7


  • Учителю
  • Сценарий вне классного мероприятия 'Cөмбелә'

Сценарий вне классного мероприятия 'Cөмбелә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе



(башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе )



Педагог-оештыручы, педагог- китапханәчесе:

Фазуллина Гөлшат Хавил кызы

2015-2016 уку елы



Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар. Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәм килә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Әйдәгез, балалар, без дә бүген бәйрәм итик.


Мин сезгә бер әкият укып узам, тыңлап торыгыз. Сүз нәрсә турында бара?

Ышанасызмы, юкмы, җир йөзендә шундый патшалык бар, ди. Анда дүрт ел фасылы да бер гаилә булып яши икән. Кыш угълан карлар туздырырга,бураннар уйнатырга, шулай күңел ачарга яратса, Язбикә гөрләвекләргә кушылып челтерәп көлгән, язгы бөреләр булып дөньяга баккан, туган якларын сагынып кайтучы кошларның канатларына утырып очып йөргән. Ә җәй олан бик эшчән булган: ул иртә таңнан кояш белән бергә торган, бик соң гына йокларга яткан. Көне буе эшләгән, кич белән эштән бушагач, елга-күлләрдә дулкыннар белән ярышып уйнаган. Ә менә Көзсылу... Көзсылу бүтән ел фасылларыннан аермалы буларак, бик көйсез булган. Ул әле генә ачылып көлеп җибәргән, әле генә бер сәбәпсезгә елый башлый икән. Аңа карап бар табигать тә үзгәреп торган: әле кояш чыккан, әле яңгыр коя башлаган. Көйсез Көзсылу белән Табигать патша нишләргә дә белмәгән.

  • Балалар, әгәр сез Табигать-Патша урынында булсагыз нәрсә эшләр идегез? (Дару бирик, сәяхәткә җибәрик.......)

  • Минем мондый киңәшем бар,Көзсылуның да,үзебезнен дә кәефне күтәрү өчен уен уйныйк, әйдәгез һәр класстан Сөмбеләләрне сәхнәгә чакырыйк .


Сөмбеләләр ашкынып тора

Безнең янга чыгарга.

Аларның теләген кабул итик

Рөхсәт бирик чыгыш ясарга.

  • Бүгенге кичәбездә без Сөмбеләләрне төрле яклап сынарбыз. Шуның өчен безгә хөкемдарлар кирәк булачак, әйдәгез хөкемдарлар белән танышып китик:

1.___________________________________________________________

2.___________________________________________________________

3.___________________________________________________________


4._____________________________________________________________


  • Рәхим итегез кызлар. Көз турында җыр яңгырый.Музыка астында Сөмбеләләр бии-бии,салмак хәрәкәтләр ясый-ясый сәхнәгә чыгалар, бу вакытта аларның киеменәренә,үз-үзләрен тотышларына игътибар ителә.

  1. 1 нче бәйге "Танышу" (җирәбә буенча сан беркетелә) һәр Сөмбелә үзе белән таныштырып уза. Рәхим итегез, кызлар.Сүз сезгә.

Залдагы укучылар белән "Сорау-җавап "уены.

Табышмак әйтү:

  • Кырлар буш кала,

Янгырлар ява

Җирләр бушана

Бу кайчак була? (Көз)

  • Кем белэ, бу сүзләрне кем язган? (Г.Тукай)

  • Әйе балалар бу көз, дөрес эйттегез.

  • Балалар бер елда ничэ ел фасылы бар? (4)

  • Ниндиләр саныйк әле? (көз,кыш,яз,җәй)

  • Дөрес, булдырдыгыз балалар, бүген тышта көн нинди? (салкын,яңгырлы,җилле һ.б........)

  • Көз айларын санагыз әле? (сентябрь,октябрь, ноябрь)

  • Көз айларында ничэ көн? (с-30,о-31,н-30)

  • Көз айларында нинди эшләр башкарыла? (укучылар санап чыга)

Көз айларында урып-жыю эшлэре һәм уҗымга сорү төгәлләнә, ашлык- әвеннәргә, кибән- эскертләргә куела, сугылганы-амбарларга,бакчадагы көзге муллык базга тутырыла.

  • Укучылар, үткән уку елында зур класс укучылары янына килгән Сөмбелә кәрҗинен онытып калдырган , карыйм әле монда нәрсәләрдер бар, сездә карагыз әле укучылар,нәрсәләр сон бу?

  • Яфраклар.

  • Әйе , яфраклар,яфраклар гади түгел , аларга табышмаклар язылган әйдәгез табышмакларга җавап бирәбезме ?

  • Бирәбез.


Сөмбеләләрне сынауны дәвам итәбез.

2 нче бәйге "Тылсымлы яфраклар уены". Сөмбеләләр кәрҗиннән яфраклар алалар һәр яфракның артына табышмак язылган, җавабын әйтергә кирәк.

(Вакытка карап залдагы укучыларга да табышмакларга җавап бирергә була)

Табышмаклар күп беләсез.

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Бәйге кыза,җәйге дәвам итә

Тагын көч сынашусезнекөтә.

Бүгенге бәйрәмгә һәр класс концерт номеры әзерләде,әйдәгез сүзне укучыларга бирик.(4класс укучылары чыгышы)

Сөмбеләләрне сынауны дәвам итәбез.

  1. нче бәйге "Пазл җыю". Сезнең һәрберегез пазл җыярга ярата,мин моны беләм. Хәзер һәр сөмбелә пазл җыя, кем беренче җыеп бетерә хөрмәтле хөкемдарлар игътибарлы булыгыз, шул укучыга бал куела.(Сөмбеләләр пазлны хөкемдарлар каршына илтеп куялар)


  • Сөмбеләләр ял итеп алсыннар, сүзне 3класс укучыларына бирәбез. Рәхим итегез.


4. нче бәйге "Тылсымлы болытлар"дип атала. (Болытларга көзге айларның исемнәре дөрес язылмаган, хәрефләрне дөрес тәртиптә урнаштырырга кирәк, кем беренче ай исемен язып бетерә шул укучы бу уенда җиңүче була)


  • Сүзне 2 класс укучыларына бирәбез. Рәхим итегез.


  • Залдагы укучылар белән уен оештыру.


Тапап ыргыттык яшелчә аны җыярга кирәк

Карыйк әле бу уенда кайсыгыз җитезерәк.


"Кем җитезерәк" уены. Һәр класстан бер укучы катнаша. Идәндәге яшелчәләрне чиләкләргә илтеп салырга кирәк, вакытка уйнатыла, кем күбрәк җыя-шул укучы бу уенда җиңүче).

  • Көз - муллык ул. Көзен урман - кырларда, бакчаларда җиләк - җимеш, яшелчә бихисап. Юкка гына халык "Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы"димәгән. Кышкы салкыннарга һич тә бирешмәслек итеп , юмарт көз бүләк иткән сый - хөрмәттән авыз итеп калыгыз, балалар. Ягез әле, сез көзге нигъмәтләр белән яхшы таныш микән.

5. нче бәйге "Яшелчәне таны" уены. Сөмбеләләрнең күзләре бәйләнгән килеш кулга тоткан яшелчәнең исемен атарга.(кишер,чөгендер,бәрәге, суган)

  • Сүзне 1 класс укучыларына бирәбез. Рәхим итегез.


Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур.

Уйнап бер көлешсәк,

Көзне ярату булыр.

Соңгы уен, хөкемдарлар нәтиҗә ясый торалар.

Залдагы укучылар белән уен. Алып баручы әйткән җөмләләргә, күнегүләр, хәрәкәтләр ясау.

И, укучылар күрегез:

Безгә килде көз.

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Көзге ял

(төрле хәрәкәтләр белән күрсәтү)

Көз килде туган якка (Кул хәрәкәтләре белән күрсәтү.)

Көннәр инде суынды. (Куллар белән гәүдәбезне кочаклап, туңу күренешен күрсәтү.)

Ерагайды кояш та. (Аяк очларына басып, кулларны өскә сузу.)

Яфраклар да саргайды. (Кул белән һавада яфрак рәсемен ясау яки өстән аска таба коелу хәрәкәтләрен ясау.)

Көзге салкын җилләр исә. (Җил исү күренешен ясау. Авызны хәрәкәтләндереп, төрле авазлар чыгару.)

Яфраклар коелалар. (Чайкала-чайкала, яфрак төшү күренеше ясала.)

Кошлар очып киткәндә, (Кошлар очу күренеше ясала.)

Кул болгыйлар балалар. (Төрле якка башны борып саубуллашу хәрәкәте ясала.)

Көзге болытлар йөриләр, (Болытлар хәрәкәте күренеше.)

Барыбызны куркытып. (Курку күренеше.)

Яңгырлар да сибәлиләр, (Бармаклар белән өстәлгә бәрү.)

Тып, тып, тып, тып, тып. (Күмәк рәвештә кабатлау.)

Җылы киемнәр киябез. (Кул хәрәкәтләре белән күрсәтү.)

Ай-яй салкын урамда. (Туңу күренешен күрсәтү.)

Йөгереп мәктәпкә киләбез. (Йөгерү күренеше.)

Сыйныфта җылынабыз. (Кулларны күтәреп, шатлануны күрсәтү.)

  • Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез.

  • "Сөмбелә" бәйрәменә хәзерләнгән махсус программа тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал