- Учителю
- Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс
3 сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Максат: 1) Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аера белергә өйрәтү.
2)Җыйнак жөмләләрне,тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү,җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.
Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.
Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, ярдэмчеллек сыйфатлары; дәрестә актив, тәрбияле, дус иптәш булу.
Регулятив: үз алдына максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
Танып - белү: Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белу; укытучының сорауларына җавап бирә,матур, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер - берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен телдән яки язмача җиткерү, алган мәгълүматларны куллана белү.
Дәрес формасы. Яңа белем формалаштыру дәресе.
Материал: 1. И. Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк,59-60б.
2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013,
3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013
Җиһазлау: компьютер,экран, слайдлар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез әйбәтме? " Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең яхшы үтәр" -диләр. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле эш көннәре телик.
Хәерле көн,уң күршем!
Хәерле көн, сул күршем!
Хәерле көн, дусларым!
- Яхшы кәеф,яңа көч белән дәресне башлыйбыз.
II. Төп өлеш.
1.Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
1 нче бирем.
Матур язу күнегүе.
-Тактада язылган сүзләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз, 1сүз өстәп языгыз.
Яз,кояш,яфрак,яра,..
Бу сүзләрнең берсен кертеп җөмлә төзергә, ия һәм хәбәр астына сызарга.
Үзбәя
2нче бирем. Төркемнәрдә эш.
Тактада 2 җөмлә языла:
Кошлар кайта.
Күчмә кошлар безнең якларга кайта.
-Бу язмаларны җөмлә дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Шартлар экранга языла:
-
Җөмлә баш хәрефтән языла;
-
Җөмлә азагында . ! ? билгеләре куела;
-
Үзара бәйләнеше бар;
-
Тәмамланган уйны белдерә;
-
Иясе һәм хәбәре бар.
Җөмлә турында белемнәрегезне бер-берегезгә, үз-үзегезгә һәм хор белән кабатлагыз.
Үзбәя
III. Уку максатын кую.
3 нче бирем. Ике җөмләне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга (җаваплар тактага языла).
2 се дә хикәя җөмлә,
2 сендә дә ия һәм хәбәре бер үк
1 нчесе кыска, 2 нчесе озын; ия белән хәбәрдән башка иярчен кисәкләре дә бар
Нәтиҗә: Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.
- Нинди уку максатын куярбыз? Җөмләләрне төзелешләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез. (Уку максаты тактага язып куела. Хор белән, бер - берсенә, үз-үзенә кабатлатыла.)
Үзбәя.
IV. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.
4 нче бирем.
1. Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?
- Ул ия белән хәбәрдән генә тора.
2. Ә икенче җөмлә?
- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.
Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез. (_____ ) ( ___________ ).
3. Куллар арасында зурлык нишләде?
- Беренчесен күрсәткәндә - кысылды, кечерәйде, кыскарды, нечкәрде, тарайды,жыйнакланды. Икенче җөмләне күрсәткәндә зурайды,киңәйде, җәелде.
-Шулай булгач, 1 нче җөмлә ничек дип аталыр икән?
- Җыйнак җөмлә.
-Ә икенче җөмлә ничек дип аталыр?
-Икенче җөмлә җәенке җөмлә.
4. Димәк, нинди җөмләләр була икән?
- Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Үзбәя.
5 нче бирем.
-Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә билгеләмә табыгыз.
- Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмләләр дип, ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган җөмләләр җәенке җөмләләр дип атала.
-Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне дәреслекнең нәтиҗәсе белән чагыштырыгыз. (59 бит.) Сез ясаган нәтиҗә белән дәреслек килешә микән?
Модельләштерү
Җыйнак җөмлә
ия , хәбәр
Җәенке җөмлә
ия, хәбәр
+
иярчен кисәкләр
Үзбәя.
V.Динамик пауза.
VI .Яңа белемнәрне беренчел ныгыту. Дәреслек белән эшләү.
78 нче күнегү. Парларда эшләү. Ике баганадагы сүзләрне укыйбыз,чагыштырабыз,сорауларга жавап бирәбез.
Тикшерү, үзбәя.
79 нчы күнегү.Җөмләләрне җәенкеләндереп язырга.
80 нче күнегү. Җыйнак җөмләне бер укучы, партадашы җәенке җөмләне укый.
Үзбәя.
VII. Рефлексия.
-Дәресебезнең максаты нинди иде?
-Нинди җөмләләр була икән? Ничек бу нәтиҗәгә килдек? (Җөмләләрне укыдык, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек. Нәтиҗә ясадык. Билгеләмә бирдек.)
Белемнәрне бәяләү.
Өй эше. 1. 81 нче күнегү, 60 нчы бит. Сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җәенке җөмләләр төзеп яз.
2. Иҗади эш. 82 нче күнегү.
-Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.