7


  • Учителю
  • Выступление на темуТукай-любимый поэт

Выступление на темуТукай-любимый поэт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проект эше: «Тукай - минем яраткан шагыйрем».

Проект эшен эшләде: 2нче сыйныф укучысы Әхмәтгәрәев Илназ

Проект эшенең җитәкчесе: башлангыч сыйныф укытучысы Низамутдинова К.М.

Максат: Габдулла Тукай иҗаты белән танышып, аның әсәрләре аша балаларга телебезнең матур, татлы,моңлы икәнлеген аңлату, горурлык хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2.Г.Тукай иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү, иҗаты турында күбрәк белү теләге үстерү.

3.Тукай исеме белән туган төбәгемнең бәйләнешен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗә:

-Мәктәптә,гаиләдә Г.Тукай әсәрләренә кызыксыну уяту.

-Әсәрләре аша туган илне, телебезне ярату хисе тәрбияләү.

-Гаилә белән китаплар укырга кирәклеген аңлау.

Эшләнгән эшләр:

1.Әзерләнү этабы:

-Г.Тукайның тормыш юлы белән танышу.

-Шигырьләрен, әкиятләрен уку, өйрәнү.

2.Төп этап:

-Тукай шигырьләре төрле тәрҗемәдә.

-Тукай әсәрләре буенча балалар өчен мультфильмнар.

-Тукай- музыкада.

-Тукай исеме туган төбәгемдә.

3.Йомгаклау.

4.Кулланылган әдәбият

Габдулла Тукай- бөек татар шагыйре. Ул - безнең күгебезне яктыртыр өчен чыккан һәм батмас кояшыбыз, шуңа күрә үземнең күпсанлы кызыксынуларым "Тукай - яраткан шагыйрем" темасына проект эшләргә этәрде.

Халык мәхәббәте - синең исемең,

Халык гомере - синең гомерең!

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.

Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Башлангыч сыйныфларда укыганда "Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап,аның тормышы белән танышабыз. Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач, бездә Тукай иҗатына соклану тагын да артачак. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән - өйгә, кулдан - кулга күчә Тукай. Ата - анасын яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

Дөньядан китеп барганда, Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

« Бала белән күбәләк» мультфильмы. Мультфильм Г.Камал исемендәге ТДАТның әйдәп баручы артистлары тарафыннан тавышка салынган. Мультфильмда яңгыраган музыканы композитор Резедә Ахиярова махсус әлеге проект өчен язды. Малай образы, туган авыл, туган як табигате белән танышу кебек үк, балаларга бик якын.

«Кызыклы шәкерт» мультфильмы. Мультфильмда Малай белән танышу дәвам итә. Бу юлы ул маэмайны өйрәтергә маташа. Бик күңелле иттереп, "Өйрәнүне кечкенәдән башларга кирәк" дигән гади генә, әмма бик мөһим хакыйкатьне аңлату бара.

"Эш беткәч уйнарга ярый" мультфильмы. Алдагы мультфильмнар буенча таныш Малаебыз дәресләрен әзерләргә тиеш. Әмма аның игътибарын төрлечә таратырга тырышалар: әле Алмагач, әле Кояш нурлары, әле Сандугач белән Песи баласы. Аларның һәрберсенең Малай белән уйныйсы килә. Әмма ул нык: бар эшеңне дә төгәлләмичә уйнарга һәм көләргә ярамый. Менә инде дәресләр әзер - хәзер рәхәтләнеп уйнарга да була».





Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе,Татарстанның Тукай районы, Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы, Казан шәһәренең Габдулла Тукай мәйданы, Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе, Уфа шәһәрендә Тукай урамы, Ташкент шәһәрендә Тукай урамы бар.

Татарстанның Алабуга (хәзерге Менделеев) районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган. Шул чорда Песәй авылында яңа мәдәният йорты ачылу тантанасына Бакый-Урманчы тарафыннан ясалган Г.Тукай һәйкәле куелган. Һәр ел саен һәйкәлгә чәчәкләр куябыз, яраткан шигырьләребезне сөйлибез. Туган авылым Песәйдә Тукай урамы бар. Мин шул урамда яшим- 40 нчы йорт. Тагын шунсы кызык; хуҗалыгыбызга Тукай авылы да керә. Ни өчен Тукай дип аталган - монсы әлегә минем өчен сер…

Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.

Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!

Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!

Кулланылган әдәбият:

1.Г.Тукай "Шүрәле". К.,Тат.Кит. Нәшр., 2009.

2.Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык" әкияте. К., Тат, Кит..Нәшр., 2009.

3.Г.Тукай "Әкиятләр". К., 2011.

4.К.В.Закирова "Күңел ачыйк бергәләп". Бәйрәм иртәсе сценарийлары.

К., 2003.

5.Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. Том 1. Таткнигоиздат.

Матур әдәбият редакциясе, 1955.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал