7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе 'Әйберләр сыйфаты'

Конспект урока по татарской литературе 'Әйберләр сыйфаты'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәбият дәресе. 2нче сыйныф.

Укытучы: Багаева Җәмилә Зарифулла кызы.


Тема: әйберләр сыйфаты.

Максат: дидактик: әйберлернең сыйфатларын таба белү күнекмәсен формалаштыру.

психологик: чагыштыра, тарката белү күнекмәсен үстерү, гомумиләштерә белү күнекмәләре формалаштыру.

тәрбияви: уйлап эшләү ихтыяҗы уяту.

Кулланылган әсәр: Р.Ишморатова " Яңа чана"

"Әдәбият " дәреслеге А.Г.Яхин


Дәрес барышы

1. Укытучы эшчәнлеге.

Укучылар эшчәнлеге көтелгән җавап.

Белемнәрне тигезләү (актуальләштерү).

1. Өйгә бирелгән эшләрнең өченчесен башкаручылар бармы?

Өй эше төркемнәрдә тикшерелә. Уңышлы Эшләр сыйныфка тәкъдим ителә. Сыйныф аңа бәя бирә. Эшләр күргәзмәгә куела.

Үзбәя.

2. "Нилектән икән" хикәясе буенча ясалган нәтиҗәләрне искә төшерегез.

Төркемнәрдә искә төшерелә төркемнән 1 укучы әйтә.

1. Ялкау кешене беркем дә яратмый.

2. Сүз тыңласаң, соңыннан рәхәт була.

3. Ялкау йөз сылтау таба.

Бу нәтиҗәләргә ничек килдек?

Берничә укучы җавап бирә:

1. Әсәрне укыдык.

2. Төп геройларны таптык.

3. Аларның сыйфатларына бәя бирдек.

4. Нәтиҗәләр ясадык.

Уку мәсьәләсен кую.

∙ Башка әсәрләр өстендә шушы ысул белән эшләп буламы?

Фикерләр тыңланыла: әйе, була.

∙ Нинди әсәр икәнен 47 нче биттән табыгыз.

47 нче биттән Рәисә Ишморатованың "Яңа чана" хикәясе табыла.

∙ Димәк бүген дәрестә нәрсә эшләрбез.

Төркемнәрдә уйланыла. Төркемнән бер укучы җавап бирә: Рәисә Ишморатованың "Яңа чана" әсәрен өйрәнербез, нәтиҗәләр ясарбыз.

Үзбәя.

3. Уку мәсьәләсен чишү.

∙ Эшне нәрсәдән башлыйбыз?

Укыйбыз. Укучылар гөҗләп укыйлар.

∙ Аңлашылмаган сүзләр булдымы? Чолгап алды, горурланып, үрти сүзләрен ничек аңлыйсыз?

Аңлашылмаган сүзләрне әйтәләр, фикерләр тыңланыла.

∙ Алдагы ысул нинди?

Тагын бер кат уку. Укучылар кисәкләргә бүлеп кычкырып укыйлар һәр кисәкнең нәрсә турында булуы ачыклана һәм кисәкләргә исемнәр куела.

∙ Башта хикәя нәрсә турында?

Балаларның бергәләшеп тау шуулары турында.

∙ Кыска гына итеп, бер матур исем уйлыйк.

Тау шуу.

∙ Аннары хикәя нәрсә турында?

Раиләгә яңа чана алалар.

∙ Исем куйыйк.

Яңа чана.

∙ Алга таба хикәя нәрсә турында?

Раилә чанасын кызгана.

∙ Исем уйлыйк.

Чананы кызгану.

∙ Ә соңыннан хикәя нәрсә турында?

Балалар үпкәлиләр.

∙ Нинди исем куярбыз?

Үпкә.

Тактада вакыйгалар барышы язмасы барлыкка килә.

1. Тау шуу.

2. Яңа чана.

3. Кызгану.

4. Үпкә.

∙ Вакыйгалар барышын кабатлап чыгыгыз.

Укучылар вакыйгалар барышын таркатып кабатлыйлар (төркемнәрдә, үз-үзләренә).

Үзбәя.

∙ Әсәрдәге төп геройларны атагыз.

Раилә, Фирая, Гүзәл, Илдар, Яңа чана.

∙ Фирая, Раилә, Гүзәл, Илдарны берләштерә алабызмы? Нәрсәгә нигезләнеп?

Барысы да Раилә белән уйныйлар. Шуңа күрә без аларны гомумиләштереп, бер сүз белән генә иптәшләре дип атарбыз.

∙ Төп геройларны кабатлап чыгыгыз.

Төркемдә һәм үз-үзләренә сойлиләр.

Үзбәя.

∙ Геройларның сыйфатларын табыйк.

∙ Раиләнең сыйфатларын эзлик.

Укучылар Раилә турындагы җөмләләрне текстан табып укыйлар, аның сыйфатларын табалар.

∙ Иптәшләренең сыйфатларын эзлик.

Иптәшләренең сыйфатлары табыла.

Тактада шундый язма барлыкка килә.

Раилә

→ Шатлана белә

→Саран

→Тупас

→Гаебен таный

→Борчыла

Иптәшләре Раиләне үртиләр, сез аларны белән килешәсезме?

Иптәшләре

→Эчкерсез

→Күзәтүчән

→Кайгыртучан

→Кешелекле

→Юмарт

Җаваплар тыңланыла. Төрле булырга мөмкин: әйе, юк.....

∙ Үртәшү начар гадәт дибез. Бу очракта ул нинди максатта кулланылган?

Раиләгә хатасын аңларга ярдәм иткән.

∙ Ә тагын нинди вакыйга аңа хатасын аңларга ярдәм иткән?

Илдарның әйләнеп карамавы.

∙ Димәк, хатасын ярдәм итүчеләр кемнәр булды?

Иптәшләре.

∙ Ни өчен Раиләне яңа чана шатландырмый?

Чөнки ул берүзе кала.

∙ Нәтитҗә ясагыз.

Саран булсаң берузең каласың. Һәр начар эш җәза ала (һ.б.)

∙ Раиләнең сыйфатларын кабатлап чыгыйк.

Саран, тупас, ләкин ул гаебен таный белә.

∙ Раилә гаебен таный, гаебен таный белгән кеше киләчәктә нинди булыр? Нәтиҗә.

Гаебен таныган- төзәлгән.

∙ Иптәшләренең сыйфатларын кабатлыйк.

Алар юмарт, кайгыртучан, кешелекле.

∙ Аларны кемнәр дип атап була? Ни өчен?

Чын иптәш, авыр чакта Раиләгә булышалар.

∙ Нәтиҗә.

Дуслык авыр чакта сынала.

∙ Төп геройга без Яңа чананы да керттек. Ни өчен?

Раиләнең сыйфатларын белергә ярдәм итте. Яңа чана булмаса Раиләнең саранлыгын белә алмас идек, аңа да иптәшләренә дә бәя бирә алмас идек.

∙ Раиләнең саранлыгының сәбәпләре нәрсәдә?

Әтисен дөрес аңламый. Чананы бик көтеп ала.

∙ Бу сәбәпләр аны аклыймы?

Юк, ул аны никадәр генә кызганса да бирергә тиеш иде, иптәшләре бит бирде.

∙ Нәтиҗә.

Башта уйла, аннары эшлә.

Тактада нәтиҗәләр язмасы барлыкка килә.

1. Саранның дуслары булмый.

2. Гаебен таныган- төзәлә.

3. Дуслык авыр чакта сынала.

4. Башта уйла, аннары эшлә.

∙ Нәтиҗәләрне кабатлагыз.

∙ Бу нәтиҗәләрне ясаучылар кемнәр?

Үзбәя.

Без, укучылар.

∙ Димәк хикәядә сез дә катнашасыз?


∙ Нәтиҗәләр ясарга кем шартлар тудырды?

Автор.

∙ Автор да катнаша.


∙ Раилә белән сез дус була алыр идегезме?

Җаваплар тыңланыла . Әйе, юк булырга мөмкин.

Тактага ике кыз бите рәсеме эленә.


∙ Бу хикәя ахыры кайсы кызның кәефенә туры килә?

Уң яктагысына.

∙ Ә сез әсәрнең ахырын сул яктагы кызның кәефенә туры килерлек итеп өйдә үзгәртеп килерсез.


Рефлексия.

∙ Дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

"Яңа чишмә" хикәясен өйрәнеп, нәтиҗәләр ясарга.

∙ Ничек башкардык?

Укыдык→кисәкләргә бүлеп укыдык → төп геройларны таптык → сыйфатларына бәя бирдек→ нәтиҗәләр ясадык.

∙ Нинди нәтиҗәгә килдек?

Ясаган нәтиҗәләр кабатлана.

∙ Һәркем үз-үзенә сөйли (ысулны кабатлап, һәр ысул җәеп, киңәйтеп сөйли).


. Үзбәя .

∙ Кем һәр ысулны үзенә киңәйтеп сөйли ала, шуңа "5" ле.


Өй эше.

1. Укып 1, 2, 3 ораугларга җавап бирергә.

2. Әсәрнең ахырын үзгәрт.


Мәҗбүри.


Икенчесе, өченчесе, ихтыяри.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал