7


  • Учителю
  • Математика 'Өчпочмак төрләре' 4 класс

Математика 'Өчпочмак төрләре' 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәрес тибы:яңа материалны аңлаМаксат: укучыларны өчпочмак төрләре:турыпочмаклы,кысынкыпочмаклы,җәенкепочмаклы өчпочмаклар(геометрик фигуралар) белән таныштыру; аларны чагыштырырга,үлчәргә,сызарга өйрәтү; түбәләрен, почмакларын, якларын таба белү ысулларын өйрә
предварительный просмотр материала

Математика 4 класс

Тема: Өчпочмак төрләре.

Максат: укучыларны өчпочмак төрләре :турыпочмаклы,кысынкыпочмаклы,

җәенкепочмаклы өчпочмаклар белән таныштыру; чагыштырырга,

үлчәргә,сызарга өйрәтү; фикерләү сәләтләрен үстерү;

1.Яңа теманы аңлату. 3 төркем.

-Укучылар класстагы предметларга күз салыгыз әле. Кайсы предметларда туры почмаклар бар?(Укучылар әйтәләр)

- Ә хәзер,әйдәгез китапның һәм партаның почмагын үлчәп карыйк.

Ничек үлчибез?(Турыпочмаклы линейка белән)

-Почмак ничек барлыкка килә? Бер ноктадан чыккан 2нур почмак төзи.

- Нинди почмаклар бар? (туры,кысынкы ,җәенке почмак) СЛАЙД

-90 градуска тигез булган почмак-туры почмак дип атала.

-Нинди почмак кысынкы почмак була?(Туры почмактан кечерәк почмак)

-Нинди почмак җәенке почмак була?(Туры почмактан зуррак почмак)


2.Уку проблемасы кую.

Сезнең алдыгызда геометрик фигуралар ята.Нинди фигуралар ?

Бу өчпочмаклар турында нәрсә әйтә аласыз? Аларның охшаш яклары һәм аермалыклары табыгыз.Аермалыклары нәрсәдә?

- Бүген без сезнең белән шушы сорауга җавап эзләрбез.


3.Уку проблемасын адымлап чишү. СЛАЙД

Охшаш яклары:

А 3 түбәсе,3 ягы, 3 почмагы булган фигура

өчпочмак дип атала.Хәрефләр белән тамгалана.

Түбәләре:А,В,С нокталары.

Почмаклары:АВС,ВАС,ВСА.

Яклары: АВ,ВС,СА кисемтәләре.СЛАЙД

В С


Һәр төркемдә өчпочмаклар. В А

В

А С А С С В

1 төрк. 2 төрк. 3 төрк.СЛАЙД

Аермалыклары: почмаклары төрле.

1т.- 1почмагы туры булган өчпочмак турыпочмаклы өчпочмак дип атала.(А-почмагы туры,В һәм С почмагы кысынкы)

2т.-Барлык почмаклары кысынкы булган өчпочмак кысынкыпочмаклы өчпочмак дип атала. (А,В,С почмаклары кысынкы)

3т.-1 почмагы җәенке булган өчпочмак җәенкепочмаклы өчпочмак дип атала.

(С почмагы җәенке, А,В почмаклары кысынкы)


4. Иҗади эш. Һәр төркем үзләрендәге өчпочмаклырны сыза.

1т.- турыпочмаклы өчпочмак сыза.

2т.-кысынкыпочмаклы өчпочмак сыза.

3т.-җәенкепочмаклы өчпочмак сыза.(исемнәрен язалар)

.-Хәзер күрше төркемдәге өчпочмакларны сызасыз,исемен язарга.

5.Бу кеше нәрсәләрдән тора?Нинди өчпочмаклардан? СЛАЙД

Турыпочмаклы өчпочм.,кысынкыпочмаклы,җәенкепочмаклы өчпочмактан.


1т.-кысынкыпочмаклы өчпочмакларны әйтә.

2т.-җәенкепочмаклы өчпочмакларны әйтә.

3т.-турыпочмаклы өчпочмакларны әйтә.( Номерларын атый)


6. Рефлексия һәм бәяләү этабы.

1.Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?Нәрсәләр эшләдек?

Нәрсәгә ирештек?




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал