7


  • Учителю
  • Выступление для учителей начальных классов

Выступление для учителей начальных классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Гимназия-центр компететность.

Бүген җәмгыятебездә белем бирүнең сыйфатын күтәрү таләбе - заманча информацион технологияләрне куллана белү, алда торган проблемаларны чишә белү осталыгына ия булу.

Мәктәп бусагасын атлап керү белән сорау туа башлый. Нәрсә көтә мине бүген? Укучыларым нинди "бүләк" әзерләделәр икән? Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр укучының аңына кагылмыйча үтми. Бигрәк тә хәзер. Чөнки без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез .Әлеге үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәбия процессына да кагыла, укыту-тәрбия өлкәсенә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булмаган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Компьютер технологиясе, интернет, кәрәзле телефон укучыларга белем бирүдә материал табуның, тапшыруның тизләтелгән ысулы булып кулланыла. Интернет аркылы кыска вакыт аралыгында әллә никадәр информация алырга була. Бөтендөнья локаль челтәренә тоташтырылган компьютер һәрбер мәктәптә бар. Бүгенге көн укучысына укыту, күтәрелгән промлемаларны табу һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләү өчен шушы фән һәм техника өлкәсендәге яңа казанышларга нигезләнеп эшләү зарур. Компьютер - белем алу өлкәседәге максатларга ирешү укыту-тәрбия процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

Бүген инде зур ышаныч белән шуны әйтергә була: яңа технологик чара - компьютер, укытучының максатына, бурычларына этапларына һәм башка бәйле рәвештә үзенең функцияләрен үзгәртә-үзгәртә укытуның барлык өлкәләренә үтеп керде.

Мин дәресләрдә һәм төрле тәрбия чараларында укучыларның үз интеллекларын һәрьяклап үстерү, белем алу өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында компьютер технологияләрен кулланам.

Тәҗрибә шуны күрсәтә: компьютер белән эшләү, күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм ул, ниһаять, белем алу белән кызыксындыручы чара булып тора. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Әлбәттә аларның кызыксынучанлыгын һәм танып белү активлыгын үз шәхесләреңнең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим.

Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү дәверендә техник һәм дидактик чаралардан файдалану мәсьәләсендә шактый бай тәҗрибә тупладым. Дәресләрдә һәм укыту-тәрбия эшендә, класстан тыш чараларда кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар.Үз тәҗрибәмдә түбәндәге компьютер программаларын файдаланам:





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал