7


  • Учителю
  • Рабочая программа по родному (татарскому ) языку.1 класс

Рабочая программа по родному (татарскому ) языку.1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Башлангыч мәктәп 21 гасыр» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

- дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.





Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шоморткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән - җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары, "Телдән әзерлек чоры" өчен тәкъдим ителгән темалар буеча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.

Хәрефләрдән - иҗекләр, иҗекләрдән - сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

1 нче сыйныфта укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

1 нче сыйныфта "Телдән әзерлек чоры"нда, татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен, унбер тема һәм аларның тасвирламалары бирелде. Алар буенча әңгәмәләр оештыру - бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый. Шуңа күрә эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы әйтелгән этапның уңышлы үтүенә бәйле.

"Телдән әзерлек чоры" өчен сүзләр үрнәк буларак тәгъдим ителә. Кайсы дәрестә ничә һәм нинди сүз өйрәнүне укытучы үзе хәл итә, чөнки татар теле - рус җирлегендә яшәсә дә, татар баласы өчен ана теле, андагы күп сүзләр укучыга таныш булырга мөмкин.

"Әлифба чоры"нда татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү күз уңында тотыла. Әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә.

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән - сүзләр, сүзләрдән сүзтөзмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген аңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән ([б], [п], [д],[т], [ж], [ш], [з], [с], [и], [й], [л], [м], [н], [р], [у], [ф], [ц], [щ])танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

[а],[о],[э/е],[w],[гъ],[къ],[х],[ч],[ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

Сөйләшү тематикасы үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Ул укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып кертелде. Билгеле, укытучы аны сыйныф саен тирәнәйтә һәм баета барырга тиеш.

Программа буенча атнада сәгатьләр саны - 1,5

Уку планы буенча атнада сәгатьләр саны - 1,5

Еллык сәгатьләр саны - 49,5







































Дәрес темасы

Дәрес темасына тәрҗемә



Дәрес төре

Сүзлек эше

Уткәрү вакыты

план

факт

1

Cөйләм авазлары

Звуки речи

Яңа материал өйрәнү



2.09



2

Сүз, иҗек. Сузык [а] авазы һәм А,ахәрефләре



Слово. Слог. Знакомство с буквойА, а

Яңа материал өйрәнү



8.09



3

Җөмлә Сузык [ә] авазы һәм Ә,ә хәрефләре



Предложение. Знакомство с буквой Ә,ә"

Яңа материал өйрәнү



13.09



4

Сузык [ и ] авазы һәм И,и хәрефләре



Знакомство с буквой И,и

Яңа материал өйрәнү

Аккош, башак, читек.

16.09



5

Сузык [ ы] авазы һәм Ы,ы хәрефләре

Знакомство с буквой Ы,ы

Яңа материал өйрәнү



22.09



6

Сузык [ у] авазы һәм У,у хәрефләре

Знакомство с буквой У,у

Яңа материал өйрәнү



27.09



7

Сузык [ ү] авазы һәм Ү,ү хәрефләре

Знакомство с буквой Ү,ү

Яңа материал өйрәнү



30.09



8

Тартык [ л ] авазы һәм Л,лхәрефләре

Знакомство с буквой Л,л

Яңа материал өйрәнү

Һәйкәл, Айболит

6.10



9

Тартык [ н ] авазы һәм Н,нхәрефләре

Знакомство с буквой Н,н

Яңа материал өйрәнү

Күркә, шүрәле.

13.10



10

Тартык [ т ] авазы һәм т,т хәрефләре

Знакомство с буквой Т,т

Яңа материал өйрәнү

Лалә, ләкләк,торна.

18.10



11

Тартык [ с ] авазы һәм С,с, хәрефләре

Знакомство с буквой С,с

Яңа материал өйрәнү

Торна.

21.10



12

Үткәннәрне кабатлау.

Повторение изученных букв.





27.10



13

Тартык [ б ] авазы һәм Б,б хәрефләре

Знакомство с буквой "Б,б"

Яңа материал өйрәнү

Былбыл, кибәк, кәлтә, күн.

1.11



14

Тартык [ к ] авазы һәм К,к хәрефләре

Знакомство с буквой "К,к"

Яңа материал өйрәнү

Былбыл, кибәк, кәлтә, күн.

10.11



15

Тартык [ д ] авазы һәм Д,д хәрефләре.

Знакомство с буквой "Д,д"

Яңа материал өйрәнү

Былбыл, кибәк, кәлтә, күн.

15.11



16

Тартык [ р ] авазлары һәм Р,р хәрефләре.

Знакомство с буквой "Р, р"

Яңа материал өйрәнү

Данә, данлык, дәүләт.

18.11



17

Сузык [ э ] авазы һәм Э,э- е хәрефләре.

Знакомство с буквой "Э,э"

Яңа материал өйрәнү

Данә, данлык, дәүләт.

24.11



18

Тартык [ м ] авазы һәм М,м хәрефләре

Знакомство с буквой "М,м"

Яңа материал өйрәнү

Данә, данлык, дәүләт.

29.11



19

Тартык [ г ] авазы һәм Г,г хәрефләре

Знакомство с буквой "Г,г"

Яңа материал өйрәнү

Әрәм, абага.

2.12



20

Тартык [ ч ] авазы һәм Ч,чхәрефләре

Знакомство с буквой "Ч,ч"

Яңа материал өйрәнү

Әрәм, абага.

8.12



21

Тартык [ ш ] авазы һәм Ш,ш хәрефләре

Знакомство с буквой " Ш,ш"

Яңа материал өйрәнү

Сер, чабак, чуртан.

13.12



22

Тартык [ый],сузык [йы] авазлары һәм Й, й, Е,е хәрефләре

Знакомство с буквами "Й,й, Е,е"



Яңа материал өйрәнү

Сер, чабак, чуртан.

16.12



23

Тартык [ый],сузык [йы] авазлары һәм Й, й, Е,е хәрефләре



Знакомство с буквами "Й,й, Е,е"



Яңа материал өйрәнү

Курай, тугай,орден, матрос.

22.12



24

Уткэннэрне кабатлау.

Повторение изученных букв.

Кабатлау



27.12



25

Сузык [о] авазы һәм О, о хәрефләре. Йо кушылмасы.

Знакомство с буквой "О,о". Сочетание "йо".

Яңа материал өйрәнү

Өмет, бердәмлек.

30.12



26

Тартык [ п ] авазы һәм П, п хәрефләре

Знакомство с буквой "П,п"

Яңа материал өйрәнү

Чулпы, бәс.

19.01



27

Тартык [ з ] авазы һәм З,з хәрефләре

Знакомство с буквами "З,з"

Яңа материал өйрәнү

Чулпы, бәс.

24.01



28

Сузык [ө] авазы һәм Ө, ө, хәрефләре. Йө кушылмасы.

Знакомство с буквой "Ө,ө". Сочетание "йө"

Яңа материал өйрәнү

Өмет, бердәмлек, зелпе.

27.01



29

Тартык [ ң ] авазы һәм ң хәрефе.

Знакомство с буквами "ң"

Яңа материал өйрәнү

Тәңкә,сәңге,кыя

2.02



30

Сузык [ йа ], [ йә ], авазлары һәм Я,я хәрефләре

Знакомство с буквой "Я,я"

Яңа материал өйрәнү

Тәңкә,сәңге,кыя

7.02



31

Тартык [ в ], [ w ] авазлары һәм В,в хәрефләре

Знакомство с буквой "В,в"

Яңа материал өйрәнү

Ватан, вышка.

10.02



32

Сузык [ йу ], [ йү ], авазлары һәм Ю, ю хәрефләре

Знакомство с буквой "Ю,ю"

Яңа материал өйрәнү

Дан тота.

24.02



33

Тартык [ х ] авазы һәм Х, х хәрефләре.

Знакомство с буквой "Х,х".

Яңа материал өйрәнү

Хөрмәт, игенче,дөнья

2.03



34

Ь -нечкәлек билгесе

Знакомство с буквой "ь"

Яңа материал өйрәнү



7.03



35

Тартык [ ф ] авазы һәм Ф,ф хәрефләре

Знакомство с буквой "Ф,ф"

Яңа материал өйрәнү

Кымыз, финиш.

10.03



36

Тартык [ ж ] авазы һәм Ж, ж хәрефләре

Знакомство с буквой "Ж,ж"

Яңа материал өйрәнү



16.03



37

Тартык [ җ ] авазы һәм Җ, җ хәрефләре

Знакомство с буквой "Җ, җ "

Яңа материал өйрәнү

Җитен, таҗ.

21.03



38

Үткәннәрне кабатлау.

Повторение изученных букв.

Кабатлау



24.03



39

Сузык [йо] авазы һәм Ё, ё хәрефләре

Знакомство с буквой "Ё,ё"

Яңа материал өйрәнү

Монтёр, шахтёр

6.04



40

Тартык [ ц ] авазы һәм Ц, ц хәрефләре

Знакомство с буквой "Ц,ц"

Яңа материал өйрәнү



11.04



41

Тартык [ һ ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре

Знакомство с буквой "Һ,һ"

Яңа материал өйрәнү

Боҗра, ветеран, каһарман.

14.04



42

Тартык [ щ ] авазы һәм Щ,щ хәрефләре.

Знакомство с буквой "Щ,щ".

Яңа материал өйрәнү

Вәгъдә, тәкъдим

20.04



43

Калынлык һәм аеру билгесен белдерү.

Знакомство с буквой "ъ"

Яңа материал өйрәнү

Вәгъдә, тәкъдим

25.04



44

Калынлык һәм аеру билгесен белдерү

Знакомство с буквой "ъ".

Кабатлау



28.04



45

Өйрәнгән хәрефләрне кабатлау. Алфавит.

Повторение изученных букв .

Контроль



4.05



46

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Проверочная работа





11.05



47

Хаталар остендэ эш







16.05



</ 48

Резерв







19.05

























Укыту - методик комплекты



  1. Әлифба. 1нче сыйныф. / Ф.А.Гафурова, Л.Ш.Гайнетдинова. З.Биишева исемендәге "КИТАП"нәшрияты, 2013.

  2. Язарга өйрәнү дәфтәре. 1нче сыйныф. Л.Ш.Гайнетдинова, Ф.А.Гафурова. - Уфа: Китап, 2013.

  3. "Әлифба" дәреслегенә методик кулланма. Ф.А.Гафурова, Л.Ш.Гайнетдинова. З.Биишева исемендәге "КИТАП"нәшрияты, 2010.











9



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал