7


  • Учителю
  • Урок для 1-4 классов «Кешеләр, саклагыз җиремне!»

Урок для 1-4 классов «Кешеләр, саклагыз җиремне!»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 1 – 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән экскурсия-дәрес МАКСАТЫ : Табигать белән кызыксынуларын арттыру.Табигать турында фәнни белемнәрен арттыру.Табигатькә сак караш булдыру.Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.Чиста табигатьнең кеше сәламәтлеге өчен файдас
предварительный просмотр материала

ТЕМА : " КЕШЕЛӘР, САКЛАГЫЗ ҖИРЕМНЕ ! "

1 - 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән экскурсия-дәрес

МАКСАТЫ :

  1. Табигать белән кызыксынуларын арттыру.

  2. Табигать турында фәнни белемнәрен арттыру.

  3. Табигатькә сак караш булдыру.

  4. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

  5. Чиста табигатьнең кеше сәламәтлеге өчен файдасын ачыклау.

Экскурсиянең барышы.


-Укучылар, бүген без экскурсиягә иртәрәк җыелдык. Чөнки иртәнге саф һава сәламәтлеккә бик тә файдалы, кош, җәнлек тавышлары да ачыгырак ишетелә. Табигать белән ничек аралашырга, дуслашырга, ярдәмләшергә кирәген бүгенге экскурсиядә тагы да яхшырак аңларсыз. Чөнки табигатьне саклап, без үз сәламәтлегебезне саклыйбыз.

УКЫТУЧЫ: Куз - гал - дык !

ЧУЛПАН : - Әнә, кояш та чыга! (кызыл ут кабына.)

АЙСЫЛУ: - Авылым турындагы җыр искә төште. Әйдәгез җырлап барабыз.

РАНИС: - Әйдәгез !

АЙСЫЛУ: Үрәзмәттә таңнар ата

Нур сибеп тирә -якка.

Күңелем белән гел синдә мин

Синнән якын җир юкка.

БЕРГӘ: Сагынам, сине сагынам

Туган авылым, Үрәзмәт

Сиңа кайтыр көннәремне,

Саныйм берәм - берәмләп. (" Сагынам сине, Үрәзмәт." Ш. Җиһангирова сүзе. З. Хәйретдинов көе.)

УКЫТУЧЫ: Китмәс борын сагына да башладыгызмы ? Без төшке ашка кайтып җитәбез,

борчылмагыз !

ГӨЛНАРА: - Борчылмыйбыз, апа !

НАЗИЛӘ: - Карагыз нинди матур алан. ( Кулларын җәеп бөтерелеп чыга.)

ЧУЛПАН:-Апа, мин бер кызык шигырь беләм. Ул безнең Ранис турында бугай.Сөйлимме?!

Курыкма, тимим ! "- дигән.

УКЫТУЧЫ:-Әйдә,Чулпан сөйлә!

ЧУЛПАН:-"Курыкма,тимим"(Ш.Галиев)

Малай урманга кергән,

Каршында куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән:

"Инде нишләтер…"- дигән.

Ә малай бара биргән:

"Күрергә килдем, -дигән,-

Курыкма ,тимим!"- дигән.

Малай эчкәрәк кергән,

Каршында тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

"Инде нишләтер…" - дигән.

Ә малай бара биргән:

" Күрергә килдем!- дигән,-

Аю авылга килгән,

Анда малайны күргән.

Малай да дер-дер килгән:

"Инде нишләтер …"- дигән.

Ә аю бара биргән:

" Курыкма, тимим,- дигән-

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем !" - дигән.

АЮ: - Сез бик тәртипле балалар ахырысы. Сезнең белән күңелледер, мине дә ияртегез әле?

РАНИС: - Әйдә, Аю- Әппәс, киттек !

ИНДИРА: - Карагыз , нинди матур күбәләк ?! ( Тотмакчы була.)

ИЛДУС: - Күбәләкләргә тияргә ярамый. Алар дөньяны матурлап кына калмый, чәчәкләрне серкәләндерергә дә булышалар.

ИНДИРА : - Мин тотып кына карыйм!

ИЛДУС : - Күбәләкнең ефәк канаты син тоткач ук ертылыр һәм ул оча алмас, тимә, яшәсен!

НАЗИЛӘ: - Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп ,

Табаламсың ризык?


КҮБӘЛӘК: - Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.


Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.


Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа! ( "Бала белән Күбәләк " Г. Тукай сүзе. )

ИЛСӨЯР : - Курыкма, тимибез ! Вакыт тапсаң безнең биюне карап кит. Синең кебек оста булмасак та тырышып карарбыз. ( Бию. " Күбәләкләр биюе " )

КҮБӘЛӘК: - Рәхмәт, дусларым! Сезнең белән барырга мөмкинме ?

РАНИС:- Әлбәттә! Рәхим ит , Күбәләк !

ГӨЛНАРА: - Карагыз, нинди зур кырмыскалар ?

Җәйнең матур көнендә

Күзәт әле, иренмә-

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.


Ничек төзи белгәннәр:

Өйләре катлы-катлы.

Озын, урау юллардан

Чабалар бер- бер артлы

Яңгыр килсә-посалар,

Өйләре җылы,җайлы.

Бергәләшеп яшәгәндә

Башта юк һич тә кайгы.

Нәни генә кырмыска,

Ямьнәр өсти тормышка.

Җәй эшләсә ,ял итәр-

Ерак калмады кышка.

(Факил Әмәк "Кырмыскалар илендә")

УКЫТУЧЫ:-Укучылар,кырмыскалар дөньяны ямьләп кенә калмыйлар,ә урманны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар.Бер кырмыска оясы 1сәг. эчендә- мең ярым, көненә-20 мең,җәй буена-берничә миллион бөҗәк алып кайталар.

(Кинәт агач шатырдап куя,һәм кош оясы селкенеп, җиргә бер йомырка төшеп ватыла.

Балалар шунда ашыгалар.)

РЕГИНА:-Тоттым бит йомырка бурын!

ИЛҺАМ:-Мин аны карарга гына теләгән идем…Анда 4 йомырка бар. Берсе зур иде, төшеп китте…

УКЫТУЧЫ:-Илһам,кош ояларына тияргә ярамый. Бер зурысы төшеп ватылган икән, димәк ул күке йомыркасы.

РЕГИНА:-Әйбәт булган! Башкаларның оясына салмас! Үзе оя ясасын!

УКЫТУЧЫ:-Оя ясап бала чыгарырга аның тән температурасы җитми. Ә күке- агулы,йонлы бөҗәкләрне юк итүче бердәнбер кош.Аларны сакларга кирәк!

ИЛҺАМ:- Башка алай эшләмәм, гафу итегез!

(Елга буенда җыр ишетелә)

НИЯЗ:-Әй утыра балыкчы,

Су буенда балыкчы.

ИНДИРА:- Нияз, син монда нишләп утырасың?

НИЯЗ:- Күрмисеңмени? Никадәр балык тоттым! Әни сөенер инде.

(Балалар аның янына киләләр.)

АЙСЫЛУ:-Нияз, яз көне балыкларны күпләп тотарга рөхсәт ителми. Алар уылдык чәчәләр. Син аларны тоткач,безнең буада балыклар аз үрчер инде.

НИЯЗ:-Ачуланмагыз, мин аларны җибәрәм!

ИЛДУС:-Карагыз, камка суга төшкән!

Иделгә төшкән камка

Бер бата да бер калка-

Иделдә камка бата!

Йөзеп янына бардым,

Сөзеп кулыма алдым-

Камканы мин коткардым.


Ярга чыккач кипшенле,

Чистарынды, җилпенде,

Канатларын тикшерде.

Ашыгып китеп бара-

Корткычлар бар бакчада!

Инде камка коткара…

(Камка китеп бара)

УКЫТУЧЫ:-Укучылар камка нинди зарарлы бөҗәкләрне юк итә?

ЧУЛПАН:-Теләләрне ашый.

УКЫТУЧЫ:-Дөрес, камка бик файдалы бөҗәк, кызганычка каршы, алар елдан-ел кими. Камка- урман һәм авыл хуҗалыгына бик күп файда китерүче бөҗәк. 1 камка тәүлегенә-250, личинкасы -300 ләп теләне юк итә.

УКЫТУЧЫ:-Сусадыгызмы? Әнә чишмәгә дә килеп җиткәнбез.

БЕРГӘ: "ЧИШМӘ" җыры.( К.Даян сүзе, М.Вәлиев көе )

Чуер ташлы биек тау астыннан

Бөдрәләнеп көмеш су ага.

Җырлый -җырлый барып төшә

Тыныч аккан елгага.


Тыныч аккан елга буйларында

Яшеллеккә баткан куаклар.

Чәчкәле җәй айларында

Ял урыны бу яклар.


Тау чишмәсен күргән һәрбер юлчы

Туктамыйча узып киталмый;

Ташка ятып, көмеш суын

Эчмичә китә алмый.

РАНИС:-(Стакан алып якынгарак килә. Су агызып ала)

"НИХӘЛ, ИНЕШКӘЙ ? (Б.Рәхимова)

Нихәл,инешкәй,

Ничек хәлләрең ?

Ничекләр үтә

Кышың, җәйләрең?


Рәнҗетмиләрме

Сине кешеләр,

Табигать корткыч

Шуның ишеләр?


Юлыңны синең

Чүп-чар бумыймы?

Бармы ярдәмчең?

Үзем булыйммы?


Дусларымны да

Чакырып килим:

"Кызлар, малайлар,

Әйдәгез!"- диим.


Нитрат агулар

Агып төшмәсен,

Һәркем сакласын

Туган чишмәсен.


Кирәкми кала-

Син юкка чыккач,

Кирәкми завод-

Мин юкка чыккач.


Нихәл , инешкәй

Ничек хәлләрең?

Ничекләр үтә

Кышың, җәйләрең?

ИНДИРА: - Әйдәгез ял итеп алыйк, мин арыдым ?! ( Ял итәргә тукталалар. Җәймә җәеп, ашарга алып килгән ризыкларын бүлешәләр дә, ашарга утыралар. Тамак ялгагач, торалар. Нияз конфет кәгазен җиргә ташлый. )

ЧУЛПАН :- Нияз конфет кәгазен җиргә ташлама ! Табигатьне чүпләргә ярамый !

ЧУЛПАН :- Әйдәгез капкалы уйныйбыз !

ИЛДУС :- Әйдәгез ! ( Парлашып басалар. Илсөяр - Регина, Илдус - Айсылу, Ранис - Чулпан, Гөлнара - Назилә, Ләйсән - Диана, Нияз - Индира, Илһам - укытучы . Көй туктауга Илсөяр белән Регина капкага керә алмый калалар. Аларга җәза бирелә.

ИЛСӨЯР " Ялкын " биюен бии.

РЕГИНА акробатик номерлар күрсәтә.

УКЫТУЧЫ: - Ярый балалар, кайтырга да вакыт җитә. Көнегез файдасызга үтмәдеме ?

АЙСЫЛУ : - Юк !

РЕГИНА : - Файдалы булды !

ГӨЛНАРА : - Күңелле булды !

УКЫТУЧЫ : - Ә сез нәни дусларым ниләр белеп калдыгыз ?


ИНДИРА: - Туган як күгендә йолдызлар ( Гөлназ Набиуллинадан.)

Тоныкланса бер көн, нишләрмен ?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен ?

ИЛҺАМ: - Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар.

ЛӘЙСӘН: - Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр ?

ДИАНА : - Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

БЕРГӘ : - КЕШЕЛӘР САКЛАГЫЗ ҖИРЕМНЕ !

ҖЫР : " Әбием әкиятләре. " ( В. Агапов көе)

  1. Син сөйләгән әкиятләрдә

Чәчәкләр җирдә иде.

Балык сурәтләрдә түгел

Елгада, күлдә иде.

Кушымта:

Кирәксенмибез шифасын

Яңгырын, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән җир шарын.

  1. Син сөйләгән әкиятләрдә

Диңгезләр зәңгәр иде.

Юл буйлары бәбкә үлән

Егетләр мәргән иде.

  1. Син сөйләгән әкиятләрдә

Изгелек - савап иде.

Әкиятне агуладык

Кипте җирнең җилеге.

Кушымта:

Кирәксенмибез шифасын

Яңгыры, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән җир шарын.

БЕРГӘ: ( Көйсез генә.) - Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән җир шарын !

( Барысы бергә җитәкләшеп кулларын югары күтәрәләр һәм төшерәләр, башларын ияләр).


Йомгаклау.

-Саф һава сулап, шифалы чишмә суларын эчеп, экологик чиста ризыклар белән тукланып, табигатьне саклап яшәгез!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал