- Учителю
- Математика, 1 класс. Тема «8 саны»
Математика, 1 класс. Тема «8 саны»
Дәрес этабы | Эчтәлеге | Искәрмә |
1.Мотивлаштыру -ориентлашу этабы | -Хәерле көн ,укучылар!Тышта салкын кыш. Ә безнең бүлмәдә кояш елмаеп тора.Әйдәгез әле кояшны сәламлик. -Кояш миңа күз кысты Мин дә аңа күз кыстым Мин аңа суздым кулым. Ул миңа сузды нурын. Куллар биреп күрештек, Икебез дә көлештек, Хәлебезне белештек, Эшебезгә керештек. | Уңай психологик халәт тудыру. |
2.Актуальләштерү
2.1 Күңелле санау.
| Математика дәресендә без кемнәр? -Яшь математиклар. -Математика фәне төгәллекне ярата.Шуңа күрә эшне санаудан башлыйк. Куяннар булып, сикереп санарбыз. -1дән егермегә кадәр икешәрләп санау.Кире кайту. 2 дән егермегә кадәр парлап санау.Кире кайту.
|
|
2.2 Разминка. | 1.Тавыкның ничә аягы бар? 2. Атнада ничә көн? 3.6 дан соң нинди сан килә? 4. Квадрат ,бишпочмаклык,турыпочмаклык -болар нәрсәләр? 5.Ничә кеше шалканны тарткан? 6.Өчпочмакның ничә почмагы бар? 7.1 кулда ничә бармак? 8.Шимбәдән соң нинди көн була? |
2.3 Уку мәсьәләсен кую.
Борын заманнарда математик галимнәр ,хәзерге математиклар зур ачышлар ясаганнар. Ә без яшь математиклар белемнәрне кабатларбыз, саннарның яңа серләрен ачырбыз.
-Яшь математиклар сез зур ачышлар ясарга әзерме?
-Без һәрвакыт әзер.
.-искә төшерү
?-яңа серләр ачу
!- ныгыту
2.4 Телдән исәпләү
Тәрәзәгә күз салыйк әле. Туган җиребезгә нинди ел фасылы аяк басты?
-Кыш.
-Кар бөртекләренең биегәнен күргәнегез бармы?
Укучыларның фикерләре тыңлана.
-Хәзер кар бөртекләренең биегәннәрен карарбыз.
Кар бөртекләре ярдәмендә телдән исәпләү.
Слайд 1,2,3,4,5
Веерлар ярдәмендә җавапларны күрсәтү.
2.4 Сан составы буенча эш.
-Хәзер мин сезне такта янына чакырам.Дуслар белән бергә эшләргә.Бирелгән фигуралардан нинди агач төзергә мөмкин?
Укучылар 4 группада эшлиләр.Сан (4, 5, 6, 7) составы буенча чыршыларны бизиләр.
-Дуслар белән эшләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тотабыз?
-Иптәшеңнең фикерен тыңла,иптәшеңә юл куй,аны ихтирам ит.
Парларда эшләү.
2.6 Геометрик материал.
-Салкын кышларда нинди хайваннарга бик авыр була?
-Кошларга.
Сезнең аларга ярдәм итәсегез киләме? Ничек ярдәм итә алабыз?
Укучыларның фикерләре тыңлана.
-Без хәзер җимлек эшләрбез. Парталарда нинди фигуралар ята?
-Турыпочмаклыкның нинди үзлекләре бар?
-Дүртпочмаклыктан ничек итеп бишпочмаклык ясап була?
-Сигезпочмаклыкны ничек ясап була?
Практик эш.Укучыларда карандаш,линейка,кайчы.
Группалардаларда
эшләү.
3.Яңа темаөстендә эш.
Экрандагы предметларны игътибар белән карагыз.Алар нәрсәгә
охшаган?
-8 санына.
-Тагын нинди предметларны 8 санына охшатып була? 8 саны белән бәйле нинди бәйрәмне,вакыйганы әйтә аласыз?
-Нинди санны өйрәнәчәкбез?
-8 санын.
Слайд 6
Слайд 7
Физминутка.
Кар бөртеге хәрәкәте белән күзләр өчен күнегүләр ясау.
Указка очына кар бөртеге беркетелә.
3.1 8 санының составын китереп чыгару .
-8 саны нинди саннан соң килә?
-8 санының күршеләрен әйтегез?
Геометрик фигуралар ярдәмендә 8 санының составын төзү.
7+1 1+7
6+2 2+6
5+3 3+5
4+3 3+4
Практик эш. Тактада һәм урыннарда эшләнә.
3.2 8 цифрасын язарга өйрәтү.
-8 санын 8 цифрасы белән белдерәбез.8 цифрасын җепләр ярдәмендә төзү.
Дәфтәрләргә 8 цифрасын язалар.
Укытучы тактада язып күрсәтә.
3.3 8санының мәгүнәсе,борынгы язылышы.
8 саны тигезлек,иминлек саны.
8=4+4
8=2+2+2+2
4.Ныгыту өлеше.
Дәреслек буенча эш.3 нче күнегү .85 бит.Тәңкәләрдән 8 сум акча җыю.
Практик эш.
5.Йомгаклау. Рефлексия.
-Сез бүген нинди ачышлар ясадыгыз?
-Кәефләрегез ничек?
-Яшь математиклар булу сезгә ошадымы?
Математика дәресе эшкәртмәсе
Тема: 8 саны. 8 цифры.
Дәрес тибы:Яңа белемнәр өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Үткәрү формасы:Практик дәрес.
Файдаланылган методик әдәбият:"Математика 1 класс" Г.В.Дорофеев "Перспектива",1 бүлек, эш дәфтәре 1 бүлек.
Максат: 8 санының килеп чыгуын,составын күрсәтү,8 цифрасын язу.
Бурычлар:1.8 санының санлы рәттәге урыны,тәртип саны буларак мәгънәсе аңлату,8 цифрасын язарга өйрәтү.
2. Хәтер,игътибарлылыкны , логик фикерләүне үстерү,практик эшләү күнекмәсен ныгыту.
3. Дустанә мөнәсәбәттә эшләү,классташларны тыңлау, фикерләрен хөрмәт итү күнекмәсе булдыру.
Җиһазлау: санлы рәт,кисмә фигуралар,һәр балада кисмә материаллар салынган конверт, чыршыны бизәү өчен уенчыклар,бәйләү җебе,веерлар,презентация,мультимедиа-проектор.