7


  • Учителю
  • Программа воспитательной работы '1 класс'

Программа воспитательной работы '1 класс'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ЭЧТӘЛЕК

Кереш_________________________________________________2-3 бит.

Материаль-техник база__________________________________ 4 бит.

Мәктәпнең 2011/2012 нче уку елына алган проблемасы_______5 бит.

1нче класска алган тема, максат һәм бурычлар______________ 5 бит.

Класска кыскача характеристика__________________________6 бит.

Исемлек_______________________________________________7 бит.

Тематик планлаштыру___________________________________8 -16бит.

Перспектив планлаштыру________________________________17-18 бит.

Әдәбият_______________________________________________19бит
























Кереш


Җәмгыятьне үзгәртеп кору чорында укыту- тәрбия эшен заманча оештыру өчен барлык мәктәп коллективлары зур көч куя. Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр гаять күп. Балаларның, үсмерләр, хәтта өлкәннәрнең дә үз-үзләрен тотышларындагы, дөньяга карашындагы, кешеләр белән аралашудагы"гариплекләр" һәммәбезне дә борчый, уйланырга, эзләнергә мәжбүр итә.

Мәктәп һәрвакыт буыннарның рухи мәдәниятен үзара бәйләүче тәрбия учагы булды.

"Тәртип" сүзенең берничә төрле мәгънәсе бар. Берәүләр тәртип төшенчәсеннән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлый. Икенчеләр тәртип дип инде кешедә тәрбияләнгән, барлыкка килгән гадәтләр җыелмасын атый, өченчәләре исә тәртип ул - бары тик тыңлаучанлыктан гына гыйбарәт дип карый. Бу аерым фикерләрнең барысы да беркадәр дөреслеккә туры килә, ләкин педагогның, ата-ананың дөрес эш алып баруы өчен тәртип төшенчәсен тагын да ачыграк , төгәлрәк аңлау кирәк

Тәрбия-ул куелган максатка тәңгәл килә торган үзара бәйләнгән тәрбия чаралары системасы.

Тәрбияви максат: төрле очракларда аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү; үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре тәрбияләү.


"Укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү" дигән программа нигезендә мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны тәрбияләүне түбәндәге эшләр аша тормышка ашырырга мөмкин:

-мәктәпкүләм бәйрәмнәрдә катгашу;

-әкиятләр уку,тәрбияви якларын ачыклау;

-мәкальләр өйрәнү һәм мәгънәләрен аңлату;

-табигать кочагына, китапханәләргә, музейга экскурсия ясау;

әңгәмәләр һәм класс сәгатьләре аша;

-табышмаклар аша фикерләү сәләтен үстерү;

-класстан тыш эшләрдә:әкиятләр сәхнәләштерү, курчак театры кую, концертларда катнашу;һ.б.ярдәмендә.

-физкультминутлар, хәрәкәтле уеннар аша,

-әти-әниләр җыелышлары.

Теләсә нинди шартларда үзен дөрес тота белүче, җәмгыять өчен иң файдалы булган юлны сайлый белүче һәм шул юлны бернинди кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, ахырына кадәр илтеп җиткерергә үзендә көч һәм ныклык таба алучы һәм шуңа сәләтле кешене генә тәртипле кеше дип атарга була.

Тәртипле шәхес ул уңай йогынтыларның бөтен җыелмасы белән генә тәрбияләнергә мөмкин. Уен, күңел ачу һәм ял вакытын ничек үткәрү дә бу мәсьәләдә мөһим урын тота. Менә шушы йогынтылар барысы бердәм тәэсир иткәндә дөрес тәрбия булырга, бары тик шуның нәтиҗәсендә генә тәрбия җимешләрен татырга мөмкин.

Кешелек үзенең тарихи яшәеше дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка хәзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең , һәр халыкның бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре бар.

Халык педагогикасы - ул тормышта, тәрбия процессында сыналган, буыннан-буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат.

Кайбер гадәтләр, йолалар, иң борынгы чорларда ук барлыкка килеп, безнең көннәргә кадәр сакланып калганнар.Алар бигрәк тә кешенең табигатькә мөнәсәбәтендә,әдәплелек кагыйдәләрендә,яшәү рәвешендә ачык чагыла.

Халык педагогикасының асыл өлешен тәшкил иткән халык авыз иҗаты (әкиятләр, тизәйткечләр, табышмаклар, уеннар, мәкальләр һ.б.) аша балаларда гомумкешелек сыйфатлары, дуслык, татулык тәрбияләү бурычы тора.

Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.Түбәндәге татар халык мәкальләре бу фикерне тагын да ачыграк чагылдыра:Сукыр тавыкка бар да бодай","Надан белән бәхәсләшү -үзе наданлык билгесе.","Наданның белгәне-белмим" һ.б. Андый кеше башкаларга бер файда да китерми, китерә дә алмый. Кешене барыннан да элек зирәклеге өчен хөрмәтлиләр.

Халык педагогикасы мирасының әһәмияте, кыйммәте ир балалардан да, кыз балалардан да бер үк төрле акыл тәрбиясе таләп ителүдә.

Тәртип ниндидер аерым "дисциплиналар" чаралар ярдәмендә барлыкка килми, бәлки тәрбиянең бөтен системасы; тормышның барлык шартлары, балага ярдәм итә торган барлык йогынтылар белән барлыкка килә.

Шулай итеп , без тәртип төшенчәсеннән барлык тәрбия эшенең киң мәгънәдәге гомуми нәтиҗәсен аңлыйбыз.

Мин беренче класска кергән укучыларымны тәрбияләү өчен түбәндәге пограмманы төзедем.

Программа 4 ел укытуга исәпләнгән.Программаның максаты :әхлаклы, хезмәт сөючән, намуслы, кешелекле, туган ягын сөюче, олыларга ихтирамлы, сәләтле укучылар тәрбияләү.







Материаль техник база.

Музыкаль үзәк.

Аудио һәм видео кассеталар.

Класс сәгатьләре өчен кулланмалар.

"Салават күпере" журналы.

"Көмеш кыңгырау"газетасы.

Әкиятләр кую өчен маскалар, декарация.

Курчак театры өчен маскалар.

Туп һәм башка спорт кирәк яраклары, һ .б.

Бәйрәм эшкәртмәләре.




Программа 4ел эчендә укучыларны тәрбияләүдә түбәндәге нәтиҗәне бирер дип уйлыйм:


1.Мин - укучы. Ә укучы кеше мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзен әдәпле, итагатьле һәм укучылар өчен булган кагыйдәләрне төгәл үтәүче;


2.Классташлары белән дус һәм ягымлы аралаша белүче;


3.Сәнгатьне яратучы, мәктәп һәм авыл күләмендә үткәрелгән концертларда актив катнашып үзенең сәләтен күрсәтә белүче;


4.Үзен, классташларын ,әти-әнисен яратучы, укытучыларны хөрмәт итүче, кайгыртып, ярдәмләшеп яши белүче;


5.Сәламәт һәм хезмәт сөюче укучылар итеп тәрбияләү.





Тематик планлаштыру.

1нче класс

ТЕМА:"Укучыларда әдәплелек һәм аралашу культурасы тәрбияләү."


МАКСАТ:

Укучыларны үз-үзеңне тәрбияле тоту , кешеләр белән культуралы аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, тел байлыгын арттыру.

Уку елына бурычлар :

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары, яхшы гадәтләр, кешеләр арасында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен дәресләрдә, дәрестән тыш вакытларда, гаиләдә, тәрбияләү, махсус күнегүләр, әкиятләр, мәкальләр аша ныгыту, тискәре сыйфатларны бетерү.


Класс җитәкчесенең төп бурычлары:

Класс коллективы тудыру, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алып тәрбия эшен оештыру.

Балаларның үсешен күзәтү,һәр шәхеснең формалашуы өчен тиешле шартлар тудыру,укуыларның сәләтләрен ачу.

Укучыларның уку сыйфатын күтәрү,100%өлгереш бирү.

Өйрәтергә:

1."Сертотмас үрдәк", "Чын иптәш", "Тырыш балалар", "Эшкә өндәү" Һ.б.әкиятләр һәм татар халык мәкальләре.

2."Шалкан "- әкиятен сәхнәләштереп кую.

Ел дәвамында класс җитәкчесе эшенең циклограммасы.

1)Укучыларның туклануын оештыру.

2)Укучылар белән мөстәкыйль эшләү.

3)класс бүлмәсендә кизү торуны тәртипкә салу.

4)Дәрес калдырган укучыларны сәбәбен ачыклау.

5)План буенча класста эшне оештыру.

6) :Ата -аналар комитеты белән эшләү.

7) Чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү.

8)Ел башында һәм азагында укучыларның шәхси карталары белән эшләү.









Класс коллективына кыскача характеристика.





Атналык бүленеш.

Дүшәмбе- рәсемнәр буяу.


Сишәмбе-әкиятләр уку.


Чәршәмбе- класс сәгате.

Пәнҗешәмбе-Сәләмәтлек юллары


Җомга-ирекле аралашу.


Ата-аналар комитеты әгъзалары:

___________________________________________________
___________________________________________________
___________________________________________________


Класста кабул ителгән эшләр.


Укучыларны туган көннәре белән котлау .

Ата-аналарны бәйрәмнәргә чакыру.

Елга ике тапкыр ата-аналар өчен ачык дәресләр күрсәтү.


Коллективта яшәеш законнары.


1.Тыңларга , карарга һәм күрергә, аңларга һәм нәтиҗә ясарга өйрән!

2.Түземлелек күрсәт һәм түземле булырга өйрән.



СЕНТЯБРЬ


Эш төре

Тема

Үтәлеш


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр


Белем бәйрәме.


Өлкәннәр көне

Укуга аңлы караш


тәрбияләү


Мәктәп белән танышу


Мәктәп кагыйдәләре белән танышу


Эстетик тәрбия

Класс бүлмәсенең чисталыгын саклау

Әкият театырына сәяхәт

Гөлләргә су сибү


Яңа җырлар өйрәнү

Физик тәрбия


Иртәнге гимнастика комплексын өйрәнү

Хезмәт тәрбиясе


Класс тактасын чиста тотарга күнектерү


Мәктәп бакчасына экскурсия(орлык җыю)


Сәламәтлекне


саклау

Саф һавада уеннар


Мәктәпкә чиста, пөхтә киенеп йөрүне булдыру

Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Әңгәмә"Юлда йөргәндә үз-үзеңне ничек тотарга?"

УНИКСка спектакльга бару "Юл кагыйдәләре"

Мәктәп эчендә йөгерүнең куркыныч яклары

Полиция, ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашу


Класс сәгате

Әдәплелек нәрсә ул?

Үз-үзеңне ничек тотарга?

Ничек әдәпле булырга?

Исәнләшү әдәбе.

Ата-аналар белән эш

Һәр баланың өендә булу, яшәү шартлары белән танышу

Белем бәйрәменә чакыру


ОКТЯБРЬ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

Укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә катнашу


Уңыш бәйрәме

Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Дәрестә дөрес утыруны булдыру


Дәрестә игтибарлылык тәрбияләү

Газета - журналларга язылу


Эстетик тәрбия

Көзге табигатькә экскурсия

Әти-әниләрнең эше турында син нәрсә беләсең? - әнгәмә

Физик тәрбия

Гимнастик күнегүләр өйрәнүне дәвам итү

Хезмәт тәрбиясе

Пластилиннан хайван сыннары әвәләү

Гөлләргә су сибү


Сәламәтлекне

саклау

Әңгәмә" Көз көне ничек киенергә?"

Кесәдә кулүяулык йөртүне булдыру.

Саф Һавада йөрү


Тормыш

куркынычсызлыгыбуенча чаралар

Ишектән чыгу, керү,тәнәфестә атлап кына йөрергә күнектерү


Класс сәгате

Яхшы гадәтләр-әңгәмә.

Саубуллашу,хәерле юл теләү әдәбе

Күрше-күләннәр белән

Дус-иптәшләр белән сөйләшү әдәбе

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар җыелышы.

Көн тәртибе:

1.Әти-әниләр комитеты сайлау.

2.Доклад:"6-7яшҗлекләрнең психологиясе".

3.Укуда булган уңышлар һәм кыенлыклар

4.Төрлеләр




.НОЯБРЬ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

Әниләр көненә концерт


Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Дәресләрдә дөрес утыру кагыйдәләрен ныгыту

Әкиятләр уку

ТР һәм РФның дәүләт символларын өйрәнү.


Эстетик тәрбия

Әниләр турында җырлар өйрәнү

Чәчләрне үреп ,тарап йөрерү буенчасөйләшү

Физик тәрбия

Өстәл уеннары өйрәнә башлау

Хәрәкәтле уеннар өйрәнү

Хезмәт тәрбиясе

Гөлләрне карау


Сәламәтлекне


саклау

Парта һәм өстәл артында дөрес утыр!-әңгәмә


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Юеш һәм тайгак юлда йөрүнең куркыныч яклары

Чит кешеләр белән аралашма!-сөйләшү


Класс сәгате

Без кунак чакырдык

Мин кунакка барам

Без театрда,музейда.

Ял итә беләбезме?


Ата-аналар белән эш

Гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тору

Аерым балаларның әти -әниләре белән очрашып сөйләшү




ДЕКАБРЬ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр


Чыршы бәйрәменә әзерләнү


Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Мин ничек дәрескә әзерләнәм?-сөйләшү


Эстетик тәрбия

"Балкыш" фестивалендә катнашу.

Чыршы бәйрәменә әзерләнү

Җырлар,биюләр өйрәнү

Кар әвәләп фигуралар ясау

Физик тәрбия

Саф һавада кар тәгәрәтеп уйнау,фигуралар ясау.

Хезмәт тәрбиясе

Кошлар өчен әтиләргә җимлекләр ясатып алып килдерү, кошларны күзәтү.


Сәламәтлекне


саклау

Кыш көне ничек киенергә?-сөйләшү

Саф һавада уеннар


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Уйнарга яраклы һәм яраксыз урыннар турында сөйләшү

Пиротехника куллануның аяныч очраклары турында сөйләшү


Класс сәгате

Мин ничек киенәм?

Кешеләр белән сөйләшү,аралашу.

Көнне үткәрү тәртибе.

Безнең бәйрәмнәр.


Ата-аналар белән эш

Ата-аналар җыелышы.

Көн тәртибе:

1.Доклад"1нче класс баласы һәм телевизор" . Тест - Ата-аналар, сез нинди тәрбияче?

2.Укуда булган уңышлар һәм алдагы эшлисе эшләр.

3.Төрлеләр


ЯНВАРЬ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Мәктәп китапханәсенә экскурсия


Эстетик тәрбия

Кышкы табигатькә экскурсия.

Физик тәрбия

Чаңгыда йөрергә өйрәнү, тауга бару;менү.төшү кагыйдәләре

Хезмәт тәрбиясе

Класста чисталык саклау,гөлләрне карау.


Сәламәтлекне


саклау

Чаңгыда йөргәндә дөрес киенү,

Чисталык тикшерү


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Тауга менү һәм төшкәндә куркынычсызлык кагыйдәләре


Класс сәгате

Көнне үткәрү тәртибе.

Нәрсә ул акча?

Сәламәтлек нәрсә ул?

Үзеңне тота белү матурлыгы.


Ата-аналар белән эш




ФЕВРАЛЬ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәдә катнашу


Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Сәнгатьле шигырь сөйләүче бәйгесе үткәрү


Эстетик тәрбия

Әтиләр турында җырлар өйрәнү

Малайларны бөйрәм белән тәбрикләү

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү,

Әлифба бәйрәме үткәрү

Физик тәрбия

Тауга бару,чаңгыда йөрү

Хезмәт тәрбиясе

Әтиләргә һәм малайларга бүләк әзерләү


Сәламәтлекне


саклау

Томау төшсә.

Сарымсакның файдасы


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Тайгак юлда сак бул-әңгәмә


Класс сәгате

Ничек әдәпле булырга?

Мин әти-әнигә ничек булышам?

Кешене матурлый торган сыйфатлар.

Батыр кем ул?


Ата-аналар белән эш

Йомшак үзләштерүче балаларның әти-әниләре белән очрашу


МАРТ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

Халыкара хатын-кызлар көне.


Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Табышмаклар кичәсе

Мәкальләр белән танышу


Эстетик тәрбия

Әниләр бәйрәменә җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү

Физик тәрбия

Кызлар арасында эстафета үткәрү

Хезмәт тәрбиясе

Кошлар кайтуга оялар ясату(әтиләргә)


Сәламәтлекне


саклау

Иртәнге гимнастика комплексын ныгыту.


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Язгы бозның куркынычлыгы.

Ташу төшү-куркыныч(әңгәмә)


Класс сәгате

Ничек куркак булмаска?

Сакчыллык нәрсә ул?

Түземлелек, тыйнаклык.


Ата-аналар белән эш

Әти-әниләр җыелышы.

Көн тәртибе:

1."Әдәпле булу -бәхетле булу"-доклад

2.3нче чиректә укучыларның өлгереше

3.төрлеләр


АПРЕЛЬ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

Көлке көне.


Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Әкиятләр уку:

Эстетик тәрбия

Язгы табигатькә экскурсия

Яз турында җырлар өйрәнү

Физик тәрбия

"Күңелле стартлар"

Хезмәт тәрбиясе

Чистарыну өмәсендә катнашу

Тартмага орлык чәчү


Сәламәтлекне


саклау

Саф һавада уеннар

Тешләрне,күзләрне саклагыз!-әңгәмә

Бөтендөнья сәламәтлек көне (7.04.)


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Таныш булмаган кешеләр белән аралашма!-сәйләшү


Класс сәгате

Үз-үзеңне карый белү.

Тел. Сүз. Әдәп.

Иркәләп эндәшү сүзләре.

Рәхмәт сүзләре.

Ата-аналар белән эш

Йомшак үзләштерүче балаларның әти-әниләре белән сөйләшү

МАЙ


Эш төре


Мәктәпкүләм


бәйрәмнәр

9 май - Җиңү көне

Соңгы кыңгырау бәйрәме


Укуга аңлы караш


тәрбияләү

Иң күп китап укучыны билгеләү


Эстетик тәрбия

Мәктәп тирәсенә чәчәкләр утыртырга булышу

Физик тәрбия

Укучыларның сәламәтлек паспортын тутыру.

Хезмәт тәрбиясе

Язгы өмәдә катнашу


Сәламәтлекне


саклау

Саф һавада хәрәкәтле уеннар


Тормыш


куркынычсызлыгы


буенча чаралар

Җөй айларында сулы урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре

Җөйге инструктаж


Класс сәгате

Минем туган ягым

Яхшы теләкләр

Гаилә һәм балалар.

Әнием кадерлем.


Ата-аналар белән эш

Ата-аналар җыелышы.

Көн тәртибе:

Доклад:"

Уку елына йомгак.

Җәйгеинструктаж.

Төрлеләр.


Перспектив планлаштыру



1 класс

Тема: Укучыларда әдәплелек сыйфатлары һәм аралашу культурасы тәрбияләү.


Максат:

Укучыларны үз-үзеңне тәрбияле тоту , кешеләр белән культуралы аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, тел байлыгын арттыру.

!.Класс сәгатьләре.

2.Әниләр көне","Уңыш бәйрәме",Чыршы бәйрәме", "әлифба белән хушлашу","8нче Март"бәйрәмнәре үткәрү

3."Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү.

4."Сертотмас үрдәк","Чын иптәш","Тырыш балалар" әкиятләрен өйрәтү.

5.Табышмаклар, мәкальләр өйрәтү.

2 класс

Тема:Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Максат: Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү,фикерләү сәләтен үстерү.


1.Класс сәгатьләре.

2.Уеннар:"Күңелле стартлар","Джунгли чакыруы" үткәрү

Көзге һәм язгы кросста катнашу.

Спорт, бию түгәрәкләренә тарту.

Чаңгыда йөрү, тауда шуу.

"Әти ,әни һәм мин спортчы гаиләсе"-ярыш үткәрү.


3 класс


Тема:Укучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү,сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү.


Максат:Укучыларны сәнгатькә тарту,әхлаклы, сәләтле буын итеп тәрбияләү,сәхнә культурасына өйрәтү.

1.Класс сәгатьләре."Мәдәният йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре".һ.б.

2."Яшь математик"-КВН.

3.Сәнгатьле шигырь сөйләүче бәйгесе.

4."Җырлыйк әле"- уен.

5.Курчак театры күрсәтү:"Кәҗә белән сарык"

6."Балкыш" фестивалендә катнашу.


4 класс

ТемаХезмәт, физик һәм зәвык тәрбиясе.

Максат:Балаларны хезмәт сөюче, матурлыкны күрә белүче һәм әхлаклы итеп тәрбияләү.


Класс сәгатьләре.

Хезмәт дәресләрендә ясаган уенчыклар һәм башка кул эшләреннән кул эшләре күргәзмәсе оештыру.

Класста чисталык буенча эшне дәвам итү.

Әкиятләр өйрәнеп, сәхнәләштереп балалар бакчасында ,мәтәп укучыларына һәм әти-әнтләргә күрсәтү.

Мәктәптә, сәхнәдә, урамда, кунакка барганда үз-үзеңне карау,киенү кагыйдәләренә өйрәтү.

"Хезмәт кешене бизи."-экскурсияләр үткәрү.

Башваткычлар, ребуслар чишү.


Әдәбият.


1.Тәрбия теориясе һәм методикасы. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов- Казан: Мәгариф,2006.-287 б.

2.Тәрбия газетасы №11(69) ноябрь,2002 ел "Киңәш" гәзитенә кушымта.

3.Сәхипова.Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2005.-256 б.

4.Милли мәктәп:тәрбия нигезләре / А.М.Низамов.-Казан: Мәгариф,

2005.-335 б.

5.Әхлак нигезе- матур гадәт.(Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү):Методик кулланма /К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. -Казан: Мәгариф,2004.- 383 б.

6.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия- мәңгелек фәлсәфә:Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.-Казан: Мәгариф,2001. - 223 б.

7.Караковский.В.А.,Новикова Л.И., Селиванова Н.Л. Воспитание? Воспитание... Воспитание! Теория и практика школьных воспитателҗных систем.-М..Новая школа,1996.

8.Татар халык педагогикасы.Шәймәрданов Р.Х., Сибгатуллина Ә.Г., Сибгатуллин Р.Г. Алабуга,1997.

9.Шәрәфетдинов З,Т,,Абдуллина Р.С.,Хәбибуллина Л.К. Тәрбия сәгатьләре.Уку әсбабы./Л.К.Хәбибуллина редакциясендә.- Яр Чаллы.Ч.Г.П.И.,2004. - 120 б.

10.Әдәплелек дәресләре,1-3нче сыйныфлар: Укытучылар өчен кулланма./Л.И.Галиева, Л.В.Баязитова, Л.Х.Әхмәтҗанова, М.Л.Гайнетдинов, Р.А.Низамов.Р.А.Низамов редакциясендә.-Казан:Мәгариф,1995.- 207 б.

.


17




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал