7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие на тему'Сәламәтлек иленә сәяхәт'

Вне классное мероприятие на тему'Сәламәтлек иленә сәяхәт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема: Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Максат: Сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру, үз сәламәтлегең

турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.


План.


1)Оештыру өлеше

а) Тема һәм максат белән таныштыру.

2) Сәламәтлек турында шигырьләр сөйләү.

Алмаз.


"Иң бай кеше кем? " дисезме,

Ул кеше мин - белегез.

Мактана дип уйласагыз-

Килегез дә күрегез.

Ильмир.

Йортыбыз бар.Әти аны

салды үз кулы белән.

Өйрәтте ул, мин дә хәзер

Балта тотарга беләм.


Зөлфия.

Әти кебек,әнием дә

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба безнең көйне.


Дилүс.

Әбием дә,бабаем да-

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт-

Ниләр генә дисәң дә.


Рүзәл.

Сеңлем дә бар,энем дә бар,

Алар да безнең байлык.

Ходай биргән тагын безгә

Иң зур байлык - ул САУЛЫК

2) Сәламәтлек кагыйдәләре белән таныштыру.


а) Көндәлек режимны үтә.

б) Чиста,пөхтә бул.

в) Тәмәке белән дуслашма.

г) Яшелчәләр белән дус бул.


3) Көндәлек режим турында сөйләшү.

Скетч.

- Ә син, Алмаз, режимның нәрсә икәнен беләсеңме?

-Беләм. Режим... Режим- нәрсә телим,шуны эшлим...

-Режим- көндәлек тәртип кагыйдәсе ул. Син менә шул кагыйдәләрне үтисеңме?

- Арттытып та үтим әле.

-Ничек итеп арттырып үтисең?

-Кагыйдә буенча көнгә ике тапкыр урамга уйнарга чыгарга тиеш.

Ә мин 4 тапкыр чыгам.

-Юк,син көндәлек режимны үтәмисең,ә бәлки тәртип кагыйдәләрен бозасың гына. Ә көндәлек режим турында беләсеңме?

-Беләм. Иртән торасың. Аннары зарядка ясыйсың.Юынасың.

Урын-җирне җыясың. Иртәнге ашны ашыйсың да мәктәпкә барасың.

Аннары- көндезге аш.Саф һавада буласың. Дәресләргә әзерләнәсең.

Өйдәге эшләрне эшләргә булышасың, китап укыйсың.

-Яхшы.

-Көндәлек режимны тагын да яхшырак итеп үтәргә була.

-Ә ничек итеп?

-Менә болай. Йокыдан торасың. Иртәнге ашны ашыйсың. Саф һавада буласың. Икенче иртәнге аш. Саф һавада йөрисең. Көндезге аш ашыйсың. Саф һавада йөрисең. Чәй эчәсең. Саф һавада йөрисең. Кичке аш ашыйсың. Саф һавада йөрисең. Һәм йокларга ятасың.

-Болай булмый. Мондый режимда яшәсәң, син бик ялкау булып үсәрсең,белемең дә булмас.

-Юк, сез дөрес әйтмисез.

-Ни өчен?

-Чөнки без көндәлек режимны әби белән бергә үтибез.

-Ничек инде әби белән?

-Менә шулай. Режимның яртысын әби үти, яртысын мин. Шулай итеп, көндәлек режим тулысынча үтәлә.

- Аңламыйм, бу ничек була инде?

-Бик гади.Йокыдан мин торам. Әби зарядка ясый. Әби юына,урын-җирне җыя. Иртәнге ашны мин ашыйм Саф һавада мин йөрим. Көндезге ашны мин ашыйм.

-Сиңа оят түгелме? Синең ни өчен тәртипсез булуыңны мин аңладым инде.

Ильмир.

Кем яши белә сәгатен белеп.

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр,

Зарядка ясар, урынын җыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап киенә башлар,

Звонок булганчы мәктәпкә килер,-

Мондый балалар дәресен дә белер.

4) Чиста,пөхтә булу турында сөйләшү.

Рүзәл.


Алсу чыккан урамга, Туфлиен чистартмаган.

Тик чәчен тарамаган. Сөртеп ялтыратмаган.

Бит-кулларын юмаган, Оекларны юуны

Көзгегә карамаган. Кирәк диеп тапмаган.


Күгәрченнәр гөрләшәләр Бигрәк шапшак кыз икән, Гөлдергү дә, гөлдергү. Безнең Алсу түгел бу.


5)Сабын, тарак, теш щёткасы, теш порошогы , сөлге турында шигырь

ләр сөйләү.

6) Табышмаклар әйтү.


7) Тәмәке белән дуслашма

Кызлар башкаруында шаян җыр.


1.Төтен чыга, төтен чыга, 2.Эх син, дустым, җан кисәгем,

Мунча яктыгыз мәллә? Ник мәлҗерәп йөрисең?

Тәмәке җүнлегә илтми, Төнлә ютәлли-ютәлли,

Үпкәләреңне җәллә. Рәтле йөкы күрмисең.


3.Яшереп тә тартасың, 4.Иптәш кызым тарта диеп,

Качырып та тартасың . Мин дә тәмәке тарттым

Сары тешле малайларны Баш авыртып, сару кайнап

Әйтче, кем ярата соң? 3көн урында яттым.


Бергә: Тәмәке, тәмәке, агу бит ул тәмәке!

Зөлфия.


Тәмәкене хурладык, тәртиплене зурладык.

Уйнап-көлеп күңел ачтык,шаян җырлар җырладык.

Яшь тә, матур да булырсың,

Кайбер серләрен белсәң;

Үз-үзеңне хөрмәт ит син,

Сәламәт булыйм дисәң.


8) Яшелчәләр белән дус бул.

а) Кыяр, суган, кәбестә, борыч, чөгендер турында шигырьләр сөйләү.


9) Йомгаклау.

а) "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал