7


  • Учителю
  • «Сугыш турында без нәрсә беләбез?” (Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен викторина)

«Сугыш турында без нәрсә беләбез?” (Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен викторина)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Сугыш турында без нәрсә беләбез?"

(Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен викторина)





1.Бөек Ватан сугышы ничә ел дәвам иткән?

2.Георгий лентасының төсләре нәрсәне аңлата?

3.Фашистлар Германиясен җиңүебез турында радиодан хәбәр итүче дикторның исем фамилиясе ничек?

4.1945 нче елда Җиңү парадын кабул иткән Советлар Союзы маршалының исем фамилиясен атагыз?

5.1945 нче елда Җиңү парадында атлардан башка катнашкан дүрт аяклы сугышчыларны атагыз?

6.Беренче Җиңү парады кайда үткәрелде ?

7.Җиңү парады кайчан үткәрелде һәм ни өчен?

8.Моңа кадәр күрелмәгән Җиңү Салюты кайчан яңгырады?

9.А.Гитлерның ораторлык сәләтеннән башка тагын нинди иҗади сәләтләре бар?

10.Өч елга якын блокадада яшәүче герой шәһәрне атагыз?

11."Яшәү юлы" (Дорога жизни) нәрсә ул.?

12.Совет солдаты И.Маслов сугышның соңгы көннәрендә сугыш кырыннан кечкенә кызны алып чыга.Кечкенә кызны күтәргән совет солдатына һәйкәл кайсы шәһәрдә тора?

13.Ленинградлылар блокада вакытында өй тәрәзәләрен крест формасында кәгазъ тасмалар белән беркеткәннәр.Ни өчен?

14.Совет самолетларының фюзелажларында төрле төсләр белән ясалган йолдызларны күрергә мәмкин булган.Ул йолдызлар нәрсәне аңлатканнар?

</ 15.Һәйкәл түгел , ләкин сугыш геройларына һәйкәлләр , геройлар каберләре янында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга мәңгелек дан символы нәрсә ул?













Укытучы балларны санап урыннарны билгели.

15-13 балл-1 урын

10-12 балл-2 урын

5-9 балл -3 урын

Җаваплар:

  1. 4 ел.1941-1945

  2. Кара төс-төтен,кызылсары төс- утны аңлата

  3. Левитан Юрий Борисович.

  4. Г.К.Жуков

  5. Этләр.

  6. Мәскәү.Кызыл мәйдан.

  7. 24 июнь 1945 нче елда.Парадта катнашучылар өчен форма тегеп җитештерергә өлгерү өчен.

  8. 9 Май 1945 ел

  9. А.Гитлерның ораторлык осалыгыннан башка рәсем ясау сәләте көчле булган.Яшь чагында ул сәнгать академиясенә укырга кергән булган.

  10. Ленинградта.

  11. Яшәү юлы-Ленинград шәһәрен блокада вакытында Зур Җир белән тоташтыручы,Ладога күле аша үтүче магистраль.

  12. Берлинда.

  13. Бомбёжка вакытында тәрәзәләр ватылмасын өчен.

  14. Һава җиңүләре-бәреп төшерелгән дошман самолетлары санын күрсәтә.

  15. Мәңгелек ут.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал