7


  • Учителю
  • Урок татарского языка в 5 классе «Бәхет биргән җирем - Татарстан»

Урок татарского языка в 5 классе «Бәхет биргән җирем - Татарстан»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 5 нче сыйныф өчен татар теленнән «Бәхет биргән җирем - Татарстан» (фонетик анализ) дигән темага дәрес планын тәкъдим итәм. Дәреснең максатлары:   1. Фонетик анализ ясау тәртибе белән таныштыру.2. Сүзләргә фонетик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтен үстер
предварительный просмотр материала

Тема. Бәхет биргән җирем - Татарстан.

(5нче сыйныфның татар төркеме, татар теле дәресе)

Укытучы: Камалова Гөлназ Радик кызы

Түбән Кама шәһәре, 7 нче урта мәктәбе

Максат. 1. Фонетик анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

2. Сүзләргә фонетик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтен үстерү, алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.

3. Туган илгә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица, мәкальләр, дәреслек.

Дәресе барышы.

1. Оештыру.

- Исәнләшү.

-Уңай психологик халәт тудыру.

Озын колак тактым да,

Ак тунымны яптым да,

Бик күп бүләкләр алып,

Сезнең янга чаптым ла.


Әйтеп изге теләкне,

Тапшырам мин бүләкне.

Менә сезгә зур кишер,

Һәммәгезгә килешер.

(Камил Гыйльмуллин).

  • Бу нәрсә? (Куян)

  • Әйе, бүген бездә кунакта куян. Ул буш килмәгән,кем дәрестә актив катнашып, дөрес җавап биреп утыра,шуларга үзенең бүләкләрен тапшыра.

2. Актуальләштерү.

Өй эшенә 170 нче күнегү бирелгән иде.(Сүзлек диктанты формасында тикшереп китәбез. Бер-беребезнекен тикшереп билгеләр кую.)

3. Яңа теманы аңлату.

- Укучылар, тактага күз салыйк әле. Анда шигырь юллары бирелгән.

Туган як - сандугачлы бакча,

Нурларга коена таң атса.

Кәүсәрия Харрасова.

  • Автор нәрсәне сандугачлы бакча дип атый? (Туган якны).

  • Әйе. Туган якта гына сандугачлар моңлы сайрый,туган як нурга коена. Кәүсәрия Харрасова безнең якташ шагыйрәбез. Ул үзенең иҗатында туган ягыбызга дан җырлый. Без сезнең белән фонетика бүлеген тәмамлауга таба барабыз. Фонетика бүлегендә авазларны, аларга характеристика бирүне, иҗек, басым, сингармонизм законы кебек темаларга тукталып киттек. Ә бүгенге дәрестә исә шуларны искә төшереп, сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе белән танышырбыз,күнекмәләр булдырырбыз,туган як турында сөйләшербез.

  • Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, матур итеп, пөхтә итеп шигырь юлларын күчерәбез. Игътибар итегез әле, кайсы сүзнең астына сызылган? (бакча).

  • Менә без сезнең белән бакча сүзенә фонетик анализ ясап карыйбыз да инде. Җиңелрәк булсын өчен алдыгызга кагыйдәләр дәфтәрен куя аласыз.Таблицага күз салыйк.

1. Сүз квадрат җәяләр эчендә иҗекләргә бүлеп языла, аларның ачык яки ябык икәнлеге күрсәтелә.

[ бакъ-ча] - 1нче иҗек - ябык, 2нче иҗек - ачык.

2. Басымның кайсы иҗеккә төшүе әйтелә. Басым икенче иҗеккә төшә.

3. Авазлар, хәрефләр һәм аларның саны билгеләнә.

5 аваз:[ б],[ а0],[ къ],[ ч],[ а];

5 хәреф: б, а, к, ч, а.

4. Сузыкларның калынлыгы яки нечкәлеге билгеләнә; сингармонизм яки ирен гармониясенә буйсыну-буйсынмавы күрсәтелә. Сузыклар:[ а0] - беренче иҗектә бераз иренләшкән, калын сузык;[ а] - калын сузык. Сүз сингармонизм законына буйсынган.

5. Тартыкларның яңгырау яки саңгырау булуы, чиратлашуы яки борын ассимиляциясенең булу-булмавы ачыклана.

Тартыклар:[ б] - ирен-ирен тартыгы, яңгырау пары [п];

[къ] - кече тел тартыгы, саңгырау пары [гъ];

[ч] - тел алды тартыгы, саңгырау пары [җ].

6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы, авазлар белән хәрефләрнең туры килү-килмәве әйтелә. Әйтелеш белән язылыш туры килми. Кече тел тартыгы [къ] язуда к хәрефе белән күрсәтелә.

  • Менә, укучылар, фонетик анализ шуннан гыйбарәт.

Физкульминутка.

Күзләрне ял иттерәбез.

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар зур үсә.

4. Ныгыту.

Ватанга хезмәт - үзеңә хөрмәт.

Ватанга сүзенә телдән фонетик анализ ясап карыйк әле. Хәзер үзебез хөрмәт сүзенә фонетик анализ ясап карыйк. (1 укучы тактада эшли)

5. Йомгак.

  • Без бүгенге дәрестә сезнең белән фонетик анализ ясау тәртибе белән таныша башладык. Киләсе дәрестә дәвам итәрбез. Тәртибен искә төшереп китик әле.

  • Тагын нәрсә турында сөйләштек? (Туган як, Туган ил).

  • Без кайда яшибез?

  • Татарстанның табигате матурмы? Сезгә туган җиребез ошыймы?

  • Туган җирне хөрмәт итәргә кирәк. Әйдәгез, берничә мәкальне укып китик.

1. Иленнән аерылган - канаты каерылган.

2. Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

3. Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.

6. Өй эше.

Менә шушы мәкальләрдәге асларына сызылган сүзләргә өйдә фонетик анализ ясап килерсез.

7. Билгеләр кую.

Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.


Чулман ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган җирем,

Бәхет биргән җирем - Татарстан.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал