7


  • Учителю
  • Урок по математики для 2 класса «Поупражняемся в вычислениях»

Урок по математики для 2 класса «Поупражняемся в вычислениях»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Конспект составлен согласно новым образовательным стандартамФГОС. На уроке при открытии новых знаний использована технологияпроблемно-диалогического обучения, которая является основой преподавания попрограмме «Перспективная начальная школа». Д
предварительный просмотр материала

Технологик карта урока

Класс: 2

Предмет: математика

Тема: Исәпләүләрне ныгытабыз. Суммаларны тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтү

Максат:

Белем бирү: 2 не,3 не, 4, 5, 6, 7 не берурынлы саннарга таблицалы тапкырлауга тапкырлау гамәле асылын аңлап, мисал-мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү;

Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.

Предмет буенча нәтиҗәләр: тапкырлауның асылын аңлап мисал-мәсьәләләр чишә белү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту

Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес

Төп төшенчәләр: тапкырлаучы, тапкырчыгыш, тапкырчыгышның кыйммәте, тапкырлау гамәле, сумма, бердәй кушылучылар суммасы

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: А.Л.Чекин. Математика, 1 кисәк, 106-107 б.

Математикадан мөстәкыйль эш дәфтәре №1

А.Л.Чекин. Математика, 2 класс. Методическое пособие, М., 2012, с. 99


Җиһазлау: Презентация Power Point - " Исәпләүләрне ныгытабыз "


Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура



Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ - шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.



Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

-Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

-Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.

Укытучы тактага кояш рәсеме беркетә.

Бүген дәрестә сезнең һәркайсыгызның үз кояшлары булачак, алар нур сибеп кхңелләрегезне җылытып торачак. Һәр дөрес башкарылган бирем өчен сез кояш рәсеме ясап куячаксыз.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.


- Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.



КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү.

Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү


Телдән исәпләү

  1. Саннар рәтен дәвам ит

16,26, 27. .

  1. Зирәклеккә мәсьәләләр

А)Үлчәүнең бер тәлинкәсендә бертөрле 5 алма һәм груша, ә икенче тәлинкәсендә шундый ук 5 груша һәм 1 алма. Тәлинкәләр тигез. Нәрсә авыррак: алмамы, әллә грушамы?

Ә) Саниядә 3 бөтен, 2 яртышар һәм 4 чирек алма. Саниядә барлыгы ничә алма?

- Бу мәсьәләләрне, мисалларны нинди максаттан чыгып чиштек?



  • Тигез

  • 5 алма


  • Зирәклекне, тапкырлыкны арттыру өчен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү



1.Мәсьәләне чишегез:

• Алты түтәлнең һәркайсында 3әр чәчәк үсә. Түтәлләрдә барлыгы ничә чәчәк үсә?

- Нинди гамәл белән таптыгыз.

-Бу аңлатмадагы саннарның исемнәрен әйтеп чыгыгыз.

-Нәрсә ул 18?


- Без әле генә нәрсә чиштек?

- Мәсьәләне нинди гамәл үтәп чиштек?

  1. Тренажер-уен "Тапкырлау таблицасы"

- Бүген нинди тема өстендә эшлибез икән?


- Дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз?


-18


  • Тапкырлау гамәле белән

  • Беренче тапкырлаучы, икенче тапкырлаучы, тапкырчыгыш.

  • Тапкырчыгышның кыйммәте


  • Мәсьәлә

  • Тапкырлау гамәле белән

  • Тапкырлау гамәленә мисаллар, мәсьәләләр чишәбез.

  • Тапкырлау гамәленең мәгънәсен аңлап,тапкырлауга мисаллар, мәсьәләләр чишә белергә.


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV. Белемнәрне ныгыту

Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру;

тапкырлау гамәле белән чишелә торган мәсьәләләр, мисаллар чишә белү


  1. Дәреслек, № 1, 1 бит


Үзара тикшерү: бер-берсе белән дәфтәрләрен алыштырып тикшерәләр


ДИНАМИК ПАУЗА


  1. Дәреслек, №2, 1 б.

  2. Дәреслек, № 3, 1 б.


КҮЗЛӘРГӘ ГИМНАСТИКА

Вариантлап эшлиләр: 1 в-т - 1 нче юл, 2 в-т - 2 юл

Вариантлап эшлиләр: 1 в-т - 1 нче багана, 2 в-т - 2 багана


РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

V. Белемнәрне мөстәкыйль иҗади куллану

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә биремнәр үтәү: № 4, 59 б.


  1. Дәреслек белән эш:

№ 5,


  • Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр.


Мөстәкыйль рәвештә чишәләр, экран белән чагыштырып дөреслеген тикшерәләр


Таблица тутыралар

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


-Дәрес башында нинди максат куйган идек?


-Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

-Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

-Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?


- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?

Белемнәрне бәяләү һәм үзбәя

- Кем 2 яки 3 кояш ясады. Сез начар эшләмәдегез.

-Кемнең кояшлары күбрәк? Сез бик яхшы эшләдегез.

-Үзегезгә билге куегыз, ә аннары бергәләп киңәшербез.

-Тапкырлау гамәле белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә

Укучыларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


VII. Өй эше

Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару

Мөстәкыйль эш дәфтәре №1, № 4, 58 бит.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал