7


  • Учителю
  • Математикадан 1 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Математикадан 1 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Математика 1 сыйныф

Тема: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу

Максат: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәтү

Көтелгән нәтиҗә:

Предметлы: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәнү;

-Саннарны үсә бару , кими бару тәртибендә төзү;

-Мәсьәләне схема төзеп чишү.

Метапредметлы:

1)Регулятив: -Дәреснең уку мәсьәләсен ачыклау, темасын формалаштыру, проблеманы чишү юлларын планлаштыру, аны чишү өстендә эшләү;

2)Танып-белү: -Мәсәләнең биременә анализ ясау, сорау кую, схема төзү.

3)Коммуникатив: -Парларда, төркемнәрдә эшләү;

-иптәшенең фикерен тыңлый белү, үзара бәя кую, җавабы дөрес булмаса корректно төзәтү;

Шәхси: Мөстәкыйльлек, үз эше өчен җаваплылык булдыру, дөрес үзбәяләү.

Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Алган белемнәрне тормышта куллану.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү

Эшне оештыру: Индивидуаль, парларда, төркемдә, фронталь

Чыганаклар: ноутбок, проектор, экран (презентация), биремле карточкалар, смайликлар, санлы веер, санау таякчыклары, музыка

Дәрес барышы

I.Оештыру. Мотивлаштыру өлеше. Слайд 1.

- Хәерле көн, балалар! Хәерле көн, кунаклар!

(Җилкә буенча портнерлар кул биреп "хәерле көн" телиләр, бит буенча портнерлар йодрык белән күрешә, төркемдәгеләргә кул селкиләр)

-Кәефләрегез ничек? (Бик әйбәт - кызыл смайлик, әйбәт - сары, ярый инде - зәңгәр смайлик күрсәтәләр). - Сез дәресне башларга әзерме?

II. Белемнәрне актуальләштерү. Слайд 2

Телдән исәпләү. ( Санлы веерлар белән җавапны күрсәтү)

1)1дис.4 бер. = 12=__ + __

1дис.7бер.= 15= __ + __

2)10+3= 10+6= 10+8=

-Бу саннар нинди саннар дип атала? - Икеурынлы саннар.

15-5= 12-10= 19-9=

-Балалар, без нинди биремнәр эшләдек?

-Саннарны телдән куштык һәм алдык. Үзбәя.

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсе кую. Слайд 2.

14+5= 16+2= 13+3=

12-1= 17-3= 18-5=

IV.Проблеманы чишү өстендә эшләү. Уку мәсьәләсен чишү.

1)4+5=9 6+2= 8 3+3=6

10+9=19 10+8=18 10+6=16

-Без нинди бирем эшләдек? -Икеурынлы санарга берурынлы саннарны куштык.

- Ничек эшләдек? - Санау таякчыклары белән эшләдек. -Башта берәмлеккә берәмлекне куштык аннары 10га куштык.

12-1= 17-3= 18-5=

2-1=1 7-3=4 8-5=3

-Берәмлектән берәмлекне алдык та 10 га кушып куйдык. Үзбәя

Физкультминут: Менә минем уң кулым

2)Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләү.

15+2= 16+3=

17-2= 16-4= Үзбәя

V. Яңа материалны ныгыту.

1)КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча эшләү

( Укучыларга 1 аңлатма язылган астан бөкләнгән карточкалар таратыла, шуның җавабын язарга, укытучыга күрсәтергә, бөкләргә. Урыннан торырга, кулны күтәрергә, якыннан гына иптәш эзләргә. Иптәш тапкач 1 нче озынрак буйлысы аңлатманы әйтә, 2 нче иптәше җавабын әйтә, җавабы дөрес булса 1 нчесе мактый. Аннары 2 нче иптәше аңлатманы әйтә, 1 нчесе җавап әйтә. Карточкаларны алмашалар, рәхмәт әйтәләр. Икенче пар эзләп китәләр.) 12+4= 13+4= 14+5= 15+3= 12+6= 11+7=

14-3= 19-4= 17-5= 18-4= 19-6= 16-2=

2) Мәсьәләләр чишү (Схема ясап чишәргә)

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирү өчен Алсу 14 чәчәк ясаган, Булат 2 гә күбрәк ясаган. Булат ничә чәчәк ясаган?

-Нәрсә эшләдек? -Мәсьәлә чиштек.

</<font face="Times New Roman, serif">-Нинди юл белән чиштек? -Схема ярдәмендә чиштек. Үзбәя

3)Дәреслекнең 67 биттәге №3 нең 2 юлын эшләргә.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча җавапларны тикшерү

(Төркемдәге 4 кеше чират буенча җавапларны әйтеп бара, башкалар тикшереп баралар.) Үзбәя.

Физкультминут.

(Музыка уйный, укучылар бииләр. Музыка туктый. Укытучы бирем бирә. Җавабында ничә чыкса, укучылар шулкадәр кеше бергә берләшергә тиеш.) 10-7=3, 15-10=5, 12-10=2

4)Төркемнәрдә эш.

Саннар буталган килеш бирелгән: 0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19

1)№3-Б укучы: Берурынлы саннарны үсә бару тәртибендә карточкалар ярдәмендә төзәргә: 0, 2, 5, 7, 9

2) №2-А укучы: Икеурынлы саннарны кими бару тәртибендә төзәргә: 19, 16, 14, 13, 10

3)№4-А укучы: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә төзәргә:

0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19

VI.Рефлексия. Дәреснең нәтиҗәләре. Бәяләү. Үзбәя.

-Дәрестә нинди яңа белем алдыгыз? - Икеурынлы саннарга берәмлекләр куштык, алдык.

- Бу белемнәрне тормышта кайда кулланып була? - Кибеттә товар алгач акча түләгәндә. -Урамдагы йортлар санын белергә. -Кешегә ничә яшь икәнен беләсең.

-Кайсы бирем сезгә аеруча ошады? - .......

- Сезгә дәрес ошадымы? -Үзегезгә бүгенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез? Үзбәя.

- Кәефләрегез ничек?

-Э.д. биремнәрне эшләргә







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал