7


  • Учителю
  • Инсценирование сказки Габдуллы Тукая 'Шүрәле'

Инсценирование сказки Габдуллы Тукая 'Шүрәле'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Шүрәле"не сәхнәләштерү.


Урман аланы, һәркайда чәчәкләр. Кулына кәрзин тоткан кыз йөгереп керә.

-Монда нинди матур! Кызлар килегез әле! Күрегез әле, никадәр җиләк, гөмбә биредә! (Тагын өч кыз йөгереп керә).

2нче кыз. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк;

Күз ачып йомганчы , һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

3 нче кыз. Бик хозур рәт-рәт тора, гаскәр кеби чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп күккә карап.

4 нче кыз. Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Бергә-бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

1 нче кыз. Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-

ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.( күбәләк

булып киенгән бала чәчәкләргә кунып, иснәп йөри)

-Кызлар, әйдәгез биибез.( музыка яңгырый. Кызлар әйләнәләр)

Шулвакыт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә, Шүрәле чыга, кызлар йөгерешеп качалар.

Шүрәле. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, сезне күргәч, шатлыгымнан үкерәм.

Былтыр керә.(билендә балтасы). Шүрәле, әйдә уйныйбыз. Әгәр мин җиңелсәм, син мине кытыкларсың.

Шүрәле. Сөйлә тизрәк шартыңны, әйдә тизрәк уйныйк.

Былтыр(бүрәнәгә күрсәтеп)

Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы.

Шул җиреннән нык кына тот, әй син урман сарыгы.

Шүрәле Былтыр күрсәткән ярыкка бармагын тыга, бармак кысылып кала.

Шүрәле кычкыра, ярдәм сорый:

Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;

Моннан ары үзеңә, улыңа, нәселеңә тимәм.

Былтыр китәргә җыена.

Шүрәле: И җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең;

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?

Былтыр. Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем.

Былтыр китә. Шүрәле иптәшләрен ярдәмгә чакыра.

Шүрәле. Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,

Аһ үләм бит, кем килеп коткарыр мине?

2 нче Шүрәле: Нәрсә булды? Ник кычкырасың?

1нче Шүрәле: Бармакларым авырта. Былтыр кысты!

2 нче Шүрәле: Син җүләрсең! Син котыргансың! Син тилергәнсең!

3нче Шүрәле: Кычкырма син, җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал