7


  • Учителю
  • Рабочая программа 1 класс татарский язык

Рабочая программа 1 класс татарский язык

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Лесно-Калейкинская СОШ» Альметьевского муниципального района РТ


«Рассмотрено»

на заседании ШМО

______ / ________________ /

Протокол № ___ от

«___» _____________ 20___ г.

«Согласовано»

Заместитель директора по УВР

/ ________________ / ______

«___» ___________ 20____г.

«Утверждаю»

Директор школы

______ / _______________ /

Приказ № ___ от

«___» ____________ 20___ г.



Эш программасы

Укыту фәне "Татар теле"

Укытучы Мавлютова Альбина Фәнис кызы

1 нче сыйныф

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

Протокол № ___________

"___"______________2015


2015-2016 учебный год

Аңлатма язуы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законына (Федеральныйзакон " Об образовании в Российской Федерации", приказ №273/ФЗ от 29.12.12 г.);

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандартына (Федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования ( в редакции приказов Минобрнауки России от 26.11. 2010 г. № 1241, от 22 декабря 2009г., рег-ый № 2357,от 18.12.2012 №1060);

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законына.22.06.2013 №68 - РТ;

  • Татарстан Республикасының "Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр" турындагы законына; ( 8.07.1992 N 1560-XII(ред.3.03.2012));

  • Татарстан Республикасың Мәгариф һәм фән министрлыгының региональ базис укыту планы 09.07. 2012 №4154/12;

  • Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) ( Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2014.

  • Урман-Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбенең программасына (ООП МБОУ "Лесно-Калейкинская СОШ").

  • еллык календарь укыту графигына;

  • Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе "Урман-Кәләе урта гомуми белем мәктәбе"нең 2015 - 2016 уку елына укыту планына;

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандарты буенча эшләүче укытучының эш программасы торышына;

  • Урман-Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 уку елына дәресләр расписаниесенә;

  • "Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында" гы боерыгына (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2014/2015 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хатына ( 13.08.12 ел №1291520/1).


Башлангыч мәктәптә татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;

  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату уяту, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Татар теле өйрәтүнең бурычы:

  • Иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес үстерү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспектан тора: танып белү, үстерү,тәрбия,белем бирү.


Фәнгә гомуми характеристика:

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә. Татар теленең эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу"га һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итә. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Урман-Кәләе урта гомуми мәктәбенең укыту планы буенча 1 нче сыйныфта уку елы 33 атна тәшкил итә. Атнага 3 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәби уку. Эш программасы 1 елга исәпләнеп төзелде.Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 4 сәгать исәбеннән төзелде.


Эш программасының эчтәлеге: Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, балалар бакчасында өйрәнелгән грамматик материалны системалаш-тыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси -психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла; уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасында аңлатма язуы бергә, ә тематик план аерым итеп төзелде. Чөнки, татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөй-ләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Грамматик категорияләр белән таныштырганда, рус теле белән янәшә куеп (сопосто-вительная грамматика ) аңлатыла.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.


1нче сыйныфны тәмлаамлаганда, укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

  5. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

  6. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  9. Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  11. Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  13. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

  14. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.



Татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасының тематик эчтәлеге 2 нче сыйныф ( рус төркеме)

Cәгать

Саны

Тат

Тема

Грамматика

Әдәби уку

Сәг саны

Лексика

1

11

Әйдәгез танышабыз!

Зат алмашлыкларының берлектә тартым белән төрләнеше(минем,синең,аның)

Ничек? соравы белән сорау җөмлә төзү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Яши фигыленең берлек санда зат белән төрләнеше.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Ничә? соравы белән сорау җөмлә төзү.


5

Исәнмесез,хәерле көн,син,кем?Мин,

кыз,малай,исем,ничек?Сау булыгыз,

балалар,укытучы,әйе,юк,түгел,ул,

хәлләр,рәхмәт,яхшы,Казан,Чаллы,

Алабуга,Чистай,Зәй,Әлмәт,шәһәр,

авыл,сыйныф,ничә?ничәнче?яшь,

1-10га кадәрге саннар,саный,гөмбә,

агач,чәчәк.

2

12

Урман дусларыбыз.

-лар/-ләр күплек кушым-чаларын сөйләмдә куллану.

Әле кисәкчәсен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем конструк-циясен сөйләмдә куллану.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Яши фигыленең юклык формасы белән танышты-ру.

3

Поши,куян,аю,бүре,төлке,тиен,

керпе,

дус,фил,жираф,арыслан,бака

,нинди?

Су,балык,җир,куркак,хәйләкәр,усал,

зур,кечкенә,соры,җырлый.

3

5

Мәктәптә.

Уку-язу әсбапларының исемнәре белән җөмләләр төзү.

Сан+исем конструкциясен сөйләмдә куллану.

Миңа дәфтәр кирәк; миңа дәфтәр бир әле төзелмәләрен куллану.Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,3 нче зат формаларын сөйләмдә куллану,Нишлисең,? Соравы белән сорау җөмлә төзү. Боерык фигыль формасын сөйләмдә куллану.Саша белән утыра, акбур белән яза структураларын сөйләмдә куллану. Астына, өстенә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

2

Нәрсә?Дәфтәр,китап,бетергеч,каләм,

карандаш,бир,әле,мә,кирәк(кирәкми),тәнәфес,дәрес ,рәсем,татар теле,рус теле,яза,рәсем ясый, мәктәп,бар,бүген, укучы, өстәл,белән,астында, өстендә,дүртле,бишле,өчле,ала, матур,чиста,алар,бас,утыр,гафу итегез,ярый,тизәкрен,көчле,авыр,көлә


4

10

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Исемнең урын-вакыт килеше.

Кая? соравы кулланып,җөмлә төзү.

Исемнәрне чыгыш килешендә сөйләмдә куллану.

6

Сыер,сарык,ат,кәҗә,дуңгыз,песи,эт, әтәч,тавык,каз, үрдәк, чеби,бәбкә,

кая?кемгә?кайдан?кайчан?күл,кайта.

5

6

Бакчада

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат барлык формасын сөйләмдә куллану,юклык формасы белән таныштыру.

5

Кишер,шалкан,кыяр,бәрәңге,суган,кәбестә,кабак,алма,җиләк,җир,ялкау,эшчән,сибә,җыя,бакча,ярата,үсә,чәчә,казый,уңыш.

6

11

Кыш

Хәзерге заман хикәя фигыль-нең 1нче затта күплектә куллану.

11дән 20гә кадәрге саннар белән таныштыру.

Бүген көн матур,җил юк, салкын түгел,урамда рәхәт конструкцияләрен сөйләмдә куллану.

3

Шар,туп,машина,уенчык,курчак,шакмак, Кар кызы,чыршы, бәйрәм, Яңа ел,Кыш бабай,чана,янына,11дән 20 гә кадәрге саннар,тота,котлыйм.

7

7

Сәламәт бул!

Исемнең күплек санда 1нче, 2нче затта тартым белән төрлә-неше (грамматик тө-зелмә формасында). -мы/-ме кисәкчәсен кулланып,сорау бирү.Исем+боерык фигыль төзелмәсе.

2

Тән әгъзаларын атаучы лексика;дару,авырта,сабын,тарак,сөлге, теш щёткасы,юына,чистарта,юа.

8

16

Безнең гаилә

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, яз фасылы, Ф.Кәрим "Яз җитә" 8 нче Март әниләр бәйрәме, сөйләмдә "тәмле сүзләр" не куллану

2

Гаилә, минем гаиләм,гаилә әгъзаларының нишләгәннәрен әйтә белү, язгы көн,һава торышы, бәйрәм белән котлый белү, мин бүләк бирәм.

9

8

Киемнәр кибетендә.

Төсләр белән таныштыру.

2

Тун,күлмәк,чалбар,итәк,бүрек,бияләй,итек,башлык,яулык,кый-бат,арзан, кулъяу-лык,киемнәр кибете,иске,сала,кия, сум, сатучы, сата.

10

8

Шәһәрдә

Кайда? Соравы, мин транспортта барам, исемнәрнең урын-вакыт килеше

1

Шәһәрдә, безнең шәһәр, "Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау исемнәрнең килеш кушымчалары,

11

5

Җәй килә!


2

Җәй җитә,җылы,,ел,фасыл,ни өчен? Күңелле җәй, җәйге ял, Сабантуй бәйрәме., без Сабантуйга барабыз


99

Барлыгы


33



Белем дәрәҗәләрен тикшерү һәм бәяләү нормалары

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;

Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;

Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала:

1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә;

2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;

3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, бәяләү җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик, интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.


1нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү :

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Күчереп язу (2) - 2-3 җөмлә.

Укытучы өчен укыту - методик комплекты

1. Хәйдәрова Р.З, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртъеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1 - 11 нче сыйныфлар) - Казан, 2014.

3. Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр.


Укучы өчен уку комплекты

1. Хәйдәрова Р.З, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртъеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012


Электрон кулланмалар

  1. Первая помощь -

  2. Школьный портал -

  3. Министерство образования и науки РФ -

  4. http:www.tatar.org.ru

  5. http:www.1september.ru

  6. http:www.zavuch.info.ru

  7. МО и науки РТ -


№ п\п


Дәреснең темасы



Дәрес тибы

Планлаштырылган нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

Контроль төрләре

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәсе


Метапредмет нәтиҗә


Шәхси нәтиҗә

План

Факт

1

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

Синең исемең ни­чек? Соравына җавап бирә белү. Сорый белүен булдыру


Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү күнекмәләре

Әхлак тәрбиясе.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

02.09


2

Бу кем? соравы һәм аны белү формасы

ЛКФ

Бу кем? Соравы аша кирәкле информацияне ала белү.

Авазларын дөрес әйтә белү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.

Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

03.09


3

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

Сорауларны аңлап тулы җавап бирү

Бу нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.

Сораулар төзи белү

Сорау - җавап

07.09


4

Раслау һәм кире кагу формалары

ЛКК

Әйе.-Юк.сүзләрен куллану. Түгел сүзен кертү


Раслау һәм кире кагу формалары

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.

Парларда эшли белү

Сорау - җавап

09.09.


5

-мы / -ме сорау кисәкчәләре

ГКФ

-мы/-ме сорау кушымчаларын өйрәнү


Бирелгән кушымчалар белән сорау җөмләләр төзи белү

Әхлак тәрбиясе.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Сорау - җавап

10.09


6

Әйдәгез, танышабыз!


ЛКК

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сөйләмдә куллана белә.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.

Әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру

Сорау - җавап

14.09


7

Бу кайсы шәһәр? соравы


МС

Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

16.09


8

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

Сорауларны аңлап тулы җавап бирү

Син кайда яшисең? Соравын кертү

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.

Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

17.09


9

1 дән 10 га кадәр саннар.


ГКФ

1 дән 10га кадәр саннарны исемнәр белән куллана белү

Микъдар саннары белән танышу (1 - 10га кадәр саннар)

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Үрнәк буенча эшли белү

Сорау - җавап

21.09


10

Сиңа ничә яшь? со­равы һәм аңа җавап формасы.

ГКФ

Ничә? Соравына дөрес җавап бирү

1 дән 10га кадәр саннарны сөйләмдә куллана белү

Әхлак тәрбиясе.

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

23.09


11

«Әйдәгез таныша­быз» темасын йом­гаклау

ЛКК

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сөйләмдә куллана белә

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.

Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү

Сорау - җавап

24.09


УРМАН ДУСЛАРЫБЫЗ (12СӘГАТЬ)

12

Кыргый хайван

исемнәренең күплек

сан формасы


ГКФ

Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтә белү. Транскрипция. Өйрәнелгән исемнәрне күплек санда куллану

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.

Үрнәк буенча эшли белү

Сорау - җавап

28.09


13

Урман дусларыбыз


ЛКФ

Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.

Парларда эшли белү

Сорау - җавап

30.09


14

Нинди? Соравы һәм

аңа җавап формасы


ЛКФ

Сорауларга тулы җавап бирә. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Нинди? Соравын куллана белү күнекмәләре

Сакчыл караш тәрбияләү.

Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

01.10


15

Нишли? соравы

ЛКК

Нишли? Соравын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.

Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

05.10


16

Боерык фигыльнең

2 нче зат берлек сан

формасы

ГКК

Боерык фигыльләрне тану, сөйләмдә куллану

Боерык фигыльнең

2нче зат берлек сан

Формасы

Әти-әнигә мәхәббәт тәрбияләү.

Үрнәк буенча эшли белү

Сорау - җавап

07.10


17

Хикәя фигыльнең

хәзерге заман Знче

затта берлек сан

формасы


ГКК

Транскрипция билгелəре белəн таныштыру. Хәзерге заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә дөрес куллану

Хикәя фигыльнең

хәзерге заман Знче

затта берлек сан

формасы . Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

08.10


18

Хикәя фигыльнең

хәзерге заман Знче

затта берлек сан

формасы

ЛГКК

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

Гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

12.10


19

Ризалык белдерү формасы

ЛКК

Ризалыгыңны белдерә белү

Ризалык белдерү формасы

Түземлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Парларда эшли белү

Сорау - җавап

14.10


20

Ничә? соравы, аңа җавап формасы.

ЛКФ

Ничә? Соравына дөрес җавап бирү. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар

1 дән 10га кадәр саннарны сөйләмдә куллана белә

Өлкәннәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

15.10


21

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше

ГКФ

Фигыльне I зат, 2зат берлек һәм күплек санда куллана белү

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше

Кечеләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

19.10


22

Кем белән уйныйсың? Соравы, аңа җавап формасы

ГКФ

Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану

Кем белән уйныйсың? Соравы, аңа җавап формасы белән танышу

Кеше кадерен белү хисен тәрбияләү.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый,дәвам итә,тәмамлый белү

Сорау - җавап

21.10


23

Тәртип саннары

ГКК

Ничәнче? Соравына дөрес җавап бирү. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү

Тәртип саннары белән танышу


Парларда эшли белү

Сорау - җавап

22.10


III. МӘКТӘПТӘ(5 СӘГАТЬ)

24

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы турында сөйләм формасы.

ЛКК

Сан+исем төзелмәсен, микъдар саннарын сөйләмдә куллану

Уку-язу әсбапларының исемнәрен, аларның санын әйтә белү


Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра

Сорау - җавап

26.10


25

Уку-язу әсбапларының

кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы

ГКФ

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану


Уку-язу

әсбапларының

кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап ала белү

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра

Сорау - җавап

28.10


26

Без ничек укыйбыз?


ГКК

Һәм теркәгечен сөйләмдә исем белән куллану

Үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү


Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

29.10


27

Кайда? соравы һәм

аңа җавап формасы.

ЛКК

Сөйләмдә куллана белү

Кайда? Соравына дөрес җавап бирү.


Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

09.11


28

«Мәктәптә» темасын

йомгаклау

ЛКФ

Алган белемнәрне искә төшерү. Сузык һəм тартык авазлар, аларның аермасын белү. Яңгырау һəм саңгырау тартыкларны аерырга өйрəнү

«Мәктәптә»

темасын йомгаклау

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү

Сорау - җавап

11.11


IV. ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ ҺӘМ КОШЛАРЫ (10 СӘГАТЬ)

29

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы

ЛКК

Фигыльне I зат, 2зат берлек санда куллана белү

Яши фигыленең I, II затларда төрләнеше


Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,алар белән эш итә белү

Сорау - җавап

12.11


30

Кая ? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛГКК

Кая? Соравын аңлап куллану. Транскрипция билгелəре белəн таныштыру

Кая ? соравы һәм аңа җавап формасы

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

16.11


31

Хайваннарны сурәтләү

ЛКК

Хайваннар турында белемнәрне арттыру

Хайваннарны сурәтли белү


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

18.11


32

Кая? Кемгә? Сораула­ры һәм аларга җавап формасы

ГКФ

Кая? Кемгә? Сораулары белән танышу. Кая? Кемгә? Сорауларына җавап була торган сорау, җавап җөмләләр төзү

Кая? Кемгә? Сораулары белән танышу. Татар хəрефлəренең кабул ителгəн формаларын дөрес язу


Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү

Сорау - җавап

19.11


33

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау формасы

ЛКФ

Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллана белү

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау

Дуслык кыйммәте формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

23.11


34

Кайдан?соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКК

Кайдан? Соравын аңлап куллану

Кайдан?соравы һәм аңа җавап формасы белән танышу


Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

25.11


35

Кая? Кайда?кайдан? сораулары һәм алар­га җавап формасы

ГКК

Кая? Кайда?кайдан? сораулары

Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары һәм алар­га дөрес җавап бирү


Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

26.11


36

Кая? Кайда?кайдан? сораулары ярдәмендә диалог төзү

ГКК

Кая? Кайда?кайдан? сорауларын аңлап куллану

Кая? Кайда?кайдан? сорауларын аңлап җавап бирү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

30.11


37

Исемнәрнең I зат бер­лек сан тартым белән төрләнеше

ЛКК

I зат тартым кушымчаларын үзләштерү. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə. I зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллана


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

02.12


38

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү формасы

ГКК

Транскрипция билгелəре белəн таныштыру.

Тылсымлы сүзләр куллану

Тыныч йокы, хәерле иртә тели белү.

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Сорау - җавап

03.12


V.БАКЧАДА ( 6 СӘГАТЬ)

39

Кирәк, кирәкми сүз­ләре

ЛКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллану

Кирәк, кирәкми сүз­ләре белән танышу


Тиешле мәгълүматны сайлап алу

Сорау - җавап

07.12


40

Нинди?соравы һәм

аңа җавап формасы

ГКФ

Сорауларга тулы җавап бирә белү

Нинди?соравы һәм аңа җавап формасы


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

09.12


41

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары

ЛКФ

Сорауларны аңлап бирү

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтә белү.


Объектларны чагыштыру

Сорау - җавап

10.12


42

Безнең бакчада


МС

Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәре белән танышыру

Әхлакый сыйфатлар, хезмәт ярату

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

14.12


43

Кем? Нәрсә? Нишли?

Нинди? Сораулары

һәм аларга җавап формалары


ГКК

Кем? Нәрсә?Нишли?

Нинди?сорауларна

җавап бирә белү


Кем? Нәрсә? Нишли?

Нинди? Сораулары

һәм аларга җавап формалары


Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

16.12


44

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

ЛКФ

Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

Гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү

Сорау - җавап

17.12


VI. КЫШ (11СӘГАТЬ)

45

Кышкы уеннар

ГКФ

Бергә уйнауны планлаштыра белү


Уенга чакыра белү


Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү

Сорау - җавап

21.12


46

Кыш бабайга хат язабыз

ГКФ

Хат язарга өйрәнү. Белән бәйлеген сөйләмдә куллану

Кыш бабайга хат яза белү

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен формалаштыру


Сорау - җавап

23.12


47

Минем чанам бар

төзелмәсе

ГКК

Исемнәрнең 1зат тартым белән төрләнеше

Минем чанам бар төзелмәсе белән танышу


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

24.12


48

мы!-ме сорау кисәкчәләрен кул­ланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү формасы

ГКК

-мы/-ме сорау кисәкчәләре белән җөмләләр төзи белү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

11.01


49

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирү формасы

ЛГКК

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын куллаып төзегән сорау җөмләләр белән танышу.


Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

13.01


50

Яңа ел бәйрәме

ЛКК

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары. Без алмашлыгын сөйләмдә куллану

Яңа ел бәйрәме белән танышу

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

14.01


51

Бәйрәмгә барабыз

ГКФ

Бәйрәмгә чакыра,бәйрәм белән котлый белү.

Бәйрәмгә барабыз конструкциясен куллану

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

18.01


52

Төсләр


ЛГКК

Төсләрне аера белү


Предметларның төсен әйтә белү


Күмәк эшне планлаштыру

Сорау - җавап

20.01


53

Бер-береңне уенга чакыру

ДС

Исемнәргә Кем? Нәрсә?сорауларын куя белү. Кайчан? Соравын аңлап куллану. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Бер-береңне уенга чакыра белү. Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə белү

Дуслык кыйммәте формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү, сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

21.01


54

Татар алфавитында­гы хәрефләр тәртибе


ЛГКК

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү. Сузык һəм тартык авазлар, аларның аермасы. Яңгырау һəм саңгырау тартыкларны аерырга өйрəнү

Татар алфави-

тындагы хәрефләр тәртибе белән та­ныштыру


Төп мәгълүматны сайлап алу

Сорау - җавап

25.01


55

Татар теленә хас авазларны кабатлау

ГКФ

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү


Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү

Уку теләге булдыру

Төп мәгълүматны алу

Сорау - җавап

27.01


VII. СӘЛАМӘТ БУЛ(7 СӘГАТЬ)

56

Кай җирең авыртка­нын сорау, әйтү формасы

ЛКФ

Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Кай җирең авыртка­нын сорау, әйтү.


Сәламәтлекне саклауга өндәү

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү

Сорау - җавап

28.01


57

Авырта фигыленең юклык формасы

ЛКК

Хәзерге заман хикәя фигыленең юклык формасын сөйләмдә куллану

Авырта фигыленең юклык формасы Авырта фигыленең юклык формасы белән танышу.


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

01.02


58

Сәламәт бул!


ЛКК

Сөйләмдә боерык фигыльләр куллану

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Спорт белән шөгыльләнергә өндәү

Күмәк эшне планлаштыру

Сорау - җавап

03.02


59

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү формасы

ЛКФ

Сүзләрдә басымны дөрес кую

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

04.02


60

Шәхси гигиена пред­метлары

ЛГКК

Сораулар кую, җавап бирә белү

Шәхси гигиена пред­метлары белән танышу


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

08.02


61

Мин сабын белән кул

юам төзелмәсе

ЛКФ

Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән танышу


Төп мәгълүматны сайлап алу

Сорау - җавап

10.02


62

«Сәламәт бул!» тема­сын йомгаклау

ГКФ

Лексик берәмлекләрне үзләштерү, сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

11.02


VIII. ГАИЛӘ,ӨЙДӘ БУЛЫШУ.КУНАКТА. ЯЗ (16СӘГАТЬ)

63

Минем гаиләм

ГКФ

Без алмашлыгын аңлап куллану.Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү

Сорау - җавап

22.02


64

Гаиләдә кемнәр бар­лыгын әйтү, сорау формасы

ГКК

Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану


Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

24.02


65

Гаиләдә кемнәр бар­лыгын әйтү, сорау формасы

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә дөрес куллану.

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

25.02


66

Яз фасылы


ЛКФ

Нинди?соравына җавап бирә белү

Яз фасылы турында сурәтләп сөйли белү


Сорауга җавап бирә белү

Сорау - җавап

29.02


67

Язгы көн

ГКФ

Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Язгы көнне сурәтләп сөйли белү


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

02.03


68

8 нче Март - әниләр бәйрәме


ЛГКК

Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллану

Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү

Туганлык кыйммәте формалаштыру

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү

Сорау - җавап

03.03


69

Һава торышы

ЛКФ

Озын һәм кыска сузыкларны дөрес әйтә белү

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү


Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Сорау - җавап

07.03


70

Бәйрәм белән котлау

ЛКК

Котлау язарга өйрәнү

Бәйрәм белән котлый белү


Сорау - җавап

09.03


71

Бәйрәм белән котлау


Кем?Кемгә?сорауларын дөрес куллану

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

10.03


72

Тәмле ризыклар

ГКФ

Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Табынга чакыра, татар ха­лык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү


Тиешле мәгълүматны билгеләү

Сорау - җавап

14.03


73

Кунакта


МС

Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

16.03


74

Табын янында

ГКК

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Табынга чакыра, татар ха­лык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

17.03


75

Кунакны каршы алу

ЛКК

Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллану

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү

Туганнарга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

30.03


76

-мы / -ме сорау кисәкчәләре


ГКК

Әйберләрнең кирәк түгеллеге турында хәбәр итә белү

мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

31.03


77

Туган көн белән котлау

ЛГКК

Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

04.04


78

Эч, аша фигыльләренең I, II, III зат берлек саны


ЛКФ

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек

санда төрләндерү


Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда кулла­на белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

06.04


IХ КИБЕТТӘ (8СӘГАТЬ)

79

Ашамлыклар кибетендә

ЛГКК

Темага караган лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Азык-төлек исемнәрен әйтә белү. Кибеттә сатып ала белү


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

07.04


80

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

ЛГКК

Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую

Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

11.04


81

Савыт-саба

ЛГКК

Исемнәрне күплек санда сөйләмдә куллана белү

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү;

Гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

13.04


82

Кибеттә савыт-саба сатып алу

ЛКФ

Темага караган лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Кибеттә савыт-саба сатып ала белү


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

14.04


83

Савыт-саба кибетендә

ГКК

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы / -ме сорау кисәкчәләре


Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

18.04


84

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тар­тым белән төрләнеше

ЛКК

Исемнәрне I, II, III зат берлек санда тар­тым белән төрләндерү

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә кулла­нуны камилләштерү

Уку теләге булдыру

Мәгүлүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Сорау - җавап

20.04


85

Киемнәр кибетендә

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

Кибеттә киемнәр сатып ала белү


Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

21.04


86

Мин нинди кием киям

ЛКФ

Темага караган лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

25.04


87

Шәһәрдә

ЛГКК

Темага караган сүзләрне дөрес куллана белү

Кая? Кайдан? Кайда? Сора­уларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү


Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

27.04


88

Безнең шәһәрдә

ГКФ

Үзең яшәгән шәһәр турында сөйли белү

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү

Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

28.04


89

Кайда?соравы


ГКК

Кайда ? соравын аңлый белү, да, -дә,-та,-тә кушымчаларын ялгау тәртибенә төшендерү

Кайда? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү


Мәгүлүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Сорау - җавап

02.05


90

Мин транспортта барам

ГКФ

Темага караган сүзләрне дөрес куллана белү

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

04.05


91

«Татарстан шәһәрләре» темасын кабатлау

ЛГКК

Шәһәр исемнәрен дөрес итеп атау

Ялгызлык исемнәренең зур хәреф белән язылуы

Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

05.05


92

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше

ЛКК

Ч.килеше һәм Ю.килеше сорауларын дөрес куллана белү. Ялгызлык исемнәрнең зур хәреф белән язылуы

Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сорау - җавап

09.05


93

Исемнәрнең урын-ва­кыт килеше

ГКК

Исемнәрнең У-в. Килеше

Исемнәрнең У-в. Килешен анализлау


Парларда һәм күмәк эшли

Сорау - җавап

11.05


94

«Шәһәрдә» темасын йомгаклау

ЛКК

Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын ныгыту, дөрес әйтү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

12.05


XII. ҖӘЙ (5СӘГ).

95

Җәй җитә

ГКК

Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

16.05


96

Г.Тукай «Бала белән күбәләк»

ГКК

Хикәя җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру

Гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

18.05


97

Җәйге ял

ЛГКК

Темага караган сүзләрне дөрес куллана белү

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру


Фикерне логик чылбырга салу

Сорау - җавап

19.05


98

Без Сабантуйга барабыз

МС

Татар халык бәйрәмнәре турында сөйләшү

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сорау - җавап

23.05


99

Без Сабантуйга барабыз. Йомгаклау дәресе.

МС

Лексик берәмлекләрне йомгаклап кабатлау

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру


Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Сорау - җавап

25.05






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал