7


  • Учителю
  • Проектная работа 'Сугыш чоры балалары'

Проектная работа 'Сугыш чоры балалары'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең "Казиле башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы












Иҗади проект

«белем бирү учреждениесендә тәрбия бирү өлкәсендә класс җитәкчесенең проект эшчәнлеге»



Тема. Сугыш чоры балалары


эзләнү - тикшеренү эше





Эш урыны : МБГБУ «Түбән Мәтәскә урта мәктәбе»нең «Казиле башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы







Башкарды: башлангыч класслар

укытучысы Арсаева Лилия Равиловна


2014 нче ел

Тикшерү һәм күзәтүнең этәргечләре: 1. Укучыларны өлешчә эзләнү

эшчәнлегенә җәлеп итү.

2.Сугыш чоры балалары турында мәгълүматның аз булуы

Тикшерү һәм күзәтүнең максатлары:

1.Сугыш чоры балаларының язмышы белән танышу,әби-бабайлар турында күбрәк материал туплау.

2.Укучыларга патриотик тәрбия бирү. Туган ил тарихына кызыксыну уяту


.

Бурычлары:

1. Материал җыйнауның әһәмиятен аңлату .Әти-әниләрне дә бу эшкә тарту.

2. Сораштырулар үткәрү ,истәлекләрне туплау

3. Презентация төзү,альбом ясау.


Тикшерү урыны:Арча районы Казиле авылы


Тикшерү предметы:сугыш чоры балалары



Кереш.

Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү һәм дәрестән тыш эшчәнлек башлану башлангыч класс укытучыларына эшләрен үзгәртеп,яңа форма һәм методлар куллануга этәргеч булып тора. Яңалык ул,билгеле булганча, күптән онытылган искелек. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материаллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота - укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә. Хәзерге югары заман технологияләре вакытында укучыга үз шәхесен төрле яктан үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр ачыла. Ата-аналар балалары белән төрле экскурсияләргә, күргәзмәләргә сирәк чыгалар, аралашмыйлар. Милли-мәдәни яктан укучыларда үсеш күзәтелми. Туган ягың тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.

Тәрбия сәгатләрендә ,класстан тыш чаралар вакытында аралашканда балаларның Бөек Ватан сугышы , сугыш чоры балалары турында мәгълүматлары аз булуы ачыкланды. Балалар үзләре бу тема белән кызыксыналар. Шуны күздә тотып мин әти-әниләр,әби-бабайлар белән әңгәмә һәм анкета үткәреп якыннарының сугышта булу -булмауларын ачыкладым.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан - ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый. Сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак булды, дистәләрчә миллион хатын - кызлар - тол, бик күп балалар ятим калды, инвалидлар биниһая булды. Илебез ярым җимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы - хәсрәт кичерде?!

Безнең туган авыл да бу кайгы - хәсрәттән читтә калмады. Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан - ел артта калганга, әбиләребез - бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык.Кызганычка каршы безнең авылда бер генә сугыш ветераны да юк.Алар турында тупланган мәгълүмат тупланган.Сугыш чорында балалар ничек яшәгән ?

Менә шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан чыгып, без эзләнү - тикшеренү эше алып бардык.

Төп өлеш.

Проект өстендә эш этаплары.

I. Проектның беренче этабында укучылар Бөек Ватан сугышы турында белем һәм күнекмәләр алдылар.Сугыш башлану һәм төгәлләнү

вакытын истә калдырдылар. Сугыш турында әдәби әсәрләр белән таныштылар,төрле милләт халыкларының бердәм ,дус булып сугыш кырында һәм тылда җиңүне якынайту өчен кылган батырлыклары турында белделәр.Укучыларны сугыш чорындагы яшьтәшләренең язмышы бик тетрәндерде.Алар музейга сәяхәт иттеләр.Шушы этапта укучылар үзләренең сугыш чорында сугышта катнашкан һәм сугыш чорында яшәгән ,үскән туганнары турында истәлекләр булдыру турында карарга килделәр.Анда иҗади эшләрен урнаштырырга булдылар.

II. II этапта куелган сорауларга җавап эзләү буенча юнәлешләр, үтәү вакыты билгеләнде ,укучылар арасында эш бүленде.

III.. III этапта балалар авылдашлар арасында сораштырулар алып бардылар,өйдә әби-бабайлар белән әңгәмәләр кордылар.Әти-әниләр һәм минем ярдәм белән материалны җыйдылар,гомумиләштерделәр,сочинениеләр яздылар,фотога төшерделәр,рәсемнәр ясадылар.Шул ук вакытта материалны күләме билгеләнде.Нәтиҗәләр турында балалар арасында фикер алышу булып торды.Класс алдында бала чыгыш ясады.Өлкәннәр ярдәмендә язма эшләр эшләнеп бетте.


IV. IV этапта укучыларның иҗади эше презентация рәвешендә килгән кунакларга күрсәтелде . Язылган иншалар район конкурсына юлланды.

Укучыларның иҗади эшләре."Сугыш чоры балалары."

Арсаева Зөһрә.

Минем бабам.

"Сугыш башланганда мин әле кечкенә нибары биш яшьтә генә идем ",- дип сөйләп китте бабаем, сугыш турында хәтирәләрен барлавын үтенгәч .Һәр кешенең телендә бер сүз :Сугыш башланган !

Сугыш башлану турында хәбәрне дәү бабам белән дәү әбием кырда ишетәләр." Әтием сугышка 1942 нче елның февралендә киткән . Хушлашыр минутлар җиткәч , әткәй кочагына алып сөйде . Кысып -кысып кочаклады. Шул вакытта миңа бөтен җиһан елыйдыр кебек тоелды. Күзләре уйчан , ә карашы назлы иде . Бу күрешүбез соңгы тапкырдыр дип уйлап карамаганмын. Әткәй киткәннән соң бөтен эш әнием , ике апам һәм миңа калды.Әти киткәч кенә дөньяга килгән сеңлебез Асия кечкенә ,әниемә аны карарга булыштым .Алабута , башка төрле үләннәр ,черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризык булды . Кырга әниләргә ярдәм итәргә бардык,мал-туарны да карадым-бер генә буш вакыт та булмады .Әниләр көнне-төнгә ялгап " Барысы да Җиңү өчен !"дип эшләделәр ,оекбашлар бәйләделәр ,иген үстерделәр ,Авыр эш,сәләмә кием,ашарга җитмәү үзәккә үтте .Көн артыннан көннәр үтте . Беркөнне хат ташучының йөзен күреп барыбыз аптырашта калдык .Әтиебез Днепр елгасын кичкәндә хәбәрсез югалган дигән хәбәрне җиткерде ул безгә.Шул көннән башлап тормыш тулысынча дәү әбием ,дәү әтиемә төшкән .Ләкин минем дәү әтием тырыш , тыйнак кеше булган.Тормыш дәү әтиемә җиңелдән бирелмәгән.Кечкенә чактан дәү әтием атлар яраткан ,көлтә керткән чакта ,бәхетсезлек-ул терсәктән өстерәк җирдән уң кулын югалткан .Җидееллык мәктәпне тәмамлаган соң , 25 км ераклыктагы авылга җәяү йөреп белем алган.Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.Озак еллар агроном ,бригадир ярдәмчесе булып эшләгән.Хәзер ул лаеклы ялда.Гаиләбездә ихтирамга лаек , тормышта безгә терәк .Сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күргән. Хәзерге тормышның кадерен белегез ,тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз дип безгә изге теләкләрен тели дәү әтием.


Дәү әнием -горурлыгым.

Дәү әнием Нигъмәтҗанова Сөмәя Шәймулла кызы 1934 нче елның 1 нче ноябрендә Арча районы Күпербаш авылында туа. Сугыш башлангач , аның әтисен ике абыйсын сугышка алар .Әтисенең сугышка киткәндә кысып кочаклап "Мин кайтканчы зур үс ,балам .Без җиңеп кайтырбыз!" дигән сүзләрен искә алганда дәү әниемнең күзләренә яшь тула иде .Сугыш илгә күп хәсрәт ,күз яше алып килә .Сугышка ир-егетләрнең яше дә , карты да киткән .Сугыш дүрт ел дәвам иткән .Тылда калган халыкның да тормышы җиңел булмаган .Ирләр эшен хатын-кызлар,балалар башкарган .Минем дәү әни бу сугышта ике абыйсын ,әтисен югалткан .

Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш дәү әнинең дә язмышы .Авылда ашарга азык,кияргә кием булмаган." Яз көннәрендә басуда черек бәрәңге җыйдык.Эх, тәмле дә була иде шул бәрәңге"- дип сөйли иде дәү әнием.Әле кечкенә булуына карамастан,әнисе белән басуга йөргән,урак урган,кечкенә энеләрен карарга булышкан .Авыр хезмәт башкарган ,рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган.Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан:басу да сукалаган ,үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән ,окоп казырга ,урман кисәргә йөргәннәр .Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар.Сугыш чорында балачагы туры килгән дәү әни тырыш,булдыклы,кешелекле , авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле ,киң күңелле,сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак кеше иде. Шундый авыр сугыштан соңгы чорлардан соң да ул үзенең тормышта юлын тапкан .Арча педагогия училищесын тәмамлап 38 ел балаларга белем биргән . Бик күп мактау билгеләре бар . Хәзер дәү әнием безнең арада юк.Авыр туфрагы җигел булсын.Без аны бик сагынабыз.

Сираҗиев Инсаф.

Хакимова Тәгъзимә апа

Әтием 1907 елда туган Гыйлаҗиев Нургали Гыйлаҗи улы сугыш башланган көнне үк фронтка алына .Газиз хатынына нибары бер хат юллый ул.Исән чыгып булмас ,ахры... -дип өзгәләнеп яза.Бүтәнчә хаты да , кайгылы хәбәре дә килми Берсеннән-берсе нәни 3 кыз-Әлфинур,Вәзига,Тәгъзимә калалар.Әтиләре сугышка китеп ике ай үтүгә,энеләре Фәргать дөньяга килә .

-Әтинең бер дә фотосурәте сакланмаган .Мин аны хәтерләмим дә ,кая инде,сугыш башлангаңда миңа нибары ике яшь булган бит .Әтиләрне кырдан дәшеп алганнар,әни ашарга әзерләп йөргән вакыты булган,син аяк астында буталып комачаулап йөри идең ,дир искә ала иде әни минем хакта,-дип сөйли әңгәмәдәшем Арча шәһәрендә яшәүче Тәгъзимә апа Хәкимова.-Әни минем белән авырлы вакытта әти: "Малай алып кайтсаң,атна буе урыныңнан да торгызмыйча калач кына ашатып торыр идем",-дия торган булган.Тик кыз туган ,ә энемне инде ул күрмәде ,туганын белде микән ,юк микән,анысы да билгесез.

Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә .Әйе,әтисез үсүнең ачысын әле дә оныта алмый Тәгъзимә апа.Сугыш елларын начар хәтерләсә дә,черек бәрәңге күмәчен ашый алмыйча: "Әни,бигрәк ачы бит,тамактан үтми,ипи бир инде,"-дия-дия елап утырганныры әле кичә генә булган кебек.Әле ярый күршеләребез хәллерәк булды,сугыштан аларның гаилә башлыклары кайтты.Без,ятимәләр,күршеләрнең идәннәрен юган,аларга булышкалаган булып тамак туйдыра идек.Әле дә хәтеремдә:күршебез бер телем ипи бирде.Яртысын мин ашадым,яртысын энемә дип әни яшереп куйды.Әни ашап бетерим инде шуны -дим еладым кичен.Әни: "Әтиең кайтса ,бер малай табып,шуны да үтергәнсез ,дисә,нәрсә әйтерсез ",-дип тынычландырды ,-ди сөйли ул яшьләренә буылып.Әнә шулай гомер буе "Әти" дип дәшәргә ,әти кешенең көчле канаты астында сыенырга тилмереп үсәләр балалар.

Үсә төшкәч энеләре Фәргать әтиләренең язмышын белергә теләп,Арча хәрби комиссариатына,аннан Казанга,Мәскәүгә кадәр хат яза.Беркайдан да җавап килми.Аннан заманалар буталчыкланып китә,бу хыялда онытылып тора .Кулларына хәтер китабы килеп кергәч кенә,әтиләренең 1942 елның 26 августында Новгород өлкәсе,Новгород районы,Змейское авыл җирлеге тирәсендәге сугышларда һәлак булганлыгы билгеле була.Соңрак исә авылдашлары Габделхак абзый да әтиләре турында хәбәр җиткерә:"Әниең исән чагында сөйләмәдем бу хәлләрне ,сиңа әйтәм,Тәгъзимә.Нургали белән бергә туры килдек.Ике колоннага тезеп бастырдылар.Юлларыбыз аерылды.Без алтау гына исән калдык,ә Нургалилиләрдән берәү дә исән калмады.Ул тирәдә сазлык җирләр иде,кем белгән,әллә чолганышта калып батып үлгәннәр ,әллә нәрсә булган".

Вәзига апа һәм Тәгъзимә апа, улы Нияз әтиләре җирләнгән җирдә булалар,дога кылалар.


Габдрахманов Ниязның әбисе сөйли.

"1941 елның 22 июне безнең сабый йөрәкләребезгә куркыныч янаган һәм безнең балачак тормышыбызны ач, ялангач, бәхетсез иткән көн. Сугыш башланганда мин укый идем инде. Аны уку дип әйтеп тә булмый . Корымнан ясаган каралар, каурый ручкалар, иске китап битеннән кисеп ясаган дәфтәрләр. 1 октябрьгә кадәр (кар төшкәнче) басуда эшләтәләр иде. Йолкыйбыз, башак җыябыз. Ач, өскә юк. 42 нче елны 40-50 градуслы суыклар булды. Класслар ягылмаган, куллар өши, каралар ката иде. Мәктәптән кайтканда, утырып аякларны җылыта идем.Өйгә кайтсаң, шул ук хәерчелек, ачлык, салкынлык.

Менә 1945 нче елда сугыш бетте, Аллага шөкер. Ләкин әле аның нужасы 60 нчы елларга кадәр дәвам итте. Җаннар әрни иде, өй тулы ятим балалар, ач, ялангач. Әниләре аламаларына төренеп, 200 грамм солы кибәге өчен бер көн калмый эшләп йөриләр иде. Ә хезмәт хакын таяклап, сутыйлап язалар иде (бер тиенсезгә). Инде, Ходаем, безнең балаларыбыз, без күргәннәрне күрмәсеннәр иде. Оныкларыбыз яхшы мәктәпләрнең кадерен белеп, укытучыларын хөрмәт итеп яшәсеннәр иде. Аларга бәхетләр, тәүфыйклар теләп, Габдрахманова Надия ".

Харрасов Азат.

Мөндеш авылында минем әбием Насыйбуллина Мөнәвәрә Әсхадулла кызы яши.Ул 1925 елның 11февралендә туган. Бүгенге көндә бик кадерле әбиебез.Тормышына канәгать булып ,Раббыбызга шөкер итеп,оныкларын яратып дәү әни,дәү әти тәрбиясендә яши .

Әйе, язмыш дигәнең аларга бәхетле тормыш бүләк итмәгән. Сугыш елларын

исенә төшереп сөйләгәндә, аның күзләрендә яшь тамчылары күренә.

1941нче елны өйдә олы бала буларак аны да, әтисе белән ,Лаеш ураманына утын кисәргә алып чыгып китәләр. Аларны ат белән Арчага төшергәннәр.

Арчадан товар вагоны белән Казанга ,Казаннан барҗаларга төяп Лаеш районына җибәргәннәр .Лаеш урманында хатын- кызлар аерым артельгә,

ирләрне аерым артельләргә бүлеп урнаштыралар .Утынның әйбәтләрен поезд юллары салу өчен шпалга кискәннәр,начарларын поездларга ягу өчен утын итеп тураганнар.Аларны бирелгән план буенча поезд вагоннарына

төяп озатканнар.Урманда палаткаларда торганнар.Аякларында чабата , чабатаны аяк юешләнмәсен өчен карындык чорнап ,учакта киптергәннәр.

Авыр эш,сәләмә кием,ашарга җитмәү,бетләү үзәкләренә үтә.Кайтканда Казанга кадәр җәяү кайталар.Аннары Буага окоп казырга җибәрәләр.!942 нче елның февралендә әтиләрен сугышка алалар.Бабай сугыштан кайтмый.Каты авырудан соң әниләре дә үлә.Ул бөтен авырлыкларны хезмәт белән җиңә.Аларның хезмәтен санап бетерерлек түгел.Бу турыда аңа бирелгән хөкүмәт бүләкләре сөйли.

Йомгаклау.

Без сугыш чоры балалар турында берникадәр материал тупладык.Ләкин әле бу чик түгел.Балалар һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар,бу хезмәт мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгытты. Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт.Ләкин бу тормыш күпме корбаннар хакына бирелгән.Безнең моны онытырга хакыбыз юк.Исән чакларында кадерләрен,үлгәч каберләрен онытмыйк.

Толларның күзендә,

Ятимнәр йөзендә

Сугышның шәүләсе бар һаман.

Күңелдә шом яши,

Җәен дә җан өши -

Сугышлар булмасын яңадан!

Кулланылган әдәбият

1. Дети - герои Великой Отечественной войны. - М. Дрофа-плюс - 2007.

2. Дәһшәтле чор балалары. - 15 томда. Т. 7.- Казан: Тат. кит. нәшр.,2010.

3. Сугыш чоры балалар әдәбияты.- 15 томда. Т 4. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2010.

4. Катаев. В. Сын полка. - Сыктывкар: Коми кн. изд-во, 1982.

5. Герой - пионерлар. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. - 320б.

6. Была война. Рассказы. - М.: Детская литература, 1978.

7. Җәлил М. Кечкенә дусларга: шигырьләр.-Казан: Тат. кит. нәшр.,1989.

8



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал