7


Сценарий на новый год

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башлангыч класс укучылары өчен сценарий «Яңа ел таңында»

Зал уртасында бизәлгән чыршы утыра. Яңа ел көе яңгырый. Көй туктый, клоун керә, елый-елый чыршыны бизи. Икенче клоун керә:

- Саумы,дус! Ни булды, нигә елыйсың?

- Карале, чыршы нинди матур булды, тәтәйләре дә бик күп!

- Әйе, бик матур! Шулай булгач ник елыйсың?

- Бүген бит бәйрәм. Ә безгә шушы матур чыршы янына бәйрәм ясарга беркем дә килмәде...

- Әйе шул. Әйдә бергәләп барысын да чакырабыз!

- Тыңлагыз, тыңлагыз,

Ишетмичә калмагыз!

Барлык кошлар, җәнлекләрне

Бәйрәмгә чакырабыз!

Төрле битлек кигән балалар җырлап керәләр. ( "Яшел чыршы" җыры.)


1 бала:

- Әл дә әле дусларыбыз

Хәлне белеп торалар.

Күңелләргә шатлык өстәп

Җыелышып киләләр.


2 бала:

- Һич кенә танырлык түгел,

Битлекләрен кигәннәр.

Сынар өчен килмәгәннәр,

Уйнар өчен килгәннәр.


3 бала:

-Мин аюхан , торып килдем.

Йоклап ятмыйм өнемдә.

Ничек җаным түзеп ятсын

Бу Яңа ел төнендә?


4 бала:

-Ә мин, төлке, кызыл тунлы,

Көлтә койрыгым да бар.

Башка җәнлекләрдә юк ул,

Шуңа көнләшә алар.


5 бала:

-Әллә кайдан белеп торам,

Кыш җиткәнен мин, куян.

Соры тунны салып ташлыйм,

Ак тунны киеп куям.


6 бала:

-Яңа елның нурлы таңында

Җырлыйк әле чыршы янында.

Башлап җибәр, куян-төлкеләр,

Шаулатып дөньяны тагын да!


Җырлап әйләнәләр. («Без җыелдык уенга...»)


7 бала:

-Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйныйбыз.

Кыш бабайны каршылыйбыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.


8 бала:

-Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

9 бала:

-Исәнме , чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


10 бала:

-Яшел чыршы нинди купшы

Энәле тунын кигән.

Калын кара урманнан ул

Безгә кунакка килгән.


11 бала:

-Хәзер чыршыбыз бизәлгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәрәм

Зур шатлык алып килгән.


12 бала:

-Яшел чыршы киеменнән

Хуш ис кенә бөркелә.

Шатлык өстәп бәхет белән

Җиргә Яңа ел килде.


Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. (« Килгәнсен дә утыргансың...")


1 клоун:

-Кыш бабай белән Кар кызы озакладылар бит, әйдәгез алар ишетерлек итеп тагын бер җырлыйк әле.

(«Суык бабай кил безгә...»)


Җырлап беткәч балалар бергәләп дәшәләр:

- Кыш бабай, Кар кызы!


Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.


Кыш бабай:

-Әү, балалар, киләбез

Тундрадан, туң яктан,

Җилдереп җил пар атта,

Буран уйнатып артта.

Үзем булсам да салкын,

Сәламем кайнар, ялкын.

Хәерле көн, кечкәйләр,

Минем якын дускайлар!


Кар кызы:

-Мин, Карсылу, алдыгызда

Күбәләк кебек очам.

Бик сагындым узегезне,

Барыгызны да кочам.

Яңа ел белән сезне,

Яна бәхетләр белән!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!


2 клоун:

-Кыш бабай һәм Карсылу,

Рәхим итегез түргә!

Сезне күптән көтәбез,

Бәйрәм итәрбез бергә.


1 клоун:

-Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!

Хуш киләсең, уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.


( Җырлап әйләнәләр «Безнең чыршыбызны бизәп...»)


К.б.:

-Һай рәхмәт төшкереләре,

Нинди әйбәт балалар!

Якты йөз, җылы сүз белән

Безне каршы алдылар.

Тыпыр-тыпыр басалар,

Уйнап күңел ачалар.


(Чыршы тирәли татарча бию.)


К.б.

-Мин арып киттеп әле, бераз ял итеп алыйм. Сез миңа һөнәрләрегезне күрсәтегез, ә мин сезгә үземнең кучтәнәчләремне өләшермен.

Балалар шигырьләр сөйли, җыр-биюләр башкара.

Номерлар беткәч, Кыш бабай:

-Бик сөендем, балалар, мине көткәнсез, җыр-биюләр әзерләгәнсез, рәхмәт сезгә. Минем күчтәнәчләрдән авыз итегез.

(Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр «Чыршы купшы киенгән...»)


2 клоун:

Кыш бабай белән бергә

Кар кызы килде безгә.

Хәзер инде барыбыз

Яңа елны көтәбез.


К.б. -Хәзер, балалар, Яңа елны алып киләм пар атларда җилдереп кенә. Ә сез уйный торыгыз.

( Полька биюе)


Бию беткәч Кар кызы:

-Яңа елны каршы алу

Кергән яхшы гадәткә.

Күрешәбез, сөйләшәбез

Бу хәерле сәгатьтә.

Безнең чыршы гөрләп тора,

Эх, куңелле кичәбез.

Ел белән ел алмашына

Яңасына күчәбез.


13 бала:

-Каршылыйк бу Яңа елны

Җырлап, биеп һәм көлеп.

Безгә шатлык өләшер ул

Ак чаналарда җилеп.


(Кыңгырау шалтырый )

Балалар бергә:

-Яңа ел килә безгә!

Кыш бабай Яңа елны җитәкләп алып керә:

-Менә, балалар, сезгә яңа 2016 елны алып килдем. Ул сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен!

Яңа ел:

-Дөнья әйләнеп

Мин килдем менә

Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

Монда матурлык,

Монда батырлык,

Зур төзелешләр,

Шаклар катырлык.

Һәр яңа таңда

Тынычлык булсын!

Бар йортларга да

Бәхетләр тулсын!


К.б.- Әйдәгез әле Яңа елны биетеп алыйк! (чыршы тирәли җыр-биюләр)

К.б.- Балалар, Кар кызы белән безгә китәргә вакыт җитте. Безнең барасы җирләр бик күп әле. Сезгә йомшак җилләрне, кар бөртекләрен калдырам.

Хушыгыз, хуш, дусларым!

Күңелле ял итегез!

Без тагын килербез әле,

Яңа елда көтегез.

Сау булыгыз, балалар!

Сау булыгыз, кунаклар!


Балалар:

-Сау бул, сау бул, Кыш бабай!

Сау бул, сау бул, Кар кызы!


14 бала:

-Әйдәгез, дуслар, бәйрәм итик!

Уйныйк, җырлыйк та көлик.

Күтәренке күңел белән

Яңа елларга керик.


( Җырлар, биюләр, төрле уеннар дәвам итә)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал