7


  • Учителю
  • Дәрестән тыш чара Универсиада безне чакыра

Дәрестән тыш чара Универсиада безне чакыра

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"УНИВЕРСИАДА безне чакыра"

Универсиада тиздән

Була безнең Казанда,

Нык көчлеләр,сәламәтләр

Катнашалар ди анда.

Илләр буйлап, дөнья буйлап,

Ватаныбызга киләләр

Еракларда

Россиянең

Спорт сөйгәнен беләләр

Илебезнең данын яклап,

Анда чыгыш ясарбыз.

Дус,тату,бердәм булсак,

Алдынгылыкны яуларбыз!

Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар,укучылар!

Кадерле укучылар! Әйдәгез әле,бер генә мизгелгә күзләрегезне йомыгыз һәм ВАКЫТ МАШИНАСЫ шул арада безне 2013 нче елның җәенә илтеп куйсын. Бүген шәһәрдә зур вакыйга.Казан ,мең елга беренче тапкыр,студентларның спорт ярышлары уздырыа. Башкалага дөньяның 170 иленнән кунаклар килә . Буген зур бәйрәм башлана. Бу бәйрәмдә катнашу,узләрен кыюлыкта,җитезлектә сынап карау өчен ,самолётка утырып,дөньяның төрле почмакларыннан студент-спортчылар килделәр. Хәзер алар Казан аэрапортына төштеләр,аларны алкышлар белән каршы алыйк.( Музыка яңгырый)

Хәерле көн,кадерле спортсменнар ! Хеллоу! Хуш киләсез ,спорт сөюче дуслар! Рәхим итегез!

Мин,бүген сезне каршы алып ,Казан белән таныштыручыгыз, ягъни гид булам.

Рәхим итегез, мең еллык тарихлы Казан шәһәренә!

Слайд- КАЗАН

Ярышларны һәрвакыт гимн тыңлап,басып ачып җибәрәләр.Әйдәгез ,бездә Татарстан гимннын тыңлап үтик.(Гимн тыңлау).

-Белгәнебезчә, Казан җәйге -Универсиада хуҗасы.Сезнең өчен:

-Универсиада нәрсә ул?(ул спорт ярышлары, сәламәтлек, яшьлек, студент егетләр һәм кызлар ярышы.

-Универсиадада ничә ил спортчылары катнаша?(170 ил спортсменнары катнаша).

-Ярышларда ничә спортчы катнаша?(якынча 13 мең спортсмен).

-Универсиада символикасы(талисманы)нинди?

Слайд -Канатлы Ак Барс малае Юни.

-Универсиада байрагы нинди төстә?(ак төстә һәм аңа универсиада эмблемасы төшерелгән). Эмблема уртасында латин хәрефе ясалган. Ул барлык спорт ярышларының символикасы булып тора. Эмблема турыпочмаклык формасында ясалган. Аңа инглиз телендә"Универсиада". "Казан". "Россия" сүзләре һәм үткәреләчәк елы-"2013" дип язылган.Континентлар билгесе булып зәңгәр,сары,кара,яшел,кызыл төстәге биш йолдыз сурәтләнгән. Лалә чәчәк-җәй билгесе, яңарыш, үсеш, бәхет һәм шатлыкны белдерә.

-Универсиаданың девизы: Дөнья-син ул!

Мин сезне Универсиада өчен төзелгән корылмалар белән таныштырып китәсем килә:

-Бу теннис һәм бадминтон турниры үтәчәк ТЕННИС АКАДЕМИЯСЕ;

-"ЧИРӘМ ХОККЕЙ ҮЗӘГЕ";

-"ЗИЛАНТ"спорт комплексында волейбол буенча сайлап алу уеннары була;

-"АК БАРС" көрәш сарае;

-Баскетбол ярышлары өчен БАСКЕТ-ХОЛЛ;

-Йөзү өчен"БУРЕВЕСТНИК" йөзү бассейны;

-Ат чабышлары өчен Казан АТ-СПОРТЫ комплексы;

-Бокс үзәге,гимнастика үзәге,футбол уйнау өчен ТУПЛАР СТАДИОНЫ безне үзенә дәшә.

Казан универсиадасында спортның 26 төре буенча ярышлар үткәреләчәк. 13 -төре мәҗбүри , 13 - өстәмә спорт төре кертелгән.

Слайд-15,16 "СПОРТ ТӨРЛӘРЕ".

Мәҗбүри: Өстәмә:

-баскетбол; -бокс;

-су полосы; -көрәш һәм билбау көрәше;

-волейбол; -академик ишү;

-дзюдо; -байдаркада һәм каноэда ишү;

-җиңел атлетика; -пляң волейболы;

-өстәл теннисы; -ату;

-йөзү; -авыр атлетика;

-суга сикерү; -чирәм хокке;

-спорт гимнастикасы; -самбо;

-теннис; -синхрон йөзү;

-фехтование; -регби;

-футбол; -бадминтон;

-нәфис гимнастика; -шахмат.

Хөрмәтле спортсменнар ,мин дә сезне Кечкенә Унивирсиада уеннарына чакырам.





</<font size="4">Ләкин ,безнең җитезлекләрегезне барлау өчен безгә жюри әгъзалары кирәк булачак. Мин бирегә кунакка килгән апаларны тәгъдим итәм:

Спорт уеннарын башлап җибәрер алдынанн командаларга исем сайларга кирәк.1-нче команда "БАРСЛАР", 2-нче команда "ЮНИ"лар.

-Сез,ярышларга әзерме, хөрмәтле уенчылар? Алай булгач башлыйбыз.

1 нче ярыш "Йөзү" (скамейкалардан шуышып бару),кире йөгереп килү;

2 нче ярыш "Шахмат "уены (беренче өч уенчы шакмакларны илтә ,калган өч уенчы аларны кире алып килә);

3 нче ярыш "Волейбол"уены (кабартылган шар белән һавада уйнап барырга ,уйнап килергә);

4 нче ярыш "Ату" (командадагы уенчылар чиратлашып укны аталар һәм үзләренең командасына очко китерәләр);

5 нче ярыш "Футбол"уены (шулай ук чиратлашып,воротага туп кертү);

6 нчы ярыш"Бадминтон"уены (ракеткана төшермичә алып бару,кире алып килү);

7 нче ярыш "Парлап"йөгерү (уенчылар парлашып басалар һәм кабартылган шарны алып баралар кире алып киләләр);

8 нче ярыш "Этәчләр сугышы "уены (капитаннар бирегә чакырыла,уенчылар уң аякларын кутәреп суң аякта гына басып, көндәшен түгәрәктән төртеп чыгарырга тиеш).

9 нчы ярыш "Дуслык поезды"(беренче уенчы йөгереп килә икенче уенчыны җитәкли,...,кем тизрәк килә)

Шуның белән безнең ярышларыбыз тәмамланды .Сүзне жури әгъзаларына бирәбез:

Музыка яңгырый

(Командаларга медальләр тапшырыла,бүләкләр бирелә). Хөрмәтле укучылар, ярышларда актив булуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

-Балалар,бүген без Казан шәһәрендә үткәреләчәк Универсиада турында сөйләштек.Хәзерге вакытта республикабызда бу ярышларга әзерлек эшләре алып барыла.Универсиаданы үткәрү өчен кирәк булган биналар,спорт комплекслары,кунакханәләр төзелә,юллар салына,аэропорт,тимер юл вокзаллары яңартыла. Димәк, Универсиада республикабызның үсеше өчен зур этәргеч бирә.

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"диелә татар халык мәкалендә. Сшламәт булуның нигезе-яшәү рәвешенең дөрес булуында,ә моның өчен спорт белән дус булырга кирәк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал