Аларга син канат үстердең.

Кешегә иҗатта янарга

Игенчем , син бетмәс көч бирдең.



Бәйрәмебезнең төп кунагы кем соң?



Сөмбелә!!!







Сөмбелә сүзләрен әйтә.



Әйдәгез Сөмбеләгә үзебезнең өйрәнгән шигырләребезне сөйлик .





Картларга да җыр кирәк

Яшьләргә дә җыр кирәк

Беркем йоклап китмәсен

Уйна, гармун, җыр кирәк!



Илләр матур җыр белән

Еллар матур җыр белән

Эшләп ардык , эштән соң

Ял итик без җыр белән.



Бергә Җыр. Һәрвакыт булсын кояш!



Бию Азизова Дилә башкаруында бию.





Ә хәзер укучылар үзебезне сыныйбыз.

Мәкальнең башы әйтелә , сез дәвам итәсез.

1.Агач җимеше белән, (кеше эше белән.)

2.Егет кешегә җитмеш төрле ( һөнәр дә аз.)

3.Һөнәрле үлмәс, ( һөнәрсез көн күрмәс).

4.Тырышкан - табар, ( ташка кадак кагар.)

5.Эш сөйгәнне, (ил сөяр.)

6.Бүгенге эшне (иртәгәгә калдырма.)

7.Калган эшкә ( кар ява.)





Сөмбелә сүзләре.





Сөмбелә әйтә Һәр көз үзенчә килә,

Һәр көз үзенчә матур,

Елмаешып бер биесәк

Көзне ярату булыр.



Утята биюе бергә биибез



Сөмбелә:

Бигрәк уңган, булган балалар укый икән бумәктәптә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта,рәхәт тормышта

Яшик кадерле дуслар!

Сау булыгыз миңа китәргә кирәк! Уңышлар сезгә!



Уңыш җыю (Бәрәңге җыю уены)





Ә хәзер без сезгә табышмаклар әйтәбез



Табышмаклар әйтү уены.

Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (Помидор)

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем әйтер дә, кем белер? (Чөгендер)

Алма дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар? (Алма)

Ашка салсң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә. (Борыч)

Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

Тагын көч сынашу сезне көтә.



"Бу яфрак кайсы агачтан?" дигән уен үткәрү.

Ә хәзер беренче сыйныф укучысы Хисамутдинов Ильмир татар халык биюен башкара.



Уен . Алма ашау.



4 нче сыйныф укучылары башкаруында яшләр биюе



3 нче сыйныф укучысы Яфизов Рияз башкаруында җыр



Ахметова Динә башкаруында бию



Таң сызыла .Кояш нурларыннан

Алтынлана арыш кырлары

Хезмәт белән каршы ала таңны

Авылымның егет - кызлары.

Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

1 сыйныф укучысы Шарафутдинова Алия башкаруында җыр



Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.



Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә ачлыкны күрмәсен.



Таң сызыла .Кояш нурларыннан

Алтынлана арыш кырлары

Хезмәт белән каршы ала таңны

Авылымның егет - кызлары.



Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.



Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.



Бәйрәмебез шуның белән тәмам.

</ Тыңлап утыруыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал