7


  • Учителю
  • Урок по литературному чтению во 2 классе на татарском языке «Замана баласы»

Урок по литературному чтению во 2 классе на татарском языке «Замана баласы»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Әдәбиуку дәресе буенча төзелгән әлеге технологик карта ФГОС таләпләренә туры китерептөзелде.Төрле алымнар куллану дәреснең нәтиҗәлеген күтәрә,укучыларныңкызыксынуларын арттыра,аларны белем дөньясына җәлеп итә.Проблемалы укытутехнологиясен куллану нәтиҗәсендә бал
предварительный просмотр материала

Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы «Коркачык башлангыч мәктәбе»

1 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Ибраһимова Кадрия Рашитовнаның


2 сыйныфта әдәби уку фәненнән « Замана баласы » темасына дәрес эшкәртмәсе


УМК "Перспектива"

Әдәби уку дәресе буенча төзелгән әлеге технологик карта ФГОС таләпләренә туры китереп төзелде.Төрле алымнар куллану дәреснең нәтиҗәлеген күтәрә,укучыларның кызыксынуларын арттыра,аларны белем дөньясына җәлеп итә.Проблемалы укыту технологиясен куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләшә. Әдәби уку дәресләрендә балаларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыруга игътибар итү файдалы ,укучы сорауларга җ авапны үзе табарга , иптәшләре белән киңәшләшергә,шулай итеп үзүсешкә ирешергә тиеш.


2 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән технологик карта

Тема

Замана баласы

Теманың максаты

Укучыларны замана баласына булган таләпләр белән таныштыру

Бурычлар

  1. Р.Вәлиеваның "Замана баласы" шигырен уку һәм анализлау

  2. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү

  3. Белем алу, заманага яраклы булып үсү теләге уяту

Планлаштырган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Уку - укыту эшчәнлеге


Дәреслектән кирәкле материалларны таба белү күнекмәләре үстерү

Шәхси: белем алуга омтылыш булдыру

Регулятив: Дәрестә алган белемнәрнең көндәлек тормыштагы әһәмиятен төшендерү

Танып белү: дәреслектә ориентлашу

Коммуникатив: кеше фикерен исәпкә алу, киңәшләшү, үз фикереңне исбатлау

Төп төшенчәләр

Автор, жанр, куплет

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әйләнә - тирә дөнья, музыка

Ресурслар

Төп


өстәмә


Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина "Әдәби уку" 1 нче кисәк (95-97 битләр)


Мияссарова М.Х., Гарифуллина Ф.Ш. "Кем тизрәк,өлгеррәк? Уеннар"

Хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре

Җиһазлау

Дәреслек, компьютер,проектор

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль, парларда һәм төркемнәрдә эш

Үткәрү технологиясе

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Уку эшчәнлеге төрләре (УУД)

1 этап

Оештыру өлеше

Максат: белемнәре үзләштерүгә уңай халәт булдыру

Балаларны сәламли

-Исәнләштек, хәл белештек,

Елмаештык, көлештек.

Яхшы кәеф белән менә

Без дәрескә керештек.

Укытучыны сәламли, иптәшләренә елмая, үзенең эш урынын тикшерә.

Шәхес эшчәнлеге:

Безнең яхшы укуыбыз нәрсәдән тора?

2 этап

Актуальләштерү.

Максат: укучы эшчәнлеген активлаштыру, белемнәрне яңарту

Өй эшен тикшерү.

Өйдә әзерләп килгән чыгышларны тыңлыйк.

Белмәмешнең ничек Беләмәнгә әйләнгәне турында сөйлиләр.

( "Белмим", "Ике кеше"исемле әсәрләргә нигезләнеп)

Коммуникатив (үз фикерен әйтә белү)

регулятив (укучының күнекмәләрен билгеләү)

3 этап.

Яңа материал өстендә эш.

Максат: алган белемнәрне куллану, хыялланырга өйрәнеп үсү


  1. Уку мәсьәләсен кую

Шигырьләрне укырга керешкәнче сорау бирә:

-Сез хәзерге заман баласын ничек күз алдына китерәсез?

Укучылар үз фикерләре белән уртаклашалар.

Танып белү эшчәнлеге (проблема кую һәм аны чишү)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: куелган сорауга җавап эзләү

Р.Вәлиеваның "Замана баласы" шигырен укый

Укучылар тыңлыйлар.

Шәхес эшчәнлеге (автор фикеренә игътибар итү , үзеңнеке белән чагыштыру )

  1. Эчтәлек буенча әңгәмә

Максат: төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү

-Замана баласы синеңчә нинди булырга тиеш?

-Автор әйтеп бетермәгән нинди сыйфатларны өстәр идең?

-Син узеңне "замана баласы" дип саныйсыңмы?


Укучыларның фикерләре тыңлана.

-Компьютерларны оста белүче,хыялга,фантазиягә бай, үзенең кем булачагын алдан ук белүче,әхлаклы,белемле һ.б.

Коммуникатив (иптәшләреңнең фикерләрен тыңлау)

Танып белү эшчәнлеге (максаттан чыгып анализлау)


  1. Презентация" Резеда Вәлиева-балалар дусты"

Укытучы шагыйрәнең иҗаты белән таныштыра.

Укучылар шигырьләрдән өзекләр укыйлар.

Шәхес эшчәнлеге (аңлап һәм сәнгатьле уку)

5.Кроссворд чишү .

Татар кешесенә хас булган характер билгеләрен сайлап язарга.

Шушы сыйфатларга ия булсаң, үзеңне "замана баласы"дип санарга була.


Шат,юмарт,тапкыр,акыллы,батыр


Физкультминут

Максат : укучыларны ял иттерү

Видеофрагмент күрсәтә

Музыка астында экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

Регулятив ( көч һәм энергия туплау )

6.Мөстәкыйль эш.

Максат : әсәрне эчтән укый белү күнекмәләрен үстерү.

Шигырь укыганда кабатланган сүзләргә игътибар итегез.

Укучылар шигырьне эчтән укыйлар.

Шәхес эшчәнлеге (аңлап һәм сәнгатьле укырга өйрәнү)

7.Парларда эш.

8.Күмәк эш

Максат : сәнгатьле укырга өйрәтү

Тыныш билгеләренә игътибар итеп,"замана баласы"сүзенә басып ясап укырга тиешлеген аңлата

Укучылар парларда берәр куплетны чиратлап укыйлар.


Чылбыр тәртибендә кычкырып укыйлар

Шәхес эшчәнлеге (иптәшең белән килешеп эшләү,хезмәттәшлек итү) Коммуникатив (бердәмлек )


Релаксация

Табигать күренешләре, музыка (проектор аша күрсәтелә)

Балалар тыңлыйлар , ял итәләр.


V этап.Рефлексив бәяләү

Максат : үзанализ һәм үзбәя өчен шартлар тудыру

-Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек ?

-Нинди сорауга җавап эзләдек?

-Сезгә бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде ?

Укучылар җавап бирә.

Шәхес эшчәнлеге (әхләкый - этик бәяләү)

Логик фикерләү

Коммуникатив (үз фикереңне тулы әйтә белү)

VI этап . Үзбәя.

Максат : үз уңышларыңа һәм хаталарыңа бәя бирү

Укучыларның җавапларын анализлап , билгеләр кую.

Дәрестә син нәрсә аңладың ?

Әгәр кабат шушы дәрестә утырырга туры килсә, син үзеңнең җавапларыңны үзгәртер идеңме ?

Бүгенге дәрестәге эшчәнлегеңне ничек бәялисең ?


Шәхес эшчәнлеге (үз - үзеңне бәяләү )

Коммуникатив (иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү )


VII.Өй эше бирү.

Максат : укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади сәләтләрен үстерү

1 вариант.»Замана баласы» на - яшьтәшеңә хат язарга.


2 вариант.Мөстәкыйль эш дәфтәреннән 23 нче биремне үтәргә (43 -45 нче битләр )

Укучылар өй эшен дәфтәрләренә язалар.

Танып белү эшчәнлеге (кирәкле информация туплау )


Регулятив ( ихтыяр көче туплау )

VII.Киләсе дәрескә проблема - уку мәсьәләсе кую

Максат : алынган нәтиҗәне куелган максат белән чагыштыру

-Икенче уку дәресендә без укыган әсәрләребезнең геройларын " замана баласы" дип әйтергә мөмкинме икәнен ачыкларбыз.Хөрмәткә лаеклы кеше булу өчен эшнең әһәмияте турында сөйләшербез.


Регулятив ( прогнозлау )

КРОССВОРД


Уку - танып белү эшчәнлегенең нигезе,аның төп ысулы.Шуңа күрә , уку дәресләренең төп бурычы- укучыларда аңлап,төшенеп,дөрес,йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру,текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку күнекмәсе - укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор,киләчәктә төп белем алуларына нигез.Балаларның үз фикерләрен , уй - кичерешләрен башкаларга сөйләп аңлата белүе,гомумән,бәйләнешле итеп сөйләве зур әһәмияткә ия . Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә,кылган эш - гамәлләренә бәя бирергә өйрәнү өчен дәрестә шартлар тудырырга кирәк.

Әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен дәрес конспектын төзегәндә яңа технологияләрне кулланырга тырыштым.

Проблемалы укыту технологиясе нәтиҗәсендә дәрестә белемнәрне үзләштерү проблемалы ситуацияләр тудыру ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә , парларда оештыру уңай нәтиҗәләр бирә.Укучылар бер -берсе белән аралашып . бер -берсенең фикерен тыңлап , үз - үзләрендә мөстәкыльлек сыйфатлары булдыралар.

Укучы белән актив диалог алып бару коммуникатив эшчәнлекне активлаштыра.

Өй эшләрен төрле дәрәҗәдә бирү укучыларга , үз мөмкинлекләреннән чыгып , сайлап алу мөмкинлеге тудыра.

Дәрестә сәламәтлек саклау технологияләре куллану бик мөһим.Моның өчен интернет - ресурслардан киң файдаланырга була.

Хәзерге вакытта әзер белем бирү төп бурыч булудан туктады.Балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашсын , мәгълүмат алу ысулларын үзләштерсен ,әхлаклы һәм намуслы булып үссен өчен заманча технологияләрне укытуның традицион системасында булган иң яхшы алымнарын белән аралаштырып кулланырга тырышам.


Кулланылган әдәбият :

Сәгъдиева И.Т.Сыйфатлы белем бирүдә информацион технологияләр куллану.Казан-2009 ел

Мияссарова И.Х.Кем тизрәк , өлгеррәк ? Уеннар.Казан-2010 ел

Сәгъдиева И.Т.Башлангыч мәктәптә контроль һәм бәя эшчәнлеге.Казан - 2008 ел

"Релаксация Зимняя фантазия". HD Music For Relaxation. … HD Расслабляющая музыка - Прогулка по горам [Видео... HD Пейзажи времени.(интернет-ресурс)

Современный учительский портал.Физкультминутка.Детская.(интернет-ресурс)

презентация" Резеда Валиева-балалар дусты" / Медиатека / ПЕДСОВЕТ...(интернет-ресурс)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал