7


  • Учителю
  • 4 нче сыйныфта татар теленнэн 'Сүз төркеме буларак исем' темасына дәрес конспекты

4 нче сыйныфта татар теленнэн 'Сүз төркеме буларак исем' темасына дәрес конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Сүз төркеме буларак - исем.

Сайфуллина Рузалия Суфиян кызы

Биектау районы Мәмдәл мәктәбе.


4 класс.Татар теленнән ачык дәрес.

Йомгаклау дәресе.


Максат: 1) исемнәрне гомумиләштереп кабатлау,алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру;2)дөрес язу,сөйләм күнекмәләрен үстерү;төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү;3) туган җиргә ихтирам тәрбияләү;

Җиһаз: индивидуаль биремле карточкалар, тестлар.

Тибы: йомгаклау дәрес.

Формасы: сәяхәт-дәрес.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.Уңай психологик халәт тудыру.Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.


Укытучы сүзе.Татар теле дәресендә без "Сүз төркеме буларак -исем " темасын өйрәнүне төгәлләдек.Бүген без үткәннәрне искә төшерербез, булган белемнәребезне ныгытырбыз.Шулай итеп, исем турында белгәннәребезне барлау буенча сәяхәткә чыгарбыз.

Сәяхәтебезне башлыйбыз.


-Димәк, нинди сүз төркемнәре турында сөйләшәбез?

Исем турында сөйләшәбез.

-Исемнәр нәрсәне белдерәләр?(затны,предметны).

Дәфтәрләрдә эш.Тактада число, тема,матур язу күнегүе языла.

-Бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрне генә сайлап язарга.

Матур язу күнегүе.

Ак,шикәр, әни,ява, һәйкәл,әти,рәсем,килә,китап,мәктәп,апа, бакча,акча.

Шикәр,һәйкәл,рәсем,китап,мәктәп,бакча,акча.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап алдыгыз?(нәрсә ?соравына җавап биргән сүзләр предметны белдерә).

1 нче тукталыш.

Плакаттагы ялгызлык,уртаклык исемнәрне дәфтәрләргә дөресләп языгыз.

2 нче тукталыш.Төркемнәрдә эш. 1 нче төркем.Татар галиме Риза Фәхретдиннең мәктәп турында укучыларга атап язган акыллы киңәшләрен укыйк.

Мәктәп- белем учагы.Мәктәпкә иртәрәк барыгыз,вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез.Мәктәпне бетергәннән соң да китаплардан аерылмагыз.Мәктәптән кайткач, дәфтәр-китапларны билгеле бер урынга куегыз.Мәктәптә укуның максаты-белемле,тәрбияле кеше булу.


-Мәктәп сүзенең килешләрен билгеләү.

2 нче төркем.Исмәгыйльнең тамагы шеште.Т абибә апа Исмәгыйльне бал белән дәваларга кушты.Әнисе, җылы сөткә бал туглап,Исмәгыйльгә эчертә башлады.Малайның хәле кичкә үк яхшырды.

Хәзер Исмәгыйль һәр бал кортына чын күңелдән сокланып карый.


-Исмәгыйль сүзенең килешләрен билгелә.87 нче бит.164 нче күнегү.

3 нче тукталыш. Тест чишү.

1.а)Исем нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме .

б)Исем кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

2.а)Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

б) Ялгызлык исемнәр юл хәрефтән языла.

3.а)Кеше һәм хайван исемнәре кем?соравына җавап бирәләр.

Б)Кеше исемнәре генә кем? соравына җавап бирәләр.

4.а)Күплек сандагы исемнәр килешләр белән төрләнми.

б)Исемнәр берлек һәм күплек санында килешләр белән төрләнә.

5.а)Исем-сүз төркеме.

б)Исем- җөмлә кисәге.

6.а) Исем хәрәкәтне белдерә.

б) Исем билгене белдерә.

в)Исем предметны атый.

7.а)Ялгызлык исемнәр-кеше исемнәре,фамилияләр,шәһәр,елга,авыл исемнәре.кушаматлар.

б)Ялгызлык исемнәр-үсемлек,транспорт,эш кораллары.

8.Иялек килешендәге исемне тап:

а)агачка

б)урманны

в)китапның.

9.Берлек санның күрсәткече:

а)-нар,-\нәр

б)-лар,\ләр

в)дөрес җавап бирелмәгән. 91 нче бит, 4 нче күнегү.(дәреслек).

4 нче тукталыш.

Уен.

шәһәр үлән куак җәнлекләр

тау авыллар Урал кошлар

Мишә яңгыр Тукай чишмәләр

мәйдан елга Кама чәчәк


Һәр рәттә 4 сүз.Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган.Ни өчен дәлилләгез?


Нәтиҗә:1 нче рәт уртаклык исемнәр(Мишә)

2 нче рәт берлек сандгы исемнәр(авыллар)

3 нче рәт ялгызлык исемнәр(куак)

4 нче рәт күплек сандагы исемнәр(чәчәк).

Ял минуты.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз

Тик арыды минем күз.

Йомам күзем- ял итсен,

Ачам күзем-күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам

Бер йомам да , бер ачам

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

5 нче тукталыш.Мәкальдәге исемнәргә ушымчалар өстәп күчереп языгыз,нинди килештә килүләрен ачыклагыз.


Ана... бала...биргән иң зур бүләге тел.

Бау... озыны,сүз.... кыскасы яхшы.

Ул..... ояты ата.....,кыз.... ояты ана.....

Туры сүз.... оят юк.

Сәламәтлек ......дә матур кием юк.


-Ни өчен сүз,сәламәтлек сүзләренә нечкә кушымчалар,ә ана,бала ,бау,ул,ата,кыз сүзләренә калын кушымчалар ялгана.

6 нчы тукталыш..Сайланма диктант.(исемнәрне сайлап язабыз).


Яңгыр исе,бал исе

Аны миңа җил бирде.

Ипи,бәрәңге,алма

Аны миңа җир бирде.

Кояш,ай,зәңгәр йолдыз

Аны миңа күк бирде.

Авыл,болын,шәһәрләр-

Илем миңа күп бирде.


7 нче тукталыш.."Эстафета" уены.2 командага бүленеп уйнау.


-Тәрәзәсе юк,ишеге юк,эче тулы халык.

-Аягы бар-йөрми,

Күтәрмичә өйгә керми.

-Сумка тотып керәләр, белем алып чыгалар.

Ул нәрсә икән , балалар?

-Агач түгел-яфраклы,тун түгел,тегелгән.

8 нче тукталыш..

Перфокарталар белән эш.

Б.к.


+


И.к.

+

Ю.к.


+

+

Т.к.

+

+


Ч.к.


+


У-в.к.



+




+



+




1)кояшны 6)кибеттән

2)алма 7)комда

3)болында 8)кулны

4)куянга 9)мәктәпкә

5)җирнең 10)идәндә

9 нчы киртә.Парларда эшләү.

1 вариант.Кем? Нәрсә?соравына җавап биргәнсүзләрне тап.аерып ал.

Балык, баай,каз, бүре,укытучы,күлмәк,кеше,иләк,өстәл,малай,үрдәк,чебен, куян.Әминә,күке,җырчы.

2 вариант.Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен аер:укучылар, Сөләнгер күле,песи,китап,Сөн, агач,Казан, тау, ана, Муса,урам,укучы, Мырауҗан,Аксубай,"Ялкын "журналы

10 нчы тукталыш."Алма җыю"уены. "Алма агачы " ясала.Ботакларга килеш исемнәре дә язып эленә."Алмаларның"артына төрле килеш тәге исемнәр язылган.Класс ике командага бүленә.Командалардан берәр укучы чыга Алар ярыша-ярыша "алмаларын" ботакларга эләләр.Кем алдан элеп бетерә,шул җиңүче була.(песинең.әтәкә,аюга,бүләктән,бала.ананы,).(куянда,бүренең,үрдәктән,балага,болында,әби-не).

11 нче тукталыш.Калын хәрефләр белән басылган сүзләрнең кайсылары исем булып килгәнлеген әйтегез.

1.Атлар су эчкәндә, тайлар боз ялар.

Иренгән ике атлар.

2.Карама беләккә, кара йөрәккә.

Карама кабыгыннан как ясамыйлар.

3.Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан.

Көзге ашлыкны көлгә чәч.

4.Корал эшләр, кул мактаныр.

Эшләр китсә план белән,ашлар пешәр пылау белән

(Җөмлә эчендәге аваздаш сүзләрнең кайсы сүз төркеменә исемгә. Фигыльгә керүен билгелә).


Ике белдекле.

Әхмәт.-Сабит, ничек язсам, дөрес була: оло дипме, әллә ылы дипме?

Сабит.(башын кашып) ә син дур дип кенә яз!

_Ә сез ничек язарсыз икән?Ни өчен?(Өстәмә эш дәфтәре 10 нчы бит,№16 Артык сүзне тап).

Йомгаклау.

-Исемнәрне өйрәнү безгә ни өчен кирәк?(Матур итеп сөйләшү һәм дөрес итеп язар өчен кирәк).

-Бүгенге дәрес өчен үзегезгә билгеләр кугыз әле.

-Кем үзенә "5" ле билгесе куйды?

-Кем үзенә "4"ле билгесе куйды?

-Мин дә сезнең билгеләр белән килешәм.Хәзер мин сезгәкошлар рәсемен таратам .("5" ле билгесе алган укучыларга- кызыл төстәге кошлар,,ә "4" ле билгесе алган укучыларга зәңгәр кошлар бирәм).

Кошлар бүген юкка гына килмәгән.Кышлаучы кошлар сездән ярдәм сорый.Без аларга ничек итеп ярдәм итә алабыз соң?(Балаларның җавабы тыңлана).

Өйгә эш."Кошларга ярдәм итәбез" дигән темага кечкенә генә хикәя язып килегез.


Ачык дәрес

IV сыйныфта "Исем" темасын кабатлау


Укытучы: Сайфуллина Р.С.

2013



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал