7


  • Учителю
  • Татар теленнән эш программасы 1 сыйныф

Татар теленнән эш программасы 1 сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


1 сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теле предметына аңлатма язуы

1нче сыйныфның татар теленнән эш программасының нигезенә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку"предметыннан программа(Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен); Казан: 2011. салынган

Дәреслек: : Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Галиева;"Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 1 нче сыйныф, 2012 ел алынды.

Татар теле предметы укытуның төп максаты:

Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.

Бурычлар:

башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Укыту предметына характеристика

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре

Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.

Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне адекват кабул итү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку. Текстны укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, гади нәтиҗәләр ясау. Тексттагы мәгълүматны гомумиләштерү. Текстның тел үзенчәлекләрен, эчтәлеген анализлау.

Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язу. Балаларга кызык булган темаларга кечкенә сочинениеләр язу.

Укыту предметының төп юнәлеше:

милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

кешеләргә каратаигелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Уку планында предметның урыны

Гамәлдәге базис план буенча "Татар теле" фәне "Филология" өлкәсенә карый, МГБУ"Кадетлар интернат-мәктәбе" нең 1-3 нче сыйныфлары өчен укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленнән 66 сәгать, атнага 2 сәгать каралган.

1 нче сыйныфта татар теленнән эш программасының эчтәлеге :


Әйдәгез танышабыз. ( 7 сәг)

Әйдәгез танышабыз.Татар сөйләм этикеты.

Бу кем? соравы һәм аңа җавап . Бу алмашлыгы.

Раслау һәм кире кагу. Кисәкчәләр(-мы/-ме, түгел, түгел, әле).

Әйдәгез танышабыз.Ныгыту.Кисәкчәләр(-мы/-ме, түгел, түгел, әле).

Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы.

Татарстан шәһәрләре. Татар җөмләсендә сүз тәртибе.

Әйдә, бергә уйныйбыз. Зат алмашлыклары.


Урман дусларыбыз (3 сәгать)

Кыргый хайваннар.А хәрефе .Ул белдергән авазлар.Исемнәрнең күплек формасы.Транскрипциябилгеләре.

Урман дусларыбыз.Калын сузык нечкә сузыклар белән танышу. Әә хәрефен язу[ә] авазын таный белү, дөрес язу

Рус халык әкияте "Теремкәй" О о, Ө,ө хәрефләре. Алар белдергән авазлар. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу


Спорт бәйрәме (5сәгать)

Спорт бәйрәме.Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы.Н,н,ң хәрефләре Алар белдергән авазлар. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләр.

Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3нче зат берлек сан формасы.Ии, ы хәрефләрен язу. Кыска һәм озын сузыклар

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү Уу хәрефеҮү хәрефе[ү] авазын таный белү, дөрес язу Сузыклар һәм тартыклар Аларның аермасы

Ничә соравы, аңа җавап формасы.Тт, Лл хәрефләре[т] , [л] авазын таный белү, дөрес язу.Тәртип саннары

Кем белән уйныйсың соравы,аңа җавап формасы.Кк хәрефеК,к хәрефләрен дөрес язарга өйрәнү.Җөмләне баш хәрефтән яза башлау.


Мәктәптә (4 сәгать)

Уку-язу әсбаплары.М,м хәрефе. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. Хәреф һәм иҗекләрне язу.

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап ала белү формасы.. Сс хәрефе.Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру

Без ничек укыйбыз? Рр хәрефе.Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

" Мәктәптә" темасын йомгаклау.Сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу.Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес итеп язу.


Йорт хайваннары һәм кошлары (6 сәгать)

Яши фигыленең берлек сан, I.II зат формасы Вв хәрефе Вв хәрефе.Ул белдергән авазлар.Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтү.

Хайваннарны сурәтләү. Гг. хәрефе.Ул белдергән авазлар.

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау. Дд ,Зз хәрефләре.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.Бб,Пп хәрефләре.

Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше. Ээ хәрефе[э] авазын таный белү, дөрес язу

"Без йоклыйбыз" тексты.Й,й,Е,е хәрефләре .Алар белдергән авазлар.

Бакчада (5 сәгать)

Кирәк, кирәкми сүзләре. Жж хәрефеЖ,ж хәрефләрен язу. Микъдар саны.

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы. Җҗ хәрефе

Шалкан"әкиятен сәхнәләштерү.Ш ш хәрефләре

Безнең бакчада Щщ хәрефе

Хезмәтенә карап,геройга бәя бирү.Ч ч хәрефләре

Кыш җитте (7 сәгать)

Кышкы уенга чакыру. Хх хәрефе

Кыш бабайга хат язабыз. Һһ хәрефе.Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

Кышкы уеннар. Фф хәрефе.

Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү.Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү. Цц хәрефе.Ц,ц хәрефләрен язу.

Бәйрәмдә.. Яя хәрефе. Ул белдергән авазлар.Я,я хәрефләрен язарга өйрәнү.Вакыт рәвеше-бүген. .

Төсләр. Юю хәрефе.Ул белдергән авазлар.

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе.ъ,ь хәрефләре.


Сәламәт бул (5 сәгать)

Тән әгъзаларының исемнәре. Татар теленә хас авазларны кабатлау.

Авырта фигыленең юклык формасы

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү. Боерык фигыль формасы.

Шәхси гигиена предметлары. Хикәя, сорау җөмләләр Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтү

Мин сабын белән кул юам -төзелмәсе.


Безнең гаилә (6 сәгать)

Гаилә.Сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып,диалогта катнашу. Сыйфат+ исем

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес итеп кую

Яз фасылы. Текстны күчереп язу.

Һава торышы. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү

8 нче Март-әниләр бәйрәме. Белән бөйлеген сөйләмдә исем белән куллану

Мин бүләк бирәм.Актив үзләштерелгән сүзләрне уку һәм язу.

Татар халык ашлары (4 сәгать)

Татар халык ашлары. Матур һәм дөрес язу.

Кунакта.Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп,күчереп язу

Кунакларны каршы ала. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Туган көн-зур бәйрәм.Котлау язу


Кибеттә (6 сәгать)


Ашамлыклар. Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллану

Ашамлыклар кибетендә. Белән бөйлеген сөйләмдә исем белән куллану

Савыт-саба. Микъдар саны

Барый Рәхмәт "Аш вакыты" .Ничә? Ничә сум? сораулары. мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Киемнәр Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым б/н төрләнеше.

Киемнәр кибетендә. Сыйфат+ исем


Без шәһәрдә яшибез (4сәгать)


Шәһәрдә. Кая? Кайдан? Кайда? сораулары кулланып төзелгән сорау җөмләләр.

Кайда?соравы.

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш , урын-вакыт килеше килеше.

"Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау.


Җәй җитә ( 4 сәгать)


Җәй җитә.Өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм текстан табу.

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк".Текстның эчтәлегенә нигезләнеп нәтиҗә ясау.

Җәйге ял . Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары

Без Сабантуйга барабыз.


УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

"Татар теле һәм әдәби уку" предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:


- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

-Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Дәреслек белән эш итә белү.

Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Парларда эшли белү.


Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

1. Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

3. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес уку һәм язу.

4. Өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү.

5. Язмача эшләрне грамоталы башкара белү.

6. Җөмлә төзи белү күнекмәләрен булдыру.


Язу

татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу

күнекмәләре формалаштыру.


Тыңлап аңлау

- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.


Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр:

  • коммуникатив технологияләр нигезендә укыту принципларын куллану;

  • телне аралашу аша өйрәнү;

  • укыту процессын индивидуальләштерү;

  • телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү;

  • телне функциональ өйрәнү.

Материаль-техник тәэмин ителү:

  • Белем бирү процессын мин коммуникатив методикага таянып, инновацион технология кулланып оештырам (компьютер, проектор, магнитофон)

Программаны башкару өчен кулланылган укыту- методик комплектлар:

Укучылар өчен:

  1. Дәреслек . Күңелле татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Галиева,- Казан: "Татармультфильм", 2012.

  2. Күңелле татар теле. 1 нче сыйныф: Эш дәфтәре: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен (рус телендә сөйләшүче укучылар өчен). - Казан: "Татармультфильм", 2014.

  3. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов./Авт.-сост. Р.Н.Насибуллина.-Казань: Гыйлем, 2010.-64 с.

  4. Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников./Ф.С.Сафиуллина.-ООО "Хэтэр",2010.-64 с.

Укытучы өчен:

  1. Дәреслек . Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Галиева;"Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 1 нче сыйныф, 2012 ел.

  2. Өстәмә әдәбият. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,Ә.Г.Әхәтова. - Яр Чаллы, 2008. - 64

Әдәбият һәм укыту чаралары, шул исәптән электрон ресурслар

  1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар.(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең V-IX сыйныфлары өчен ярдәмлек) /Р.Н.Фатыйхова.-Казан: Гыйлем, 2009. - 96 б.

  2. Хәсәнова Н.М. Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы. I, II кисәк. /Н.М.Хәсәнова., В.Г. Факеева. -Яр Чаллы: 2005. -43 б.

  3. Хәйдәрова Р.З. Рус телле балалар өчен татар теленнән ишетеп аңлау күнегүләре җыентыгы./Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева.-Яр Чаллы: 2000.-48 б.

  4. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына./С.М.Трофимова.-Казан: Яңалиф, 2005.-220 б.

  5. Гыймадиева Н. Контроль диктантлар һәм изложенияләр./Н.Гыймадиева, Р.Бахавиева.- Казан: Яңалиф, 2004.- 96 б.

  6. Ногманова Л.Н. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез./Л.Н.Ногманова.-Казан: РИЦ "Школа", 2007.-168 б.

  7. Нигмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр. /Р.Р.Нигмәтуллина.-Казан: Магариф, 2004.-205 б.

  8. Гыйләҗетдинова А. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар./А.Гыйләҗетдинова.-Казан: Яңалиф, 2004.-40 б.

  9. Хайдарова Р.З. Научно-педагогические аспекты билингвального образования в РТ./ Р.З.Хайдарова.- Набережные Челны: Монография, 2006.- 200 с.

Аудио материаллар

  1. Диск "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты" - Казан: ООО "Эффекто" мультимедиа басма.- 2005

  2. Татар телен һәм әдәбиятен укытуда интерактив технологияләр.- Казан: "http//belem.ru", 2006

  3. Диск Хәйдәрова Р.З. Күңелле татар теле.- Яр Чаллы: иҗади группа.- 2011

  4. Диск "Г.Тукай. Энциклопедия"(4 диск).- Фонд "Вамин".- 2009

  5. Диск "Композитор С.Садыйкова" (2 диск).- НПК "Школьник" .- 2007

Интернет ресурслар

  1. tatarile.org/ kitap-татарча онлайн китапханә

  2. tatarile.org/audio-татар җырлары һәм көйләре

  3. tatarile.org/video- татар фильмнары, мультфильмнары, тапшырулар

  4. miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

  5. www.balarf.ru-"Бала" китапханәсе

  6. http://kitap.net.ru - татар электрон китапханә

  7. www.edu.tatar.ru --- электронное образование РТ


Татар теленнән календарь -тематик планлаштыру


Сыйныф 1

Укытучы Әлмиева Фәйрүзә Марс кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 66 сәг. Атнага 2 сәг.

Контроль эшләр саны -

Планлаштыру К.С.Фәтхулова, Р.З.Хәйдәрованың"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программасына (Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен) нигезләнеп төзелде. "Казан", 2011 ел


Дәреслек Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Галиева;"Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 1 нче сыйныф, 2012 ел.

Методик кулланма "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту" 1 класс Укытучылар өчен кулланма" Татармультфильм нәшрияты. 2012 ел

Эш дәфтәре Н.Г.Галиева,Р.М.Туйметова Татар теленнән эш дәфтәре.,-Казан:Татармультфильм, 1 нче сыйныф, 2012.

Шартлы кыскартулар:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү Д/м.с. - диалогик, монологик сөйләм

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру ГКК - грамматик күнекмәләрне камилләштерү ЛКК - лексик күнекмәләрне камилләштерү


Календарь-тематик план


Дәрес

ләр тәртибе

Дәрес темасы

Контроль

үлчәү төре

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки эш төрләре

Дәрес тибы

Эчтәлек элементлары

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Сөйләм материалы

Грамматик материал

Метапредмет

Шәхси нәтиҗәләр

Предмет

План буенча

Фактта

Әйдәгез, танышабыз! (7 сәгать)

1









Әйдәгез танышабыз.Татар сөйләм этикеты.

Диалог төзү

Рәсемнәр өстендә эш, диалоглар төзү ,китап белән эш

ЛКФ (лексик күнекмәләр формалаштыру)


Исәнме(сез)!

Хәерле көн!

Сау булы(гыз)!

Син кем?

Мин - малай.

Мин - кыз.

Синең исемең ничек?

Мин - Азат.

Ә синең исемең ничек?

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану. Зат алмашлыкларының берлек саны

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү.


2.09

02.09

2

Бу кем? соравы һәм аңа җавап . Бу алмашлыгы.



Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

Диалоглар төзү, рәсемнәр белән эш

ЛКФ


Бу - укытучы.

Ә бу - укучы.

Мин укучы.

Бу нәрсә?

Бу - күбәләк.

Әйдә уйныйбыз

Исемнәргә кем? соравы кую.Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

. Белемнәрне практикада куллану

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; бу кем7 соравы аша кирәкле информацияне ала белү


Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү.

5.09


05.09


3








Раслау һәм кире кагу. Кисәкчәләр(-мы/-ме, түгел, түгел, әле).


Ситуатив күнегү

Рәсемнәр өстендә эш, диалоглар төзү

ЛКФ


. Бу Азатмы?

Әйе, бу -Азат .

Юк, бу Азат түгел.

Хәлләр ничек?

Рәхмәт, яхшы

Калын һәм нечкә сузыкллар

Белемнәрне практикада куллану

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

Кире кага һәм раслый белү;

ачыклый белү (малаймы?);

әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

09.09

09.09

4

Әйдәгез танышабыз.Ныгыту.

Кисәкчәләр(-мы/-ме, түгел, түгел, әле).


Монологик сөйләм

Рәсемнәр өстендә эш

Д/МС (диало-гик, монологик сөйләм)

Син кем?

Мин - малай.

Мин - кыз.

Синең исемең ничек?

Мин - Азат.

Ә синең исемең ничек?

Исемнәргә кем? соравы кую.Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

Дәреслек белән эшли белү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белү

12.09

12.09

5

Татарстан шәһәрләре. Татар җөмләсендә сүз тәртибе.

Ситуатив күнегү


Карта рәсеме буенча эш, диалоглар төзү

Д/МС

Бу нинди шәһәр?

Бу Казанмы?

Юк, бу Казан түгел, бу - Әлмәт.


Исемнәргә кем? Нәрсә? соравы кую

Үз эшчәнлегеңне планлаштыру күнекмәсе булдыру

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурлану хисе уяту,үз илеңнең һәм татар халкының тарихына бәйлелекне тою


Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү.


16.09


16.09


6

Әйдә, бергә уйныйбыз

Зат алмашлыклары.

Ситуатив күнегү


Ситуатив күнегү

-ләр эшләү

Д/МС

Мин Казанда яшим.

Кем шәһәрдә яши?

Кем авылда яши?

Мин шәһәрдә яшим.

Мин авылда яшим..

Әйдә, бергә уйныйбыз!

Бергә уйнарга чакыра белү.Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләр

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;


Бергә уйнарга чакыра белү.

19.09


19.09

7


Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы.

Ситуатив күнегү


Дәреслек белән эш, "Мин нишлим?"уены

Д/МС

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Мин беренче сыйныфта укыйм.


Ничә? соавы.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

Сорауга төгәл җавап бирә белү


Үз фикереңне әйтергә омтылыш тудыру,танып белүчәнлекне үстерү

Өйрәнелгән барлык конструкцияләрне яңа дидактик материаллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү

23.09


23.09


Урман дусларыбыз (3 сәгать)


8



Кыргый хайваннар.

А хәрефе .Ул белдергән авазлар.Исемнәрнең күплек формасы.Транскрипциябилгеләре.


Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү


Ситуатив күнегү


ЛКФ


Исәнме, Аю дус!

Хәлләр ничек?

Рәхмәт, яхшы.

Ничә аю бар?

Монда Шүрәле бармы?

Бу төлкеме?

Әйе, бу төлке.

Юк, бу төлке түгел

Исемнәрнең күплек сан формасы

Нәтиҗәдән чыгып үзеңә контроль ясарга кирәклеген

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;


Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү.


26.09


26.09

9

Урман дусларыбыз.

Калын сузык нечкә сузыклар белән танышу. Әә хәрефен язу

[ә] авазын таный белү, дөрес язу


Ситуатив күнегү


Рәсемнәр белән эш

ЛКФ

ГКК

Азат, кил әле монда. Азат, әйдә бергә уйныйбыз.

Нинди соравы һәм аңа җавап формасы Татар теленә хас авазларны.Сорау җөмләләр

Калын сузык нечкә сузык

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу

Кайда яши? Кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Иптәшеңне уйнарга чакыра белү.

30.09

30.09

10



Рус халык әкияте "Теремкәй" О о, Ө,ө хәрефләре. Алар белдергән авазлар. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу

Ситуатив күнегү

Рәсемнәр белән эш .Рәсемнәр өстендә эш, төрле рольле уеннар

ЛГК

Төремкәйдә кем яши?

Әйдә, кер, бергә яшибез.


Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру

Билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертү үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;


"Теремкәй" әкиятенең эчтәлеген искә төшерү


3.10


03.10

Спорт бәйрәме (5сәгать)

11



Спорт бәйрәме. Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы.Н,н,ң хәрефләре Алар белдергән авазлар. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләр.


ГКФ


Надя, утыр (бас әле).


Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы Татар теленә хас авазларны


Белемнәрне практикада куллану

Уку эшчәнлеген үзоештыру нигезләрен демонстрацияләү


Иптәшеңә командалар бирә белү.

7.10


07.10

12



Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3нче зат берлек сан формасы.

Ии, ы хәрефләрен язу. Кыска һәм озын сузыклар

Рәсемнәр өстендә эш, төрле рольле уеннар

ГКФ


Акбай нишли?

Акбай йөгерә (сикерә).


Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3нче зат берлек сан формасы


Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлау әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәгә шәхси караш формалашуны аңлау

Нишли? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;

өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән таныштыру

10.10

10.10

13


Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү Уу хәрефе

Үү хәрефе

[ү] авазын таный белү, дөрес язу Сузыклар һәм тартыклар Аларның аермасы


Диалог төзү


ЛКФ


Булат, урамга чык.

Әйдә, бергә уйныйбыз.

Уйный фигыленең 1, 2 затларда тйрләнеше б/н таныштыру

Нәтиҗәдән чыгып үзеңә контроль ясарга кирәклеген

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.


Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү, ризалыгыңны белдерә белү.


14.10


14.10

14


Ничә соравы, аңа җавап формасы.

Тт, Лл хәрефләре

[т] , [л] авазын таный белү, дөрес язу.Тәртип саннары


Ситуатив күнегү

ГКФ

Син нишлисең?

Мин уйныйм.

Кем белән уйныйсың?

Мин Акбай белән уйныйм

Ничә? соравы, аңа җавап формасы.Микъдар саны.1-10

Үз эшчәнлегеңне планлаштыру,аны контрольдә тоту күнекмәсе булдыру

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру

уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру.


17.10


17.10

15

Кем белән уйныйсың соравы,аңа җавап формасы

Кк хәрефе

К,к хәрефләрен дөрес язарга өйрәнү.Җөмләне баш хәрефтән яза башлау.


Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

Сюжетлы рәсемнәрне кулланып диалог төзү

Д/МС

Син нишлисең?

Мин уйныйм.

Кем белән уйныйсың?

Мин Акбай белән уйныйм

Уйный фигыленең 1, 2 затларда тйрләнеше б/н таныштыру

Нәтиҗәдән чыгып үзеңә контроль ясарга кирәклеген

Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү.


Кем белән уйныйсың? соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру


21.10


21.10


Мәктәптә (4 сәгать)

16


Уку-язу әсбаплары.М,м хәрефе. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. Хәреф һәм иҗекләрне язу.

Далог төзү

ЛКФ


Сумкада нәрсә бар?

Сумкада дәфтәр бар.

Сумкада дәфтәр бармы?

Сумкада дәфтәр юк.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.


Татар теленә хас авазларны әйтү

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү.

24.10


24.10

17

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап ала белү формасы.. Сс хәрефе.Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру

Ситуатив күнегү


Сюжетлы рәсемнәрне кулланып диалог төзү

ГКК

Д/МС

Сиңа китап кирәкме?

Миңа китап бир әле.

Миңа дәфтәр кирәк.

Юк, миңа дәфтәр түгел, китап кирәк.

Мә дәфтәр.

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү.

28.10


28.10


18

Без ничек укыйбыз? Рр хәрефе.Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

Дәреслек белән эш, диалоглар төзү

Д/МС


Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый.

Мин чиста язам.

Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру Сузыклар һәм тартыклар Аларның аермасы

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү

Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәрдән

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү.


7.11


07.11

19

" Мәктәптә" темасын йомгаклау.Сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу.Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес итеп язу.


ЛКФ

ГКК

Өстәлдә нәрсә бар?

Өстәлдә китап бар.

Ничә китап бар?

Ике китап бар

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу

. Парларда һәм күмәк эшли белү чыгып )

Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү.

Предметларның урынын, санын әйтә белү.

11.11


11.11

Йорт хайваннары һәм кошлары (6 сәгать)

20

Яши фигыленең берлек сан, I.II зат формасы. Вв хәрефе.Ул белдергән авазлар.Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтү.

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш


ГКК

Бу - сыер. Ул авылда яши.

Биш чеби бар.

хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасы

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү.

Яши фигылен I, II затта куллану;

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.


14.11


14.11

21

Хайваннарны сурәтләү. Гг. хәрефе.Ул белдергән авазлар.

Картиналар өстендә эш,хайваннар һәм кошлар турында сөйләшү

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

ГКФ

Д/МС

Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур. Син кая барасың?

Мин урманга барам.

Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;


Татар телен яхшы өйрәнү теләген көчәйтү

Хайваннарны сурәтли белү.

Кая? соравы һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру.

18.11


18.11

22

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау. Дд ,Зз хәрефләре.

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

Д/МС

Гали, син нәрсә яратасың?

Мин пәрәмәч яратам.

Кайда соравын кулланып төзелгән җөмләләр белән таныштыру

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.


Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканны әйтә һәм сорый белү.

21.11


21.11

23

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.Бб,Пп хәрефләре.


Дәреслек белән эш, диалоглар төзү

ГКК

Мин мәктәптән кайтам.

Мин өйгә кайтам.

Мин урамда уйныйм.


Кая, кайда, кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы

Гомуми уку күнекмәләрен формалаштыру

Бу кайда ? соравы аша кирәкле информацияне ала белү


Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү.

25.11

25.11


24

Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше. Ээ хәрефе

[э] авазын таный белү, дөрес язу


Ситуатив күнегү

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

ГКФ

Минем куяным.

Минем этем.

Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру Исемнәрнең 1 зат берлек сантартым б/н төрләнеше

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;


Татар теленә ихтирамлы караш булдыру

Предметның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү.

Исемнәргә берлек санда беренче зат тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру.


28.11


28.11

25

"Без йоклыйбыз" тексты.

Й,й,Е,е хәрефләре .Алар белдергән авазлар.


Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ЛКФ

Д/М с.

Әни, тыныч йокы!

Әти, хәерле иртә!

Кая, кайда, кайдан? Сораулары һәм аларга җавап формасы

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү.


Тыныч йокы, хәерле иртә теләү.

Йоклый фигылен I, III затта сөйләмдә куллану.

2.12

02.12

Бакчада (5 сәгать)

26

Кирәк, кирәкми сүзләре. Жж хәрефе

Ж,ж хәрефләрен язу. Микъдар саны.

ДСҮ (диалогик сөйләм үстерү)

Сиңа кыяр кирәкме?

Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел).

Миңа кишер кирәк.

Монда ничә кыяр бар.

Миңа биш кыяр бир әле.

Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру Кирәк, кирәкми сүзләре

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу

Жж хәрефе.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануга ирешү.


5.12

05.12

27

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы. Җҗ хәрефе

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү


ЛКФ

ДСҮ

Син нәрсә яратасың? Мин җиләк яратам.

Ә чия яратасыңмы?

Юк, яратмыйм

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы

. Үрнәк буенча эшли белү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү өчен билгеләрне билгеләү.


Гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен кабул итү һәм хөрмәт итү, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белү,.

Җҗ хәрефе.

Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

9.12


09.12


28

Шалкан"әкиятен сәхнәләштерү.Ш ш хәрефләре


ЛКФ

Д/МС

Әби, кил әле тизрәк,булыш

хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасы

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


"Шалкан"әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Әкиятне сәхнәләштерү.


12.12

12.12

29

Безнең бакчада Щщ хәрефе


Ситуатив күнегү


Д/МС

.Миңа кызыл чәчәк кирәк.

Мә кызыл чәчәк.

Рәхмәт. Чәчәк матур.

Бакчада помидор үсәме?

Әйе, үсә.

Сыйфат + исем Кем, нәрсә, нишли,нинди?

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Бакчада нәрсә үскәнен әйтә белү

16.12

16.12


30

Хезмәтенә карап,геройга бәя бирү.Ч ч хәрефләре

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ЛКФ

Д/МС


Саша алмагачка су сибә.

Таня, син яхшы, эшчән кыз.

Озын һәм кыска сузыкларны дөрес итеп әйтә белү

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү.


19.12


19.12

Кыш җитте (7 сәгать)

31

Кышкы уенга чакыру. Хх хәрефе


ГКФ

Әйдә, урамга чыгабыз!

Көн нинди?

Көн салкын (җил исә).

Кар явамы?

Юк, яумый.

Чыга фигыленең 1 зат юклык формасы б/н таныштыру кыш

кыш көне

салкын

буран

кар ява

җил исә

ява

чыга

Үрнәк буенча эшли белү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү өчен билгеләрне билгеләү.


Кышкы уеннарга караган лексиканы актив сөйләмгә кертү

Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру.

23.12

23.12

32

Кыш бабайга хат язабыз. Һһ хәрефе.Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.


Ситуатив күнегү


ЛКФ

ГКФ

Кыш бабай, кил тизрәк,

Миңа бүләк кирәк!

Миңа бүләк бармы?


хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасы

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.


Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, кыш бабайдан бүләк сорап ала белү.

26.12


26.12

33

Кышкы уеннар. Фф хәрефе.

Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү.

Д/МС

Мин чана (чаңгы) шуам.

Синең тимераягың бармы?

Юк, минем тимераягым юк.

Чыга фигыленең 1 зат юклык формасы Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес куллану

Дәрескә кирәкле уку - язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.


Кышкы уеннарга караган лексиканы актив сөйләмгә кертү

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

13.01

13.01


34

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү. Цц хәрефе.

Ц,ц хәрефләрен язу.


Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ГКК

Д/МС

Коля тауга бара.

Коля тауда чаңгы шуа.

Коля таудан кайта.

Синең чаңгың бармы?

Кая, кайда, кайдан? сораулары

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Бу кайда ? соравы аша кирәкле информацияне ала белү

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү.


16.01


16.01

35

Ситуатив күнегү


Д/МС


Алсу! Сине Яңа ел белән котлыйм

Белән бөйлеген сөйләмдә куллану

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен кабул итү һәм хөрмәт итү, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белү,.

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү.

20.01

20.01

36

Төсләр. Юю хәрефе.Ул белдергән авазлар.

ГКК


. Оля, сиңа ничә яшь?

Сигез яшь.

Синең чанаң нинди?

Минем чанам зәңгәр.

Сыйфат + исем

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү


Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү

23.01

23.01


37

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе.ъ,ь хәрефләре.


Ситуатив күнегү


ГКК


Мин Казанга барам.

Кем белән барасың?

Әни белән.

Кайчан?

Иртәгә.

Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес куллану Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе.

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. Татар авазларын дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү.

27.01

27.01

Сәламәт бул (5 сәгать)

38

Тән әгъзаларының исемнәре. Татар теленә хас авазларны кабатлау.


Рәсемнәр өстендә эш, "Кем күбрәк җөмлә әйтә?"

ЛКФ

ГКК

Бу баш.

Бу кулмы?

Әйе, бу кул.

Юк, бу кул түгел

хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык ,юклык формалары

.

Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.


30.01


30.01

39

Авырта фигыленең юклык формасы


Ситуатив күнегү


ЛКК

ГКФ

Кай җирең авырта?

Синең башың (күзең) авыртамы?

Минем башым (күзем) авыртмый.

Минем кулым авырта.

авыртмый

авырта хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык ,юклык формасы

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру.


3.02


3.02

40

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү. Боерык фигыль формасы.


Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш


ЛКК


Дәү әни, хәлең ничек?

Кай җирең авырта?

Миңа чәй бир әле.

Бал белән чәй эч!

Зарядка яса!

Сарымсак аша!

Лимон аша!

Чиста йөр!

зарядка яса

чана шу

тимераякта шу

йөз

йөгер

суганБоеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү


әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу

\Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.


6.02


6.02

41

Шәхси гигиена предметлары. Хикәя, сорау җөмләләр Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтү


Ситуатив күнегү

Рәсемнәр өстендә эш, "Кем күбрәк җөмлә әйтә?"

ЛКФ

ДМС

Бу синең сөлгеңме?

Әйе, минем сөлгем.

Нинди матур!

Әйе, миңа яшел сөлге ошый.

Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтү

Эш сыйфатына бәя бирә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләре үстерү

Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белү. Аларны сорап ала белү.

I, II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү.

10.02

10.02


42

Мин сабын белән кул юам -

төзелмәсе.


Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ГКФ


Дима нишли?

Дима бит юа.

Нәрсә белән юа?

Сабын белән юа.

Олег, синең кулың чистамы?

Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста түгел

Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру


). Бирелгән эталон белән үз эшеңә контроль ясау,кирәкле өстәмәләр кертү,төзәтүләр кертү (эталонга туры килмәсә)

Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу

Мин сабын белән кул юам - төзелмәсе белән танышу;

Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү.

13.02

13.02

Безнең гаилә (6 сәгать)

43

Гаилә.Сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып,диалогта катнашу. Сыйфат+ исем

Диалог төзү

Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү

ЛКФ


Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)!

Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы

гаилә

әби

бабай

апа

абый

эне

сеңел

кеше

тату

Сыйфат+ исем

Эш сыйфатына бәя бирә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләре үстерү

Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.


24.02


24.02

44

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес итеп кую

ЛКФ


Синең гаиләң зурмы?

Гаиләдә ничә кеше?

Гаиләдә кемнәр бар?

Әни аш пешерәме?

Әйе, аш пешерә.

Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес итеп кую

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү.


27.02

27.02


45

Яз фасылы. Текстны күчереп язу.

Диалог төзү


ЛКФ


Әминә, әйдә урамга чыгабыз.

Ә көн нинди?

Көн җылы.

Траскрипция билгеләре

Үз эшеңә адым саен контроль ясау

Табигатькә соклану ,ярату тәрбияләү

Яз фасылы турында,

язгы көнне сурәтләп сөйли белү.

3.03


03.03

46

Һава торышы. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү

Сорау-җавап

Рәсемнәр өстендә эш, "Кем күбрәк җөмлә әйтә?"

ГКФ


. Көн җылымы?

Урамга чыгасыңмы?

Сиңа яз ошыймы

Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү

Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу

Табигатькә соклану ,ярату тәрбияләү

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү.

6.03

06.03


47

8 нче Март-әниләр бәйрәме. Белән бөйлеген сөйләмдә исем белән куллану


Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш Диалог төзү, хат язу үрнәге белән танышу

ГКФ


Сине бәйрәм белән котлыйм!

Уңышлар телим.


Сан + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану Белән бөйлеген сөйләмдә исем белән куллану

Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу

"гаилә,изгелек"; шушы сыйфатларныңүзеңнең туган-нарыңа карата хөрмәт,әти-әние-ңә мәхәббәттә ча-гылыш табылуы


Бәйрәм белән котлый белү.

Син алмашлыгын төшем килешендә куллана белү үрнәге белән таныштыру


10.03


10.03

48

Мин бүләк бирәм.Актив үзләштерелгән сүзләрне уку һәм язу.

Сорау-җавап

Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш

ЛКФ


Әнием, хәерле иртә!

Әти, хәерле көн!

Оля, тыныч йокы сиңа!

Рамил, син бүләк бирәсеңме?

Әйе, бирәм.

Кемгә?

Әнигә.

тыныч йокы

хәерле иртә (көн, кич)

рәхим итегез

сау булыгыз

бүләкҖөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес итеп кую

Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәр-дән чыгып )

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә "тәмле сүзләр"не куллана белү.


13.03


13.03


Татар халык ашлары (4 сәгать)

49

Татар халык ашлары. Матур һәм дөрес язу.

ЛКФ

Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам.

Бәлеш тәмлеме?

Бик тәмле.

Улым, утыр.

өчпочмак

чәк-чәк

бәлеш

кыстыбый

гөбәдияМатур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру

Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәр-дән чыгып )

Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү.


17.03

17.03

50

Кунакта.Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп,күчереп язу


Ситуатив күнегү


ГКК


Әнием (әтием, әбием, бабам, абыем, энем, сеңлем), ашың тәмле булсын!

Дустым, чәй эч!

Бал белән эч!

Бал

дус Сыйфат+исем

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;


Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү.

20.03

20.03

51

Кунакларны каршы ала. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Агымдагы

Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш

ЛКФ


Керергә ярыймы?

Илдар, әйдә, кер!

Чәй эчәсеңме?

Конфет белән эч!

Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү;

3.04

03.04


52

Туган көн-зур бәйрәм.Котлау язу

Фронталь


ЛКФ


Коля, син җырлыйсыңмы?

Юк, мин йөгерәм, сикерәм.

Ә Гали нишли?

Гали Бии.

Туган көн белән котлыйм.

туган көн

бәхет

телим

Акылда һәм сөйләмдә уку э шчәнлеген оештыру һәм үз еңнең эшеңә бәя бирү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.


7.04


07.04


Кибеттә (6 сәгать)





53


Ашамлыклар. Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллану


Ситуатив күнегү

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ЛКФ


.Син өчпочмак ашыйсыңмы?

Әйе, ашыйм.

Сөт эчәсеңме?

Әйе, эчәм.


Без зат алмашлыгыныңсөйләмдә кулланылышы

Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу

Икмәккә каратахөрмәт уяту

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү.


10 04


10.04

54

Ашамлыклар кибетендә. Белән бөйлеген сөйләмдә исем белән куллану


Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү

Д/М С


Апа, ипи бармы?

Ипи бар.

Ничә сум?

10 сум.

Белән бөйлеген сөйләмдә исем белән куллану

Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү


Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Кибеттә сатып ала белү

14.04


14.04

55

Савыт-саба.

Микъдар саны

Агымдагы


ЛКФ

Мин пычак белән ипи кисәм.

Мин кашык

белән аш ашыйм.

Миңа кашык бир әле!

Ничә кашык кирәк?


Микъдар саны

Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү

17.04

17.04

56

Барый Рәхмәт "Аш вакыты" .Ничә? Ничә сум? сораулары. мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.


Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш

ЛГКК


Чәйнек ничә сум?

Зур чәйнек бармы?

Кашык бирегез әле.

Чәнечке кирәкме?

Нәрсә ?соравы

Акылда һәм сөйләмдә уку э шчәнлеген оештыру һәм үз еңнең эшеңә бәя бирү

Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу

Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү.

21.04


21.04


57


Киемнәр Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым б/н төрләнеше.

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш


ЛКФ

Синең башлыгың бармы?

Бар.

Ул нинди?

Зәңгәр.

Исемнәрнең 1, 2, 3 зат берлек санда тартым б/н төрләнеше

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Киемгә карата сак еараш булдыру

Киемнәрнең исемнәрен дөрес әйтә белү

24.04


24.04

58

Киемнәр кибетендә. Сыйфат+ исем

ЛКФ

Синең башлыгың бармы?

Бар.

Ул нинди?

Зәңгәр.


Сыйфат+ исем

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Уку мотивларын формалаштыру

Киемнәрнең исемен,төсен,нинди кием кигәнеңне әйтә белү

28.04

28.04


Без шәһәрдә яшибез (4сәгать)



59

Шәһәрдә. Кая? Кайдан? Кайда? сораулары кулланып төзелгән сорау җөмләләр.

ЛГКК

Диалогик сөйләм

;

Син кая барасың?

Шәһәргә.

Шәһәр нинди?

Шәһәрдә урамнар зур, чиста.


чиста

матур

кечкенә

зур

пычрак

Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәрдән чыгып )

Карта белән эшләүгә кызыксыну уяту

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен

камилләштерү


5.05


05.05


60

Кайда?соравы.


Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү

ГКФ


Мин машинада барам.

Мин автобуста барам.

Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү

Карта белән эшләү күнекмәләләрен камилләштерү

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;

8 05


08.05


61

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш , урын-вакыт килеше.


Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ЛКФ

. Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим.

Маша, кая барасың?

Кибеткә.

Алсу, кайдан кайтасың?

Базардан.


Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү

Дәреслек белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү;

исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү

12.05

12.05

62



"Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау

Д/МС


Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим.


Карта белән эшләү күнекмәләләрен камилләштерү

Исемнәрне урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

1505


12.05


Җәй җитә ( 4 сәгать)

63


Җәй җитә.Өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм текстан табу.

Дәреслектән рәсемнәрне карау, сорау - җавап алу


ЛКФ

Азат, урманга барасыңмы?

Кем белән барасың?

Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә.

кояш балкый күбәләкләр оча

чәчәкләр үсә

җиләк-җимеш пешә

урамда җылы

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Үз туган ягыңның матурлыгына соклану,аны саклау хисен уяну

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.


19.05

15.05

64

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк".Текстның эчтәлегенә нигезләнеп нәтиҗә ясау.

Тест

Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш

ЛГКК

Азат, урманга барасыңмы?

Кем белән барасың?

Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Аңлап,сәнгатьле укый белъ кънекмщлщрен формалаштыру


22.05

19.05


65

Җәйге ял .Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары

Дәреслектән рәсемнәрне карау, сорау - җавап алу

Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү

Д/МС


Азат, урманга барасыңмы?

Кем белән барасың?

Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә

кояш балкый күбәләкләр оча

чәчәкләр үсә

җиләк-җимеш пешә

урамда җылы

Сөйләмдә уку эшчәнлеген оештыру һәм үзеңэшеңә бәя бирү

Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу .Үз туган ягыңның матурлыгына соклану,аны саклау хисен уяну

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.

Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.



66

Без Сабантуйга барабыз.

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш

ЛКФ

Д/МС


Дустым, әйдә Сабантуйга барабыз!

Син бәйрәмдә нишлисең?

Мин йөгерәм (сикерәм, җырлыйм, биим).

чүлмәк вата

капчык белән сугыша

Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.


Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

22.05




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал