- Учителю
 - Урок по татарскому языку для 3 класса по теме «Кушма һәм парлы сүзләр»
 
Урок по татарскому языку для 3 класса по теме «Кушма һәм парлы сүзләр»
Тема: Кушма hэм парлы сузлэр.
 
Максат:
-  
Укучыларны кушма һәм парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.
 
-  
укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;
 -  
укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;
 -  
укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;
 -  
гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.
 
Көтелгән нәтиҗә:
-  
Ясалма сүзләрнең төрләрен, аларның исемнәрен белү.
 -  
Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү.
 -  
Кушма һәм парлы сүзләрнең аермасын билгеләргә өйрәнү.
 -  
Кушма һәм парлы сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
 -  
Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү .
 
.
-  
Оештыру моменты. Исәнләшү
 -  
-  
.Дөньядагы бар тереклеккә яктылык, жылы бирүче нәрсә бар әле безнең? (Кояш).
 -  
Матур язу кунекмәсендә я хәрефен язарбыз. Аның турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? (я - ике аваз белдерә (йа); (а)) Яя
 -  
Ә өйдәге кояшыбыз кем соң безнең? ( Әниләр)
 
 -  
 
 
« Яктылык - кояш янында,
Яхшылык - ана янында.» Мәкаленең мәгънәсен ачыклау, язу.
-  
Әниләр турында шигырь сөйләү:
 
 
-  
Көннәр якты булсын өчен
 
Әни кирәк !
Йокы татлы булсын очен 
Әни кирәк !
Жил - яңгырдан саклар өчен
Әни кирәк ! Әни кирәк !
-  
Ашлар тәмле булсын өчен
 
Әни кирәк !
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк !
Гөлләр чәчәк атсын өчен
Әни кирәк !
Бәхет, шатлык артсын өчен
Әни кирәк ! Әни кирәк !
Иң кадерле, Кеше жирдә
Әни, димәк !
-  
Ә хәзер тактага язылган сүзләргә игътибар итегез әле.
 
Нәрсә әйтә алабыз ?
Сау -сәламәт , балачак, уен -көлке ,
Йоп --йомшак , өчпочмак, алъяпкыч,
Ашъяулык, аш - су .
( Әниләргә кагылышлы сүзләр). Аларга теләкләр, аларның күңел төрлеге, аш-суга осталыгы, чиста - пөхтәлекләрен искә алу.
Сүзләрне төркемнәргә бүлү, язу.
Парлы Кушма
 
1әр сүз өстәү
 
-  
Нинди сүзләр парлы сүзләр?
 
Нинди сүзләр кушма сүзләр?
-  
Ә хәзер hәрберегезнең алдына тезелгән карточкаларны карагыз.
 
 
1вариант 2вариант
… - маз ипи - …
… - су чәй - …
… - сәламәт иртә - …
… - савыт шау - …
… - ярак сирәк - …
 
-  
Тактага игътибар итегез әле. Бу сүзләргә нәрсә булган, нәрсә житми?
 
 
-  
Унҗиде
Малай шалай
Төняк
Ата ана
Аляпкыч
Аз маз
Озынборын
Жир су
ашяулык
 
 
( Ъ, ь билгесе, - )
-  
Физминут.
 -  
Хәтер диктанты.
 
Күк йөзе нинди матур!
Шуны күзәтә hәркем.
Самолетлар киләләр
Жыелып төркем - төркем.
 
-  
Укытучы укый.
 -  
Балалар укый.
 -  
Күз йомып сөйлиләр, өйрәнәләр.
 -  
Язу.
 -  
Бер - берсенә биреп тикшерү.
 -  
Кушма, парлы сүзләрне табу.
 -  
Алынма сүз: самолет. Үрнәкләр китерү.
 
 
-  
Күз гимнастикасы.
 
Кулларыгызның уч төбе белән кузләрегезне йомшак кына итеп каплыйбыз hәм керфекләрегез белән уч төбен кытыклыйсыз.
-  
Мини сочинение «Минем әнием»
 
( Алдагы сүзләрне кулланып язу ).
-  
Китап буенча эшләр (104 нче күнегү). Кушма hәм парлы сүзләрне төзү.
 -  
Йомгаклау. Без бүген «кемнәр, нәрсәләр» турында сөйләштек. Нәрсә ул парлы сүз, кушма сүз. Билге кую.
 
Өй эше. 54бит. Сорауларга жавап әзерләү.
 
Өстәмә эшләү.
Ярканат. Сүзеннән сүзләр төзү.