7


  • Учителю
  • Проектная работа по татарскому языку Татар исемнәре ни сөйли

Проектная работа по татарскому языку Татар исемнәре ни сөйли

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





















Проект эшенең темасы:





"Исемең матур , кемнәр куйган"





















Проект эшенең авторы :

Галиева Эльвина

Минзәлә шәһәре гимназиясе

3 нче сыйныф укучысы





Җитәкчесе :

башлангыч сыйныф укытучысы

Хәкимҗанова Ә.Н





















2016 нчы ел









Эчтәлек

1.Кереш ___________________________________________________4

2. Төп өлеш ________________________________________________ 5

2.1. Гимназия укучыларының исемнәрен өйрәнү нәтиҗәләр ______5-7

2.2.Татар исемнәре тарихы __________________________________7-9

3. Йомгаклау _______________________________________________9

4.Әдәбият _________________________________________________10





































































1.Кереш

Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы,

һәркемгә үз исеме - күңеленә иң якын, иң кадерле сүз - исем.

(Гомәр Саттар-Мулилле)

Минем тикшерү эшемнең темасы "Исемең матур , кемнәр куйган". Хәзерге заманда үзеңнең нәсел- нәсәбең, аның шәҗәрәсе, гаилә исеме- фамилияләр һәм исемнәр белән кызыксыну модада. Үзеңне шәҗәрә агачының бер яфрагы- бер шәхесе итеп кенә түгел, ә зур нәселнең бер өлеше-чылбыры итеп хис итү мөһим. Һәрбер чылбыр- бер исем. Исемнәрнең мәгънәсе, килеп чыгышы турындагы мәгълүматларны эченә алды бу тикшерү эше.

Исемнәр белән кызыксынып китү- татар теле дәресендә бер күнегүдә исемнәрнең мәгънәләрен аңлатудан башланып китте. Укытучыбыз күбебезнең үз исемнәребезнең мәгънәләрен дә, килеп чыгышларын да белмәвебезгә басым ясап, бу проблеманы өйрәнергә тәкъдим итте.

Шулай итеп минем эшемнең максаты туды:

-гимназиядә укучы татар балаларының исемнәрен өйрәнү.

Бу максатка ирешү өчен мин түбәндәге бурычларны куйдым:

-анкеталар аша әти- әниләрнең исем сайлау мотивлары,укучыларның үз исемнәренең мәгънәләр белү- белмәүләрен; исемнәренең үзләренә охшау- охшамавын өйрәнү;

-гимназия укучыларының исемнәрен өйрәнеп,"иң популяр" һәм сирәк исемнәрне ачыклау;

-татар исемнәренең килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү;

- өйрәнү нәтиҗәләре белән сыйныфташларымны таныштыру.

Өйрәнү объекты: гимназия татар укучылары исемнәре

Өйрәнү предметы: исемнәрнең таралышы, килеп чыгышы, мәгънәләре.

Өйрәнү методлары: анкета , чагыштыру, гомумиләштерү.

Гипотеза: күп кенә укучылар исемнәренең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын белмиләр дип фаразлау

















2. Төп өлеш

2.1. Гимназия укучыларының исемнәрен өйрәнү нәтиҗәләре

Борынгы заманнарда кешеләрнен исемнәре булмаган,алар төркем-төркем-ыруг булып яшәгәннәр.

Ыруг исеме шул ыруг кешеләренең исеме булып та торган. Соңга таба кешеләрне

гаиләдә, коллективта бер-берсеннән аеру өчен шәхси исемнәр , үзләренә генә кушыла торган ялгызлык исемнәре барлыкка килгән. Исем , барыннан да бигрәк, кешегә мөрәҗәгать итү, эндәшү, бер кешене икенчесеңнән аеру өчен хезмәт иткән һәм итә. Исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә.Ул аның гомерлек юлдашына әверелә,һәр кеше үз исеменнә шулкадәр күнегә ки,ул аның иң кадерле сүзенә әйләнә.

Көн эчендә әллә ничә тапкыр әти-әни, әби-бабай, сыйныфташлар, укытучы һәм сыйныфташлар авызыннан ишеткән үз исемебезнең ни аңлатканын беләбезме соң без?

Билгеле кайбер исемнәрнең мәгънәсе бик ачык күренеп тора: мәсәлән Роза, Ландыш, Миләүшә, Чәчкә, Нәркис, Ләлә- болар чәчәк исемнәре, Бүләк, Зирәк, Азат,Иркә ишеләре татар сүзләреннән алынган исемнәр.

Мин бу сорауга җавап бирү өчен үземнең 3 нче сыйныф әти-әниләре һәм 1-4 нче сыйныф укучылары арасында социологик өйрәнүләр үткәрдем.

1 нче тикшерү

Әти-әниләр өчен анкета сораулары:

1.Улыгызга(кызыгызга) сайлаган исемнең мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар иттегезме?

2.Исем сайлаганда:

-аның матур яңгырашына;

-әсәр яки фильм герое хөрмәтенә,

-туганнарның берсендә андый исем булганга;

-башка сәбәп ( нинди?) төп этәргеч булды.

Сораштырылган 86% әти-әни баласына исемне аның мәгънәсен һәм килеп чыгышын белеп аңлы рәвештә сайлаган.

Сайлау мотивлары түбәндәгечә:

- исем ошаган - 70%;

-китап яки фильм герое хөрмәтенә- 5%

- кайдадыр ишеткән- 67%

2 нче тикшерү

Укучылар өчен анкета сораулары:

1.Син үз исемеңең мәгънәсен беләсеңме? ( Әйе/ юк)

2. Исемең кайдан килеп чыккан? (Беләм/ Юк)

3. Үз исемең ошыймы? ( Әйе/ юк)

Анкета нәтиҗәләре сыйныфы кечерәк булган саен исемнең мәгънәсен, килеп чыгышын белмәүчеләр күбрәк икәнен күрсәтте.Башлангыч сыйныф укучыларының үз исемнәре барысына да ошый.



3 нче тикшерү

Гимназиянең барлык татар укучылары исемлеген тикшерү түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте:

гимназия укучылары арасында иң популяр исем- Алинә -9 укучыда (1 сыйныфта -3 укучы, 5 нче сыйныфта -3 укучы), 2 нче урында- Эльвина- 7 укучыда, Чулпан исеме -6 укучыда, Алия, Гүзәл, Айзилә, Диләрә- 5 әр укучыда, Айгөл, Динара, Азалия, Ислам, Ратмир, Булат , Ләйсән - 3әр укучыда, Айсылу, Айназ, Камил,Әлфия, Раил, Энҗе,Сөмбел, Айдар, Рифат,Айнур, Айзат,Рузалина исеме 2 шәр укучыда.



Гимназия укучылары арасында сирәк очрый торган Илүсә, Данияр,Язилә,Зәрия, Нияз,Атлас,Зәһрә,Асаф,Гөлзадә,Раушан,Сәрия, Рәсүл, Адилә, Зөлфәт,Гөлбиназ,Салават кебек татар исемнәре белән бергә чит телдән кергән Сабрина,Лилиана,Элиза,Рената, Эльза, Диана исемнәр дә бар.

2.2.Татар исемнәре тарихы

Үзебезнең исемнәрнең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын өйрәнү өчен Гомәр ага Саттаровның "Татар исемнәре ни сөйли ?" китабына мөрәҗәгать иттем

"Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул - синең нәселнең йөзе, байрагы", - дип яза күренекле галим һәм мөгаллим Гомәр ага Саттаров.

Телне өйрәнүнең бер тармагы буларак исемнәрне,төрле атамаларны,фамилияләрне өйрәнә торган фән ономастика дип атала. Ул термин грекчадан күчкән, исем, атама дигән мәгънәдә кулланыла.

Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.Татар исемнәре , татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше .

Татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25 меңнән артып китә, шуңа күрә татар теле-бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе.

Кеше исемнәренең барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең тарихи һәм иҗтимагый-икътисади үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.

Татар исемнәре дөньясын җентекләп өйрәнгән галим Гомәр Саттар "Исемең матур, кемнәр куйган?", "Татар исемнәре ни сөйли?", "Атамалар дөньясына сәяхәт", "Татар исемнәре сүзлеге" һ.б. китаплар, фәнни хезмәтләр авторы татар исемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен өйрәнеп, берничә чорга бүлә: : 1. мәҗүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чорга (I-X йөзләр); 2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган икенче чорга (X йөз - XX йөз башы) һәм 3. Октябрь революциясеннән соңгы чорга (XX йөз башыннан алып хәзерге көнгәчә) .Һәр этапның үз үзенчәлекләре, сыйфатлары бар дип исәпли

Борынгы төрки-татар исемнәренең барлыкка килүе мәҗүси ышануларга бәйле. Алар мәҗүсилек йолалары, гореф-гадәтләре йогынтысында килеп чыккан. Мондый исемнәр Тәңрегә, күк, кояшка табынуга корылган. Борынгылар кеше заты хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар. Төрки халыкларның һәм монголларның бабалары бүре дип исәпләгәннәр, болгар кабиләләрен барс белән бәйләгәннәр һәм бу кеше исемнәрендә дә чагылыш тапкан: Айбарс, Акбарс, Барсбай, Бүребарс, Барсхан, Илбарс, Ирбарс, Ишбарс, Карабарс, Тиңбарс, Туйбарс, Тукбарс, Чанбарс, Илбарис .

Ә болгарларда бала тугач, кардәшләр белән бергә киңәшләшеп, нинди сыйфатларга ия булуын теләп, төрле явыз көчләрдән сакларга тырышып, чиннарга ирешүен уйлап исем биргәннәр.

Баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләп сылу сүзе белән Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат ; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу. Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре; гүзәл сүзе белән Гүзәлбай, Гүзәлкәй, Гүзәлбәк, Гүзәлҗан кебек ир-ат; Гүзәл, Гүзәлбану, Гүзәлбикә, Гүзәлбәнат, Гүзәлгөл, Гүзәлия кебек хатын-кыз исемнәре ясалганнар.

Татар халкының рухи дөньясын формалаштыруда, үстерүдә, аны иманлы итүдә ислам диненең өлеше зур. Ислам белән безгә Динислам, Нурислам, Шәйхелислам, Шәйхулла, Мөхәммәд, Әхмәт, Хафиз, Заһит-Заһидә,Ризван, Мөршидә дигән исемнәр керде. Озын исемнәрнең кыскартылган һәм кушма вариантлары барлыкка килгән. Төрки һәм гарәп компоненты кушылган исемнәр: Акназар, Ишморат. Төрки-татар һәм фарсы компоненты кушылган исемнәр: Айназ, Илназ, Җиһансылу.

Октябрь революциясеннән соң коммунизмны тормышка ашыру ниятеннән кушылган исемнәр барлыкка килә. Лена, Роза, Римма, Флера, Клара, Венера, Луиза, Светлана, Эльза, Октябрина, Энгель, Эрнес, Спартак, Рафаэль, Альбина һ.б. Хәтта Ленинны кире укып, Нинел исемен уйлап табалар. Кыскартылган кушма исемнәр байтак: Вил, Марлен, Изил, Ким, Юнир, Ленуза, Дамир, Рево, Люция. Мондый күренеш башкорт белән чувашларга да хас. Ләкин без, татарлар, бу өлкәдә аеруча алда барабыз.

Исемнәрнең килеп чыгышы буенча төркемнәргә бүленәләр:

  • борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айтуган, Биктимер, Айсылу, Сөембикә һ.б.

  • гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә, Фәридә һ.б

  • фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Дилбәр,Гөлшат һ.б.

  • рус һәм европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Ринат, Эльвира, Эльза, Руслан һ.б.

  • Октябрь революциясеннән соң киң таралган исемнәр: Ирек, Дамир, Илшат, Илсөяр, Люция һ.б.

Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта татарлар 72 % гарәп, 8% фарсы, 4% яңа, урыс һәм Аурупа, һәм 16% кына саф татар (төрки) исемнәрен йөртә

3 нче сыйныф укучыларының исемнәренең аңлатмасы

Сыйныфыбызда гарәп теленнән кергән исемнәр- 4(23%), фарсы теленнән- 1(6%), Европа һәм рус телләре аша кергән исемнәр- 10(59%, татар(төрки )исемнәр 2(12)% тәшкил итә.

Сыйныфташларыма үз исемнәрен генә түгел, гаилә әгъзаларының исемнәре белән дә танышырга тәкъдим иттем.Алар шатланып риза булдылар, исемнәргә багышланган кечкенә китапчыклар да ясадылар.

3. Йомгаклау

Бу проектны мин бик зур кызыксыну белән эшләдем. Моңарчы исемнәргә мин артык игътибар бирмәгәнмен. Эзләнә,иҗади фикер йөртә торгач, исем кушу тарихының, исем мәгънәләренең нинди бай хәзинә икәнен аңладым һәм мәгълүмат белән эшли белергә, максат куярга, планлаштырырга, уйлау,фикерләү сәләтемне үстереп, белем дәрәҗәсен арттыруга ирештем һәм тикшерү эшен йомгаклап шундый нәтиҗәләргә килдем:

1.Укучыларның күбесе исемнәренең мәгънәләрен белми;

2. Әти-әниләр балаларына исемне аның мәгънәсен һәм килеп чыгышын белеп аңлы рәвештә сайлаганнар;

3.Гомуми күзәтелә торган Европа исемнәре килеп керү безнең сыйныф исемнәрендә дә ачык күренә;

4.Гимназия буенча иң популяр исемнәр -Алинә һәм Эльвина дә Европа чыгышлы исемнәр

Әдәбият

  1. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? - Казан: "Раннур" нәшрияты, 1998.

  2. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? - Казан: "Раннур" нәшрияты, 1998.

  3. cherem.edurm.ru/docs/tatarisem.doc</</font>





































































































































Татарларның туган теле - татар теле,

Татарларны татар иткән - татар теле,

Татарларны милләт иткән - татар теле,

Татарларны алга илткән - татар теле,

Барыбыздан кадер көткән иркә гөле.

Без - татарның тоткан дине - бөек Ислам,

Туган иле - татар иле - Татарстан,

Туган теле - татар теле - Чәчәкстан,

Заманга хас алгарыштан, яңарыштан.

Туган телнең кабат бәясе зур,

Урыны түрдән татар теленең,

Сөйли белүеннән туган телдә

Белеп була кемнең кемлеген.

Татар теле - кабат дәүләт теле,

Хезмәт теле, мәктәп, фән теле;

Әниседәй газиз санаганга,

Туган телдә татар күңеле.

Туган телнең кодрәт-дәрте белән

Буын белән буын,

Чорлар белән җырлар тоташа,

Туган тел ул - олы бер могҗиза,

Милли тылсым, куәт, тамаша.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал