7


  • Учителю
  • 4 нче сыйныфлар өчен еллык административ диктантлар

4 нче сыйныфлар өчен еллык административ диктантлар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

























Административ контроль күчереп язу (кереш) (1 чирек)

4 сыйныф

Кыр казлары

Иңкү аланнарга җәелгән кар суы яз кояшында көмеш көзгедәй балкып ята. Ә кыр казлары ерак сәяхәттән кайтып килә. Алар өчпочмаклы тигез сафларга тезелеп, үзләре туып-үскән тымызык күлләрне, кеше йөрми торган аланнарны эзләп очалар.

Кайтып төшү белән, әнкә каз эшкә тотына: су уртасында калган берәр калкурак урынга, куаклар төбенә оя кора башлый. Ул аны төрле чыбык-чабыктан, корыган камышлардан ясый. Аннары, кайнар шәрә түше белән булачак бибиләренҗылытып, айга якын урыныннан купмый утыра.







Бирем.

  1. Беренче абзацта исемнәрнең килешеләрен, санын билгеләргә.















































1 нче яртыеллыкка административ контроль диктант

4 сыйныф

Декабрь

Декабрь - елның соңгы ае. Төньяктан исүче салкын җилләр һаваны көннән - көн суыта.

Сулыкларны каплан алган боз калыная, ныгый бара. Балалар, рәхәтләнеп, тимераякта шуалар. Олылар да, юлларын кыскартып, боз өстеннән йөриләр. Ә Идел, Кама, Вятка кебек зур елгаларда боз өстеннән кешеләр генә түгел, хәтта маниналар да йөри. Кышкы боз ышанычлы. Елга - күлләрдәге боз өстенә балыкчылар сибелә. Бораулары белән бозны тишеп, алар балык тота башлыйлар. Декабрьдә чуртан, алабуга, кушбашлар, шамбы шәп эләгә.





Бирем:

  1. Фигыльләрнең астына сызарга, зат, заман белән төрләнешен күрсәтергә.

  2. Төньяктан, сулыкларны сүзләренең төзелешен тикшерергә.









































Административ контроль диктант (3 нче чирек)

4 сыйныф

Кошлар.

Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр - урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебеңне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир мөлаеммы соң?



Бирем:



  1. Зат алмашлыкларының астына сызарга, затын, санын билгеләргә.































Административ контроль диктант (3 нче чирек)

4 сыйныф



Март.

Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар. Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды.

Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде… Әмма эш гөрләвекләргә үк барып җитмәде. Гүя болытлар ачуландылар да кире әйләнеп киделәр… Көн кичкә авышканда, янә ябалак-ябалак җепшек кар ява башлады.







Бирем:

1.Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.









































Еллык административ контроль диктант

4 сыйныф





Җәйге иртә.

Җәйге таң сызылды. Илдус иптәшләре белән елгага коенырга китте.

Бөтен табигать тынлыкка чумган. Тик ара-тирә генә төрле авазлар ишетелеп куя. Елга өстендә кунып калган каз-үрдәкләр серләшеп ала. Кояшның беренче нурларына сөенеп уйнаган балыклар камыш төпләрен кыштырдата.

Елга өсте яктыра бара. Илдус ашыкмыйча гына чишенде һәм суга сикерде. Көзгедәй тыныч су өстендә боҗра-боҗра булып дулкын таралды. Чумып, өскә калыккач, Илдус сай җиргә йөзеп чыкты. Йомшак кына җил исеп куйды. Ул иптәшләрен көтә башлады.







Искәрмә. Кыштырдата, боҗра сүзләре тактага языла, өтерләр искәртелә.

Бирем:

  1. Кушма һәм парлы сүзләрнең астына сызарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал