7


  • Учителю
  • Разработка урока в малокомплектном 1-3 классу

Разработка урока в малокомплектном 1-3 классу

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Гамирова Лариса Миннахматовна,

учитель начальных классов.

МБОУ "Новоузеевская основная общеобразовательная школа"

Разработка урока в малокомплектном классе (1-3 класс по татарскому языку и литературному чтению)

1 сыйныф. Татар теле.

Тема: Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре

Максат: В ,в хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.

  • Беренче сыйныф укучысының хәтерендә "В,в" хәрефенең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча һәм аскы, урта, өске тоташтырулы хәрефләр белән язарга өйрәтү;

  • Укучыларда аналитик- синтетик фикерләү эшчәнлеге. Фонематик ишетү. Сүздәге өйрәнелә торган авазны аны чагылдыра торган хәрефкә (басма, язма) күчерү. Язылган сүзләрне тикшерү, бирелгән формаларны сурәтләгәндә балаларда гомуми график осталык күнекмәләре үстерү;

  • Сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып- белү мотивы тәрбияләү.

Материал үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәләре: Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

Материал: Эш дәфтәре 2 кисәк, конвертта "в" хәрефе элементлары.

Дәрес барышы:

  1. Кушылмалар язылган карточкаларны укырга. Мөстәкыль эш.

Дәреснең максаты( "В" хәрефен укыдык, хәзер язарга өйрәнәбез.

  1. Дәрес темасы белән таныштыру. Яңгырау тартык авазны белдерүче "В,в" хәрефен язарга һәм сүзләрдә тоташтырырга өйрәнәбез.

  2. Уку дәресләрендә өйрәнгән (в) авазын кабатлау.

Укытучы балаларга (в) авазы кергән сүзләрне атарга һәм сүз эчендә бу авазны сузып әйтергә куша.

  1. Укучыларның хәтерендә әлеге хәрефнең күрмә образын формалаштыру.

а) укытучы "В.в" хәрефенең баш һәм юл басма. Баш һәм юл язма формаларын күреп кабул итүне формалаштыра.

б) укучылар хәрефне үзләре җыеп карыйлар.

Укучыларның шәхси конвертларына әлеге хәрефне җыю өчен кирәк булган өлгеләр салынган булырга тиеш.

в) хәрефне төзүгә юнәлдергән биремнең дөреслеген "ачкыч" ярдәмендә тикшерү.

г) укытучы укучыларның игътибарын дәфтәр битенең өске өлешендәге уң почмактагы сурәтләнгән хәрефенә. Аның элементларына юнәлтә һәм укучыларга хәреф составына кергән элементларны хәреф белән тоташтырырга тәкъдим итә. Мөстәкыль эш.(Конверттагы хәрефне җыю)

4. Укучыларның хәтерендә хәрефнең күрмә- хәрәкәтле образын формалаштыру.

а) укытучының тактада"В.в" хәрефенең язылыш үрнәген тулы һәм кыскача аңлатуы.

Юл (в) хәрефе: Эш юлының уртасыннан яза башлыйбыз. Астан өскә таба уңга авыштырып, йөзмә таякчык язабыз (1), өстәмә сызыкка җиткәнче, сулга таба авыштырып һәм әлеге сызыкка җиткереп, түгәрәклибез.(2). Турв сызыкны аска таба дәвам итәбез, өске юлда йөзмә сызыкны кисеп чыгабыз(3). Аскы сызыкка төшеп җитмичә, уң якка таба ярымовал язабыз (4). Аны өскә таба күтәрәбез (5). Өске юлга тидереп сул якка таба түгәрәклибез (6), аска төшерәбез һәм туры сызык өстендә овалны ябабыз.(7).

Уңга авыштырып, астан өскә (1), сулга (2), аска (3), уңга (4), өскә (5), сулга (6), аска (7).

Баш (В) Өстәмә сызыктан яза башлыйбыз.Өстән аска таба таякчык язабыз (1), эш юлының аскы сызыгына төшеп җиткәнче, сулга таба, әлеге сызыкка тидереп түгәрәклибез (2),Уңга авыштырып, йөзмә таякчыкны дәвам итәбез, өстәмә сызыктан бераз түбәнрәк өлештә таякчыкны кисеп чыгабыз (3), Уң якка таба, өстәмә сызыкка җиткереп, ярымовал язабыз (4), уңга авыштырып, өстәмә сызыктан аска таба төшерәбез (5), Ярымовалны өске сызыкка җиткереп. Уңга таба дәвам итәбез (6), аска төшерәбез (7), аскы сызыкка җиткереп, сулга түгәрәклибез (8).

Өстән аска (1),сулга (2),уңга авыштырып, өскә (3), уңга (4), сулга авыштырып, аска (5),уңга (6), аска (7), сулга (8).

б) "в" хәрефен санап дәфтәрләргә язуны имитацияләү процессында кул мускулларында киеренкелек һәм йомшарту халәтен ритмик чиратлаштыруга күнекмәләр.

в) укучыларның .алгоритм буенча, хәрефтә бер- бер артлы тоташып китә торган хәрәкәт элементларына нигезләнеп "в" хәрефе язылышын имитацияләве.


5.Язганда дөрес утыру һәм дөрес утыру кагыйдәсен хәрефне бер юл язганчы бозмау.

6. Укучыларның дәфтәрләрендә алгоритм буенча "в" хәрефенең хәрәкәт элементларын һәм хәрефнең үзен язуы.

7. Язуда "в" хәрефенең аскы, урта һәм өске тоташтыру төрләренә күнегүләр ясау.

8 Логик биремнәр башкару.

Беренче һәм икенче биремнәрдә формалары ягыннан нинди бертөрле элементлар бар?


9 Дәрескә анализ. Кар бөртекләрен санау.

Уен-ныгыту. "В.в хәрефе" интернет -сайт http://tatarschool.ru/.



3сыйныф Әдәби уку

Тема: Нәниләрнең хыялы.

Максат:А. Гыйләҗевның "Суык" хикәясенең эчтәлеге белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Нәниләрнең хыяллары ни өчен өлкәннәрнекеннән үзгә булуының сәбәпләрен аңлату;

  2. Хикәя һәм әкиятләрдә уйлап чыгарылган вакыйгаларның төрле максатларда кулланылганын ачыклый алу күнекмәсен ныгыту;

  3. Үзләреннән кечерәкләргә ярдәмчел, игътибарлы булуларына ирешү.

Материал: Дәреслек, 1 кисәк (89-96 битләр), 3 кисәк, 61-62 бит.

Җиһазлау: А. Гыйләҗев, Ә.Баян портретлары. Термометр, тургай рәсеме, мәтрүшкә.

Дәрес барышы:

Дәресне оештыру. Мотивация.

Укытучы:- Елмаеп карагыз, дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

  • Укучылар, бер- берегезгә карап елмаегыз һәм дәресне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү. Укытучы белән эш.

  1. Өй эшләрен тикшерү, анализлап .билгеләр кую. Ф. Садриевның "Юкка көттеләр" мәзәген сәнгатьле укып, сорауларга җавап бирергә.

  2. интернет -сайт . 24, 25 дәрес.

  3. Уйдырманың максаты? Әкиятнең максаты? Хикәянең максаты нидә? (Кагыйдәне искә төшерү, 88 бит).

  1. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Нәниләрнең хыялы тормышта очраган предметларны нинди максатта кулланылуын белмәүдән, җансыз предметларны җанлы итеп күз алдына

китердән икәнлеген аңлатканда.

  1. Авырлыктан чыгу юллары.

Әсәрдәге вакыйгаларга игътибарны төрлечә юнәлтү ярдәмендә. Үзара бәхәсләшеп, уртак фикергә килү аша.

  1. Яңа материалны ныгыту. Мөстәкыль эш.

  1. А. Гыйләҗев һәм аның китаплары белән танышу.

  2. "Суык" хикәясен чиратлап уку.

  3. Термометр турында "Әйләнә-тирә дөнья» дәресендә өйрәнгәннәрне искә төшерү.( Үлчәү приборы)

  4. " Искәндәр- бик бәләкәй малай" темасына сөйләшү.

  5. Хикәядә ничә герой катнашуын ачыклау.

  6. 91-93 нче битләрне рольләргә бүлеп уку.

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту.

  1. Укыган бүлекләрне дәреслектәге рәсемнәр белән чагыштыру.

  2. Хикәянең исеме әсәрдә нәрсә турында сүз баруын аңларга ярдәм итәме? " Ни өчен шулай уйлыйсың?" дигән сорауларны ачыклау.


  1. Мөстәкыйль эш.

94-96 нчы битләрдәге текстны укып, өзеккә исем уйлау, бәләкәй чакта үзләре белән булган кызык хәлләрне сөйләргә әзерләнү..

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

  1. 94-96 нчы битләрдәге өзекнең эчтәлеген чылбыр буенча сөйләү.

  2. Дару үләннәре җыю кагыйдәләрен искә төшерү. Мәтрүшкә турында белгәннәрен бер-берсенә сөйләүләре.

  3. Дару үләннәре презентация карау.

  4. Хикәяне укыгач, үзенә кем нинди сабак алган? Шул турыда фикер алышу.

  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

  • Хикәя сиңа ошадымы? Искәндәр суыкны ничек күз алдына китерә?

  • Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме? Ни өчен шундый нәтиҗәгә килдең?

-"Кар бөртекләре җыены" ( үз- үзеңә билге кую)

Өй эше.1) Хикәянең үзеңә ошаган бүлегенең эчтәлеген сөйләү:

2) Термометр турында белгәннәрне искә төшерү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал