7


  • Учителю
  • Математика 2 класс ПНШ Билгеле һәм билгесез технологическая карта

Математика 2 класс ПНШ Билгеле һәм билгесез технологическая карта

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: _Гайфуллина Энҗе Зөфәр кызы__________________________________

Класс _____2______ Предмет ___математика_______________ Дата __29.02.2016__________Тема:

Билгеле һәм билгесез



Тема максаты:

Билгеле һәм билгесез саннар (зурлыклар) турында мәгълүмат бирү, билгесез саннарны Х хәрефе белән билгели алуларын формалаштыру, билгесез санны табу ысулларын үзләштерергә ярдәм итү; исәпләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, логик фикерләү, игътибарларын үстерү.



Планлаштырылган нәтиҗә:

Билгеле һәм билгесез саннар (зурлыклар) турында мәгълүмат алу, билгесез саннарны Х хәрефе белән белдерә белү, билгесез санны табу ысулларын үзләштерү

Предмет буенча белемнәр:

Билгесез зурлыкларны х белән билгеләү, билгесез саннарны таба белү

Шәхси:

Кеше өчен белемнең әһәмиятен аңлыйлар, кабул итәләр; яхшы укырга омтылалар; үзләрен укучы позициясеннән дөрес бәялиләр.

Регулятив:

Укучылар эш урыннарын әзерлиләр; дәрес максатын аңлау мөмкинлегенә ия булалар һәм аны тормышка ашыралар

Танып белү:

Предметларны, обектларны берничә билге буенча группалыйлар, чагыштыралар; тәртибен билгеләп үзләре билгеләнгән кагыйдә буенча дәвам итәләр; обьектларны берләштерү, чагыштыру өчен критерийлар сайлыйлар

Коммуникатив:

телдән үзеңнең фикереңне белдерә алу; иптәшләренне тыңлау һәм аңлау; үз-үзеңне дөрес тоту, аралашу кагыйдәләрен килешү һәм куллану



Төп төшенчәләр:

Билгеле һәм билгесез



Пространство оештыру

Фронталь, индивидуаль, мөстәкыйль эшләү, парларда эшләү, аңлатмалы - иллюстратив



Предметара:

Математика

Татар теле









Эш формасы:

Яңа материал аңлату



Ресурслар:

Дәреслек математика 2кл Чекин (72-74 бит);

Математикадан дәрес эшкәртмәләре (184-185 бит);

Эш дәфтәре;

Презентация, карточкалар, плакатлар

Дәрес барышы:



I этап. Эшкә кызыксыну тудыру



Укытучы эшчәнлеге:

Хай Файф - игътибарны җәлеп итү, тынычландыру

Укучыларда уку эшшәнлегенә кызыксыну тудыру өчен шартлар булдырам, дәрес тибын ачыклауны атауны булдырам.

-Дәреснең девизын әйтегез әле. (ТимЧир)

-Бүген мультик - әкият иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез

Актуаль

Дәрес темасын

Телдән исәпләү

1) 8 гә 22 не кушкач, 40 була.

42 һәм 7 саннарының аермасы 35 була.

14 саны 36 дан 12 гә кечкенә

56 санын 8 гә арттырсаң, 64 чыга

Аерма 73, киметүче 7 булса, кимүче - 80

96 саны 42 саныннан 45 кә зуррак

Сумма 66, 1 кушылучы 24, 2 кушылучы 42

Теләсә нинди санга 0 не кушкач, ул сан 1 гә арта

Турыпочмаклыкның периметрын табу өчен иңенә буен кушарга кирәк





2) "Балаларны автобуска утыртыгыз". Мисалны дөрес җавап белән тоташтырырга.(РаундРобин)





3) Мәсьәлә. Кәрзиндә 15 алма, 9 әфлисун, 12 нектарин бар. Түбәндәге аңлатмаларны үтәп нәрсә табарга була.

12+9 15+9+12 15+12 9+Х

-ни өчен 9+Х мисалының җавабын табуда кыенлык килеп чыкты?

-билгесез әйберләрне х хәрефе белән билгелиләр

-димәк бүгенге дәрестә үз алдыбызга нинди максат куябыз?

Укучы эшчәнлеге:

Укытучыга карап кулларын күтәреп, бер-берләрен тынычландыралар





Дәрес девизын әйтәләр

Дәрес тибын билгелиләр

ләштерү

билгеләү



Укучылар вариант дөрес булса басалар, дөрес булмаса утыралар.(ТэйкОф-ТэйкДаун)

















Телдән генә үтиләр. (РаундРобин)

II этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру



Укытучы эшчәнлеге:

Мәсьәлә укыйм. Әмир 15 табан балыгы тоткан иде, ә Мырауҗан чиләкне аударды, һәм берничә балык кире суга эләкте. Чиләктә ничә балык калганын әйтеп буламы?

  • Ни өчен?



  • Әмир калган балыкларны санап карагач, чиләктә 9 табан балыгы калганлыгын белде. Бу билгеле сан.

  • Ә ничә табан балыгының йөзеп киткәнен беләбезме?

  • Санап та карый алабызмы?.

  • Бу билгесез сан. Андый билгесез саннарны х хәрефе белән билгелиләр



Укучы эшчәнлеге:

Көтелгән җаваплар

  • юк



  • чөнки без суга ничә балык киткәнен белмибез.





-юк



-юк

III этап. Физкультминутка

Микс-Фриз-Груп

Музыкага кулга - кул тотынышып биисез. Музыка туктагач, сез дә туктыйсыз. Мин мисаллар, биремнәр әйтәм. Сез группалашып басып җавап бирәсез.



IV этап. Белем һәм күнекмәләрне беренчел ныгыту



Укытучы эшчәнлеге:

Дәреслек буенча эшләү.

72 бит №1 Әгәр башта чиләктә ничә табан балыгы булганын белсәк, йөзеп киткән балыкларның билгесез саны ничәгә тигез икәнен табып буламы?



73 бит №3, №4 МэнэджМэт.

1 рәттә утыручылар №3 не , 2 рәттәгеләр №4 не эшли



73 бит №2 Телдән. Төркемнәрдә. ТаймРаундРобин

Ике трактор арбасында капчыклап бәрәңге китерделәр. Рәсем буенча нәрсәнең бу очракта билгеле, ә нәрсәнең билгесез булуын ачыкла.





Укучы эшчәнлеге:



  • була. Х=15-9=6









МэнэджМэт. Эшләп бетергәч, бер - берсенең эшләрен алыштырып тикшерәләр.





Төркемнәргә бүленәләр. Вакытка эшлиләр. 1 мин

Телдән эшлиләр, һәр төркемнән берсе җавап бирә, җаваплар анализлана









V этап. Физкультминутка

ФолоуЗеЛидер

Чиратлашып чыгып күнегүләр эшләтәләр



VI этап. Белем һәм күнекмәләрне куллану һәм кабатлау



Укытучы эшчәнлеге:

Эш дәфтәрендә биремнәрне үтәү

</<font face="Times New Roman, serif">34 бит №1 2 мин



34 бит №2 Мәсьәлә төркемләп

- 1)не 1 парта,2)не 2 парта, 3) не 3 парта эшли.

Дәреслек. 74 бит №5 (1 рәт - а), 2 рәт - б))





Карточкалар өләшәм.

1 карточка. А) Кимүчесе билгесез булган аңлатмаларның астына сыз

Х+24 136-Х Х-29 64-Х Х-200

Б) Беренче кушылучысы билгесез булган 3 аңлатма төзе һәм яз.

2 карточка. А) Бирелгән аңлатмалардан икенче кушылучысы билгесез булганнарының астына сыз

Х+43 28-Х 115+Х Х-96 54+Х

Б) Киметүчесе билгесез булган 3 аңлатма төзе һәм яз



Укучы эшчәнлеге:

Биреме буенча үтиләр. Коллектив тикшерү





Мәсьәләне чишәләр. Коллектив тикшерү

Тактага чыгып чишелешне язалар



Тапкырчыгыш язалар. Коллектив тикшерү







Карточкалардагы биремнәрне үтиләр. "Парковкага" илтеп куялар

VII этап. Йомгаклау.



Укытучы эшчәнлеге:

1)-Дәрес башында үзалдыбызга нинди бурыч куйган идек? Аны үти алдыкмы?

-Кайсы биремне үтәү авырлык тудырды? Ә кайсы җиңел булды?

- Укучылар, хәзер өйрәнелгән теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү максатыннан тагын бер эш эшләп алабыз. Сезгә өч чатта аңлатмалар язылган плакатлар эленгән. Сез шуның кайсысын билгесез санлы дип уйлыйсыз, шул чатка барып басасыз.





2) Карточкалар ярдәмендә укучыларга дәрестәге эшчәнлекләренә бәя бирергә тәкъдим итәм

(смайликлар)





3) Өй эше Аңлатма бирәм

Э.д. 34 бит №3 74 бит №6 (сайлап)



Укучы эшчәнлеге:



Сорауларга җавап бирәләр





Дөрес җавапны табып, чатка басалар













Бәя бирәләр.





Өй эшен көндәлекләренә язып куялар







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал