7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку 'Табигатькә сәяхәт'

Разработка урока по татарскому языку 'Табигатькә сәяхәт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле 2,4 класс "Табигатькә сәяхәт"

Тема: "Билгене белдергән сүзләр" темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау (2кл)

Кисәкчәләр. Кабатлау. (4кл)

Максат: Темалар буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, күнегүләр өстендә ныгыту;

бәйләнешле сөйләм телен үстерү ; дәрестә актив катнашуларына ирешү;

шәфкатълелек, игътибарлылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Дәрес формасы: сәяхәт дәрес

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау, гомумиләштерү.

Җиһазлау: перфокарталар, карточкалар, тестлар; презентация "Табигатькә сәяхәт"


Дәрес барышы


I Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Ягез әле, бер-берегезгә карап елмаеп алыйк, бер-беребезгә уңышлар телик. Дәресебезне башлыйбыз.

I I Терәк белемнәрне актуальләштерү

1.Сез уйнарга яратасызмы? Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Татар халкында шундый мәкаль бар: " Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла". Без уйлый-уйлый уйнарга тиеш булабыз. Бу "Почта" уены . Өйләргә хатларны таратырга кирәк. Кем дөрес итеп, ялгышмыйча эшләр икән.


Предмет Эш-хәрәкәт


Яңгыр укый


Укучы йөзә


(Кайбер сүзләр артып кала)

Ә нигә хатлар артып калды?

Ягымлы - билгене белдерә

Димәк без 2 кл белән билгене белде

рә торган сүзләр турында сөйләшербез .


Мөст. эш

Кагыйдәне искә төшерү. Билгене белдерә торган сүзләр белән җөмләләр уйлау

Исем Сыйфат Фигыль


сандугач ямьле сикерде


да, гына - кисәкчәләр

4 кл белән кисәкчәләр темасы буенча өйрәнгән-

нәрне искә төшерербез


Укытучы белән эш

Нәрсә ул кисәкчә? Кисәкчәләр ничек языла?




2. Дәфтәрләрдә эш

Число язу, Матур язу: Ээ эколог

I I I Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укучылар, кем ул эколог? Эколог ул табигатьне саклаучы фәнни хезмәткәр.Сезнең эколог буласыгыз киләме?

  • Ә 2013 нче ел нинди ел әле ул?

Әйе, 2013 нче Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы.

Әйдәгез, балалар бүген нәни экологлар булырбыз һәм табигатькә сәяхәткә чыгарбыз. Слайд 2

Күренекле рус язучысы М.Пришвин болай дип язган: " Балыкка - су,кошка - һава, җәнлеккә - урман, таулар, ә кешегә Туган ил кирәк. Табигатьне саклау - ул Ватанны саклау дигән сүз"

Табигатьне саклау өчен без нәрсәләр эшли алабыз ( балаларның җавапларын тыңлау)

3 слайд Кошлар безнең дусларыбыз.

Бар безнең канатлы дускайлар -

Сөекле, файдалы кошкайлар,

Кыр, урман, бакчаны саклыйлар.

Кич, иртә бик матур сайрыйлар.

Тимәгез, кошларга, сайрасын,

Бетерсен зарарлы кортларны.

Кыш көне салкында һәр бала

Җим сипсен, ашатсын кошларны.

Г.Лотфи.


2 класслар шигырьне укый , билгене белдергән сүзләрне таба.

4 слайд

Укытучы белән эш


Билгене белдергән сүзләрне сайлап әйтү: Йөгерә, авыз, җиңел, җылы, оча, сыерчык, җитез, кар, тәмле, сикерә, йомшак, чүпли, көчле, томшык, озын, йөзә, кош

Мөстәкыйль эш

Билгене белдергән сүзләрне предметны белдергән сүзләр белән язу

4кл шигырьдәге кисәкчәләрне таба

Мөст эш


Карточка буенча эш : сүзләрне тиешле кисәк ләр белән тоташтыр:


Кошлар тә

Чыпчык да

Күгәрчен та

Песнәк дә

Озын кына

Нәни кенә

Сикереп гына

Очып генә

Укытучы белән эш

Ни өчен шулай тоташтырдың ? Нинди кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк?


5 слайд Ә хәзер укучылар, әйдәгез, урманга юл алыйк. Урман ның безнең тормышыбызда әһәмияте нәрсәдә?

Безнең тормышыбызда урманның әһәмияте бик зур.Урманда ау җәнлекләре һәм кошлар яши, гөмбә, җиләк, кыргый җимеш агачлары үсә. Ул кешеләргә төзелеш материалы бирә.Урман җиргә ямь бирә, һаваны чистарта. Шуңа күрә дә урманнарны сакларга кирәк.

Ләкин урманда үзләрен тиешенчә тотмаучылар да очрый. Алар урманнарны пычрата, чүпләр калдыра, кошларны, җәнлекләрне куркыта. Әйдәгез укучылар урманга ярдәмгә ашыгыйк. Урман аланын чистартыйк.

Слайд 6 -11


Укытучы белән эш

Рәсемдәге предметлар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Мөстәкыйль эш

Кисәкчәләрне табу, алар сүзләргә нинди мәгънә төсмере бирә?


Физкультминутка слайд 13

Әйдәгез балалар урман җәнлекләре һәм кошлары белән бергәләп ял итеп алыйк.


Табигатьне сулыклардан башка күз алдына да китереп булмый

Слайд 14

Барлык тереклеккә чиста су кирәк.

Балыклар чиста суда йөзсен - сулыкларны саклыйк!

Мөстәкыйль эш


Тест


Укытучы белән эш


Өйрәнгән кисәкчәләрне төрле сүзләр янына куеп берничә җөмлә төзү.


Балалар иртәгә урманга баралар



Слайд 15


Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан һавага зарарлы газлар чыгып, һаваны пычрата.Пычрак һава үсемлек һәм хайваннар өчен дә куркынычлы. Ә һаваны чистарту өчен нәрсәләр эшләргә була? Без сезнең белән агачлар, чәчәкләр утыртырбыз.

Укытучы белән эш


"Бу нәрсә? уены

1)Кечкенә, ап-ак, куркак, йомшак

2)Яшел, энәле, зифа буйлы

3)Чиста, тирән, түгәрәк

(Укучыларның дөрес җавапларыннан соң тактага чәчәкләр куеп барыла)

Мөстәкыйль эш

Тест

(Укучыларның эшләре тикшерелә, тактага агач рәсеме куела)




Слайд 16 Бөҗәкләргә ярдәм итик!

Рефлексия

Укучылар безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Сезгә эколог булу ошадымы? Экологлар булып без нәрсәләр эшләдек? Нәрсәләр белдек?

Укучыларның җаваплары тыңлана



Нинди кайсы сорауларына җавап биргән сүзләр предметның нинди билгеләрен белдерә? (укучылар җавап бирә тактага болытлар куела)


Кисәкчәләр сүзләргә нинди мәгънә төсмере өсти?

(укучылар җавап бирә тактага кояш нурлары куела)


Тактада табигать күренеше барлыкка килә (агачлар, чәчәкләр, кояш, болытлар)


Йомгаклау

Үзбәя кую

Өй эше:


Билгене белдергән сүзләр кертеп өч җөмлә язарга


60 нчы күнегү, 41 бит, тиешле кисәкчәләрне куеп язарга



Укучылар табигатьне саклагыз! Кояш һәрвакыт якты нурын сипсен, җир йөзен чәчәкләр бизәсен!



Гарифуллина Фәния Рауис кызы

Арча районы Акчишмә башлангыч мәктәбе

Тел: 89053125018



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал