7


  • Учителю
  • Әйләнә-тирә дөнья Терек булмаган табигатьтә көз (2 сыйныф)

Әйләнә-тирә дөнья Терек булмаган табигатьтә көз (2 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Терек булмаган табигатьтә көз.



Максат: Көз көне терек булмган табигатьтәге үзгәрешләр турында тулы күзаллау булдыру.



Бурычлар:



1)Терек булмаган табигатьтәге көз билгеләре белән таныштыру:

бәс,кырау,томан,боз кату.

2)Үз төбәгеңнең табигатен өйрәнугә кызыксыну уяту,игътибарларын,иҗади күзаллауларын үстеру;төркемнәрдә үзара ярдәмләшеп эшли белүләрен ныгыту.

3)Табигатькә карата сакчыл караш,мәһабәт тәрбияләү;көзге матурлыкны күрергә өйрәту.





Планлаштырылган нәтиҗәләр:



1)Шәхси эшчәнлек:һава торышының үзгәрешләрен күзәтә белү.

2)Регулятив эшчәнлек:теманы ача,максатны билгели белү.

3)Танып-белу эшчәнлеге : Терек булмаган табигатьтәге көзге күренешләрнең атамаларын белү.

4)Коммуникатив эшчәнлек : Үз фикереңне төгәл,дөрес,төзек җөмләләр төзеп әйтә,башкалар фикерен тыңлый белү,әнгәмәдә катнашу.





Дәрес барышы:



I. Оештыру.

- Күк йөзендә якты кояш балкый,

Классларда укучылар укый.

Безнең бүгенге дәресебез бераз үзгәрәк булыр, чөнки бу дәрестә кунаклар катнаша. Әйдәгез әле, барыбыз да кунакларга карап елмайыйк һәм исәнләшик. Тыныч кына утырабыз.



II. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Бүген атнаның кайсы көне?

  • Көн нинди?

  • Ә бу билгеләр нинди ел фасылына хас соң? (көз)

  • Көз ел фасылына нинди айлар керә?(Сентябрь,октябрь,ноябрь)

Үзган дәрестә без шул турыда сөйләшкән идек. Искә төшереп алыйк әле.

  1. Өй эшен тикшерү.

Элеккеге заманда Русьта һәр айның аерым атамалары булган, менә ул атамаларны сез өйрәнеп килергә тиеш идегез.

  • Сентябрьнең нинди атамалары бар?

( Сытык ай, елак ай,тамчылар чыңлатучы ай.)

- Октябрь атамаларын кем әйтер икән?

( Кыш алды ае, яфрак коючы ай, пычрак ай, икмәк ае, кәбестәле ай, туйлар ае.)

- Ноябрь атамалары ничек булыр?

- Яфрак чапкыч,яфрак череткеч ай, ярым кыш ае, ярым-кыш ае, юлсызлык ае.



Көз бит ул- безнең муллык, байлык ае. Нәрсәләр белән сыйлый икән соң ул безне? Әйдәгез, бергәләп карап утик әле(яшелчә,җиләк-җимеш муляжларын кәрзингә тутыралар).

- Балалар өстәлләрегездәге яшелчәләрне ни өчен хәзер урамда(бакчада) үстереп булмый?(проблемалы сорау)

- Бу дәрестә без шушы сорауга җавап эзләрбез.

Үткән теманы искә төшереп "Көзге табигать" күренешен ясыйк әле(төркемнәрдә эшләү,тактада магнитлар ярдәмендә аппликация ясау)



- Көзге табигать күренешенә беренче итеп нәрсәләр ясарбыз?(агачлар)

1 төркем - агачларны ясый.



- Ә тагын картинабызга нәрсәләр ясыйк? (болыт, кояш, тамчы)

2 төркем - күк йөзен (болыт,кояш,тамчы) ясый.



Көз көне агач төпләрендә нәрсәләр үсә? (гөмбәләр үсә)

3 төркем - гөмбәләр ясый.



- Карагыз әле ,нинди матур картина килеп чыкты!Үтелгән теманы бик әйбәт үзләштергәнсез.

IV. Ял вакыты (бию)

V. Яңа теманы аңлату.

- Яңа теманы да яхшы аңларга тырышыгыз,игътибарлы булыгыз!



1. Теманы ачу.

Табышмаклар әйтү:



1) Ул булса,көн була,ул булмаса, төн була .(Кояш)



2) Җир өстендә ак мамык.(Кар)

3) Күктән килде, җиргә китте.(Яңгыр)



4) Яз килсә − киенә,

Көз килсә − чишенә.(Агач)



5) Язын дөньяга килә,көзен саргаеп үлә.(Яфрак)



6) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)



7) Бертуктамый йөзәбез,

Йә төшәбез кар булып.

Йә төшәбез яңгыр булып,

Ә исемебез ... (болыт)

8) Кыш буена тик тора,яз җиттеме котыра.(елга)





- Бу сүзләрне берләштереп нинди бер сүз белән әйтеп була? (Табигать)

- Ә нинди 2 төркемгә аерып була? (терек һәм терек булмаган) Балалар чыгып рәсемнәрне 2 төркемгә аера.

- Ә хәзер әйтегез әле, бу рәсемнәр нинди табигатькә керә?

- Хәзер нинди ел фасылы?( көз)

- Димәк,бүгенге темабыз ничек булыр? (терек булмаган табигатьтә көз)

- Безнең максатыбыз бүген нинди булыр? (терек булмаган табигатьтә көзге үзгәрешләрне өйрәнү)



2. Дәреслек белән эш. (58 бит)



Балалар 1 нче кызыл юлны укыйлар.

- Көз көне кояш нишли? (түбәнәя,азрак җылыта)

- Әйдәгез әле тикшереп үтик әле! (бер бала аңлата)

2 нче ,3 нче кызыл юлны укыйлар.

- Нинди табигать күренешләре очрады?Бу юлларны укыганда (бәс,кырау,томан,кояш түбәнәя сүзләрен тактага куя барам).

- Нәрсә соң ул бәс? (үләннәр, өй түбәләре агара)

Димәк урамда җиңелчә суыткан - кырау төшкән.

  • Томан турында нәрсә әйтә аласыз? ( Суыктан дым вак кына су тамчыларына әйләнә).

    - Укуны дәвам итик.

    - Тагын нинди үзгәреш очрады? (көн кыскара,төн озыная)

    - Бу нинди көнгә туры килә? (23 сентябрь)

  • Тәүлектә ничә сәгать?(24 сәгать)Менә шул 24 сәгатьнең яртысы төн,яртысы көн.

    Калган өлешен укып үтик.Көзнең иң азагында нинди узгәреш була? Әйе, елгалар,күлләр боз белән каплана.

    Боз ката. (тактага куям)



    Балалар, карагыз эле тактага,терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр килеп чыкты. ( хор белән уку)

    Безнең проблемалы сорауыбыз бар иде, ни өчен яшелчәләрне хәзер бакчада үстереп булмый? ( чөнки салкыннар, туңнар башлана; көн озыная, төн кыскара; кояш аз җылыта)



VI. Ныгыту өлеше.



1. Китапның 58-59 нчы битендәге рәсемнәр белән эш.

  • Балалар, рәсемнең кайсында иртә көз, ә кайсында көз ахыры сурәтләнгән? Ни өчен шулай уйлыйсыз? ( рәсемдәге аермаларны саныйбыз)

VII. Ял вакыты (Җил исә...)

2. Тест эшләү. Музыка куела."Көзге яфраклар"



1. Җәй белән чагыштырганда, көз көне кояш нинди биеклектә була?

А) югары Б) түбән



2. Өй тубәләре агара, бу нәрсә була?



А) бәс Б) чык

3. Көзге яңгыр нинди була?



А) җылы, эре Б) салкын, вак



4. Көзге көн белән төн тигезләшкән көн?



А) 23 сентябрь Б) 23 октябрь



5. Суыткач елга нәрсә белән каплана?

А) боз Б) кар





3. Парларда тикшерү.( тактага тикшерү үрнәге куела)



VIII. Рефлексия

- Буген без дәрестә нәрсәләр белдек? (Терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштык)

- Дәресне барыгызда аңладымы? Дәрес ошадымы?



IX. Өй эше бирү.

58-59 битләрне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.





- Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Барыгызга да бик зур рәхмәт!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал