7


  • Учителю
  • План-конспект урока математики на тему 'Кабатлау. Мөстәкыйль эш' (1 класс)

План-конспект урока математики на тему 'Кабатлау. Мөстәкыйль эш' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мамадыш муниципаль районы

Көек- Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе


Тема: Кабатлау. Мөстәкыйль эш

(1 сыйныфта ФГОС буенча үткәрелгән ачык дәрес планы)









Укытучы:Рахматуллина Г.Р.







Тема: Кабатлау.Мөстәкыйль эш.

Максат: 1) Өйрәнгән саннар нумерациясен ныгыту, тема

буенча алган белемнәрен ачыклау.

2) Өйрәнгән типтагы мәсьәлә чишү, исәпләү күнекмәләрен

камилләштерү.

3) Математика фәне белән кызыксынучанлыкны арттыру, фикерләү

сәләтен, зирәклекне үстерү.

4) Табигатькә сакчыл караш, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Материал: Дәреслек « Математика»,А.А.Чекин,1класс,

кулланма, Е.Е.Ипатова,А.В.Афонина.

«Внеклассная работа по математике»

« Тесты по математике»

« Я иду на урок».

Җиһазлау: Компьютер, экран, биремле кишерләр, кояш рәсемнәре, саннар белән полотно,таякчыклар, санлы веерлар.

Дәрес төре: Гомумиләштереп кабатлау, ныгыту.

Дәрес тибы: Дәрес-сәяхәт.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  1. Кунаклар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

1 слайд. Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә ,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көң телик үзебезгә


Хәерле көн дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә

Математиканы өйрәнүдә

Уңышлар телим сезгә.

Хәзер бер-беребезгә карап ,килгән кунакларга карап елмаек та математика дәресенә утырыйк.

  1. Дәреснең темасы белән таныштыру. (2 слайд)

  2. Дәреснең максаты һәм бурычлары белән таныштыру.

- Балалар, бүген сезне математика дәресендә гаҗәеп могҗиза көтә.Нинди ел фасылы әле хәзер? Әйе менә без дә сезнең белән көзге урманга сәяхәткә китәбез. Әйдәгез, искә төшереп әйтеп китик. Безнең тирәдә нинди урманнар бар? ( Укучыларның җавапларын тыңлау)

( 3 слайд-урман рәсеме)

- Әйдә, балалар, җырлый-җырлый барыйк. («Сары яфраклар» җыры)

II. Үтелгәнне ныгыту.

- Ә бүген без барасы урман гадәти түгел. Ул - математик урман. Сәяхәт вакытында белемнәребезне кабатларбыз. Шуңа күрә мин сезнең бик игътибарлы булып, миңа ярдәм итүегезне сорыйм. Сезнең дәрестә актив булуыгыз - ул сезнең ярдәмегез дигән сүз.

1) Телдән исәпләү:

Сәяхәткә без укучылар " Саннар урамы"ннан барырбыз. Тактада 1дән 10га кадәр саннар язылган.(4слайд)

10 9 8 7 6 5 4 3 2 1

-1укучы чыгып, 1дән 10га кадәр саннар күрсәтә;

-2нче укучы чыгып, 10нан 1гә кадәр санны күрсәтер

- калганнар полотнода урында тезә.

- Укучылар, карагыз әле (конверт күрсәтеп) миңа бер хат килеп төште бит. Ләкин хатның кемнән икәнлеге язылмаган. Тик ул безгә мисаллар җибәргән. Әгәр без мисалларның кыйммәтләрен исәпләп, тиешле биремне үтәсәк, хатның кемнән икәнен белә алырбыз. Дәрестә сезнең җавапларны бәяләргә миңа шушы кояш рәсемнәре ( күрсәтү) ярдәм итәр. Җавап дөрес икән ул елмая, әгәр сез хата җибәргәнсез ди, ул болыт артына качачак, әгәр җавап дөрес булмаса, болыттан яңгыр ява башлаячак. Мин инде монысы булмас дип ышанып калам. Җавап әйткәндә санлы веерларыгызны кулланабыз, ярыймы?

Шулай итеп, кемнән икән ул хат?

5 слайд. Кыйммәтләрен исәплә!

1. 1санына 1не кушам ( я )

2. 2 санын 1 гә кимет ( б )

3. 2 санын 1 гә арттырырга ( а )

4. 2 һәм 1 саннарының аермасы ( л )

5. 3 минус 1 ( а )

6. 3 санын 2 гә кимет ( к )

- Балалар, карагыз әле, урман хуҗасы -Зирәк ябалак очып килгән икән.

(6 слайд - ябалак рәсеме).

- Укучылар, Зирәк ябалак үзенең хатында безне урманда көтүен, ләкин үзегезнең белемле икәнлегезне күрсәткән вакытта гына урманга керергә рөхсәт бирәчәген әйткән. Балалар, әйдәгез Зирәк ябалакка безнең дә зирәк икәнлегебезне күрсәтик әле.

Зирәклеккә биремнәр:

- сыйныфта без ничә укучы?

-Энҗе янында кем утыра?

-Язиләнең уң ягында кем утыра?

-Фәниснең алдында кем утыра?

-Гүзәлнең сул ягында кем утыра?

-Булат артында кем утыра?

-Зөһрә белән Гүзәл арасында кем утыра?

Рәхмәт,балалар булдырдыгыз! Урманга керү өчен безгә юлны табарга кирәк. Ә юлны табу өчен безгә күл аркылы чыгарга кирәк , дөрес чыксак , тиешле юлга чыгарбыз. (7 слайд )

Физминутка "Су буенда"

Су буенда бакалар

Баталар да калкалар.

Бата- калка, бата- калка

Битләрен дә юалар.
Аннары тезелешеп,

Зарядка да ясыйлар.

Алга да иеләләр,

Артка да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

Уңга да иеләләр.

Аякларын тып- тып итеп,

Кулларын чуп-чуп итеп,

Әкрен генә суга чумалар.

- Булдырдыгыз, балалар. Димәк, урманга керүче юлны таптык. Юлга кузгалдык. Юл буйлап, без бер аланга килеп чыктык. Карагыз әле, балалар, монда бер керпе,никтер боегып утыра. Без аңа ярдәм итәбезме?

(8 слайд)

Мәсьәлә чишәбез

Керпе гөмбәгә барды

Ул 5 алма тапты

2не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Куйды кәрзиненә? (5-2=3)

-Булдырдыгыз,рәхмәт,балалар!


- Керпегә ярдәм иттек. Юлыбызны дәвам итәбез. Карагыз әле, балалар, монысы нинди җәнлек инде тагы?

( 9 слайд, куян рәсеме).

- Балалар, беләсезме ул нишли икән?(елый)

-Әйдәгез аңа да булышыйк ,мисалларны чишәргә ярдәм итик

2- 1- 1 3- 1 - 1 1+ 1 +1

- Балалар, куян мәсьәләләр дә тапкан. Аларның җавапларын бик беләсе килә икән. Ләкин күпме генә тырышса да, җавап таба алмаган. Куянга булышабызмы?

(Кызыклы мәсьәләләр чишү, 10 слайд)

  1. Агачка 12 карга кунган. Аучы 1 сен атып төшергән. Ничә карга калган?

  2. Бер имәндә 3 ботак. Ботак саен 3 әр алма. Барысы ничә алма?

- Балалар, Куян үзенә ярдәм иткән өчен сезне кишерләр белән сыйлый. (Укучыларга мисаллар язылган кишерләр өләшү)

1. 1 + 1= 1 * 2 2. 2 - 1 = 3* 2 3. 2 + 1 = 2 * 2


Кишерләргә язылган биремнәрне үтәп,кайтыр юлга чыгарбыз.

- Балалар, Ябалак та безне агачтан агачка күчә-күчә күзәтеп торды. Ул да безнең җаваплардан канәгать булып, рәхмәт әйтә. Ә урман һәрвакыт шулай матур булсын, кошлар, җәнлекләр тавышы яңгырап торсын өчен, без аны сакларга: агачларны сындырмаска, җәнлекләренә тимәскә, артыбыздан чүп-чар калдырмаска тиешбез.

Ә хәзер үзебезнең яраткан мәктәбебезгә кайтабыз,барыгыз да күзләрне йомдык

Физминутка- күзләргә

(11 слайд) Кайтканда "Фигуралар"тыкрыгыннан кайтырбыз.

-машина рәсеме-нинди геометрик фигуралардан тора?

-кеше рәсеме-нинди геометрик фигуралардан тора?

-таякчыклардан тактадагы фигураны төзибез- ә хәзер бер таякчык ярдәмендә мәктәпне икенче якка борып куегыз.

Булдырдыгыз,балалар,шулай итеп мәктәпкә кайтып та җиттек.

--Балалар,сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Ә хәзер, кояшларыгызны күтәрегез әле, карагыз әле, безнең класста ничек якты һәм рәхәт. Рәхмәт сезгә!(12 слайд)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал